Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хәния Фәрхинең 1999 елгы әңгәмәсеннән: Мин, язмыш сынауларын җиңеп, тагын да биегрәк баскычка менәргә омтылдым

Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхинең 1999 елның 2 декабрендә “Татарстан яшьләре” газетасында басылып чыккан әңгәмәсен тәкъдим итәбез. Җырчы үз күңел кичерешләре, язмышы, иҗаты турында сөйли. Татар эстрадасында үзен борчыган мәсьәләләр белән уртаклаша.

news_top_970_100
Хәния Фәрхинең 1999 елгы әңгәмәсеннән: Мин, язмыш сынауларын җиңеп, тагын да биегрәк баскычка менәргә омтылдым

Әңгәмәдәш: Ләйлә Дәүләтова

- Сәхнәдә нинди – тормышта шундый инде мин, - дип сөйләп китте үзе ясаган кофесы кебек тәмләп кенә. – Бүгенге мин – тамашачы үзе тәрбияләгән Хәния.

- Халык күңеленә сагышлырак, лирик җырлар белән кердегез. Бу – табигатегездәнме?

- Дөрестер. Елый-елый җырлаган чакларым күп булды. Унҗиде яшьтән үк туган Башкортстанымны ташлап, Мәскәү уртасына эләгү; дүрт ел Тинчурин театрында эшләгәннән соң яраткан эшемне калдырырга туры килү, яшь балам белән гаиләмнән аерылырга мәҗбүр булу... Инде акрын гына аякка басып, сәхнәгә беренче адымнарымны атлауга – ике абыемның бер-бер артлы фаҗигале үлемнәре... Кайгыларымны җырларыма салып, юаныч ала идем.

- Әлеге бәхетсезлекләр бүгенге Хәния биеклегенә менү өчен комачауламадымы?

- Киресенчә. Мин, язмыш сынауларын җиңеп, тагын да биегрәк баскычка менәргә омтылдым. Сабырлыгым да бардыр.

- Элегрәк үзегез дә җырлар яза идегез. “Арала бу газаптан”, “Сагынам сине, Питрәч”, “Үкенергә хәзер соң...”

- Хәзер язасым килми. Ул вакыт – илһамымның шаулаган чагы – Мәскәү “Бәйрәм”е чоры иде. Чит илләргә китү модага кергәч таркалды ул. Безнекеләр анда рестораннарда җырлый хәзер. Мин милләттән, әти-әнидән аерылуны күз алдыма китерә алмадым, Казанга кайттым.

- ... Һәм гөрләп торган чагында Казан “Бәйрәм”еннән дә киттегез.

- Андый җаваплылыкны күтәрерлек көчем калмаган иде. Мин инде сәхнәне ташларга уйлап, авылда йорт та сала башлаган идем.

- Габделхәй белән ничек таныштыгыз?

- Танышмадык, таныштырдылар. Ул вакытта инде танылган булуыма да карамастан, Габделхәй мине белмәгән дә! Хәния җырласа ни аңа, Фәния ни. Җырчы Хәниягә гашыйк булып өйләнгән кеше түгел ул. Габделхәй – чын мөселман ире. Мин аңа әйбәт хатын булырга дип чыктым. Гаилә коруыбызга да биш ел. Апасы Алиягә ияреп, Алсуыбыз үсә.

- Чаллы “Бәйрәм”енә дә дүртенче ел. Хәзер инде оештыру – җитәкчелек эшләре ирегез җилкәсендәме?

- Габделхәйнең үз эше дә бик әйбәт иде. Хәзер “Бәйрәм”гә чумды. Баштарак минем тәҗрибәм дә кирәк булды. Әйткәнемчә, сәнгать дөньясы аңа ят. Хәзер дә киңәшләшеп эшлибез. Бәхәсләшкән минутлар да була. Мин дә, ул да Игезәкләр йолдызлыгында бит. Тиз кызып китәбез, тиз суынабыз.

- Аңа кияүгә чыгу холкыгызга ничек тә булса тәэсир иттеме?

- Ниһаять, үзем өчен дә яшәргә өйрәндем. Хәния, син үзеңә дә, миңа да, балаларыбызга да кирәк, үзеңне сакла дип гел искәртеп тора Габделхәй.

- Ялгызлык – үзе бәхет, үзеңә-үзең хуҗа, диләр. Моны кире кага аласызмы?

- Йөз, мең тапкыр киге кагам! Ир белән торып, читтә очрашып йөргән хатыннарны хупламыйм. Шулай ук карата алам, булдыра алам дип һәр итәккә тагылучы ирләрне дә күралмыйм.

- Сезнеңчә, нәрсә ул мәхәббәт?

- Бөтен нәрсәне этәреп баручы хис.

- Нәфрәт?

- Бетереп баручы.

- Дуслык?

- Тугрылык.

- Бәхет?

- Өйдәге кунак кебек. Килә дә китә.

- Сез ышанучанмы?

- Бик ышанучан. Ырымнарга да таянам. Сишәмбе көнне эш башламыйм. Хәтта җыр өйрәнә башлауны да башка көнгә күчерәм. Сәхнәгә беренче адымымны атлаганда, һәрвакыт дога укыйм.

- Җырлыйсы килмәгән чакларыгыз күпме?

- Булгалый. Менә кичә сәхнәгә чыгарга 15 минут кала җырлыйсы килми башлады. Югыйсә, борчылырлык берни юк. Гадәттәгечә, кофе эчеп карадым. Күңел һаман әллә нишли. Соңыннан гына билгеле булды: алдагы көнне бүлмәне ачып кергәннәр дә, Габделхәйнең мин бүләк иткән пиджагын, тагын берничә әйберне урлаганнар. Габделхәй әйтмәсә дә, күңелем сизгән.

- Концерттан соң тыныч йоклыйсызмы?

- Тәэсирләнеп, таңга кадәр йоклый алмыйча ятам.

- Гастрольләрдә кайда торасыз?

- Казандамы? Туганнарда - Габделхәйнең сеңлесендә.

- Балаларыгызны кем карый?

- Караучыбыз бар. Аннан соң күршеләребез дә бик ярдәмчел, тәртипле гаилә.

- Иң истә калган гастролегез?

- Бер адәм гастролегезне оештырам дип Әстерханга алып барды да ташлап качты. 16 кешелек театр белән бер атна йөреп кайттык. Коточкыч истәлекле гастроль булды. Мондый кармакка яшьләр капмасын иде.

- Еш алданасызмы?

- Еш түгел. Үзем дусларга тугрылыклымын. Ләкин, бер китсзм, кире кайтмыйм. Ачуланмыйм да, үпкәләмим дә. Ул кешене юк дип кенә хис итәм.

- Язмышыгызга үпкәләгән чакларыгыз булдымы?

- Алма кебек ике кызым, һәр минутта минем өчен борчылучы ирем бар. Әти-әнием исән-сау. Тамашачы килмәгәннән бер генә концертымның да өзелгәне юк. Соңгы 10 елда Салават белән икебезнең генә тулы заллар бит. Бу мактану түгел – хакыйкать. Халык килмәсә, чыбыркылап та китереп булмый. Аллага шөкер, Ходай Тәгалә беренче көннән үк тамашачы җибәреп торды. Сәхнә – минем өчен тәхет кебек. Тәхеткә утырткан язмышыма мин ничек үпкәле була алыйм?

- Үзегезне кайда уңайлы хис итәсез?

- Өйдә.

- Ә сәхнәдә?

- Сәхнәдә рәхәт. Ул үзеннән-үзе күңелне ача.

- Җырчыларда нинди сыйфатларны яратмыйсыз?

- Зарланган җырчыларны яратмыйм. Берәүгә дә китереп бирмиләр. Җырчыларның эчкечелек аркасында югалуы аяныч. Беренче урынга акча менүе...

- Татар эстрадасында Сезне нәрсә борчый?

- Бер система юклыгы. Кемгә барып таянырга белмибез. Салават күкрәк белән ерып бара инде татар эстрадасын. Сәхнәдә җырлавын гына әйтүем түгел. Аның мөмкинлекләре күбрәк. Аның өчен күп ишекләр ачык. Аны ниндидер газетада мәҗлес җырчысы дип, кимсетеп язганнар икән. Зур хәреф белән “Мәҗлес җырчысы” дип язсалар, мин риза. Ул сүзләрне үземә дә кабул иттем. Без – бер типтагы җырчылар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100