Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Китапханәче, журналист Гөлназ Шәмси: "Татар әдәбиятында матриархат - әдәбиятны биш хатын-кыз өстерәп бара"

Озак еллар журналист булып эшләгән Гөлназ Шәмси хәзерге вакытта Мөслим районында китапханәче булып эшли. Ул “Татар-информ”га интервьюсында кайсы язучының укучылар өчен популяр булулары турында һәм кемнәрнең китаплары укылмый икәнен сөйләде.

news_top_970_100
Китапханәче, журналист Гөлназ Шәмси: "Татар әдәбиятында матриархат - әдәбиятны биш хатын-кыз өстерәп бара"

- Гөлназ, кайсы язучыларның китапларын укыйлар?

- Китапханәдә мин әйткән хатын-кыз матриархаты бара. Шул китапларны укыйлар, шул китапларны сорап киләләр. Кешенең 300 сумга, ягъни бер кило колбаса бәясенә сатып аласы килми.

Бу исемлекнең башында мәрхүмә Гөлчәчәк апа Галиева тора. Аның кадәр яза алган кеше юк. Нибары бер романы, бер повесте бар. Гомере буе туплаган бөтен әйберне шулкадәр әдәби итеп язган ул. Ул исән булса, бүген иң популяр автор-шул булыр иде. Ләкин 87 яшендә үлде бит инде.

Болардан кала бар безнең Гөлсинә апа Галимуллина бар,Айгөл Әхмәтгалиева, Зифа Кадыйрова. Мәдинә апа Маликова. Үзләре яза, үзләре бастыра, үзләре сата һәм беренче бишлеккә кергән хатын-кызлар.

Боларны урынлап билгеләп тормыйм. Бүгенге көндә кеше сорый торган, укыла торган авторлар.

- Укылган китапларның ничә проценты аларныкы?

- Мең китапны укысалар, 500 кеше шушы авторларны укый. Якынча.

Ул бит әле китапның булу-булмавына карап. Мәсәлән, Айгөл Әхмәтгалиева белән Гөлсинә Галимуллинаның 2017, 2018 елларда күп кенә китаплары милли китапханә аша кайтты. Зифа Кадыйрованың бер-ике китабы гына бар китапханәдә. Без, халыкны кызыксындырыр өчен, үзебез сатып алабыз да китапханәгә куябыз. Шуны теге 300 сумын жәлләгән кешеләр кулдан кулга күчереп йөреп укый.

Айгөл, Гөлсинә апа милли китапханә аша китапларын үткәрә алган. Зифа апа ялынып йөрми ул. Аның ике китабы бар, ә калганы без шәхси сатып алып куйган китаплар. Халык безгә йөрсен өчен.

Безнең китап сөюче хатын-кызлар клубы бар. Гадәттә 55тә пенсиягә чыгып, 65 яшькәчә чор кешеләрендә буш вакыт барлыкка килә. Өйдә бөтен эшкә дә өлгергән чор бу. Шушы категория китап укырга тотына. Гел -гел телевизор караудан туялар. Ир-атлар сирәк йөри. Күпчелек укучылар хатын-кыз. Бу авторларга популярлык шуннан да киләдер. Хатын-кыз хатын-кызны күтәрә бит инде, аның язганы күңелгә якын була. Мәсәлән, Зифа Кадыйрованы кайбер ир-атның җене сөймидер.

- Шундый фикер бар: укучы китапханәче тәкъдим иткән китапны укый.

- Юк, юк. Менә мәсәлән, “Акчарлак” нәшрияты чыгарган китапларга “Акчарлак” газетасы реклама бирә. Алар Казанда гына тарала, республикада юк. Миңа сорап киләләр. Ул аны телевизордан ишетә, “Акчарлак”тан укыйлар, әсәрдән өзекләр бастыралар. Шул өзекне юллап таба алмыйлар. Габделфәтнең апасы да китап чыгарды. Ул китап Арчада бар, Казанда бар, башка районнарда юк. Чөнки аз тираж белән чыккан, таралмаган. Безгә менә шуны табып бирә аласыңмы дип шалтыраталар, киләләр.

Мәсәлән, Зифаның “Яраларың белән яратырмын” дигән яңа китабы чыкты. Бармы ул синдә, дип шалтыраталар. Ул миндә юк, Мөслимдә китап кибетендә бар, 350 сумлык. Без үзәк китапханә аша кайтарттык ул китапны, сораган авылларга. Һәр авылдан 10-15 заказ булды шул китапка, алдылар.

Аннан соң мин әйткән авторлар очрашуларга бик күп йөри. Айгөл, Гөлсинә апа, Зифа Кадыйрова – алар очрашуда булган җирдә сатуга бик күп китап калдыра, үзләре дә оста сата.

- Гөлчәчәк Галиеваны халык ни өчен ярата?

- Аның бер романы бар - “Газзәбану”, бер повесте - “Тулгак” һәм хикәяләре бар. Ул шушы санап кителгән язучылар арасында шулкадәр бөеклектә тора, язганы искиткеч камил. Гомер буе укытучы булган, 60-70 яшьтән соң гына яза башлаган, алар өстендә кат-кат эшләгән. Аның бәйләнерлек җире юк, ул әсәрләр шулкадәр җанга ятышлы, тик язучы ханым инде мәрхүмә... Һәм ул бер елга бер китап чыгару максатын куймаган. Шул бер китабы өстендә нык эшләгән. Шуңа алар камил.

Шушы рухта Гөлчәчәк ападан кала, Айгөл эшли. Бик камил, аның язган әйберләренә бәйләнә торган түгел. Идеаль язучы булып үсәчәк әле, Алла боерса.

Ягъни, бу ике хатын-кызда язу күәсе - сәләт бар. Ә фәлән елдан соң мин китап язам әле дигән әйбер түгел.

Гөлсинә апа ул яктан йомшак. Зифа Кадыйрова, Гөлсинә текстлары күп язучыларда бәхәс уята. Мондый китап булмый диләр. Әмма халык, ничек булса да, бу әйберне “йота”. Чөнки моның эчендә нәрсәдер бар бит инде, булганга “йота”. Халыкка инде мөһим түгел: матур язылганмы ул, камил язылганмы... Китап эченә кереп китеп кызыксындырырлык тарихның азагымы шунда... Шуңа халык йота. Әйтик,Гөлсина Галимуллина реаль вакыйгаларны тасвирлаучы.

- Ир язучылар турында нәрсә әйтеп була?

- Безнең иң шәп язучыларыбыз 20 гасырда үлеп калды. Аларга бүгенге көндә дә ихтыяҗ бар. Нурихан Фәттах, Мөхәммәт Мәһдиев, Әмирхан Еники, Габдрахман Әпсәләмов. Аларны бүген дә сорыйлар, бүген дә кабаттан укыйлар. Үзе бер уникаль эпоха. Аларның серияләп, яңарып-яңарып кайта романнары, хикәяләре. Әлбәттә, бу авторларны беренче чиратта мәктәп укучылары укый, ләкин бер дә китабың булмаса, менә шушы абыйларга әйләнеп кайтып, кабат укыйм әле дип әйтүчеләр минем өчен яңалык түгел.

Мәсәлән, мин үз гомеремдә Габдрахман Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр”ен 18 тапкыр укыдым. Һәм 19, 20нче тапкыр укымам дип гарантия бирмим.

Ә кайчан булган “Ак чәчәкләр” ул! Синең белән мин ул чорда тумаган да... Барыбер миңа аны рәхәт укуы.

- Бу нәрсә белән аңлатыла, Гөлназ? Син бер сәбәбен әйттең инде – китапханәгә башлыча хатын-кызлар йөри. Тагын нинди сәбәбе бар?

- Мәсәлән, безнең Гариф абый Ахунов бөек язучы булган бит инде. Ә аның әсәрләрен укымыйлар. Ә нигә? Менә ни өчен Нурихан Фәттахны укыйлар, ә Гариф Ахуновны алмыйлар? Анысын да уйлыйм. Чөнки аның иҗатында заказ буенча язылган, әйтик, нефтяниклар турында яисә башка китаплар күп.

Хәзерге ир-атларны ни өчен алмыйлар? Укучы ир-атлар бар, аз булса да.Алар рус, чит ил әдәбиятын укый. Безгә рус әдәбияты да, чит ил әдәбияты да аз кайта. Укучы ир-атлар аудиториясе, кабат-кабат әйләнеп кайтып, 20 гасырда чыккан уникаль әсәрләрне укый. Ул “Три мушкетера”да булырга мөмкин, “Наполеон Бонапарт”та. Аларны татар әдәбияты кызыксындырмый.

Ягъни, безнең татар язучыларыбыз үз халкына продукт бирә алмый, Рәмис.

- Нигә алай ул?

- Кызыксындырырлык әйбер юк. Һәм нигәдер укучыларның аларны укыйсы да килми. Гафу ит.

Мин бик озак уйландым, нигә бу Гүзәл Яхинаны бәрәләр икән матбугатта дип. Башта Флера Тарханова тәрҗемә иткәнен, татарчасын укыдым. Уникаль тәрҗемә иткән, бу ханымга һәйкәл куярлык матур тәрҗемә өчен. Аннары Гүзәл Яхинаны русчасын укыдым. Һәм шундый нәтиҗәгә килдем - татарлар турында иң начар әсәр язарга дигән түләүле конкурс булса, Яхина җиңәчәк иде. Менә синең уйланганың бармы, Вахит Имамов нигә моны гел хурлый, нигә гел хурлый? Соңрак аңладым, ул аны дөрес хурлаган. Тик Гүзәл кебек китап яза алмый Вахит Имамов үзе. “Кишка тонка”, аңлыйсыңмы? Гүзәл татарны хурлады ул китабы белән. Антиреклама буларак аны бөтен рус дөньясы күтәреп алды.

- Заказ буенча язылган әйбер начар була дидең. Ләкин хәзерге язучыларны да бит заказ буенча яза дип әйтеп булмый.

- Болар хәтта заказ буенча да яза алмыйлар дигән фикергә килдем мин, Рәмис.

- Нигә алай? Милләтнең чишмәсе коргаксыдымы?

- Беләсеңме, бер чор булган - шагыйрьләр күп туган. Бу Зөлфәт, Харрас чорлары. Ул вакытта алар язып калдырган шигырьләр белән бүген яшәп ятабыз. Яңа шигырьләр кешене кызыксындырмый. Ә тегеләре әле дә укыла, аларда бер стимул бар. Хәзер дә күп бит шагыйрьләр, язучылар, әмма кызыксыну юк.

Бәлки ул техника заманы белән бәйледер, бәлки, Интернет белән. Кеше атнага бер китап уку максатын куймый бит хәзер. Елга бер булса рәхмәт инде.

- Русча укыйлар бит.

- Русча укыйлар... Татар авылында русча сирәк укыйлар, Рәмис. Без татар районнары турында сөйләшәбез икән, анда рус авторлары бик популяр дип әйтмәс идем. Мәсәлән, мин үзем бик сирәк кенә Януш Вишневскийның “Одиночество в сети” кебек китапларга әйләнеп кайткалыйм инде.

- Менә китапханәчеләр халыкка дөрес итеп тәкъдим итмиләр, итсәләр укыр иде дигән фикер белән килешәсеңме?

- Килешмим. Китапханәләргә кайткан китапларның чүпкә чыгарып атардайлары күп бит.

- Мәсәлән, кешегә берәр язучының китабын тәкъдим итсәң, ул аны кире китереп бирәме, укымадым дип?

- Марат Кәбировның “Китап” дигән китабы кайтты. Мин моны гел керә торган апаларга тондырдым инде. Укып карагыз әле, килгәч фикерегезне әйтерсез, дип. Китерделәр дә ыргыттылар, яңадан миңа моны бирмә дип.

Минем дә укучыларны югалтасым килми. Яңадан алар теләгәнне бирәм. Менә хәзер “Дети мои” китабын укый башладым, 16нчы биткә барып җитеп булмый. Мин моны тәкъдим итмәячәкмен, чөнки укырдай әйбер түгел. Минем өчен!

- Балалар әдәбиятына яраклы әйбер бармы?

- Балалар әдәбиятында төсле китаплар бик күп чыга башлады. Ничектер кинәт кенә бөтенесе дә балалар әдәбиятына яза башлады. Аның эчтәлеге бәлки уш китәрлек тә түгелдер. Ләкин матур басмалар белән чыккан китаплар хәзер күп.

- Ә яшүсмерләр өчен?

- Яшүсмерләр өчен китаплар тәкъдим итүе авыр, кызганыч. Бу турыда Интернетта да сүз булды бит инде. Аларны инде Ләбибә апа язган әйберләр кызыксындырмый.Чор башка. Ә 14 яшьтән 17 яшькә кадәрлеләргә нәрсә тәкъдим итәргә икәнен мин хәтта белмим дә. Яшүсмер кызлар аудиториясе өчен Айгөл Әхмәтгалиеваның “Мин гашыйк булдым” китабын атый алам. Күрәсеңме, бөтен җирдә хатын кызлар хөкем сөрә...

Без чит ил әдәбиятыннан нәрсәдер тәкъдим итәбез яшүсмерләргә. Джейн Эйрлар исәбенә бара. Фондта чит ил әдәбияты, гомумән, тулыланмый. Ләкин теге вакыттан калган база бар.

- Язучылар барлыкка килсен өчен нинди шартлар кирәк?

- Беренчедән, минемчә, язучыны өч җирдә эшләү боза. Ул язучылар союзында эшли, тагын бер редакциядә яисә берьюлы өч редакциядә һәм тагын ниндидер чүп яза әле, гафу итегез. Чүп яза дигәне – төп эше.

- Ә анысы нәрсә инде, чүп яза дигәне? Заказ буенча нәрсәдер язуымы?

- Түгел. Язучы кайдадыр ике җирдә эшли һәм әйтә, мин - язучы, мин нәрсәдер язам да әле ди. Аның көне теге эшләргә бүленгәч, калган вакыты аз кала, язучы буларак язганы чүпкә чыга. Ә хезмәт хакы булмагач, кайдадыр эшләргә мәҗбүр булалар инде.

Менә Мөхәммәт Мәһдиев, Нурихан Фәттахларның төп эш урыны булганмы берәр редакциядә? Булмаган. Аларның күбрәк вакыты язуга киткән. Гонорарга хәтта яши дә алганнар ул чорда. Сигез сәгать язу белән шөгыльләнгәннәр. Мин хәзер сигез сәгать язу белән шөгыльләнгән язучыны белмим... Бәлки Зифа,Г өлсинә апалар көн дәвамында иҗат итәләрдер... Язучының язарга вакыты калмагач, язганы укырлык түгел инде.

- Язучы Ринат Вәлиуллин язучы ул язарга гына тиеш түгел, китабын сатарга да тиеш дигән иде.

- Хатын-кызлар оста бу яктан! Очрашалар, очрашкан җирдә аз булса да тама – китаплар сатыла.

Икенчедән, алар Вконтактеда да, тегендә-монда дә утыралар, бүләк уйнаталар, ниндидер конкурс уйлап табалар – кешеләрне тарта белә. Алар инде реклама, пиар эшен дә үзләре башкара. Син әле бу хатын-кызларның кайберләренең ничек язганнарын бел! Кредит алып, шул китапны бастырып сатып, теге кредитны каплап, тагын кредит алып тагын язалар, күзалдыңа китерәсеңме? Китап бастыру өчен кредит алган ир-атны белмим мин. Син миңа шундый язучының исемен әйтә аласыңмы? Андый юк. Ә хатыннар шуны эшли. Эшләгәч, товар бара. Интернет белән тыгыз элемтәдә, һәрбер язган кешегә җавап бирәләр, китапны салалар. Алар бу эшне профессиональ башкара. Әнә Гөлсинә апага килене дизайнер буларак ярдәм итә. Малае беренче китапларын чыгарырга акча биреп торган. Зифа Кадыйрова кредит алды. Айгөл Әхмәтгалиева үзе җаен тапты, конкурсларда җиңде, премияләр дә алды. Һәр кеше үзенчә бөтерелә инде.

Ә безнең ир-атлар, “менә безгә шуның кадәр акча бирсәгез”, без “Гарри Поттер” кебек китап язып карар идек дип ята. Тырмашып яталар бушлай китап чыгару өчен!  

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100