"КФУда егетләр җитми, шуңа сездә назга тансыккан күңел халәте". Татарстан язучылар берлегендә яшь шагыйрәләрнең иҗатын тәнкыйтьләделәр

3 февраль 2018

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Алмаз ШИҺАБЕТДИНОВ
Фото: Расыйх Фәсхетдинов
Татарстан язучылар берлегендә әдәби тәнкыйть секциясе утырышында яшь шагыйрәләр иҗаты турында фикерләштеләр. Бу очрашуда “Яшь язучылар берлеге” төзү идеясе дә яңгырады һәм... шуннан бәхәс чыкты. "Татар-информ" корреспонденты секция утырышын күзәтте. 

Очрашу башланыр алдыннан Татарстан язучылар берлеге бинасының “түгәрәк өстәл”ләр уза торган зур гына бүлмәсендә биш кыз утыра иде. Аларны күргәч, бүлмәгә ялгышып кердем дип торам, соңыннан исә “Әллүки” иҗат берләшмәсе җитәкчесе Халисә Ширмәнне күргәч аңлап алдым – монда “Әллүкичеләр” җыелган икән. Сынау үтергә килгән кызлар да таныш – Ләйлә Хәбибуллина, Гелүсә Шиһапова һәм Гүзәл Закирова. Алар инде үз укучыларын да табырга өлгерде, төрле шигъри конкурсларда да бик теләп катнашалар, мактаулы урыннарны да һәрдаим алып тора. Шулвакытта минем башка бер сорау туды: “егетләр кайда соң?”. Рүзәл Мөхәммәтшин, Булат Ибраһимов, Алмаз Мансуровлардан соң әдәбияткә килүче егетләр бөтенләй юк мәллә ул? Хәер, без бит монда Ләйлә, Гелүсә һәм Гүзәлнең иҗатын тәнкыйтьләргә җыелдык, шуңа егетләр бу гүзәл затлар янында бер читтә торып торсын әле.


Әмма егетләребез читтә калмады һәм 5 минут узу белән залга Марсель Галиев, Ркаил Зәйдулла, Данил Салихов, Әлфәт Закирҗанов, Радик Сабиров, Рамис Әймәт кебек шәхесләр керде.


“Сезгә ите – безгә сөяге”

Татарстан язучылар берлеге вәкилләре кызларның иҗатына карата булган фикерләрен әйтер алдыннан сүз Халисә Ширмәнгә бирелде. Остаз, элекке вакытларда шәкертләрне мәдрәсәгә биргән кебек, укучыларын “Сезгә ите – безгә сөяге” дип, тәнкыйтьчеләр кулына тапшырды. 

Яшь шагыйрәләргә ул:

-  Алга таба үсү өчен сезгә фикер ишетү кирәк, шуңа күрә һәрбер сүзгә колак салып утырыгыз. “Миңа бу кирәкми, минем үземнеке”, дигән сүзләр булмасын иде. Кызлар иҗатта тоткарланып калсыннар, алга таба да китапларын чыгарсыннар, иҗатларын дәвам итсеннәр иде, - диде.


Остаз үз укучыларын “ничек бар, шулай тәнкыйтьләргә булсын” дип, укучыларын тәҗрибәле язучылар, тәнкыйтьчеләр кулына тапшырды.

Өч шагыйрә дә иҗатка нәкъ менә “Әллүки” түгәрәгендә кереп киткән. Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты каршында эшләп килүче бу түгәрәккә 10-15 студент йөри. Алар төрле шәхесләр белән очраша, иҗатларына булган фикерләре белән уртаклаша, тәҗрибә туплый.

Фикер алышуга күчкәнче, яшь язучылар тәнкыйтьчеләрне үзләре һәм иҗатлары белән таныштырып китте. Кызлар үзләренең каушаулары, куркулары барлыгын, әмма тәҗрибәле тәнкыйтьчеләрнең үткен сүзләренә әзер булуларын белдерде. Бу вакытта кызларның кулларында, тавышларында калтырану, ә күзләрендә очкын сизелде.

"КФУда егетләр җитми, шуңа сездә назга, сөюгә тансыккан күңел халәте"

Беренче тәнкыйть сүзен әйтү мөмкинчелеген үзенә шушы тәнкыйть остаханәсен алып баручы,  Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият белеме бүлеге мөдире Әлфәт Закирҗанов алды. Ул кызлар белән КФУда укытканнан бирле таныш инде.


“Гүзәл Закировада шагыйрьлек сыйфаты бар. Анда шигъриятне аңлау, тоемлау бар һәм мин тормыш-яшәешкә булган хис-кичерешләрен шигырь аша чагылдыра ала дигән фикердә калам. Шигырьләре бүгенге көн язучыларының иҗаты белән бәхәскә керә ала”, - диде Әлфәт Закирҗанов.

Әлеге шигырьләрдә гаять күптөрле төсмерләре чагыла, аның лирик герое сызланулы, икеләнүле халәттә чагыла, аны һәрвакыт нәрсәдер борчып тора, дип саный тәнкыйтьче.

Беренче алынган мисалларда ук бу күренә:

“Күзләреңнән бәллүр чыклар җыю кирәк,

сирәк елмаюың серен чишәр өчен” 

кебек урыннарда Гүзәлнең тоемлавы метафоралар, әдәби детальләр аша сизелә һәм анда аларны шигырь итә торган эчке бер тоемлау бар кебек. Тел, сүз байлыгы җәлеп итә, ди ул.

“кояш баткан чакта

зәңгәр тынлыкның

упкын кызылына күчеше,

болар бит - синең төс!”

синең күз, синең кул,

синең көч эше!"

Бу шигырьне тәнкыйтьче назга, сөюгә тансыккан күңел халәте буларак бәяләде. Әле аны шаяртып кына: “Бу КФУда кызларның күп, ә егетләрнең аз булуы белән бәйледер”, - дип әйтеп куйды.

“Кояш - Аллага тиң! Аны исертергә кирәкми"

Шагыйрь һәм прозаик, Габдулла Тукай исемендәге премия лауреаты Марсель Галиев яшь язучыларга шигырьләре астына куелган исемгә дә зур игътибар бирергә кушты. Марсель Галиев кызлар иҗатында яшь буынга гына хас үзенчәлекле образлар булуын билгеләде. Ә аның күңеленә тигәне - “Исереп, кояш чыкса әгәр”, дигән метафора булды. Баксаң, Марсель Галиев соңгы арада кояшны җентекләп өйрәнгән икән һәм ул аны исертергә түгел, ә Алла белән тиңләргә куша. Яшь вакытта, хисләр ташып торганда кояшның да исереп кайткан вакытлары, айның да иртән башы авырткан чаклары буладыр инде ул, диде ул.


“Кызлар алама формалар белән мавыкмаганнар. Аларда Тукай үлчәмнәре дә бар, әмма аларны өзгәч, матур гына, бүгенге көннең шигыре кебек тоела. 12 иҗеккә суза башласаң, чыннан да, укырга матур булмый башлый. Аны Тукай үзе дә, исән булган булса, бүлгәләп, тар шигырьләр рәтенә керткән булыр иде кебек. Зиннур Мансуров та аны бүгенге кеше укысын өчен бүлде дә. Кызларга образлылыкка омтылу хас. Аларның бер-берсенә рухи охшашлык бар. Гелүсәнең генә ул бераз аерылып тора. Ул көтелмәгән образлар да тудырырга ярата, тик кайвакыт арттырып та җибәрә. Мәсәлән, “Исереп, кояш чыкса әгәр”, дигән. Кояш беркайчан да исереп чыкмый! Мин соңгы арада бик галәмне күзәтәм, “Хаббл” телескобы төшергән фотоларны карыйм. Минем өчен “кояш” “Алла” белән бер дәрәҗәдә. Соңгы вакытта кояшны якыннан төшергән кинолар карадым – ул коточкыч кодрәткә ия җисем. Аңы исертүләрне мин аңламыйм, аңа бернинди дә тап төшерергә ярамый! Кояшны минем кебек якыннан күргән кеше моны берничек тә кабул итә алмый", - дип аңлатты ул.

Марсель Галиев Гүзәл Закирова һәм Ләйлә Хәбибуллинага үзләренең шигырь җыентыгын да әзерли башларга киңәш итте. Аның фикеренчә, алар инде кимендә 100 битлек җыентыкларын чыгарырга әзер һәм яшь буын укучылары китапны кызыксыну белән укырга тиеш.

"Мәхәббәт ялыктырды, төрлелек кирәк"

"Габдулла Тукай премиясе лауреаты яшь язучыларга яңадан-яңа образлар эзләргә киңәш итте”, - диде Тукай премиясе лауреаты Ркаил Зәйдулла.

- Кызларның өчесендә дә “стихия” бар. Сезнең иҗатта мәхәббәт темасы урын алуы да табигый, чөнки әле сез тормыш тәҗрибәләре, тетрәнүләр кичермәгән. Сезнең мәхәббәт кичерешләрегезне дә, эчке монологларыгызны да аңлыйм, әмма күңел азрак төрлелекне таләп итә. Алайса син укыйсың: үлчәмнәр дә үзгәрә, әмма һәрвакыт бер әсәрне укыган кебек. Шигырьгә тормышчан үзенчәлекле детальләр кертеп җибәрәсең икән, укучы аны эләктереп ала. Бер үк әйбер ялыктыра, шуңа сюжетлы әсәрләрне дә күрәсе килә.


Ркаил Зәйдулла Гүзәл Закирова шигырьләренә тукталып китте:

бу болыт сезнеме кочаклый?

бу болыт минеме

кочаклый?

тамчыны

тамчыга

такыя.

җир буйлап

җыр булып

моң атлый.

миңа бит

нибары

җылы чәй!

“Мин такыяны да аңлыйм, тамчыны да аңлыйм, әмма тамчыны тамчыга такыя ничек була соң? Алар берләшеп такыя ясыймы? “Җир булып, җыр булып, моң атлый”,  - болары гомуми гадәти сүзләр.

"Үземдә Йолдыз Миңнуллина белән охшашлыкны сизмим"

Яшь шагыйрә Гүзәл Закирова "Татар-информ" хәбәрчесенә хис-кичерешләрен сөйләде.


- Бу очрашу, тәнкыйть утырышы кирәк иде. Марсель Галиев, Ркаил Зәйдулла кебек олпат шәхесләрнең, иҗатыңны игътибарга алып, үз фикерләрен әйтүләре бик мөһим. Күпчелек әйтелгән фикерләрне инде алдан чамалап, әзер булып бардым дисәм дә була. Төгәллек җитмәве һәм кайчак шигырьдә мантыйк югалуы турындагы фикер белән тулысынча килешәм. Тик, мисал өчен, форма ягыннан төгәллек, шигъри юллар, строфаларның кирпеч-кирпеч өелеп баруын өмет итүләре белән килешеп бетә алмыйм. Кайвакыт фикерне төгәлрәк әйтү өчен ритмның какшавына күз йомарга туры килә, әлбәттә инде, бу күренеш сирәк булган саен яхшырак. Аннары, ахыр чиктә, жанр, форма синтезы да бар бит. Бер шигырьдә берничә төрле шигъри үлчәм кулланылуда бернинди куркыныч күрмим, - диде ул.

Бу очрашуда Гүзәлнең иҗатын күп кенә тапкыр танылган яшь шагыйрә Йолдыз Миңнуллина шигырьләре белән дә чагыштырдылар, әмма ул бу охшашлыкны үзе сизми икән.

- Анда күпчелек шигырьне уку стиленә, интонациягә бәйле әйттеләр, белмим дә, үзең яратып укыган авторның тәэсире булмый калмыйдыр инде ул, тик үзем, нигәдер, охшашлык сизмим.

"Мин, “Яшь язучылар берлеге” оештыруга юл куймыйм!"

Утырышта “Идел” яшьләр журналы баш редакторы Радик Сабиров “Яшь язучылар берлеге” булдыру идеясе белән чыкты:

- Бу идея күптән булгандыр инде - "Идел"гә килгәннән бирле бераз шашып йөрим. “Яшь язучылар берлеге” дигән формаль гына булса да оешма кирәк һәм аны “Идел” журналы астында җыя башларга мөмкин. Бездә “Иделем Акчарлагы”, “Әллүки”, “Калеб” кебек клублар бар, әмма алар ничектер бергә тупланмаган, җыелмаган. “Идел”гә әсәрләрен яшьләр бирми, без аларны сорап алабыз. Олы буын элеккеге гадәт белән, яшьләр журналы булса да, әсәрләрен бирә. Ул “Вконтакте” да гына калу гадәтеме, куркумы, гонорар юк дип уйлаумы - анысын аңлата алмыйм”, - диде Радик Сабиров.


Радик Сабировның бу идеясенә Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов каршы чыкты:

- Дөресен генә әйткәндә, берлек ул бер генә була, ун берлек булмый. Татарстан Республикасы язучылар берләшмәсе бер булуы белән дә бүгенгесе көндә бердәнбер булып калды. Россия берләшмәсендә армия төзер өчен бөтен чүпне дә җыя алалар. Татарстан язучылар берлегенә керә алмаган бик көчсез язучылар Россия язучылар берлегенә кереп беттеләр. Аны бүлгәлисең икән, татарга, мишәргә, керәшенгә бүлгән кебек таркала да бетә. Шуңа күрә мин мондый әйбергә кул куймыйм. Яшь язучыларга беренче китабын бастырырга булышканда алар белән өстәмә эш алып барырга мин каршы түгел”, - диде ул.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы сайтында Радик Сабиров белән Данил Салиховның бәхәсе турында хәбәр чыккач, социаль челтәрдә "Яшь язучылар берлегенең" кирәклеге яисә кирәк булмавы хакында фикерләр күп язылды.  Безнең редакция, бу тәкъдимне ачыклауны сорап, Радик Сабиров белән элемтәгә керде.

- Мин бүгенге яшьләрнең берләшү теләге булмауга аптырыйм. Алар белән тыгызрак элемтәләр барлыкка китерергә иде. Бәлки, социаль челтәрләрдә төркемнәр булдырыргадыр. Әсәрләрне шунда урнаштырып, фикер алышулар оештырылыр иде, шунда ук өлкән язучылар аларга киңәшләр бирер иде”, - диде Радик Сабиров. Ул яшь язучыларның китапларын чыгару мәсьәләсендә дә актив эшләргә кирәклеген әйтте.

Яшь шагыйрәләр иҗаты

Гөлүсә Шиһапова

                    ***

Тәрәзәгә чиртә яңгыр тырнагы, 

Эреп төшәргә тора пыяла. 

Күңелгә яңгыр түгел, җил кагыйлмый. 

Төн төсенә киемем буялган. 

Ә сез – диңгез, дәрья чәе. 

Зәңгәр кием киемгә бәйләнгән. 

Ирек көймәсендә бәйрәм гөрли, 

Тик качасым килә бәйрәмнән. 

Кояш учагы төшеп сүнде, 

Алсулатып кара диңгезне. 

Минем сорау дулкынга бәрелә: 

“Йөрәгем, җаным сезгә тигезме?” 

Тәрәзәгә чиртә төн бармагы, 

“Син кая юл тоттың?” дисез дә... 

Каршы алыгыз! 

Мин китәргә әзер... 

Мин китәргә әзер 

Диңгезгә...

 

Ләйлә Хәбибуллина

                ***

Агылалар
шаулы урамнардан
тимер атлар, төсле утлар,
читләр, ятлар.
Һәр көн үткән
киң юлларны күптән ятлап,
вак-вак атлап, 
я йөгереп,
мең егылып, күтәрелеп,
җилкәләргә мең бәрелеп,
я эләгеп карашларга,
әллә нинди тарафларда
адашкалап,
барам.
Нидер күзләп.
Чит карашлар арасыннан
бердәнберен,
бер синекен 
эзләп.
Барам.
Син калдырган эздән.
Туң карларны
ера-ера тездән.
Язам тиздән
я шигырьләр, я акылдан (!).
Ә ахырдан...
Төнге күккә 
якты яккан тәрәзәләр,
төне буе
дивар каккан 
ут күршеләр...
Һәм кешеләр,
чит кешеләр,
ят кешеләр
агылалар.

 

Гүзәл Закирова

                       ***

Чиксез куркам сиңа күз тиюдән, 
Фани дөнья – ерткыч, күзе – каты. 
Мин бит күрдем: синең яктылыкта 
Дөнья сүзе куркып сүнеп калды. 

Мин бит беләм: бар кешелек җырын 
Тынлык белән тигезләсәк, кызык өчен 
Һәм нибары синең Сүзне кабатласак, 
Шигырь,бәгърем, елар иде, тоеп көчен. 

Ул, мөгаен, шашар иде ахыр чиктә, 
Аңлап сиңа лаек түгеллеген. 
Инде күрәм: елмаюлы китеп бара, 
Кулларына кысып тоткан үлемтеген. 

Синең сүзне дога урынына 
Мин генәме икән ятлап йөрткән? 
Аңа ияреп мин дә китәм, ахры, 
Арындырып җанны артык йөктән. 

Шулай дөрестер дә: сиңа багышлавым, 
Илаһлыкны пычратуым сыман. 
Урам, күңел тутырып котыра буран, 
Күпкә өстен көчне тоеп сынам. 

Һәм сыналам... 
Үзем һаман куркам: 
Дөньялыкның күзе тимәсен дип. 
Бу фанилык – шулкадәрле шартлы. 
Син – хак! 
Сөйлә тик син, 
Сөйлә 
Тик
Син...

 







Фикерләр








Мәдәният

Татарча сөйләшә торган курчаклар ясаучы Эльза Хөснетдинова: “Беренче татар курчагын Рөстәм Нургалиевичкә күрсәтәсем килде"

Күптән түгел Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов татар телендә сөйли торган  курчаклар җитештереп чыгару тәкъдимен хуплады. Әлеге тәкъдим белән аңа курчаклар ясаучы Эльза Хөснетдинова мөрәҗәгать иткән иде. Рөстәм Миңнеханов: "Сөйләшә торган курчаклар белән уйнау балаларга татар телен өйрәнүдә ярдәм булачак", - дип искәртте. Әлеге курчаклар нинди булачак соң? Бу хакта тулырак белү өчен без Эльзаның үзе һәм аның курчаклары белән очрашырга дип, Питрәч районына юл тоттык - Эльза шунда яши.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла