Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казан театр училищесының яңа директоры Руфина Таҗетдинова: «Илгә үз профессиясе буенча эшкә урнаша алмаган артистлар кирәкми»

Быел яңа уку елы башында Казан театр училищесына яңа директор тәкъдим ителде. Озак еллар дәвамында уку йортын җитәкләгән Гыйлемхан Мөбәрәкшинны Казан дәүләт мәдәният институтының Театр факультеты деканы булган Руфина Таҗетдинова алыштырды. Яңа директор беренче әңгәмәсен "Татар-информ" хәбәрчесенә бирде.

news_top_970_100
Казан театр училищесының яңа директоры Руфина Таҗетдинова: «Илгә үз профессиясе буенча эшкә урнаша алмаган артистлар кирәкми»

Профессор, философия фәннәре докторы, театр белгече Руфина Таҗетдинова – Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Ринат Таҗетдиновның кызы. Педагогик стажы - 15 ел, институтта административ эшчәнлек тәҗрибәсе бар.

- Руфина Ринатовна, әтиегез – күренекле актер Ринат Таҗетдинов яңа эшегезгә фатыйхасын һәм киңәшләрен бирдеме?

- Дөресен әйткәндә, бирегә килүемә Ринат Арифҗанович бигүк риза да булмаган кебек күренде. Бу аның минем өчен борчылуы инде.

- Ә үзегез ни уйлыйсыз?

- Театр училищесын электән үк ярата идем. Биредәге педагоглар белән дә таныш. Миңа мондагы тирәлек бик ошый. Казан театр училищесының традицияләре, үзенчәлекле аурасы бар. Биредә студентлар урта һөнәри белем алалар һәм үзләрен сәнгатькә хезмәт итәргә әзерлиләр. Театр училищесында милли сегмент зур әһәмияткә ия. Театр бүлегендә дә, эстрада бүлегендә дә татар төркеме бар. Шушы укучылар татар милли театрының ландшафтын билгели. Без татар теленең театрда саклануын беләбез. Бу мөмкинлекне югалтсак, актерларны татар телендә әзерли алмасак, алар бу тирәлектә кайнамасалар, милли мәдәниятне югалтуыбыз бар. Бу начар. Безнең рус төркемнәрендә дә искиткеч мастерлар эшли. Кешнер исеме генә ни тора! Ул театр педагогикасы үрнәге...

- Димәк, педагогик коллективка җиңел килеп кердегез...

- Коллективның мине ничек кабул итүе турында әйтергә иртәрәк. Театр традициясе буенча диик инде, «карамелькалар һәм помидорлар» атмадылар...

- Алда Театр училищесының 100 еллыгы да көтелә.

- Әйе, 100 еллыкка бәйләп, үсеш стратегиясен әзерлибез. Ул кадрлар сәясәте белән дә бәйле - буыннар алмашы турында сүз бара. Тарихи кыйммәткә ия бинабыз да реконструкцияләнергә тиеш. Безнең бит төп бинабыздан тыш әле Өйрәнчек театры да бар. Ул да бик яхшы хәлдә түгел. Анда бинаны азмы-күпме рәтләү өчен ниндидер мөмкинлекләр таба торган, хәтта үз акчаларын да тота торган энтузиастлар эшли. 

Училище архитектура ягыннан кыйммәткә ия булган тарихи бинага урнашкан, бу реконструкция ясау өчен документлар раслауны катлауландыра. Әмма гамәлгә куючыбыз булган Мәдәният министрлыгы гына түгел, Татарстан Хөкүмәте ярдәме белән без реконструкция эшләрен башкарып чыга алырбыз дип уйлыйм. Минем бик тә Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка таянасым килә, күптән түгел генә аның кулыннан Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре билгесен алдым. Бергәләп тотынсак кына бу бинаны күтәрә алачакбыз. 

Әлбәттә, иганәчеләр дә табарга тырышачакбыз. Бу сегмент күздә тотыла. Чөнки без акча эшли белүне таләп иткән катлаулы чорда яшибез. Ә иҗат кешеләре моны бик булдыра алмыйлар. Белгечләребезгә хезмәт хакын түләү һәм матди-техник базаны яхшырту өчен акча эшли белергә туры киләчәк. Институтта да акча эшләргә этәрәләр иде. Без моңа өйрәнәчәкбез, бик тырышачакбыз. Грантлар алырга омтылачакбыз.

- Уку йортының үсеш стратегиясе дидегез, аны ничегрәк күзаллыйсыз?

- Миңа бу тәкъдим аз гына иртәрәк булса, театр училищесының үсеш концепциясен әзерләгән булыр идем. Ә бит директор алдында бик күп көнкүреш проблемалары, хуҗалык эшләре дә тора Алар алдыма өелгән һәм мин аларны хәл итергә тиешмен. Болар арасында югары кыйммәтләр һәм әһәмиятле нәрсәләр турында уйланырга вакыт та калмый кебек. Әмма мин моңа вакыт табарга тырышачакмын. Училищеның 100 еллыгына нинди чаралар әзерләячәгебезне дә уйлый башларга тиешмен. Без моны иртәгәгә калдыра алмыйбыз, чөнки өч ел ул тиз узачак һәм 100 еллык алдыбызга килеп басачак. Әлбәттә, юбилейга төп бинабызны ремонтлап җитешә алмабыз. Әмма Өйрәнчек театрны эшләп чыгарбыз кебек.

- Монда бина ремонты турында сүз барамы, әллә концептуаль үзгәрешләр дә булачакмы?

- Беләсезме, мин аны мәдәни үзәк итеп күрәм. Безнең биналарыбызның икесе дә шәһәр үзәгендә. Өйрәнчек театр тарихи үзәкнең матур урынында урнашкан. Шәһәребезнең мәдәни үзәкләре бик күп димәс идем. Театрлар, мәдәният йортлары, "Смена" заманча мәдәният үзәге, "Угол"... Бу вазгыятьтә без Өйрәнчек театр бинасын театр эшендә новацияләр буенча зур үзәккә әйләндерә алабыз. Хәзергә моны тормышка ашыру юлларын уйлыйбыз. Башкарып чыга алырбыз кебек.

- Яңа эшкә керешер алдыннан Мәдәният министры белән очрашкач, ул сезнең алга нинди бурычлар куйды?

- Минемчә, Ирада Әюпова - идеалистка. Җитәкчелектә андый кешенең булуы бик яхшы. Аның белән театрны ничек күрүе, приоритетлары турында сөйләштек. Мин аны дөрес юнәлештә дип уйлыйм. Театр нинди генә булмасын, нигезендә рухилык ятарга тиеш. Шуннан башка биредә укучы балаларны формалаштырып булмый. Аларны профессия уңышка һәм данга илтә дип кенә тәрбияләргә ярамый. Алар профессия биргән миссияне дә яхшы аңларга тиешләр. Россиядә дә, шул исәптән, Татарстанда да театр ул бары тик театр гына түгел. Театр - ул храм. Мин мораль кодексы булган, бөтен конфессияләрнең изге китапларындагы кебек әхлакый код салынган театр яклы. Татарстан театрлары бу нигезләрне сакларга тырышалар. 

Әгәр без телне саклый алсак - ә училище моның өчен барысын да эшли, институтта да милли төркем бар - алдагы буыннарга карата безнең миссиябез үтәлгән булыр дип уйлыйм. Без шулар турында фикер алыштык.

- Биредә беренчел бурычыгыз?

- Минем беренчел бурычым - команда туплау. Кадрлар системасын яңартырга кирәк. Сәнгать мәктәпләре белән тыгыз элемтәләр булдырасы иде. Бу безгә кешеләрнең урамнан түгел, ә сәнгать дөньясыннан килүен тәэмин итәчәк. Тугызынчы класстан соң килүче балалар бик пластик бит алар - пластилиннан ясалган кебек. 

Икенче яктан кыенлыгы да бар - институтка кергәндә алар зур кешеләр булалар, монда килгәндә - балалар гына. Биредә стихия, шашкын энергия. Монда беренче аяк баскач мине шушы энергетика аяктан ега дип торам. Ул гаҗәеп позитив энергия. Балалар да бик әйбәтләр. Алар әле бик яшьләр, балигъ булмаганнар. Шунлыктан алдыма нинди авыр бурыч куелганын аңлыйм. Җитәкчелекнең миңа булган ышанычын аклыйсым килә.

- Быел сез декан булган Мәдәният институты актерлык сәнгате буенча төркем тупламады... Моны театраль белем бирүгә гомуми караш дип аңларгамы?

- Илгә эшкә урнаша алмаган гуманитарийлар, шул исәптән, үз профессиясе буенча эшкә урнаша алмаган артистлар да кирәкми. Ә артистларны әзерләү дәүләткә бик кыйммәткә төшә. Былтыргы бәяләр - елына 187 мен сум иде. Мәскәүдә күбрәк. Без бит еллар дәвамында контенгентыбызның башка булуын - авылдан килгән балаларның түләп артистлыкка укый алмавын аңлатабыз. Бюджет урыннарын бетереп без аларны социаль лифттан аерабыз. Әйтик, Щепкинчылар бюджет белеме алмасалар, беркайчан да артист була алмаслар иде. Аларның Мәскәүдә укуы өчен республика түләде. 

Заманында Фәрит Бикчәнтәев Казанда театр белеме бирүне оештыру өчен күп эшләде. Аның студентлары хәзер театр базасында белем алалар. Бу бик әйбәт форма. Алар театр казанында кайнап, аның атмосферасын тоеп үсәләр. Укуның башында ук сәхнәгә чыгалар. Алар артист булсалар-булмасалар да, театр кешесе булачаклар. Казан театр училищесы базасында театр академиясе булдырсаң иде ул! Профессиональ театрлар өчен кадрлар әзерләүче югары уку йорты! Ул республиканыкы булачак. Бу, әлбәттә, безнең милли бюджетка йөк тә булыр инде. Ләкин миңа бу идея бик ошый.

- Руфина Ринатовна, соңгы елларда училищеда үз сәхнәсе булган мастерлар булмады. Быел Илгиз Зәйниев төркем җыйды, әлбәттә. Ә башка төркемнәрне үз сәхнәсе булмаган педагоглар җыя. Актерны сәхнәдә үстерү өчен нишләргә уйлыйсыз?

- Мин театрларның баш режиссерлары белән сөйләшеп, аларны бирегә кайтара алырмын дип өметләнәм. Әйтик, Фәрит Бикчәнтәев монда төркем җыйса, ул балалар соңыннан тизләтелгән программа буенча институтта укырлар иде. Бу - булачак актер тулы белем алсын өчен яхшы ысул. Кемдер югары белем алырга теләми икән, хезмәт хакы канәгатьләндерә икән, театрда үссен! Театр белән училище арасындагы үзара мөнәсәбәтләрнең ничек булырга тиешлеге мәсьәләсендә театрлар белән киңәшергә жыенам. 

Әйе, быел Илгиз Зәйниев курчак театры өчен үз төркемен җыйды. Элегрәк алар институтта Фәрит Бикчәнтәев белән укыталар иде. Ул төркемне Бикчәнтәев белән Зәйниев исеменнән «Бикзай» дип йөртәләр иде. Курчак театры төркемендәге балаларның хәзердән үк үз сәхнәсе бар. Институтта ул яктан бик кыен иде бит. Төркемне актер җитәкләгән очракта кем аларга сәхнә бирсен?! Монда да шул ук хәл. Минемчә, булачак артист театр белән элемтәдә әзерләнергә тиеш. Моның чишелешен Өйрәнчек театрыбызны профессиональ театр кебек эшләтеп җибәрүдә күрәм. Чөнки ул балалар үзләренең актерлык профессиясенә дөрес килү-килмәүләрен сәхнәдә генә аңлый алачаклар.

- Театрлар училище яки институт чыгарылышлары белән канәгатьме?

- Төрле фикерләр бар. Мәдәният тармагы, мәгариф тармагы, актерлык тирәлеге - синергия. Хаостан тәртип туа. Талантлы да кебек, үзен яхшы яктан күрсәтә алган, әйбәт укыган... Ә финалы киресенчә дә булырга мөмкин. Әмма театрлар безнең балаларны алалар. Миңа калса, милли төркемнәр чыгарылышларына аеруча ихтыяҗ зур. Тик Казаннан беркемнең дә китәсе килми. Һәм бу безнең бик зур проблемабыз. Дәүләт безне бик кыен хәлгә куйды. Без ул балаларны аларның үз ризалыгыннан башка эшкә урнаштыра алмыйбыз. Бала кайсы да булса провинциаль театрның чакыруына ризалыгын үзе бирергә тиеш. 

Мәсәлән, Әлмәт театры безнең Альбина Ногмановага кызыкты. Ә Альбинаның Әлмәткә кайтасы килми. Миңа калса, Әлмәт театры Татарстанның иң кызыклы театрларының берсе. Бездә укып чыккан балаларга Камал театры булсын! Булмый икән, ярар инде, Тинчуринга риза, янәсе. Аңлыйсызмы? Бу нәрсә соң инде? Үзегезнең нәрсәгә сәләтле булуыгызны күрсәтегез, дим. Хәзер бит универсаль, синтетик артистларга ихтыяҗ зур. Сүз осталыгы, тел байлыгы, пластикасы, музыкальлеге һәм интеллекты булган артистлар кирәк. Алар заманча театрны, әдәбиятны һәм сәнгать традицияләрен аңларга тиеш. Бу - заман таләбе.

- Ә нәрсә эшләргә соң?

- Минемчә, без иске системаны кайтарырга тиеш. Без, барыбер, актерлык сәнгатенә укытуның 100 процент коммерцияләшүенә киләчәкбез. Әйткәнемчә, илгә артистлар кирәкми, чөнки аларның эшкә ничек урнашулары билгесез. Соңыннан «Макдональс»ка барып ризык сатарга мөмкин булган балаларны укыту өчен дәүләт акча түләргә әзер түгел. Шуңа да без аларны эшкә урнаштырырга тиешбез. 

Ихтыяҗ зур. Кадрлар кытлыгы бар. Мәсәлән, әлегә Әлмәт театрында штат тулы. Ә кызлар иртәгә декретка китеп бармас дип гарантияли ала?! Кадрлар каян да булса килергә тиешләр бит. Театрларның кадрлар ихтыяҗын дөрес билгели алсак, чыгарылыш балаларын эшкә урнаштыра алачакбыз. Әмма аның өчен дәүләтнең ихтыяры булуы кирәк. Чөнки безнең Конституциябез моңа каршы килә - без эш урыннарыбызны үзебез сайларга хокуклы. Бу дөрес түгел. Мин ВУЗдан соң өч ел юллама буенча эшләп кайттым. Шулай итеп дәүләткә ихтирамымны белдердем һәм ил бюджетына өлешемне керттем. Ә ни өчен бүгенге балалар моны эшләргә теләми? Чөнки бу аларга рөхсәт ителгән. Мин элеккеге тәртипне кайтарырга кирәк дип саныйм. Бу мәсьәләне максатчан укыту юлы белән дә чишеп була. Әлбәттә, театрлар ихтыяҗыннан чыгып. Театр бюджет нигезендә целевикны укыта ала.

- Гафу итегез, без моны эшләргә тырышып карадык түгелме? Əтнә театры өчен әзерләнгән артистларыбыз анда эшләргә теләмәде. Хәзер икесе Камал театрында эшли.

- Абитуриент, эш бирүче һәм институт арасында өч яклы килешү төзү - ул бик катлаулы эш. Чөнки анда эш бирүчегә бик кырыс таләпләр куела. Ә алар үз өсләренә зур бурычлар алырга курка. Элек ул ниндидер «плюшевый» килешүләр иде. Хәзер каләм белән язылганны балта белән дә юнып атып булмавын яхшы аңлыйбыз. Шунлыктан беркем дә мондый килешүләр төзергә атлыгып тормый. Әле училищеда мондый килешүләр мәсьәләсен өйрәнеп җитешә алмадым. Миңа әле финанс мәсьәләләрен өйрәнеп бетәсе бар. Укыту-методика ягын да өйрәнергә кирәк. Институтта бит моның белән махсус бүлек шөгыльләнә иде. Моның үз нюанслары бардыр.

- Төрле уку йортлары педагоглары мәктәпләрдән надан балалар килә дип зарлана. Сезнең укучыларыгыз алга таба татар интеллигенциясе вәкиле буласы. Артистларның интеллектуаль ягын күтәрү өчен нишләргә? Рецептларыгыз бармы?

- Бу - гомуми тенденция. Хәтта Театр институтына керүчеләр – яше зуррак булып, кая килгәнен белеп килүчеләр дә китап укырга атлыгып тормый, азапланып кына укыйлар. Бу зур проблема. Компьютерлашу гасыры бит, барысы да гаджетларда утыра. Алар теләсә нинди мәгълүматны бер клик белән чыгара ала. Аларны мәгълүматны эзләп табып анализларга беркем дә өйрәтмәгән. Мин моны урта профессиональ белем бирү проблемасы дип саныйм. Актер ике төрле була. Интеллектуаль актерлар аз. Алар беркайчан да күп булмаган. Мәсәлән, Юрский. Ул бит профессиядә калмады диярлек. Чөнки интеллектуль кеше буйсынырга яратмый... Хәзерге актерлар укымый диләр. Гафу итегез, тәрбияләгез! Актерны алга таба режиссер үзе тәрбияләргә тиеш!

- Театраль экспериментларга мөнәсәбәтегез. Соңгы арада традицияләр, новацияләр мәсьәләсендә каршылыклар, бәхәсләрдән хәбәрдарсыздыр.

- Буыннар каршылыгы гел булып торган инде ул. Без консерв банкасында түгел - бер урында гына тора алмыйбыз. Яңа формалар темасына бәхәсләр булып торачак. Театр дөньясы бүгенге көндә гаять күп төрле. Безнең бөтен режиссерларыбыз диярлек Мәскәүдә белем алган. Айдар Җаббаровка гына карагыз! Анда - югары режиссерлык культурасы, интеллект һәм традицияләрнең сакланышы. Кемгәдер бу ошамаска да мөмкин. Сез ул сәхнәләштергән «Тормышмы бу?» спектаклендә төп геройның фахишә белән төшеп китү күренешен генә алыгыз! Анда бит грамм да азгынлык юк. Аның кебек режиссер иҗади вакытының күпмедер өлешен Татарстанга багышласын иде! Айдар безнең өчен өлге ул. 

Әгәр кемдер яңа форманы эчтәлексез генә күчереп ала икән - бу начар. Ə менә Туфан Имаметдинов белән Нурбәк Батулланың эшләре кызыклы. Аларның Эльмир Низамов белән эшләвен хуплыйм. Бик сөйкемле һәм талантлы егет. Нурбәк универсаль фантастик белемгә ия. Анда режиссер белән хореограф берләшкән, ул гаҗәеп пластикага ия. Татар театрының көнчыгышка тартканын да яхшы аңлый. Əйтергә теләгәнне тән хәрәкәтләре аша күрсәтеп, цензураны да урап үтеп була. Мин аларны безнең театрның киләчәге дип уйлыйм. Традицияләр нәрсә ул? Үле аутентикамы? Сез аны тапмассыз. Без традицияләрнең нигезен табып, шушы рухи нигезне сакларга кирәк. Шуны саклаган килеш яңа театраль формаларга таба атларга кирәктер. Тора-бара алар да традициягә әвереләчәк. Аларны киләчәк буыннар кире кагар, бәлки. Бу нормаль процесс.

- Биредә Туфан белән Нурбәкнең эшләве мөмкинме?

- Мин бик теләр идем.

- Алга таба эш барышында кем белән киңәшерсез?

- Сәнгати яктан - әти белән. Финанс ягыннан Илфир Якупов белән. Əлегә үземнең аяк астымда җир ныгымаган...


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100