Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Китапханәче уйланулары: "Язучыларның сөйли белгәннәре була, сөйли белмәгәннәре..."

27 май - Бөтенроссия китапханәләр көне. XXI татар китапханәләре ничек яши? Район Үзәк китапханәсе методисты күзәтүе.

news_top_970_100
Китапханәче уйланулары: "Язучыларның сөйли белгәннәре була, сөйли белмәгәннәре..."

Яшел Үзән районының Бело-Безводное авылы китапханәсе 5 млн. сум федераль грантка ия булды. 

Модель китапханәләр грантын быел Татарстаннан ике генә китапханә отты. Аларның берсе Яшел Үзән, икенчесе – Кукмара районыннан. Ике китапханәгәдә 5әр миллион сум акча бирелгән. Проектның максаты - Россиядәге китапханәләр системасын үстерүгә ярдәм итү, аларны мәдәни үзәкләргә әйләндерү, халыкны китап укуга тарту.

Федераль үзәкнең Татарстан китапханәләрен грантлар белән бик сөендермәүләре турында Мәскәү белгечләре үзләре дә әйтә. Мәсәлән, бу хакта Татарстан Республикасы китапханәләре директорларының еллык киңәшмәсендә дә сүз булды. Россия дәүләт үсмерләр китапханәсе директоры Ирина Михнова «Мәдәният» милли проекты кысаларында модель китапханә грантын Татарстаннан ике генә китапханәнең алуына гаҗәпләнде. «Муниципаль китапханәләрне модернизацияләү федераль программасы кысаларында алдагы биш елда йөзләп китапханә модернизацияләнергә тиеш. Мин Татарстаннан күбрәк китапханә үтәр дип уйлаган идем. Сезнең китапханәләрнең база дәрәҗәсе югары», - диде ул.

«Модельле китапханә булдыру буенча безнең 11 китапханә гариза җибәргән иде, ике китапханә гәгенә бирделәр. Без бит грантларга язмыйча тормыйбыз, һәрвакыт саллы-саллы гаризалар әзерлибез – үткәрмиләр. Инде сүлпәнәйгән дә идек. Чөнки электән үк Татарстан үзе бай ул дигән фикер яшәп килә. Яки аз сумма бирәләр, яки төшереп калдыралар.»Мәдәният» милли проектына Татарстан китапханәләрен ничек күбрәк кертергә дип уйланабыз», - дип аңлатты ТР Милли китапханә директоры урынбасары Ирек Һадиев.

Грантлар, квестлар, очрашулар, китаплар һәм, гомумән, республика районнарында китапханәләр торышы турында Яшел Үзән районы үзәкләштерелгән китапханәләр системасы методисты Әнисә Оченева сөйли:

- Чыннан да, быел безнең өчен сөенечле вакыйга булды – Бело-Безводное авылында урнашкан китапханә – Яшел Үзәк китапханәсенең 12 нче филиалы биш миллион грант отты. Бу сумма Россия Федерациясенең «Мәдәният» милли проекты кысаларында алынды. Конкурста Татарстаннан - 11, ә Россия буенча 58 регионнан 388 китапханә катнашкан иде.

- Татарстаннан нибары ике китапханә откан. Сере нидә?

- Бу китапханә эше белән башка авыл китапханәләренә үрнәк булырлык. Районның үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Константин Исаев «Эшләп карыйк әле», диде дә, шушы китапханә өчен документлар әзерләдек. Эшли торган китапханә ул. Анда балалар һәм үсмерләр өчен бушлай түгәрәкләр эшли: «Синең ТВ» режиссура һәм журналистика, туган якны өйрәнү, «Илһам» кул эшләре осталары клублары... 

Мәктәп яшендәге балалар һәр көнне диярлек клубка киләләр, шашка-шахмат, «Твистер», «Монополия» кебек өстәл уеннарын уйныйлар, дәресләрен дә биредә әзерлиләр. Төрле кызыклы кичәләр үтә. Яңа техника булгач, балалар анимация серләренә дә өйрәнәчәкләр. Бу китапханә Татарстанның авыл китапханәләре өчен, өлге булачак дип беләм.

- Грант акчалары нәрсәгә тотылачак?

- Дизайн-проект эшләнелде, беренче чиратта акча ремонтка тотылачак. Ә 1 миллион сумы заман таләпләренә туры килгән китап фонды булдырырга тотылачак. Шулай ук китапханә компьютер, ноутбуклар, телевизор, проектор, экран, фотоаппарат, музыка һәм видео өчен җиһазлар белән тәэмин ителәчәк.

- Район китапханәләренең иң зур проблемалары нәрсәдә?

Бер проблема - китапханәләрнең мәйданы кечерәю. Бу бер районга гына кагылмый, бөтен җирдә шулай. Авыл китапханәләре бит хәзер күпфункцияле үзәкләрдә (МФЦ), мәдәният үзәкләрендә урнашкан. Аларның мәйданы бик кечкенә - күбесенең 40 кв. метрдан да кимрәк. Китап саклау урыны бик аз. Авыл укучысының китап сайлау мөмкинлеге шәһәр укучысына караганда кимрәк. 

Шәһәр укучысы китапханәгә килеп дәрес тә әзерли ала, алар өчен коворкинг-зона бар, авыл укучысының андый мөмкинлеге юк. 

Икенчедән, китапханәләргә сигез-тугыз ел инде китап алынмый диярлек, былтыр Россия бюджетыннан 84 мең сумга китап алынды, җирле бюджеттан бөтенләй булмады. 

Татарстан китап нәшриятыннан китаплар кайта. Тик укучының ихтыяҗын ул китаплар гына канәгатьләндерә алмый. Шигьрият, әдәбият һәм тел белеме, документаль-биографик, публицистика, сәяхәтнәмәләр, нәсерләр китаплары, иҗтимагый-сәяси сүзлекләр кайта. 

Китапханәләргә шигырь китаплары күп кайтарыла, әмма укучыларга кирәк булган шагыйрьләрнең китаплары юк. Китаплар томнар булып, калын-калын «Сайланма әсәрләр» итеп чыгарыла. Балаларга биреп җибәрү өчен «Школьная библиотека» сериясе кебек бер-ике әсәрне генә берләштергән уңайлы форматлар юк. 

Хәтта Тукай белән Җәлилнең шигырь китаплары да җитешми. Мәктәп балаларына берьюлы унбишәрне биреп җибәрергә туры килә бит аны. Юбилее булган шагыйрьләр юбилей елында укыла. Быел Шәүкәт Галиевның юбилее икән, аның китаплары актуаль булды. 

Китапханәчеләр Зифа Кадыйрова, Гүзәл Яхина, Гөлсинә Галимуллина, Гүзәл Гәлләмова, Рәмзия Габделхакова, Равилә Шәйдуллина китаплары да кайтса, бик әйбәт булыр иде дип әйтәләр.

Баланы, беренче чиратта, китапларның бизәлеше кызыктыра. Ә текстны ошатамы ул аны, юкмы – анысы буенча сорау юк. Китапханәче алынган китап буенча отчет бирә.

- Язучылар очрашуларга еш киләме? Андый очрашуларны оештыру тәкъдиме белән беренче китапханәдән чыгамы? Әллә Язучылар берлеге яки язучы үзе теләк белдерәме? Укучылар өчен бу очрашулар кызыклы һәм нәтиҗәлеме?

- Язучылар очрашуларга еш килә. Очрашулар китапханә тәкъдиме белән дә, Язучылар берлеге, Татарстан китап нәшрияте тәкъдиме белән дә уздырылды. Очрашуларның төрлесе була. Алар кызыклы булсын өчен интерактив булырга тиеш. Әмма бөтен язучыларыбыз да интерактив очрашуларга әзер түгел. Була сөйли торган язучылар, була сөйли белми торган язучылар,шагыйрләр. 

Кайбер язучыларны тыңлап туеп булмый. Очрашуга килгән кешеләр сорау артыннан сорау яудыралар. Сөйли белми торганнары үзләре белән ниндидер уеннар алып килсеннәр иде, үзләренә ярдәмгә сөйли белә торган кешеләрне, артист дусларын, мәсәлән, чакырсыннар яки квест, викторина, конкурс оештырсыннар. Чөнки китапханәче аудитория җыя, зал әзерли. Рәхим итеп, эшлә! 

Аудитория җыю кайвакытта бик авыр, афишалар таратабыз, телефоннардан шалтыратып татар укучыларын чакырабыз, мәгариф бүлегенә хат язабыз. Аудитория җыелды. Зал шыгрым тулы. Кичә башланып китеп 10-15 минут үткәч, акрын гына тарала башлыйлар. Кызык түгел, чөнки. 

Китапханәчедән генә көтәргә түгел инде, шәһәр китапханәчеләренең кайвакыт көненә икешәр кичә була. Шәһәр балалары кайчакта язучы сөйләгәнне аңлап та бетермәскә мөмкин. Соңыннан язучы «Күзләрендә аңлау күрмәдем» дип китапханәчене ачулана. Әгәр дә бала китапханәгә килгән икән – ул телне яхшы беләме, начар беләме - аны ничектер кызыксындырырга кирәк. 

Аннары китапханәчегә барыбер бит: укучы Ивановны укыймы, әллә Яхина белән Кадыйрованымы, мәсәлән. Ә язучыга барыбер түгел. Язучыларның кайберсе китап сату максаты белән дә килә – бу начар түгел, әмма язучы үзе иҗаты белән кызыксындыра алмаса, без китап сатарга ярдәм итә алмыйбыз. Очрашудан соң укучы авторның китабы белән кайтып китсә, димәк, бу очрашу нәтиҗәле булды дигән сүз – андый язучылар да бар. Язучыларның очрашуга китап сатарга килеп, сата алмагач, соңыннан сату өчен китапханәчегә калдырып киткәннәрен беләм. Китапханәгә килгән укучы бик китап сатып алмый инде ул, соңыннан китапханәче яхшысынмыйча, үзе сатып алды да, кичәдә таратты инде. 

Мин социаль челтәрләрдә рус язучылары белән аралашам. Фейсбукта «Библиотекам в дар» дигән проект та эшләп килә. Анда катнашкан рус язучылары китапларын почта чыгымнарына кадәр үзләре түләп, китапханәгә бүләк итеп җибәрәләр, «Пусть читают» дип кенә торалар, укучыларны бәяләмә язарга кызыктыра беләләр.

- Китапханә үз укучысына барып җитү өчен нинди эшләр башкара?

- Китапханәләр социаль челтәрләрдә актив эшли, алар аша яңа, кызыклы китаплар турында, кичәләр турында мәгълүмат җиткерә. Төрле акцияләр оештырыла. Мәсәлән, сентябрь аенда «Китапханә кунакка бара» дигән акция уза. Китапханәчеләр балалар бакчасына да бара, китапханә турындагы мәгълүмат театральләштерелгән уен формасында бирелә. 

Китапханәчегә әтәч булып та, Буратино булып та, Мальвина булып та киенергә туры килә. Бакча баласы өенә кайтып сөйләсә, әти–әнисен китапханәгә алып килә алса, нәтиҗә бар дигән сүз, ә нәтиҗә бар.

- Халыкта китапханәчеләрнең бер эше юк дигән фикер бар? Күпме сезнең эшегез?

- Бик күп. Хәзер китапханәчеләр китап кына биреп утырмый, төрле чаралар үткәреп торалар. Шәһәр күләмендә уздырыла торган барлык кичәләрдә китапханәчеләр катнаша. Сабантуй, Масленница, Нәүрүз, Диңгез флоты көне, Балаларны яклау көне, Республика көне, Рәсәй көне, гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне... Мондый бәйрәмнәрдә китапханәчеләр халык өчен урамда, төрле мәйданнарда кичәләр, мастер-класслар, интерактив уеннар оештыра. Аларны әзерләргә дә кирәк бит. 

Тукай туган көненә Тукай укулары узды. Без аны беренче тапкыр 2016 елда урамда ачык сәхнәдә уздырдык, ачык микрофоннардан шигырьләр укылды, балалар өчен Тукай әсәрләре буенча квест уздырдык. Балаларга бик ошады. Безнең идея мәгариф бүлегенә дә ошады. Менә, 12 нче июнь көнне шәһәребездә ремонттан соң Милли татар китапханәсе ачыла. Ул шәһәребез өчен милли Үзәк булыр дип ышанасы килә. Хәзер шуңа әзерләнәбез.

- Китапханәләр үткәргән чаралар кеше өчен кызыклымы? Алар нәтиҗә бирәме? Әллә болар отчет өчен дә буламы?

- Һәр кичәнең үзәгендә, әлбәттә, китап булырга тиеш. Без, методистлар, һәрвакыт үзебезнең рекомендацияләребездә шуны күрсәтәбез. 1 май көнне шәһәрдә студентлар өчен биш команда белән квест узды. Иртәнге сәгать 6да без уен өчен сорауларны яшереп йөрдек. Балаларны яклау көнендә барлык китапханәләр «Туган ягыңны бел!»дип аталган квест уздырачак. Мәсәлән, Мулла илендә биш күл бар: шуның берсе Мәче күле - ни өчен ул шулай аталган? Олы Җәке авылында Суфия чишмәсе – кем булган ул Суфия? Бу квест балаларны шулар белән таныштыра инде. Шулай итеп китапханәчеләрне туган як патриотлары дип әйтергә дә була. Яңа гына «Чистые игры» дип аталган уен уздыру тәкъдиме килде. Балалар белән бергә уен формасында паркларны, урманнарны, урамнарны чистарту ул.

- Мондый чаралар өчен нинди дә булса бюджет каралганмы?

- Һәр кичәгә китапханәчеләр иганәчеләр эзлиләр. Мәдәният бүлеге үз концерт-спектакльләренә билетлар бирә. Без катнашучылар арасында шул билетларны уйнатабыз.

- Китапханәчеләр авыр гаиләләр белән дә эшлиләр дип ишеткәнем бар. Бу эш нидә чагыла? Андый гаиләләргә китаплар китерәсезме?

- Әйе, китапханәчеләр авыр шартларда яшәүче балалар беләндә эшлиләр. Алар ата–аналар белән сөйләшүләр алып барырга, бу гаиләләрне китап укырга җәлеп итәргә тырышалар. Төрле чараларга, китапханәдә эшләүче клубларга, түгәрәкләргә чакыруларны өйләренә илтеп бирәләр. 

Кайчакта ул балалар китапханәдән китаплар белән дә кайтып китәләр. Андый чакта күңелле була инде. Әлегә ниндидер нәтиҗәләр турында зурдан кубып әйтә алмыйм. Мәктәп, районның балигъ булмаган балалар белән эшләүче белгечләр белән бергә эшләсәк, бәлкем, нәтиҗәсе булмый калмас. Авыл китапханәләрнең моның өчен база дәрәҗәсен үстерергә кирәк, әлбәттә.

Китапханәләр - саннарда: 

Татарстанда 1514 китапханә бар. 

Китапханә фонды - 23 336,8 мең берәмлек.

Китапханәләргә килгән кешеләр саны - 15 449,9 мең кеше.

(Мәгълүматлар 2018 ел нәтиҗәләре буенча).

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100