Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хәбир Ибраһим: «Проза язу рәхәт: яраткан хатын-кыз белән түшәктә яту кебек...»

Язучы, шагыйрь һәм драматург Хәбир Ибраһим үзе җитәкләгән ТАИС; үзе язган драматургия, шигърия һәм проза; театрлардагы яңа формалар һәм суррогат; Зифа Кадыйрова белән Гүзәл Яхина феномены турында сөйләде.

news_top_970_100
Хәбир Ибраһим: «Проза язу рәхәт: яраткан хатын-кыз белән түшәктә яту кебек...»

Хәбир Ибраһим – шагыйрь, драматург, прозаик, публицист. Ахир псевдонимы белән яза. Татарстан Язучылар берлеге һәм Театр әһелләре берлеге әгъзасы. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. Абдулла Алиш, Туфан Миңнуллин һәм Шәйхи Маннур исемендәге әдәби премияләр лауреаты. ТАИС авторларны яклау оешмасы рәисе. Җиде китап авторы. Тумышы белән Апас районының Борнаш авылыннан.

ТАИС – уникаль оешма

- Хәбир, әңгәмәне син җитәкләгән ТАИСтан башлыйк? Әйтик, драматург Хәбир Ибраһимга ТАИС белән эшләве уңайлымы? Ул аңа күпме акча күчерә?

- ТАИС – авторларны яклау оешмасы, «Татар акыл милеге агентлыгы» – ТАМА. «Акмаса да, тама» дибез. Без Мәдәният министрлыгына караганда да зуррак эш башкарабыз дияргә була, чөнки без авторларны чын мәгънәсендә акча белән тәэмин итәбез. Әйтик, минем пьесалар куелса, министрлыктан гонорар акчасын алу өчен бер ел көтәргә кирәк. Ә без акча кергән көнне үк авторларга күчерәбез. Без - уникаль оешма.

- Ә РАО? (Россия авторлык оешмасы. Татарстан бүлекчәсен композитор Зөфәр Хәйретдинов җитәкли - авт.)

- Ул да уникаль. Алар белән дустанә эшлибез. Безнең арада килешү төзелгән - безнең авторлар булса, җыйган акчаны безгә күчерәләр, без аларныкына күчерәбез. Эстрададан кергән акчаны алар җыя, без театрлар белән эшлибез - спектакльләр прокатыннан кергән акчаны авторларга күчерәбез. Зөфәр Хәйретдинов бер интервьюсында РАО ТАИСка елына 8 млн.га якын акча күчерәбез дигән. Дөрес түгел.

- Заманында ТАИС бюджеттага оешма иде бит, әйеме?

- Әйе, анда унбишләп кеше эшләгән. Хәзер аны бюджеттан төшереп калдырганнар. Мин хәзер андый штат тота алмыйм, чөнки процентка яшим. Без килгән акчаның үзебезгә 12 процентын калдырабыз. Бөтен чыгымнар шуннан - банк чыгымнары, аренда, яхшырак эшләсәк, премияләр дә була. Безнең 1200 авторыбыз бар. Бездән чыгучылар сирәк, чыкканнар да кире кайта.

- Авторларга спектакль прокатының ничә проценты керә?

- Спектакльнең авторлары - драматург, сценарист, композитор, сценограф, костюмнар буенча рәссам, балетмейстер. Иң күбе драматург ала – 8 процент, балетмейстер – 2-5 процент, композитор – 2 процент, костюмнар буенча рәссам – 1,5 процент. Бу акча спектакльнең прокатыннан – билетлар сатылудан җыелган акча. Аны театр үзе санап, безгә белешмә бирә. Авторлар моннан бик канәгать.

- Хәбир, син җитәкләгән ТАИС драматург Хәбир Ибраһимга айга чама белән күпме акча күчерә?

- Күпме икәнен әйтә алмыйм. 40 мең сум да була, 20 мең дә, 100 сум да була. Май аенда Кариевтан - 11, Чаллыдан 4-5 мең сум килде. Кайчакта алай да килми. Бу бит минем хезмәтем! Чаллы театрында бер әсәрем, бер инсценировкам һәм ике тәрҗемәм бара. Тинчурин театрында спектаклем барды, Кариев театрында – бер тәрҗемә... Беләсеңме, кем күп ала? Камалда әсәре куелган кеше. «Әкият» курчак театрыннан яхшы алалар.

- Рафис Корбан яхшы ала, димәк. «Әкият»тә аның пьесасы бара.

- «Әкият»тә русча куелганнар күбрәк ала, чөнки аларның спектакльләре күбрәк күрсәтелә һәм билетлар күбрәк сатыла. Театрга Илгиз Зәйниев килгәч, бәлки, вазгыять үзгәрер.

- Илгиз Зәйниев сезнең автормы?

- Ул бездән китте.

- Ни өчен?

- Өч айлап түли алмадык – проблемалар булып алды. «Китмә!» дидем. Китте бит. Киткәненә үкенә дә бугай. Мин беркемне дә тотмыйм. Бездән китү процессы бик җиңел. Ә РАОдан чыгуы бик авыр. Режиссер Туфан Имаметдиновның безгә керәсе килә – кайчаннан бирле шуны РАОдан чыгара алмыйча интегәләр. Театрда аның инсценировкалары бара - ул театр акча күчергәч, икенче көнне үк бездән акча аласын белә. Ә РАОдан кайчан килеп җитә әле ул! Анда процедура бик катлаулы куелган.

- Тинчурин театрының актив авторы Илһам Гали дә сездә исәптә торамы?

- Мин аңа аптырадым башта. Нинди яңа драматург икән дим. Рәшит Заһидуллинга шалтыратып сорадым. «Үзебез дип торабыз», ди. Нәрсә дип әйтим? Бу - ике авторның иҗади тандемы: Рәшит Заһидуллин идея бирә, Шамил Фәрхетдинов яза. Андый эшләү стиле бар – инкяр итеп булмый. Мин монда криминал күрмим.

Халык күңеленә кергән әсәрләрдән көләргә ярамый. Минем әсәремне бозып куйсалар, чыгып режиссерны сугып егачакмын. Исән булсам...

- Театрлардагы премьераларны карап барасыңмы?

- Тырышам. Хәзер татар театрлары яңа формалар белән мавыга башладылар. Элек тә әдәбиятта мавыгулар булган инде ул: имажинизмнар, футуризмнар... Яңача дигәннән, әнә, бервакыт Әхтәм Зарипов «Галиябану»ны кинога төшерде бит. Анда Лидия Әхмәтова нинди Галиябану булсын инде?! Галиябану ул бит саф яшь кыз булырга тиеш, ә бу үтә күренмәле кием белән су коенып күлдән чыгып килә. Татар кызлары су коенмаган, мунча кергән. Татар кызына күкрәкләре күренә башлагач су кереп йөрү тыелган. Ул бозыклык булып саналган. Әхтәм абыйга шундый әйберләрне белергә кирәк иде бит инде... 

Ә бүгенге татар театрында яңа формалар дигәнне Нияз Игъламов игълан итте. Ул бик укымышлы кеше, тик авышмак ягы бар. Ул бөтен театрларны тәнкыйтьли, ә Камал театры яхшы булы кала. Тәнкыйтьче ул нейтраль булырга тиеш. Айгөл Габәши дә Камал театры җырын җырлый. Мин Әлфәт Закирҗановка өметләр баглаган идем – ул да мактауга гына күчте. Миләүшә Хабетдинова молодец – ул ханымда гына өмет бар.

- Яңа формалар турында сөйләшә идек...

- Тарихта талантлы әйберләр генә калуын онытмаска кирәк. Яңа форма булсын, ләкин репертуарның нигезендә традицион әсәрләр булырга тиеш. Хәзер Кариев театры яңа формалар белән җенләнә башлады. Азрак халык турында да уйларга кирәк ич инде - халык традицион әйберләргә йөри. Әгәр талантлы куелган икән, ике кулымны күтәрәм дә әйтәм: «Егетләр, молодцы, мине җиңдегез!» дип әйтәчәкмен. Яңа форма мәгънәсез икән: «Моны чыгарырга ярамый», дип әйтәм. Халык күңеленә кергән әсәрләр – «Галиябану», «Зәңгәр шәл», «Тапшырылмаган хатлар» бар. Андый әсәрләрне тинтерәтергә ярамый. Минзәләдә «Сүнгән йолдызлар»ны куйганнар - пьесаның яртысы да юк ди. Халык күңеленә кергән әсәрләрдән көләргә ярамый. Минем әсәремне бозып куйсалар, чыгып режиссерны сугып егачакмын. Ул чагында исән булсам... Кариев театрында куелган «Тапшырылмаган хатлар»ны карадыңмы?

- Әйе.

- Ошадымы?

- Ошады.

- Анда бит Искәндәр дә юк. Халык күңеленә әсәр Фидан Гафаров булып кереп калган. Әгәр дә Илгиз Зәйниев (Кариев театрында «Тапшырыл...ган хатлар» спектакленең режиссеры. авт) шулкадәр бөек кеше һәм ул анда урындыклар күргән икән, күрсен – тик үз әсәрен куйсын, Гадел Кутуйдан көләргә кирәкми. Фидан Гафаров уйнаган «Тапшырылмаган хатлар» бит сәхнәдә 30 ел барды. Фидан Гафаров шуннан танылып китте бит инде. Ничек бу әсәрдә Искәндәр юк соң ул - мин боларны бик аңлап бетермим. Сиңа «Тапшырлмаган хатлар» нәрсәсе белән ошады? Нигә хатын-кызлар үбешә анда? Ирләр калмадымыни хәзер?

- Калмады ич инде чынлап та, Хәбир.

- Ирләр бар алар – күрә белергә кирәк. Аларның калмавын Гадел Кутуй аша күрсәтергә идемени? Үзе язсын яңасын! «Җибәрелмәгән смскалар» дигәнен язсын! Боларны язсаң, Илгиз миңа үпкәләрме икән инде? Бу көнләшү түгел. Яшьләр арасында шундый драматург барлыкка килүгә сөенәм. Ул бездән көчле түгел, ул - бездән соң килгән яшь драматург. Булсын иде яшьләр! Юк бит! Таптаналар гына. 

Сөмбел Гаффарова да өйрәнә. Аның өчен дә сөенәм – өйрәнсен! Бүгенге көндә Рүзәл Мөхәммәтшин яза башлады. Яшьләр арасында иң талантлы егет. Мин аңа: «Әзрәк безнең янда йөр, бездән өйрән», дип әйттем. «Заманында ничек язарга кирәген без Хәй Вахитлардан, Туфан абыйлардан өйрәндек», дидем. «Син поэтик тел белән язасың», дим. Поэтик тел сәхнәдә атып бетерми... Драматургиядә сәхнә теле дигән әйбер бар.

- Илдар абый Юзеев та поэтик тел белән яза иде?

- Илдар абыйда сәхнә теле бар иде. Рүзәлдә ул юк әле. Рүзәл – шагыйрь. Ркаилга да сәхнә теле авыр бирелә. Шуның белән чиләнә. Ул халык телен яратмый. Аның бөтен язганы шагыйрь теле белән язылган. Бәлки, ул аның югары стиледер. Ләкин халык аны кабул итеп бетерми. Ркаил коеп куйган драматург түгел. Ул бездән киңәш сорамый, үзен бөек дип саный. Ркаил җитди проблемалар күтәреп яза. Ул куелганга сөенәм, безнең драматурглар куела, димәк. 

Бүгенге көндә Ркаил Зәйдулла Мәдәният министрлыгының Экспертлар комиссиясендә утыра. Бездә бит кайсы драматургка нинди әсәре өчен күпме акча биреләчәген бүлеп утыра торган эксперт комиссиясе оештырдылар. Ул комиссиядә - Фәрит Бикчәнтәев, Нияз Игъламов, Ркаил Зәйдулла... Данил Салихов та бардыр инде рәис булгач. Әйтик, Хәбирнең әсәре куелган икән, яхшымы ул начармы, күпме түләргә кирәк – шуны тикшереп утыралар. Әгәр театр аны куйган икән, бернинди экспертларсыз да түләнергә тиеш бит инде ул. Нишләп безнең язмышны шушы кешеләр хәл итеп утыра?! Аларның миннән бер артык җирләре юк. Мин моны аңламыйм. Әгәр анда Михалков утырса, аңлар идем. Ә болар?..

Татар урталыкны яратмый, уртадагы әйбергә йөрми ул

- Бүгенге драматургия белән танышып барасыңмы?

- Драматургиядә мине борчыган әйбер - бездә бик күп суррогатлар барлыкка килде. Суррогатның ни икәнен аңлыйсыңмы? Мин пьесаны йөрәгемнән чыгарып язам, беркайчан да кешенең идеясен алмыйм. Алам икән - мин аны тәрҗемә итәм, кем әсәре булуын күрсәтәм. Кайбер шундый авторлар бар – кем икәнен әйтмим, судлашасым килми – алар чит ил драматургларының әсәрләрен алалар да, шуның схемасы буенча үз әсәрләрен иҗат итәләр. Алай җиңел бит ул. Түбәтәй һәм калфак кидертеп, татарча әйбер ясыйлар. Ул аның йөрәгеннән чыкмагач, суррогат була.

- Ә театр моның белән ризалашамы?

- Ул әйбер бит инде кайдадыр барган, схемасы, композициясе эшләнгән - куюы җиңел. Безнең йөрәктән чыккан әсәрләрдә күпмедер кимчелекләр булырга мөмкин. Режиссерның драматурглар белән эшлиселәре килми, акча эшләде дә китеп бара. Бүгенге көндә Буа театры шундый суррогатлар белән шөгыльләнеп ята. Әнә, Гогольнең «Женитьба»сын куйган - анда халык йөрмәячәк. Андый әсәрләр безнең халыкны ни елатмый, ни көлдерми. Татарның комедиясе көлдерергә, драмасы елатырга тиеш. Татар урталыкны яратмый, уртадагы әйбергә йөрми ул. 

Татар сентименталь халык – хәтерлисеңме, ничек һинд фильмнары карыйлар иде?! Ә бездә 80 процент уртача әйберләр китте. Яхшы мелодрама юк. Заманында Минзәлә театрында биш әйберем барды. Минзәлә театры - чын халыкчан театр иде. Хәзер бетте инде ул. Әллә нәрсә куеп яталар. «Иблис»не куйдылар. Пьеса кыскартылып логик бәйләнешләр өзелгән – анда бернәрсә дә аңлашылмый. Иблисне театрга бөтенләй кертергә ярамый - артистлары үлде, директорга инсульт булды. Минем «Мөхлис һәм Иблис»не Түбән Кама театрында куйганнар иде: режиссер кан тамырын кисте, Мөхлисне уйнаган малай юл һәлакәтендә үлде...

- Театрлар тәрҗемә куйгач, сезгә - драматургларга тәрҗемә буенча заказлар булып тора.

- Тәрҗемә итү осталыгы да кирәк. Мин җаным биреп тәрҗемә итәм, ул тәрҗемә генә дә түгел, шуның буенча үзем язам. Кариев театры өчен «Любовь и голуби»ны тәрҗемә иттем. Анда геройлар да татар кешесе кебек була башладылар. Авылда ничек сөйләшәләр – шулай язам. Менә, Салават Юзеевның Драматурглар семинарында укылган әсәрен Чаллы театры өчен тәрҗемә иттем – геройлар анда хәзер Салаватча сөйләшмиләр.

- Татар театрында куелган спектакльләрдә диалоглар бүгенге сөйләм теленә якынаерга тиешме, әйтик вакыйга шәһәрдә барган очракта нишләргә? Әллә әдәби тел нормаларын сакларга кирәкме?

- Урыс сүзләрен татар әсәрләренә саклык белән генә кертергә кирәк. Авылда нәрсәнедер урыс сүзе белән әйтәләр икән – ул очракта гына ярый.

- Вакыйга шәһәрдә барса? Менә, Сөмбел Гаффарованың «Парковка» спектаклендә рус сүзләре бик күп иде.

- Миңа бирсеннәр иде – саф татар теленә тәрҗемә итеп бирер идем.

- Хәбир, син балалар өчен дә язасың бит, әйеме?

- Иң авыры - балалар өчен язу. Миңа балаларның реакциясе кадерле. Ул йә әсәрне кабул итә, йә гаджетын ача... Минем «Килмешәк» спектакле Кариев театрында 20 ел бара.

- Бер Казанда ике «Килмешәк»?

- Әйе, Камал театры шул исемдәге спектакль чыгаргач, миңа бераз кыен булды. Тавыш чыгармадым инде. Мин аны Ркаилга әйттем – Камал театрында куелган «Килмешәк»не ул тәрҗемә итте бит. «Гафу ит, Хәбир, соңыннан гына аңлап алдым, башка исем табалмадым», диде.

Мин бит шагыйрь: пьеса язсам да, драмам мелодрамага әверелә

- Быел Татарстан Язучылар берлеге Драматурглар семинары үткәрде. Анда татар драматургларының ни ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан, ни Бөек Ватан сугышының 75 еллыгын каршылап бер әсәре дә юк иде. Нигә җитди темаларга алынмыйсыз?

- Минем сугыш ветераны турында бик шәп «Өй артында шомыртым» дигән әсәрем бар. Хәзер аны Чаллы театры режиссеры Фаил Ибраһимовка илтеп бирәм.

- Ә семинарда мелодрама укыгансың.

- Чөнки монысын тәрҗемә итергә өлгермәдем. Тәрҗемәсе булганын – «Данагөл»не укыдым. Анда Мәскәүдә 50 ел барган «Юнона һәм Авось» темасы. Мин мелодрамалар язам - халыкның елаганын яратам. «Ялгыз каен күзе» дигән әсәрем - бүгенге көннең «Галиябану»ы. Йөрәктән чыккан әсәр. Аны 80 халык театры куйды - карый-карый арып беттем. Шуны ник бер Татарстан театры куйсын, слушай! Тәкъдим итеп карыйм – берсе дә куймый. Режиссерлар шабашникка әйләнде, дөресен әйткәндә. Тамашачыда аларның эше юк. Акча эшләү өчен киләләр дә, куялар да китәләр. Семинарда да әйттем: «Мин режиссерлар өчен түгел, халык өчен язам», дидем. «Халык өчен эшлик!» дигән фикерне җиткерергә тырыштым. 

Театрлар Хәбирнең бер әйберен куйсалар, халык гөрләп йөрер иде. Димәк, театрга тамашачының йөрүе кирәкми. Минем бөтен язганымда мелодраматик элементлар бар. Мин бит шагыйрь: пьеса язсам, драмам мелодрамага әверелә. Илдар Юзеев та гади генә драма яза алмады, шагыйрь чөнки. Ә Мансур Гыйләҗев мелодрама яза алмый. Туфан абый мелодрама яза алмады - драма язды. Туфан абый коеп куйган лирик түгел иде. Ркаил мелодрама яза ала – «Саташкан сандугач»ы яхшы барды. Халыкка ошый икән – нишләп без мелодрамадан качабыз соң? Туксанынчы елларда хәтерлисеңме, Фирзәр килеп чыкты. Халык ыргылып йөрде. Аның вокалында кимчелекләр күп бит. Аның ихласлыгы бар. Асаев чыга әнә - тавышы бар. Ә халыкка башка җырчылар кирәк...

- Драматурглар семинары шәп уздымы?

- Бик яхшы оештырылган иде - ашату-эчертүләр, танышулар... Заманында Рафис Корбанның хатыны Әлфия Актерлар йорты базасында драматурглар семинарын алты көн оештырган иде. Әсәреңне укыйсың, артистлар икенче көнне аның бер кисәген әзерләп күрсәтәләр дә. Монда ике генә көн барды. Анда нәрсә эшләп өлгерәсең? Бәлки, көнен арттырырга кирәктер. 

Менә, Салават Юзеевның пьесасын ошаттылар, Чаллы театры куярга җыена. Мансур Гыйләҗев пьесасы бик кызыклы. Минем пьеса да начар түгел - куйсаң, халык елап караячак. Данил Салихов, Рәдиф Сәгъди, мин, Әмир Камалиев та бар иде – без халыкчан драматурглар. Мин язганда тамашачымны күрәм. Драматургларның иң яхшы әсәре Камал театрында барырга тиеш. Камал театры - безнең өлге бит инде ул. Камал театры Әмир Камалиевның, Данил Салиховның, Рәдиф Сәгъдинең, минем бер яхшы әйберне куйса – репертуар булыр иде. Без бит инде драматурглар җыелышып министрга да бардык. «Без театрларны мәҗбүр итә алмыйбыз», диләр. Мәҗбүр итергә кирәкми. Теләсә кайсы драматургның куярлык әсәре бар.

- Хәбир, әгәр министрлык сезнең әсәрләрнең куелуын тели икән, аның бик үтемле бер юлы бар – әйтик, театрларга бүгенге драматурглар әсәре өчен максатчан грант тәкъдим итә ала.

- Миңа ошый бу тәкъдим. Күтәреп чыгасы иде моны! Минем «Ялгыз каен күзе»н Камал театры куйса гөрләп барачак – гарантия бирәм. Тик Камал театры мине куймый инде ул. Фәрит Бикчәнтәевтан: «Мине кайчан куясың» дип сорагач, «Әле вакытың җитмәгән», ди. «Ярар, мин әйтәм, әти-әни 93 яшьтә үлде, көтәргә вакытым бар», дидем. Әйтәсен әйтәм Бикчәнтәевкә, әмма без дошманлашмыйбыз, аралашабыз. 

Бүгенге көндә Камал театры суррогат куеп ята. Халык моңа риза түгел. Күңелне тетрәндерерлек әсәрләр юк. Театрда Илгиз Зәйниевның җиде-сигез әсәре бара. Кем соң ул Илгиз Зәйниев? Карасу авылыннан килгән ул егетнең җиде әйбере барырга тиешме Камал театрында?

- Нәрсәдә аның феномены?

- Шунда эшләгәнгә.

- Хәзер эшләми...

- Куеп калды инде. Ул хәзер шабашка эшләп ята - курыкмыйча әйтәм.

- Хәбир, заманында Туфан Миңнуллин беренче номерлы драматург иде.

- Туфан абый зур драматург иде. Әсәрләрен куйдыра алды.

- Ул куйдыра алды. Сезгә нинди сыйфат җитми куйдыра алырга?

- Мактанып әйтүем түгел – ачсыннар Хәбир Ибраһим театры – 20 еллык репертуарым бар. 20 ел көлә-көлә, елый-елый халык минем спектакльләрне караячак - унлап драмам, унлап комедиям бар, инсценировкаларым күп. Сәгъди белән дә, Мансур белән дә шулай була ала. Ачсыннар драматурглар театры!

- Хәзер беренче номерлы драматург кем?

- Бездә кем Камалда куела – шул инде беренче номерлы драматург. Димәк, Илгиз булып чыга.

Дөресен генә әйткәндә, Әмир Камалиев күп кешеләргә рәнҗеп китте

- Хәбир, без соңгы ике елда сезнең буынның ике драматургын югалттык. Алар бүгенге көндә үзләрен таба алмадылармы?

- Әмир Камалиев Камал театрының шәп актеры иде, халык аңа йөри башлады. Әллә көнләштеләр инде, театрдан җибәрделәр. Аның театрда ике пьесасы да бара иде: «Әлепле артистлары» һәм «Кылый Кирам балдагы». Ул, минем кебегрәк, сүзләрне урамнан чүпли, халыкчан образлар кертә. Без үзебезне халыкчан драматурглар дип әйтә алабыз. Аннары аны Кариев театрына куйдылар, анда да нәрсәдер килеп чыкты. Ул вакуумда калды. Ничектер аңа ихтыяҗ бетте кебек. Хәния Фәрхи белән концертлар да куеп йөрде. Ләкин бит андый талантлы кеше театрда эшләргә, әсәрләре куелырга тиеш. Аның күңеле үсмәде, өч ел бушлыкта яшәде. «Язасы да килми инде», диде. Дөресен генә әйткәндә, ул күп кешеләргә рәнҗеп китте. Ул миңа сөйләде дә, тик мин аны сөйләмим. Гафур Каюмов та театрдан үсеп чыккан кеше. «Мирас» пьесасы белән танылды. Ул да Әмир Камалиев кебек вакуумга эләкте. «Язуның мәгънәсе юк, нигә язабыз инде, кемгә кирәк инде ул?» диде. Соңгы вакытта язмады. «Мин туктый алмыйм», дидем...

- Син молодец, аз куелсаң да, язасың?

- Мин аптыраганнан прозага күчтем. Нәрсәгә мин бу режиссерларга баш иеп йөрергә тиеш соң әле дим. Мин горур кеше, мин үземнең яхшы язучы икәнемне беләм. Романнар, повестьлар язам. Проза язу рәхәт: яраткан хатын-кыз белән постельдә яту кебек...

- Прозадан гонорар азрак керәдер? Халык театрларының бөтенләй гонорары юк инде.

- Мин бит акча өчен язмыйм. Куелу ул мораль яктан рәхәт.

- Ничек инде?

- Бәгырькәем, мин хәзер бу пьесаны язам да акча алам дип уйламыйм.

- Ә нәрсә хисабына яшисең? Башкаларныкы куелганнан кергән һәм ТАИС өлеше буларак тотылып калган 12 проценткамыни?

- Акча өчен пьеса язсам...

- Язучы акча турында уйламыймыни?

- Акча эшлим дип уйлап язсаң, пьеса килеп чыкмый. Мин пьеса барырмы, анда халык йөрерме дип уйлыйм. Шуңа мин кассовый итеп язарга тырышам. Зифа Кадыйрованың «Сагынырсың, мин булмам» әсәре буенча инсценировка яздым, әнә, гөрләп барачагын белдем...

- Анда Зифа исеменә киләләр.

- Әгәр мин инсценировка язмасам, бармый иде бит инде.

- Син язмасаң, Ркаил яза иде...

- Әйе, Зифаның бер әсәре буенча инсценировканы Ркаил язды. Ул минем бердәнбер финанс проектым булгандыр инде. Барыбер үземнекен куймыйлар, языйм әле, бераз акчасы да керер дип уйлаган әйбер ул.

- Керәме соң?

- Акчасы нормаль керә. Чаллы бит инде Камал театры түгел. Камалда куелган булса, бик күп керер иде. Пьесалар куелмаган вакытта бераз ярдәм булды. Анысы мөһим түгел. Мин прозада үз сүземне әйтергә тиеш идем. Мин аны әйттем. «Бәхетсез җаннар» исемле китабым чыкты...

- Тиражы?

- 2500.

- Сатыламы?

- Сатыла. Хәзер китаплар авыр сатыла башлады. Элек китаплар 20 сум, 50 сум тора иде - нәшрияттан сатып алып, башка җирләргә куеп, үзебез дә сата идек. Хәзер минем китабым 420 сум тора. Кыйммәт! Мин аны бүләк итә-итә дә «ыштансыз калдым». Тегесе сорый, монысы сорый... Аптырагач, 35 мең сум акча табып, юмор китабымны чыгардым да, шуны бүләк итеп йөрим.

- Гонорары булгандыр бит 420 сумлык китабыңның?

- Татарстан китап нәшрияты гонорарны яхшы түли. 150 меңләп булгандыр. Арттырдылар, элек аз иде. Әле нәшриятка шигырь китабын тапшырдым. Мин шагыйрь дә бит. Шигырьләрем мәхәббәт һәм үлем турында. Шушы ике тема! Башка темага язмыйм. Башка тема миңа кызык түгел. Милләт турында да язмыйм.

- Нигә?

- Бөтенесе яздылар бит инде. Милләт тә милләт диләр. Милләт дия-дия, милләтнең Ә хәрефе дә калмады. Элек коммунистларны мактаган кешеләр милләт дип яза башлады. Мин беркайчан да үземне көчләп язмыйм, көчләп язсаң, ул суррогатка әйләнә. «Яз, Хәбир!» дип өстән төшә икән – язам. Ә кайбер шагыйрьләр, милләт турында языйм әле, әни турында языйм әле, океан турында языйм әле дип тотыналар.

- Бу начармы?

- Шигырьне язарга кирәкми – ул төшәргә тиеш. Өстән төшмәде икән – орынма син аңа. Шагыйрь ул драматург һәм прозаикка караганда күпкә югарырак йөри. Шагыйрь – бөек исем!

- Син шигырьләреңнең укучысы барын тоясыңмы?

- Тоям. Минем шигырьләрне укыйлар, чөнки мин ихластан язам.

- Кем ул шигырь укучың?

- Минем шигырьне яратучылар бар. Тыңла!

«Әйләнеп кайтым уемда

Авылыма көн дә, төн дә,

Дәшмә мине, фәхеш кала,

Мин бәхетсез синдә». Шушыны кичергән кешеләр укый аны.

- Ә ул шигырьләрең укучыга нинди юллар белән килеп җитә?

- Минем өчен шигърият - укучы өчен язмаган бердәнбер жанр. Прозаны һәм драматургияне укучыны күреп язам. Шигырь - бала туган кебек. Аягы кәкре булса да, аны ничек бар - шулай кабул итәсең. Шигырьне ясарга ярамый. Блок: «Я научился делать стихи» дигән һәм бер ел шигырь язмаган. Ә безнекеләр туксанга кадәр ясап утыралар. Том-том шигырь чыгаралар.

- Кемнәр?

- Берничә кеше бар. Ничек җиде том шигырь язарга булсын?!

- Җырларың күпме?

- Җырларым күп түгел. «Ялгыз тәкәрлек», «Апа-сеңел»... Мин җырчыларны яратмыйм. Үзем алардан яхшырак җырлый алам. Илһам Шакиров белән Әлфия Авзаловадан башка берсен дә тыңламыйм. Салаватның «Салкын чәен» яратам. Арзанлы гына җыр ул. Уңышлы, зараза. Ялгыз хатыннарның гимнына әйләнгән җыр.

- Хәбир, Гүзәл Яхинаның феномены нидә дип уйлыйсың?

- Мин аны алдынгы фикерле зур язучы дип саныйм. Без - татар зыялылары - аны татар милләтен хурлаган дип кабул иттек...

- Нигә алай кабул иттек соң без аны?

- Мин болай дип уйлыйм. Гүзәл Яхина аны татарны хурлыйм дип язмаган. Ул ничек күргән – шулай язган. Зифа да уйламаган популяр буласын, Гүзәл дә уйламаган. Әбисе сөйләгән буенча тоткан да язган. Әмма ни өчендер шулай килеп чыккан. Белештермичә язасың да, кайсы вакытта барыбызның да шундый әйберләр килеп чыга инде ул. 

Татар әдәбиятында яхшы әсәрләр бик күп. Тик безнең әсәрләрне тәрҗемә итмиләр бит. Чыңгыз Айтматов та кыргыз телендә генә язып яткан булса, танылыр идеме? Безнең күп кенә язучыларыбызның Чыңгыз Айтматовтан бик ким яклары юктыр дим. Тәрҗемә эшен дәүләт программасына кертергә кирәк. Рус теленә тәрҗемә итү бик кыйммәт тора. Без аны үзебез генә башкарып чыга алмыйбыз.

Зифаның әдәбилеге юк, әмма халык аны ярата икән – мин аны котлыйм

- Син мелодрамаларны оста яза алгач, Зифа Кадыйрова кебек популяр була алыр идең, әйеме?

- Зифа ул - феномен. Аның популярлыгын ике төрле кабул итәм. Бер яктан яхшы, икенче яктан начар. Мин укучының зәвыге түбән булуына борчылам – аның фәлсәфи әйберләрне укырга көче җитми. Без - профессиональ язучылар - мелодрамага да фәлсәфә кертергә тырышабыз. Зифа апа көнкүреш тормыш ничек бара – шулай яза. Анда - Золушка темасы. Һичшиксез, бер хатын була. Ул җәберләнгән була. Аны башта бер мужик җәберли. Аннары икенче мужик килеп чыга. Алар икесе дә моны ярата. Ни өчен хатын-кызлар Зифаны укый? Бу - хатын-кызларның яшертен хыялы, аларның яраткан темасы.

- Чаллы театры директоры Рашат Фәйзрахманов әйтә: «Ирләр дә качып елап укыйлар», ди.

- Арттыра ул. Тормышта алай булып бетми, тормышта бер ир янында ике хатын йөри. Зифада бит бик гади сюжет. Сөмбелнең Булаттан баласы туа. Аны Булатның энесе Байрас та ярата, ул аны баласы белән ала, тагын балалары туа. Булат сагына, ялгышын аңлый, чибәр кызга өйләнә, балалары булмый... Шундый наив әйбер халыкка ошый, халык аны кабул итә.

- Димәк, халыкка шундый әсәрләр кирәген сез профессионаллар тоймагансыз...

- Аны Зифа да тоймаган, ничек булдыра алган – шулай язган. Язган да уңышлы туры килгән. Зифа апа популяр буласын үзе дә белмичә популяр булды. Андый хәлләр була ул.

- Максат куйсаң, Зифа язган кебек китаплар язаласыңдыр бит?

- Миңа мондый көлке сорау бирмә. Нишләп мин Зифа кебек языйм?

- Популяр әсәрләр турында сүз бара. Шуның кадәр укучылар армиясе туплый аласыңмы?

- Мин зур язучыларны укып тәрбияләнгән, хәзер түбән төшеп яза алмыйм. Бәлки Зифа язганны аяк белән дә яза алабыздыр, язмыйбыз без аны. Зифаның әдәбилеге юк, әмма халык аны ярата икән – мин аны котлыйм. Халыкка ошыйм дип Зифа кебек яза алмыйм ич инде мин.

- Ә язсаң, монда авторларга акча килгәнне көтеп эшләп утырмас идең, түбәгә төкереп өйдә ятар идең.

- Зифа иренми ул. Тавык йомырка салгач тирәсендә кырт-кырт йөри бит. Зифа да шуның кебек язганын халыкка илтеп бирә. Аны Зифа гына булдыра. Ул халыкка сата да, шуның белән яши. Мин сатып йөри белмим. Мин китап чыгардым да, бүләк итеп йөрим.

- Бу начар. Татар гомер-гомергә сәүдәгәр булган... Ә сез? Күтәрегез соң шул Зифа җыеп биргән укучының интеллектын.

- Күтәрәбез. Менә яңа романым чыкты. «Бәхетсез җаннар». Халык укый. Аны сату өчен мин китабымны күтәреп очрашу үткәреп йөрергә тиеш. Минем эшем бар. Язучы сатырга тиеш түгел, язарга тиеш. Зифа да «Арыдым» ди. Бүгенге көндә шул китабымны күтәреп йөрсәм – сатам мин аны. Мин ике сәгатьлек концерт бирә алам. Продюсерым буласыңмы?

- Була алмам. Ә интервью өчен рәхмәт!

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100