Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

ХХI гасыр «Ат кәмите»: ТАССРның 50 еллыгына Татар цирк труппасы төзи алганбыз. Ә 100 еллыкка?

ТАССРның 50 еллыгын Казан циркы Татар труппасының «Сабантуй» программасы белән каршылаган. ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм иткәндә яңа Татар труппасы төзи алырбызмы? «Татар-информ» соңгы бер ел эчендә Казан циркының җитәкчелегенә бәйле вазгыятьне күзәтә һәм Татар труппасына бәйле истәлекләрне яңартып, циркта милли труппа төзү мөмкинлеген фаразлый.

news_top_970_100
ХХI гасыр «Ат кәмите»: ТАССРның 50 еллыгына Татар цирк труппасы төзи алганбыз. Ә 100 еллыкка?

ХХ гасыр башы. Гөнаһысыннан куркып, театрны, рәсем-фото сәнгатен кабул итмәгән татарлар цирк сәнгатеннән баш тартмаган. Циркны «ат кәмите» дип атаганнар, цирк хуҗасы Никитинны «Микитин» дип йөрткәннәр. «Микитин» татарларны үзенең тамашаларына тагы да күбрәк җәлеп итү өчен урыс көрәшчеләре белән бил алышырга мөселман көрәшчесен дә чыгарган. Халыкны тагын да котыртып, Карәхмәт исемле бу көрәшчене махсус җиңдергәннәр. Татарлар бу батырны бик үз иткәннәр. Тукай язганча:

«...Хак Тәгалә нәрсә кыйлса ирке бар,
Рус Микитиннең Казанда циркы бар.

Шунда бардыр бер мөселман пәһлеван –
Бик озын, бик көчле, гайрәтле җиван...»

Еллар үткән, хәзер 15 дәүләт театрыбыз, берничә йөз җырчыбыз, сәнгать галереяләребез бар... Үз циркыбыз гына юк... Безнең хәтта Тукай исемендәге Дәүләт премиясе турындагы нигезләмәдә рәсем, музыкаль, театраль сәнгать белән бер рәттән «эстрада-цирк сәнгате» дигән сүзләр дә бар. Бары тик татар труппасы гына юк...

Үзгәрешләрне көткәндә

Соңгы 20-25 елда, республиканың милли-мәдәни тормышына катнашмыйча, үз дөньясында гына яшәп яткан Казан циркында зур үзгәрешләр булырга мөмкин. Булмаска да мөмкин. Барысы да яңа директордан тора. Әмма цирк коллективы алдына үз труппасын төзү бурычы куелуы хак. «Татар-информ» Казан циркы тирәсендә соңгы арада барган вазгыятьне анализлый.

  • Казан циркында үзгәрешләр 2018 елның җәеннән - страусның манеждан тамашачылар өстенә сикереп чыгуыннан башланды кебек. 
Страусның катнашы булгандыр димим, шуннан соң озак та узмады, циркны 1993 елдан бирле җитәкләгән директор Дамир Шәрифуллин лаеклы ялга китте. Яше дә җиткән иде инде. «Бүгенгә ул (цирк - ИТ) прокатка биреп тору мәйданчыгы гына. Казанда Цирк мәктәбе булуын да исәпкә алып, үзебезнең "милли" номерларны һәм программаны күрергә телибез», - дип шәрехләгән иде вазгыятьне мәдәният министры Ирада Әюпова Андрей Кузьминга биргән интервьюсында. 

Октябрь азагына Татарстан республикасы мәдәният министрлыгы «Казан дәүләт циркы» автоном дәүләт учреждениесенең директоры вазыйфасына конкурс игълан итте. Әмма беренче конкурс уңыш китермәде – «Вернадский проспектындагы Зур Мәскәү дәүләт циркы» генераль директоры, РФ халык артисты Эдгард Запашный катнашындагы конкурс комиссиясе директор сайлый алмады. Февраль аенда конкурс кабаттан игълан ителде. Конкурсның беренчесе матбугат өчен тулысынча ачык булмаса да, икенче аккредитация журналистлар өчен ачык итеп оештырылды.

Яңа директорга кандидатлар милли труппа булуын тели...

Директор вазыйфасына дәгъва итүчеләр нигездә үз концепцияләрен милли труппага йөз тотып төзегәннәр иде. Әйтик, Зөлфия Кәлимуллина фикеренчә, Казан циркын милли менталитетны белгән, татар мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, традицияләре белән таныш булган кеше җитәкләргә тиеш.

Белеме буенча икътисадчы Зөлфия Кәлимуллина труппа тоту өчен акчаны билет сатучы оператор хезмәтеннән баш тартып табып булганлыгын әйтте. Казан циркының хәзерге операторы 8 процент алса, бу эшне Казан циркы банк аша үзе башкарып, чыгымнарны киметә алыр иде, ди. Аның исәпләвенчә, бу – 11 млн. сум акча һәм ул 30 кешелек труппаны, унбишләп хайванны бер ел тотарга җитә. 

«Шулай да, мин труппаны хайваннарсыз төзү ягында торам. Мин стильле костюмнар, көчле режиссура кулланып, кеше осталыгын активрак күрсәтү ягында. Халкыбызның яңа куелышларга илһам бирердәй мәдәни байлыгы зур. Милли колоритка басым ясарга кирәк», - диде ул.

Цирк директоры вазифасына кандидат Зөлфия Кәлимуллина этник колорит булган программаны көнбатышның яхшы кабул итәчәген фаразлады.

 Директор урынына дәгъва итүчеләрнең берсе – Игорь Борисов цирк җитәкчелегенең тамашачы белән бәйләнеше булмавын тәнкыйтьләде. Ул тамашачыны «югары чек» куркытуын белдерде. Игорь Борисов, бөтен арендаторларны чыгарып, циркның үзе акча эшли башларга тиешлегенә басым ясады. 

«Тамашачыга билеттан тыш та күп акча калдырып кайтырга туры килә. Циркка килүчегә тәкъдим ителгән хезмәтләрне цирк үзе башкарса, бу тамашачы өчен арзанракка төшәр иде», - диде ул. Аның концепциясендә милли труппа төп урынны алып тора иде.

Казанга бик үк катнашы булмаса да, Казан циркы директоры кәнәфиен дәгъвалаган өченче буын цирк артисты Сергей Нестеров та Казан циркының үз программасы булырга тиешлегенә басым ясады. 

«Программа төзү авыр, саклавы авыр, аны прокатка чыгару да авыр. Ул милли эчтәлекле булырга тиеш. Ул республикада гына түгел, дөньяда кызык булырга тиеш», - диде Нестеров. 

Дрессировщик фикеренчә, цирк хайваннарсыз була алмый. «Россиядә цирк сәнгате – ул хайваннар катнашкан цирк. Без шуның белән данлыклы», - дигән иде ул.

Әтисе кул астында берара баш администратор булып эшләгән Рамил Шәрифуллин үз чыгышында концепция тәкъдим итмәде. Ул нигездә башка конкурсантлар чыгышын шәрехләде, ягъни, Казан циркына иң якын торган кеше буларак, тәнкыйтьне үзенә кабул итеп, якларга тырышты. Ул башкаларның теманы аңламауларын һәм вазгыятьне белмәүләрен тәнкыйтьләде. «Мин баш администратор булып эшләгәндә туристлар белән дә эшләнелде. Балаларны да китерә идек, аларны транспортта алып килү тәртипләре катлаулангач кына эш кыенлашты. Электрон билетлар сатулар белән дә кыенлыклар бар», - диде ул.

Ә инде прокат эшчәнлеге яки үз труппасы мәсьәләсенә килгәндә, Рамил Шәрифуллин Казан циркының кулиса арты зур булмавын искәртеп үтте. «Бер программаны урнаштырганда, икенчесе сыя алмаячак. Ниндидер база кирәк. Мин бу очракта «Росгосцирк» белән хезмәттәшлек итү тәкъдимен керткән идем – аларның кулиса арты мәйданнары бар. Казан циркы үз программаларын аз туплый. Моның үз кыенлыклары бар. «Росгосцирк» карамагындагы яхшы программалар күп түгел. Күбесе шәхси кулларда һәм килешүләр төзү кыен. Әмма эш алып барырга мөмкин. Төп цирк компанияләре белән дә эш алып барылмады. Цирк программасын төзү көн кадагына куелса, аларны номерлап яхшы прокатчикларга бирергәдер. Шул ук Зур Мәскәү циркы белән, Гия Эрадзе циркы белән, Юрий Никулин циркы белән эшләргә була... Аннары җыеп алырга да, тулы программа ясарга мөмкин».

Циркта - династия, ә министр труппа булдыруны сорый

Мәдәният министрлыгы, комиссия фикереннән чыгып, Казан циркы җитәкчелеген Дамир Шәрифуллинның улы Рамил Шәрифуллинга тапшырды. Шулай итеп, өченче дистә ел рәттән Казан циркының «дилбегәсе» Шәрифуллиннар кулында калды. Мөстәкыйль, әмма труппасыз цирк!..

«Лидерлар Нестеров белән Шәрифуллин иде. Нестеров үзе баш тартты - шалтыратып гафу үтенде. Аның үз труппасына бәйле оештыру проблемалары күп икән. Әмма ул хезмәттәшлеккә әзер. Сергей Николаевич кызыклы тәкъдимнәр әйтте. Ул тышкы эксперт, консультант буларак кызыклы. Икенче лидер – Рамил Шәрифуллин җиңүче дип табылды. Аның профильле белеме дә бар», - дип шәрехләде Ирада Әюпова журналистларга.

«Директор кеше сайлап алу турларында яңгыраган идеяләрне һәм фикерләрне, катнашучыларның концепцияләрен дөрес аңлап куллана ала икән – цирк конкурентлыкка бирешмәячәк, - дип дәвам итте министр. - Циркның үз труппасын төзү мәсьәләсе көн үзәгендә тора, ул актуаль. Без прокат мәйданчыгы концепциясеннән китәргә тиеш. Чөнки цирк бинасы төзелгәндә үк, аның өстәмә сәхнәсе дә булуы үз программасын булдыруны күздә тоткан. Мөгаен, ул номерлар безнең цирк мәктәбе укучылары номерлары булырга тиештер...»

«Космик планнар корырга түгел, булган ресурсларны кулланып вазгыятьне яхшырту турында уйларга кирәк. Безнең цирк – мәдәни мирас объекты. Аның бинасы кебек «очар тәлинкәләр» дөньяда күп түгел. Ул бик уңайлы проектлаштырылган. Мин җитәкче ул хуҗалык кешесе генә булырга тиеш дигән фикер белән килешмим. Ул фанат булырга тиеш», - диде Ирада Әюпова.

Казан труппасы, Татар труппасы, Милли труппа: ул булырга мөмкинме һәм нинди була ала?

Казан циркы тарихына кергән Татар труппасының беренче программасы булган «Сабантуй» премьерасы 1970 елның 23 июнендә - ТАССРның 50 еллыгы уңаеннан була.

Дөрес, илленче елларда да Татар цирк коллективы булган. Әлеге беренче Татар цирк коллективы 1956 елда төзелгән һәм шактый кыска вакыт аралыгында сәхнәдә тамашалары күрсәткән. Бу коллективта беренче татар иллюзионисты Хәй Мушинский (Габделхәй Мушинский (1908 – 1995) – рус телле татар язучысы Әхәт Мушинскийның әтисе), музыкаль эксцентрик Гали Җәмлиханов, соңыннан Камал театрында эшләп Тукай премиясе лауреаты булган Фатыйх Колбарисов эшләгән.

Минем әңгәмәдәшләрем – 30 ел гомерен Казан циркына багышлаган, 20 ел дәвамында Казан циркының баш режиссеры булган Альберт Гаделшин һәм цирк артисты Ренат Әхмәтҗанов.

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Альберт Гаделшин (Альберт Гадел) - драматург, артист-иллюзионист һәм режиссер. Тумышы белән Зәй районының Бигеш авылыннан. 1971 елдан - Казан циркының баш администраторы, 1981 елдан башлап 20 ел дәвамында Казан циркының баш режиссеры. Казан педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлеген, 1978–1980 елларда Мәскәүдә режиссерларның Югары курсларын тәмамлаган. Юрий Никулинның да педагогы булган Марк Местечкин классында укыган.

Татарстанның халык артисты Ренат Әхмәтҗанов – Татар труппасы артисты, һава гимнасты. 44 ел гомерен цирк сәнгатенә багышлаган. Аңа хәзер 69 яшь. Хатыны Кадрия Әхмәтҗанова да (хәзер вафат), улы Данияр белән кызы Ленара да (лаеклы ялда) - цирк артистлары. Кызы Ленара белән парлап эшләгән.

«1967 елда Цирк бинасы үзе ачылуга ук татар труппасы турында сүзләр башланды, - дип сөйли Альберт Гаделшин. - Мин баш администратор идем – министрлыкка хатлар яздык. Мәдәният министры Булат Гыйззәтуллин эшне бик тиз тотты: Россия мәдәният министрлыгы, «Союзгосцирк» белән килешеп, Казанда Цирк сәнгате үзәк студиясенең татар филиалы ачылды. Укырга килергә теләүчеләрдән 500ләп гариза алдык. «Татар теллеләр», дигән булып күбрәк татарларны җыярга да тырыштык. Казанның Гайдар исемендәге пионерлар йортыннан балалар, Мәскәүдән ике татар егете килде. Атлар белән эшләргә кызларны гына алдык...»

«Беренче программа бик милли иде, - дип искә ала ул. – Тик миңа гына иллюзия аттракционы ясау мөмкинлеге бирмәделәр. Чибәр татар кызын Алтынчәч образына кертеп, әкият китабы эченнән чыгарып номер куярга хыяллана идем – булмады».

Татар труппасының эше белән мәдәният министры үзе кызыксынып торган. Булат Гыйззәтуллин, министрлык вазыйфасыннан киткәч, үзе циркка директор булып та килә.

«Без татар труппасын тудырдык та, алар союз буйлап гастрольләргә йөрделәр. Труппа үз тамагын үзе туйдырды. Татарстанга дәрәҗә китереп, чит илләрдә дә булдылар: Куба, Болгария... Труппа татарда булган хайваннар белән эш итте - атлар, этләр, мәчеләр, аюлар, кәҗә, сарык... Клоун-дрессировщик булып Габделхак Гыйбадуллин дигән егет килде...»

«Татар труппасы – Советлар Союзында беренче милли труппа инде. Аннан соңрак башкорт, казах труппалары оешты, - дип искә ала һава гимнасты булган Ринат Әхмәтҗанов. – Без кайларда гына булмадык! Балаларыбыз да безнең белән йөрделәр. Алар 40-50 мәктәп алыштырып укыдылар. Безгә яшь чакта дядя Костя – Хәсән Мусин белән эшләп алырга да туры килде. Безнең труппа - СССРда иң көчле труппаларның берсе иде. 1987 елларга кадәр эшләдек. Аннары коллектив әкренләп таркала башлады».

Татар труппасында бер чорда данлыклы клоун Хәсән ага – Хәсән-Константин Мусин үзе эшләп ала. «Король смеха» дип зурланган, «Укротительница тигров» совет фильмында катнашкан Константин Мусин (1914 – 1982). Хәсән Мусин тумышы белән Үзбәкстаннан.

1984 елда Татар труппасы Муса Җәлил исемендәге республика премиясенә ия була.

«Татар труппасыннан чыккан Дамир Гыйбадуллинның жонглерлар төркеме әле дә эшләп йөри. Аларның өченчеме-дүртенчеме составы. Номер эшләвен дәвам итә. Берара «Дю солей» циркында да эшләделәр. Дрессировщиклар Рәйсә һәм Грант Ибраһимовларның аюлы номерлары бар иде. Грант Ибраһимов аюлары белән хәзер дә эшли әле, Рәйсә вафат инде. Акробатлар Әлфия һәм Илдар Рәхмәтуллиннарның кисмәктә сикерүле номерлары бар иде. 1995 елда алар Америкага киттеләр һәм шунда калдылар да. Акробат-эксцентриклар Рөстәм Асанов һәм Виктор Котниковларның бик шәп номерлары булды. Ул номер озак бармады, әмма бик шәп иде. Татар труппасында эквилибристка Зәйнәп Фаизова бар иде, чын исеме Зина Васильева булса да, татар төркеме булгач, татар фамилияләрен пропагандалау өчен Зәйнәп булып йөрде – керәшен кызы иде ул. Валентина Дееваның акробатлар төркеме нигездә Казан студиясеннән чыккан татар егетләреннән оештырылды. Кызлардан торган җайдаклар төркеменең «Амазонкалар» номеры бар иде. Минем хатыным да 23 ел шушы төркемдә эшләде. Безнең һавадагы акробатика номеры «Зәңгәр кошлар» дип атала иде. Без ике пар бер состав булып 21 ел эшләдек. Без Лидия Марева белән парлап эшләдек, аннары аны минем кызым Ленара алыштырды», - дип хезмәттәшләрен искә ала Ринат ага.

«Кайда гына барсак та, безнең Казаннан икәнне беләләр иде - без татар мәдәниятен пропагандаладык», - дип нәтиҗә ясады Ринат Гыйләҗев.

Әмма... татар мәдәниятен пропагандалаган, Салих Сәйдәшев музыкасы белән тамашаларын башлаган татар труппасының тора-бара беркемгә дә кирәкмәве ачыклана...

«1983 елда цирк сәнгате буенча бер фәнни-гамәли конференция үткәрелгәнен хәтерлим. «2000 елда цирк нинди булыр» дигән тема иде. Андагы хыял! Космик! Әмма «Союзгосцирк» таркалды. Артистларыбыз пенсиягә китә башлады. Ә яңалары әзерләнмәгән иде...» – ди Альберт Гаделшин.

Кыскасы, 1988 елда – унтугыз елдан соң – Татар труппасы таркала. Туксанынчы елларда Цирк бинасының аукционга чыгарылып сатылу куркынычы да була. Татарстан Республикасы үзенең Цирк бинасын саклап кала ала, әмма труппасыз гына...

Кайчандыр шаулаган татар труппасыннан аның кураторы Альберт Гаделшин һәм пенсиядәге артистларның истәлекләре генә кала.

Ике еллык "Күз буу кара театры"

Суверенитет игълан ителгән көнне Альберт Гаделшинның «Күз буу кара театры»ның премьерасы була. Бу гастрольләрне күздә тотып, сәхнәдә куелган тамаша була. Альберт абый төзегән хозрасчет труппасы 2 ел эшли.

Татар труппасы кирәкме?

Альберт Гаделшин: «Татар труппасы төзергә мөмкин. Әмма бүгенге татар труппасына Россиянең ишекләре ябык булачак, - дип фаразлый «Росгосцирк»ның яңа труппа төзергә теләге юк. Безгә үзебезнең Мәдәният министрлыгына буйсына торган сәхнә циркы ясарга кирәк. Аның базасы циркта була. Милли иллюзион аттракционнар эшләп була. Жонглерлар, эквилибристика, акробатлар... Хайваннар кирәкми. Аларны тоту мәшәкатьле. Кытайча эшләргә кирәк».

Ринат Гыйләҗев: «Яңа концепцияле цирк булырга тиеш инде ул. Яхшы музыкаль бизәлеш, яхшы ут... Әлбәттә, милли колорит булырга тиеш».

Камал театрының баш режиссеры, Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты Фәрит Бикчәнтәев: «Булсын гына ул милли труппа, мин циркта милли труппа өчен программа ясарга әзер».

Драматург Мансур Гыйләҗев: «Татарда бөтен сәнгать төре булырга тиеш. Цирк сәнгате дә булсын! Мин цирк өчен сценарий яза белмим. Әмма, кирәк булса, тырышып карарга әзер».

Төрки кардәшләрдә цирк сәнгате. Милли труппа үрнәге буларак «Якутиянең бриллиант циркы»н карарга мөмкин. Ул «Ойуун» (Шаман) синтез-театры базасында 1994 елда оешкан. Цирк алмаз табылган җирдә эшләүче иң төньяк цирк дип, Якутиянең милли символы буларак тәкъдим ителә. Якутия циркының юбилей программасы «Мәңгелек туң җылысы» дип аталган театр белән цирк тамашасын берләштергән үзенчәлекле перфоманс булган. Шаманнар сугышы, саха эквилибристлары, боланнар, төлкеләр, этләр...

Казан циркы тарихыннан

Казанда беренче стационар циркны 1890 елда бертуган Никитиннар ача. Мунча күле янындагы агач цирк була ул. 1924 елда Казан циркы дәүләт статусы ала. Никитиннар төзегән бина Казан халкына ел чамасы хезмәт итә.

1928 елда Татар АССРның 8 еллыгы хөрмәтенә Никитин циркы урынында яңа агач бина салына. Ул 30 елдан артык хезмәт итә. Цирк бинасы 1961 елда яраксыз хәлгә килеп, ябыла. Ярымҗимерек бина янып та китә.

Казан дәүләт циркының яңа тарихы 1967 елның 9 декабрендә - «Очар тәлинкә»не хәтерләткән бина ачылганнан соң башланып китә. Уникаль корылма архитектор Г.М.Пичуев, инженерлар О.И.Берим һәм Е.Ю.Брудной проекты буенча төзелә. 1973 елда цирк бинасы архитектурасы ядкәре дип таныла. Казан циркы 2000 урынга исәпләнгән.

Казан циркының беренче директоры артист-жонглёр Николай Казимирович Панов була. 1973 елдан циркны элеккеге мәдәният министры Булат Миңнуллович Гыйззәтуллин кадәр җитәкли. 1976 - 1993 елларда - Михаил Федорович Боголюбов. 1993 - 2018 елларда - Дамир Минханович Шәрифуллин.

1993 елның январеннән Казан циркы «Союзгосцирк» системасыннан чыгып Татарстан Мәдәният министрлыгының ведомство учреждениесе буларак эшен дәвам итә.

1996 елда Казан циркында Республика балалар цирк мәктәбе ачыла. Анда акробатика, жонглёрлык, эквилибристика, хореография, актёрлык осталыгы укытыла.

2017-2018 елда цирк бинасына капиталь ремонт ясала.

Татар цирк труппасында эшләгән артистлар:

- акробатлар Зинаида Васильева, Рөстәм Асанов, Шамил Хәйретдинов, Виктор Котников, Валентина Деева төркеме;

- дрессировщиклар Рәйсә һәм Грант Ибраһимовлар, Габделхак Гыйбадуллин, Регина Колпенская, Рафаэль Еникеев, Владимир Анисимов;

- клоуннар Рамазан Абдикеев, Замир Мостафин, Алик Низаметдинов, Илдар Зарипов;

- жонглёрлар Наил Бәдретдинов, Виталий Берчанский, Дамир Гыйбадуллин жонглёрлары;

- җайдаклар Мәрзия Шаһиева, Солтания Фәхретдинова, Валентина Деева «амазонкалары»;

- Андрей Шайкинның һава гимнастлары,

- каешлы гимнаст Николай Казыльский,

- Римма Романованың арканда йөрүчеләре,

- тимерчыбыкта биюче Роза Хөсәенова һ.б.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100