Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанча питчинг

Казанда III Кинопроектлар питчингы үтте. Апрель аенда тагын берсе көтелә. Казан "питчингоманиясе"нең алшартларын һәм нәтиҗәләрен күзәтәбез.

news_top_970_100
Казанча питчинг
  • Питчинг – фильмны финанслау өчен инвесторлар табу максатыннан үз кинопроектыңны тәкъдим итү.

Питчинг әле киң җәмәгатьчелеккә таныш түгел сүз. Гәрчә үзен хөрмәт иткән һәр кинофестиваль аны уздыруны бурычы итеп саный башласа да.

Казан питчингы тарихы. Казанда питчинг турында беренче фикерләшүләр Казан халыкара мөселман кинофестивале кысаларында уздырылган мәгърифәти форум кысаларында башланган иде. Казанда ул беренче мәртәбә 2017 елның язында – 4-6 апрель көннәрендә - Бөтенроссия кинопроектлар питчингы буларак, “Время кино” форумы кысаларында уздырылды. Бу – кинематографик-мәгърифәти форумның Казан халыкара мөселман киносы фестивале кысаларыннан “башка чыгып” мөстәкыйльлеккә омтылышы иде. Ул Татарстан мәдәният министрлыгы, РФ Кинематографистлар берлегенең Яшьләр үзәге һәм “Татаркино” дәүләт оешмасы ярдәмендә оештырылды. Әлеге форум Россия кинематографистлар берлегенең Яшьләр үзәге тарафаннан үткәрелеп килгән Кинопроектлар питчингына мәйданчык та булды, Киносценарийлар республика ачык конкурсын да үз эченә алды.

“Питчинг - Казан мөселман киносы фестивале кысаларыннан үсеп чыккан проект. Бөтенесе Казан кинофестиваленнән башланды. Оештыручыларга кинофестиваль энергия, көч һәм этәргеч бирде”, - ди Казан мөселман киносы фестиваленең матбугат үзәге җитәкчесе Руслан Шиһабетдинов.

Кинопроектлар питчингы Казанда өченче тапкыр уза. Шушы көннәрдә аңа нәтиҗәләр ясалды.

Казан кинопроектлар питчингы - Россия кинематографистлар берлегенең Яшьләр үзәге планына кертелгән мәдәни-мәгърифәти чара. Казанда ул быел “Дебютантлар питчингы” бренды астында узды. Бөтенроссия дебютантлар питчингының башкарма директоры – кураторы Дмитрий Якунин иде.

“Без быел беренче тапкыр питчингыбызны Бөтенроссия дебютантлар питчингы кысаларында уздырабыз. Бездән: “Питчинг уздыру өчен регионнарны нинди принцип белән сайлыйсыз?” дип сорыйлар. Без: “Ышанычлы партнерларыбыз булган, үсәргә теләгән регионнарда үткәрәбез”, - дип җавап бирәбез. “Время кино” форумы – ышанычлы партнер. Без уртак программабызның үсешен күрәбез. Питчингка җирле хакимиятнең дә кызыксынуы бар”, - диде Дмитрий Якунин Казан питчингы ачылу тантанасында.

Дмитрий Якунин әйткән әлеге кызыксыну министрлык биргән 2 млн. сумда чагыла. Гомуми алсак, Казан питчингын приз фонды 2,5 миллион сум. Моның 500 мең сумы - Россия кинематографистлар берлегенең Яшьләр үзәге куйган приз. Татарстан Мәдәният министрлыгы шул 500 меңгә үзенең 2 миллион сумын өстәгән. Кыскасы, шорт биткә кергән 15 проект алдында ымсындырып шушы 500 мең сум һәм 2 миллион сум тора иде.

Заманча итеп әйткәндә, әле кинематографик чара “питчинг” дип аталса да, аны приз фонды 2,5 миллион сум булган кинопроектлар конкурсы дип гадиләштереп атарга да мөмкин. Асылы шуңа кайтып кала.

Пресс-релизда язылганча, питчингка Россиянең төрле регионнарыннан 130 заявка килгән. Хәтта берничә чит ил проекты да булган. Әмма оештыручылар әлегә Россия авторлары белән эшләүләренә басым ясыйлар, копродукция булу мөмкинлеген дә искәртәләр.

Копродукция – берничә киностудия катнашында төшерелгән фильм.

Питчинг экспертлары шушы 130 заявка арасыннан унбишен шорт битенә сайлап алган. “Иң яхшыларын”, дип ассызыклый Казан питчингының сайлап алу комиссиясендә эшләгән танылган кинопродюсер Светлана Бохараева.

Шунысы игътибарга лаек, әлеге унбиш заявка арасына Татарстан мәдәният министрлыгы уздырган Киносценарийлар конкурсына җиңүче проектлар да кергән.

Киносценарийлар конкурсы – Татарстан мәдәният министрлыгы проекты. Ул соңгы ике елда “Время кино” форумы кысаларында уздырыла башлады.

Киносценарийлар конкурсы тарихы. Татарстанда киносценарийлар конкурсының яңа тарихына күз салсак, ул беренче тапкыр VII Казан халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында уздырылган булган. Мәдәният министрлыгының яңалыклар архивындагы хәбәргә караганда, 2011 елда конкурска 166 киносценарий килгән. Алар Россиядән, Белоруссиядән, Украинадан, Кыргызстаннан, Үзбәкстаннан, Болгариядән һәм башка илләрдән. Сценарийлар конкурсының жюри составында кино белгече Сергей Кудрявцев (Мәскәү), язучы Рабит Батулла, театр белгече Нияз Игъламов булган.

2016 елда беренче тапкыр Республика күләмендә киносценарийлар конкурсы мөстәкыйль чара буларак уздырылды. Халыкара кинофестивальләрдә шактый уңыш казанган “Хәлимә” фильмының сценариесе шушы конкурс җиңүчесе иде. Конкурсның гомуми призы 100 мең сум булып, аның 70 меңе тулы метражлы сценарий авторына, калган 30ы – кыска метражлы фильм өчен бирелә. Димәк, Юлия Захарованың “Хәлимә” кыска метражлы фильм сценариесе министрлыктан 30 мең сум алган булган. Фильм катнашкан һәм уңыш казанган конкурслар исемлеге аның үзен аклавын раслый.

Иң яхшы кинематографистлар Казан мәдәният институтындамы?

Казан киносценарийлар конкурсында Антон Шутов һәм Павел Москвин җиңеп чыкты. Жюри тарафыннан аларның киносценарийлары иң яхшысы дип табылды.

Антон Шутов – Казан дәүләт мәдәният институты өлкән укытучысы. Кинодраматург белгечеле буенча ВГИК тәмамлаган. Тумышы белән Йошкар-Оладан. Антон Шутов сценариесе буенча тулы метражлы фильмны Булат Сабитов төшерәчәк. Ул “Я приду” дип атала.

Павел Москвинтумышы белән Әлмәттән. Сценарист һәм режиссер буларак ике фильм авторы. Павел Москвинның сценариесе «Солдатская шапка» дип атала. Ул кыска метражлы фильм булачак.

Әлеге ике автор Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпованың котлавын кабул итеп, аның кулыннан сертификат алдылар. Иң мөһиме – аларның Казан питчингында катнашу хокукы бар иде. Әлбәттә, катнаштылар. Катнашып кына калмадылар, иң мөһиме – алар җиңеп чыктылар.

Шулай итеп, Павел Москвинга Киносценарийлар конкурсы призы буларак 30 мең сум, Антон Шутовка 70 мең сум тапшырылды.

Әлеге егетләрнең кинопроектлары Казан питчингына тәкъдим ителгән эшләр арасында иң яхшылары булып чыкты. Русларда “Деньги к деньгам”, дигән бик матур мәкаль бар. Кыскасы, 2,5 млн. сум акча теге 100 мең артыннан юл алды. 30 мең артыннан 500 мең китте. 70 мең янына – 2 млн. сум.

Егетләр бу акчаларга фильмнарын төшереп чыга аласыларына ышаналар.

Әлбәттә, бөтен Россиядән килгән дебютантлар алдында бераз уңайсыз булды инде. Питчингтан приз белән китмәсләр дә, белем, тәҗрибә алганнардыр дип уйлыйк, питчинг бит ул - танышлык, дуслык, тәҗрибә һәм башкалар, һәм башкалар.

“Анда катнашучыларның күбесе безнең Казан мәдәният институты чыгарылышлары иде. Мин питчингта алар аерылып торуга бер дә аптырамыйм. Әмма мин алар җиңсен дип нидер эшләмәдем. Безнекеләр чыннан да көчле. Әмир Галиәскаров, Илшат Рәхимбайлар – безнең егетләр”, - ди Казан мәдәният институты педагогы Алексей Барыкин.

Питчингның акча эквивалентына күчмәгән башка призларын карыйк

РФ мәдәният министры киңәшчесе Андрей Сорокин берничә проектны консультацияләячәк. Болар арасында безнең ике җиңүчебез – “Солдатская шапка” белән “Я приду” да бар. Шулай ук Дмитрий Николаевның “Баня”сы, Әлифия Шакирҗанованың “Не называй меня Вася”сы, Алинә Галимуллина белән Тимур Романовның “Кахексия”се консультация алачак.

Shattersha компаниясе бер проектка 30 мең сум сумлык юридик ярдәм күрсәтәчәк. Кайсы проектка дип уйлыйсыз? “Солдатская шапка”га, әлбәттә. Ә икенче җиңүче проектка – “Я приду”га CTB Россия кинокомпаниясеннән – скрипт-докторинг. Монысы сценарийны профессиональ редакцияләү дигән сүз.

«Я приду» проекты тагын бер призга - «КиноЭкспертиза» компаниясеннән проектка түләүсез экспертиза ясау хокукына ия булды.

Ә “Солдатская шапка”га Россия Кинематографистлар берлегенең Яшьләр үзәге кино төшерү эшләрен оештырырга ярдәм итәчәк. Алар ярдәм итәчәк икенче эш - Ришат Нафиговның “Чистопольская тетрадь” кинопроекты. Сүз уңаеннан, Ришат та Казан мәдәният институты чыгаралышы.

Дүрт фильмга икенче питчингка катнашу хокукы бирелде. Анысы 23 апрельдә Константин Хабенский катнашында үткәреләчәк. Проектларны “АРТХАБ” арт-резиденциясе генераль директоры Михаил Волкоданский сайлап алды. Әлеге проектлар: “Звезда” (Алексей Матросов), “Дебаркадеры” (Мария Мурашова), “Родник Мариам” (Малик Сафиуллин) һәм “Разговор” (Занда Какалия).

Питчинг триумфаторларының эш нәтиҗәсен тиздән күрә алачакбыз. Питчингта кинопроект уңышы фильм уңышына китерерме – карарбыз.

Хәзергә экспертлар игътибарыннан читтә калган ике проект турында.

Брежнев каласы

Шамил Идиатуллиның “Город Брежнев” китабы буенча төшереләчәк фильм проекты җиңүчеләр арасында юк иде. Аны аның сценарий авторы Дмитрий Стрижевский тәкъдим итте. Ул - Чаллы егете. Мәскәүдә эшли.

Шунысы игътибарга лаек, Дмитрий Стрижевский кинопроекты белән танылган кинопродюсер Светлана Бохараева кызыксынды.

Светлана Бохараева – милли кино төшерә ала торган кинопродюсер. Ул хәзергәчә иң яхшы милли кино булган “Бибинур” фильмының (Аяз Гыйләҗев әсәре нигезендә Мансур Гыйләҗев язган сценарий буенча Юрий Фетинг эше) продюсеры. Казан кинофестивалендә “Милли конкурс” лауреаты булган “Гөлнәзек – диюләр җиңүчесе” – Светлана Бохараеваның продюсерлык җимеше. Ул татар әкияте өчен федераль акчалар җәлеп итә алды. Бездә бит киресенчә, федераль проектлар Татарстаннан акча сорап киләләр. Ә Татарстан продукты өчен федераль акчалар алуы катлаулырак. Светлана Бохараева алды – афәрин!

Дмитрий Стрижевский “Город Брежнев”ка бер ел сценарий язган. Ул кинопроектны тулы метражлы фильм буларак тәкъдим итте. Әмма сериал вариантын да күзаллый. Сиксәненче еллардан соң Чаллы нык үзгәрсә дә, фильм Чаллыда төшереләчәк.

“Татарстаннан ярдәм булса, күңелле булыр иде. Әмма булса-булмаса да, мин бу фильмны төшерәчәкмен. Кастинглар узды. Катнашачак артистларның бер өлеше билгеле, - ди Дмитрий. - Без шушы бер ел эчендә төшерә башларга тиешбез. Чөнки соңгарак калсак, безнең егетләребез үсәчәк”.

“Мине китап беренче битеннән үк җәлеп итте. Артурның кварталлар буенча йөгерүен күз алдына китердем. Барысы да миңа таныш урыннар. Китапны укып бетергәнче үк Шамил Идиатуллинга яздым. Очраштык, килештек”, - ди ул.

Дмитрий Стрижевский фильмның бюджетын 15 миллион сум дип билгели. “Бу аз, моның белән графикалар кулланып булмас. Әмма артыграк сумма куя алмыйбыз. Чөнки без тотылган чыгымнарның кайтарылуына өметләнәбез”, - ди Дмитрий.

Проектка Светлана Бохараеваның катнашуы фильмны региональ проекттан милли проект югарылыгна күтәрә алыр иде. “Бибинур”ны чыгарган режиссерга өметләр багларга мөмкин. Светлана Бохараева бу кинопроектка ышана, әмма сценарий белән әле нык кына эшләргә кирәген әйтә. Яхшы команда тупланса, ул алынырга әзер.

Мәрьям чишмәсе?

Икенче игътибарга лаеклы проект – «Родник Марьям». Продюсер – Малик Сафиуллин. Сценарий авторы – Айсылу Хафизова.

“Әлеге проект турында “Өч аяклы ат” татар фильмының уңышыннан соң аның продюсеры Илһам Сафиуллин белән уйлана башлаган идек. Мин синопсис яздым, әмма башка проектлар килеп чыгып, сценарий язылмыйча калды. Аннары “Мусульмане” программасына Мәскәүгә китеп бардым. Илһам соңрак Денис Осокин белән дә сөйләшеп караган, әмма аның вариантына ризалашмаган. Мин Казанга кайткач, без яңадан әлеге проектка тотындык”, - ди Айсылу.

Айсылу Хафизованың әлеге проекты сценарий конкурсында катнашкан. Җиңгән очракта, ул акчалар башлап җибәрү өчен бераз финанс булырга мөмкин иде. Әмма Киносценарийлар конкурсында Казан мәдәният институты проектлары җиңде. Ә “Мәрьям чишмәсе” Казан дебютатнтлар питчингына чакырылган, шорт битенә дә кертелгән.

“Без кинопроектлар питчингына әзерләнеп җитешә алмадык. Чөнки тизер төшерәсе, команда җыясы, кастинг уздырасы бар иде”, - ди Айсылу.

Шулай да “Мәрьям чишмәсе”нең икенче бер питчингта катнашу шансы бар. Чөнки Казан питчингы эксперты, АРТХАБ резиденциясе директоры Михаил Волконадский әлеге сценарийны икенче бер питчинг өчен сайлап алды. 23 апрельдә Айсылу Хафизова белән Илһам һәм Малик Сафиуллиннарның проекты Константин Хабенский катнашкан питчингта тәкъдим ителәчәк. Ә бәлки анда уыш елмаер.

Ә Казан тагын бер питчингка әзерләнә. Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең оештыру комитеты 1 апрельгә кадәр тулы метражлы нәфис фильм проектларына гаризалар кабул итә.

Билгеле булганча, быел Казан халыкара мөселман киносы фестивале яз көне - KazanSummit белән параллель үткәрелә.

Халыкара питчингка катнашкан проектлар 25 апрельдә Казан халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында якланачак. Кинофестивальнең KazanSummit белән берлектә үтүе кинопроектларның халыкара инвесторларга күренә алачагына өмет уята. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100