Худсоветлар, “Үзгәреш җиле” һәм шәрә күкрәкләр: элекке татар эстрадасының өч грациясе татар җырының үткәне һәм бүгенгесе турында

21 апрель 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Айдар ӘХМӘДИЕВ
Фото: Римма Ибраһимова, Рәбига Сибгатуллина һәм Клара Хәйретдинова
Габдулла Тукай музее Татар филармониясе ветераннары өчен үз ишекләрен ачты. «50 ел элек... Иңнәргә канат куйган еллар» дип аталган кичә вакытында сәхнә осталары, филармониянең алтын елларын искә төшереп, үзләре һәм килгән тамашачыларны җыр һәм шигырь белән куандырды. “Интертат” Рабига Сибгатуллина, Клара Хәйретдинова һәм Римма Ибраһимова белән күрешеп аларны татар эстарадасының үткәне һәм бүгенге халәте турында сорашты.
Без җырчыларның өчесенә дә эстрадада җырчыларның күп булуына мөнәсәбәт, җырчыларга нәрсә җитмәве, "Үзгәреш җиле" фестиваленә карата фикерләре, җырчының кадерен ничек белергә дигән сораулар бирдек.

Рабига Сибгатуллина, Татарстан Республикасы халык артисты

- Хәзерге вакытта татар эстрадасында җырчыларның күп булуын нәрсә белән аңлатып була?

- Хәзер җырлый белгәне дә җырлый, белмәгәне дә сәхнәгә чыгарга ашыга. Җырчыларны тикшерү юк. Безнең заманда худсовет дигән нәрсә бар иде. Гастрольгә чыкканда безне нинди җырлар җырлаганыбызны, программаларыбызны җырлатып тикшереп карый иделәр. Сыйфат билгесе - "знак качества" бар иде бездә.
Композиторларның җырларын башкарырга тиеш идегез без, җыен юк-барны түгел. Хәзер тавышы булмаганнары да сәхнәгә чыга, аларны худсовет карамый да, шуңа күрә сәхнәдә менә шулай җырчылар безнең күбәйде.

- Хәзерге җырчыларга нәрсә җитми? Нәрсә үзгәртер идегез?

Хәзерге җырчылар арасында яхшылары, үзләрен сәхнәдә тота белүчеләр бар. Хәзер бит ничек? Күпләре артык шәрә, күкрәкләрен ачып чыгалар. Менә шул нәрсә борчый.

Аннары татар җырларын урысча башкара башладылар. Менә бу татар җыры дип җырлыйлар аны, ә сүзләрен урысчага алмаштырып куйсаң, аны музыка, мелодия ягыннан рус җырыннан аерып та булмас иде.

Тагын бер киңәшем бар – татар халык җырларын күбрәк башкарсыннар иделәр. Гел теге җиңел көй дип, халыкны кул чаптыру өчен, артистларыбыз җиңел җырларга күчеп бара. Менә Филүс Каһиров, мәсәлән, ничек матур итеп халык җырларын башкара! Аннан соң Ришат Төхвәтуллин искиткеч халыкча җырлый! Әйе, аларның да җиңел көйле җырлары бар, ләкин алар аны чамалап кына башкара.

- “Үзгәреш җиле”нә сез ничек карыйсыз? Халык җырларын заманча рәвешкә китереп, джаз элементларын кертеп башкарулары турында нәрсә әйтер идегез?

- Джаз - татар халкына хас түгел. Шуның кадәр матур татар җырларыбызны бозып, халык көенең аһәңен бетерәләр. Татар җырының рухы, моңы һәм миллилеге калмый. “Үзгәреш җиле” хакында бер мин генә андый тискәре карашта түгел. Халыкның күбесе шул турыда сөйли һәм ул хакта газеталарда мәкаләләр дә чыкты.

4. Җырчыны хөрмәт итсәләр, яратсалар. Тамашачы үзенең яраткан җырчыларын бик тиз сайлап ала, бер дә ялгышмый ул. Моңын ошатса, халык аны гомере буе яратачак. Тамашачы һәрвакыт тугры булып кала.

Клара Хәйретдинова, Россиянең атказанган артисты, Татарстан Республикасы халык артисты


- Хәзерге вакытта татар эстрадасында җырчыларның күп булуын нәрсә белән аңлатып була?

Заманың үзгәреше белән аңлатырга буладыр дип уйлыйм. Элек бит Казанда консерватория гына бар иде, мәдәният институты соңрак ачылды. Ә хәзер мөмкинлекләр үзгәрде, телевизион каналлар да күбәйде.

Бер уйлаганда, яшьләр кая барсың инде? Микрофон бит бөтенесен коткара. Менә син театрга барып җырла әле, син анда микрофон белән җырлый алмыйсың. Анда качып булмый, синең тавышың залны тутырырга тиеш, бөтен тамашачыга да ишетерлек булсын. Ә хәзер техника бик көчле. Юк кына тавышны да әллә нишләтеп, тигезләп, чистартып чыгара.

Бәлки, ул начар да түгел. Анысын халык үзе хәл итсен, ошыймы ул аңа, юкмы. Әлбәттә, кайбер җырчыларны сәхнәгә чыгармау хәерлерәк булыр иде, дип уйлап куясың да, әмма бездән генә тормый бит ул.

Әлбәттә безнең консерваториягә килүчеләр барысы да тавышлылар. Сайлап алганда без аларны микрофон белән тыңламыйбыз. Без аларның тавыш мөмкинлекләрен сынап карыйбыз. Әле алар көллиятне бетереп килергә тиеш. Элек әзерлек курслары бар иде. Хәйдәр Бигичев, Мөнир Якупов, мин – без шуны бетереп консерваториягә килдек. Хәзер исә көллиятне тәмамламыйча да укырга керергә мөмкин түгел. Бик инде “ах!” итәрлек тавышы булса гына көллиятсез укырга алабыз. Минем студенткам, “Җырлыйк әле” тапшыруын алып баручысы Алинә Кәримова, 4 ел көллияттә, 2 ел консерваториядә укыды. Аның шикелле талантлы кызны әле эзләп табарга кирәк!

Альбина Шаһиморатова, Вероника Джиоева кебек җырчылар – мин күбрәк шушы классик юнәлешне яратам.

Хәзерге вакытта эстрада минем өчен ниндидер “ах!” дип тыңларык нәрсә түгел. Шуңа күрә мин эстраданы тәнкыйтьләмим дә, ул турыда бәхәсләшмим дә. Мин генә үзгәртерлек әйбер түгел ул. Кем, ничек яши бу көндә. Аларга киртә куеп булмый.

Миңа, мәсәлән, “Татар моңы” уздыруы ошый иде. Күпме төбәкләрдән җырчыларны чакыра иделәр! Бу яшьләрне җыйгач, аларны телевизордан күбрәк күрсәтергә кирәк. Ни өчен без бу чараны уздыра идек? Уздырдык, акчалар тараттык һәм шуның белән вәссәлам. Алай булмый! Әгәр без үзебезнең сәнгатьне үстерергә телибез икән, менә шушындый талантлы яшьләрне күзәтеп, аларга ярдәм итәргә кирәк. Бөтен кешеләрнең мөмкинлеге юк бит! Әлбәттә, безнең һөнәрдә, классик музыкант булуда, укытучылардан да күп тора. Мин үзем Валентина Андреевна Власькода укыдым. Зилә дә, Венера да аның курсында укыдылар.

Мин үзем бик бәхетле кеше. Аның укучылары консерваторияне бетүргә үк, театрга эшкә керә иделәр. Ул әйтә торган иде: “На академической основе можно спеть всё!” Халык җырларын да, джазны да. Тавышның диапозонын үстерергә кирәк. Илүсә Хуҗина, Артур Исламов, Айдар Сөләйманов кебек җырчылар татарчаны да, классиканы да җырлый алалар, чөнки диапазоннары зур. Ә йөрәктән моңлы итеп җырлау ул кешенең сәләтеннән тора. Әйе, хәзер “средниклар” күбәйде. Ну, нишләтәсең инде. Заманасы шундый.

- Бүгенге җырларга нәрсә җитми дип уйлыйсыз?

- Ул җиде нотада нәрсә язып бетерергә мөмкин, дип уйлап куям кайвакытта. Ну, язалар инде. Барысы да җырчы, барысы да композитор. Ә композитор бик зур сүз бит ул, җырчы сүзеннән дә биегрәк. Үзенчәлекле җырны язу җиңел эш түгел. Дөресен әйткәндә, ул турыда күп уйланмыйм мин. Миңа яхшы итеп җырласалар, шул җитә. Яшьләргә күбрәк игътибарны юнәлтергә тырышам.

- Артистларның үзләрен сәхнәдә тотышлары турында нәрсә әйтер идегез?

- Безнең заманда кием-салымнар бик күп түгел иде. Материал табу, аны тектерү үзе зур проблема иде. Тыйнаклык та бар иде. Ә хәзер җырчылар ачылып беткән күлмәкләрдә чыгалар. Ул бит бөтен кешегә күрсәтерлек нәрсә түгел. Җырның эчтәлеген чыгарып, син талантың белән сәхнәне яуларга тиешсең. Ә син анда ярымшәрә чыгып, кемнедер шаккатырга хыялланасың.

Хәзер тамашачы арасында шундый нәрсә китте. Җырның ритмы китә дә, халык кул чабарга тотына. Җырны да тыңламыйлар алар! Ну, димәк заманасы шундый аның. Кемнең арбасына утырсаң, шуның җырын җырлыйсың, диләр бит.

- Җырчының кадерен ничек белеп була?

- Мәсәлән, Юлия Началованы алыйк. Аның дөньядан китүе, гомумән яшь кешенең үлүе, үзе бер фаҗига. Әмма ни өчен телевизордан өч көн рәттән аны шәрә килеш күрсәтергә? Аяныч. Шушындый хәлләрне эшләмәгез, табигать биргән гәүдәгезне бозмагыз, артыгын уколлар, операцияләр ясатмагыз. Гыйбрәт булсын дип, әллә шуңа күрә күрсәттеләр микән дип үз-үземне тынычландырдым.

Әлбәттә сәхнә матурлыкны, яшьлекне ярата. Мин үзем дә теге олыгаеп беткән җырчыларның сәхнәгә чыгуларын хупламыйм. Тавышың стандартларга туры килми икән, халык алдында чыкмавың хәерлерәк.

Сәхнә бит ул яшьлекне, профессионализмны, тавышлы кешеләрне ярата. Менә бездә октябрь аенда Яхинның конкурсы булачак. Глинка конкурсы. Безнең татар яшьләре халык җырларын да, рус һәм чит ил классикасын да башкара ала. Менә шунда күбрәк эшлибез.

Ә башкасы турында бәхәсләшергә вакытым юк. Татар эстрада җырлары белән мин әллә ни күп кызыксынмыйм.

Римма Ибраһимова, Татарстанның халык артисты



- Җырчыларның татар эстрадасында күп булуы нәрсә белән бәйле дип уйлыйсыз?Аларның күп булуы белән татар җырының сыйфаты да төшмиме?

- Бер уйлаганда, җырчылар күп булгач, сыйфаты да әйбәтрәк булыр иде шикелле, шулай бит? Әмма алай ук түгел, билгеле.

Кем ничек чыга бит сәхнәгә: бәхет сынап карыйм, акча эшләп алыйм, дигән чыгучылар да бар. Әмма ләкин начар җырчылар бездә күп, дип кычкырып йөрергә кирәк түгел. Әгәр кеше сәхнәдә үз-үзен таба алмый икән, аңа халык йөрмәячәк. Халык йөрмәгәч, ул акча да эшли алмаячак һәм аңа сәхнәдән китәргә туры киләчәк. Җырчыларның күп булуы бер караганда сайлап алу мөмкинлеген тудыра.

Билгеле инде, шундыйлар арасында акча биреп үтүчеләр дә бар, ләкин анда да гомер буе акчага гына җырлап йөреп булмый. Эстрадада кеше күп дип куркып торырга кирәк түгел, дип уйлыйм.

Безнең заманда түбән дәрәҗәдәге җырчыларга сәхнәгә юл юк иде, чөнки безне Мәскәүдән дә, министрлыгыбыздан да килеп тикшерә иделәр. Без гастрольләргә чыгып киткәндә, программаны килеп карый иделәр. Үзебезнең худсовет та тикшерә иде. Әйтеп торасы да юк, радио һәм телевидениегә барганда, яздырган җырыңны шунда ук худсовет карый иде, анда болай гына үтеп булмый иде.

- Кайсы хәерлерәк иде: Совет чорының худсоветлар вакытларымы, әллә сайлап алу мөмкинлеге булган хәзерге көнме?

- Хәзер мөмкинлекләр күбрәк. Без элек композиторлар союзы әгъзалары тарафыннан язылган җырларны гына башкара идек. Сара апа Садыйкованы Композиторлар союзына алмадылар һәм аның җырларын безгә җырларга ярамый иде. Элек бит укырга керергә дә бик читен иде. Ә хәзер алай түгел. Мәдәният институты эшләп килә, консерватория белән музыка көллияте бар, шулай ук КФУның үз музыка факультеты бар.
- Элек нәрсә яхшырак иде?

- Нәрсә яхшы иде, дип әйтә алмыйм, чөнки һәр замананың үз яхшылыклары бар. Элекке җырлар, чыннан да, халык җырлары кебек, дәрәҗәле рәвештә языла иделәр, чөнки композиторлар арасында да тишкерү һәм күзәтү бар иде. Ә хәзер теләсә кем җырны иҗат итәргә мөмкин, аны үзе чыгып җырлый ала да ул. Акчаң бар икән, син аны радиога да, телевидениегә дә җибәрә аласың. Акчалы кешенең андый мөмкинлекләре хәзер бар. Әмма, минемчә, җырың начар икән, күпме аны җырласаң да, төшеп калачаксың. Сәнгатьтә урын алып тарихка кереп калмаячаксың. Мин шулай дип уйлыйм.

- Хәзерге җырларга нәрсә җитми?


- Хәзерге җырларга чын композиторлар җитми. Сыйфатлы җыр язучы профессиональ композиторлар бездә бик аз. Консерватория бетергән эстрада өчен иҗат итүче композиторлар арасында мин Эльмир Низамовны гына атый алам. Ә хәзер һәр артист үзенә үзе җыр яза.

Аннары халыкны да музыка яктан тәрбияләргә кирәк. Безнең заманда филармониядә лекторий бүлеге эшләп килә иде. Аның хемзәткәрләре мәктәп балалары өчен махсус программалар әзерли иделәр. Аннары алар шагыйрьләр һәм композиторлар белән очрашулар оештыра торганнар. Кызганыч, бүгенге көндә боларның берсе дә калмады. Хәзерге заман мәктәп балалары татар шагыйрьләрен дә, композиторларны да җентекләп белми. Ликбез җитми безгә.

- Димәк тамашачыдан да күп нәрсә тора?

Билгеле инде, тамашачыны тәрбияләргә кирәк. Әгәр ул татар музыкасын асылын аңламаса, ул чынлап торып шул теге “Ай ли гөлкәем”нән башка нәрсәне белмәс. Әле ул “Ай ли гөлкәем” матур җыр, халык җыры.

Аннары бит хәзер чикләр ачылды. Менә минем берничә тапкыр Кытайга барганым бар. Аэропорттан башлап, бөтен җирдә кытай халык инструменталь музыкасы яңгырый. Ә бездә андый нәрсә юк. Милли музыканы, безнең халык әйбәтрәк музыканы ишетсеннәр дигән ният белән, җырларны гына түгел, ә инструменталь әсәрләрне дә урамнарга чыгарырга кирәк. Урамда, тукталышларда, паркларда уйнатырга кирәк. “Үзгәреш җиле” белән генә ерак очып китеп булмас.

- “Үзгәреш җиле”ндә татар халык җырларын заманча аранжировкаларга китерү турында нәрсә әйтер идегез?

Үзенә күрә бер эш инде ул алар өчен. Чынлап торып әйткәндә, мин ул “Үзгәреш җиле”нең нигә кирәк икәнлеген аңлап бетерә алмыйм. Бездә бит әле шундый фонд та юк: татар җырлары чын мәгънәсендә ничек итеп яңгырарга тиеш? Бездә бит симфоник оркестрлар, халык уен кораллары оркестры бар. Шулар белән бергә шушы җырларны язып фондта тотарга кирәк. Кеше тыңлап чагыштыра алсын өчен.

Яшьләр “Үзгәреш җилен” тыңлап үсәләр икән, алар җырның чын яңгырашын ишетми калачаклар. Бу минем фикер.

- Җырчының кадерен ничек белергә була?

- Ул бит җырчыдан гына тормый. Менә Илһам абыебыз арабыздан китте. Хәзер без нишли алабыз? Аның җырларын гел кабатлап торырга, исемен күтәрергә. Чөнки Илһам абый кебек халык җырларын башкара торган башка кеше юк иде. Шуңа күрә җырчының кадерен белер өчен аның кадерен белтертеп торырга тиеш менә сез - журналистлар, радио, телевидение. Күрсәтеп, сөйләп торырга тиешбез. Ә алай булмаса, кеше вафат була да, аны бер минутта оныталар. Агачка су сипкән шикелле, кешенең истәлеге калыр өчен дә су сибеп торырга кирәк. 

  Без Инстаграмда

Фикерләр








Мәдәният

"Театраль туризм - сөрелмәгән басу ул". Театр әһелләре милли туризмны үстерергә тәкъдим итә

Татарстанда туризм буенча дәүләт комитеты оешуга биш ел. Татарстан туристларны нәрсә белән җәлеп итә һәм Татарстанга килгән турист татар мәдәнияте турында ниләр белеп китә? Татар зыялыларының туризм комитеты җитәкчесенә үз тәкъдимнәре бар.

Мәдәният

Илһам Шакировның Әлфия Авзалова турында 1992 елда чыккан мәкаләсе: "Әлфия тирәсендә дә гайбәт аз булмады"

Илһам Шакировның Әлфия Авзалова турындагы әлеге мәкаләсе "Ватаным Татарстан" газетасында 1992 елда 10 апрель санында басылып чыккан. Мәкаләне ул Әлфия Авзалованы Тукай премиясенә тәкъдим итү уңаеннан язган булган. Бу мәкалә язылганга инде 27 ел узган, ә андагы һәр фикер бүген дә көн үзәгендә.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат
"ТАТМЕДИА" АҖнең коррупциягә каршы сәясәтен раслау турында
Коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен: shamil@tatar-inform.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла