Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казан кинофестивале: «Иншалла, без булдырабыз!»

Казан халыкара мөселман киносы фестивале унбишенче тапкыр уздырылды. Безнең анализ: нәтиҗәләр һәм күзаллаулар белән танышыгыз.

news_top_970_100
Казан кинофестивале: «Иншалла, без булдырабыз!»


Казан халыкара мөселман киносы фестивале быел традицион вакытыннан ярты ел алдан үтте. Унбишенче юбилей фестивале «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2019» XI Халыкара икътисади саммитының мәдәни өлеше буларак үткәрелде. Моны кинофестивальнең ачылу тантанасына Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев ике зур халыкара чараның берләштерелүе белән аңлатты. Ә ябылу тантанасында икенче урынбасар - Ләйлә Фазлыева «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2019» кысаларында үтүен кинофестиваль өчен пиар булуын әйтте.

  • Мал тота белгән яхшы хуҗа шулай эшли – экономия.

Тик бу, әлбәттә, фестивальнең республика акчасына гына уздырылуы, федераль финанслар кермәве белән дә бәйле. 

Вакыт бик тиз уза: Казан кинофестивале «Алтын мөнбәр» фестивале буларак башланганын бүгенге катнашучылар белмиләрдер дә. Беренче тапкыр ул Казанның 1000 еллыгы дигән амбициоз проект кысаларында уздырылды. «Алтын мөнбәр» Татарстан бренды түгел иде һәм берничә елдан безнең ул брендны куллана алмавыбыз ачыкланды. Шул вакыт Татарстан җитәкчелеге Казан халыкара мөселман киносы фестивален уздырырга карар итте. Шәп идея! Әмма шул вакыттан бирле кинофестивальнең ачык концепциясе булдырылмаганлыгы ачыкланды. Моны раслап, вакыт-вакыт кайбер актрисаларның биографик мизгелләре, катнашучыларның дресс-коды белән бәйле скандаллар да чыккалап тора.

Зур амбицияләр белән башланган, кайчандыр «кызыл келәменнән» дөнья кинематографиясенең зур йолдызларын үткәргән кинофестиваль бүгенгесенә ничек килеп җитте? Әйдәгез, фестивальне анализлап карыйк.

Татарстан кинематографиясенең ике «ханымы»

Казан кинофестивале – Татарстан кинематографиясе йөзе. Ә Татарстан кинематографиясе мәйданында ике хатын-кыз фигурасын күрәбез.

Берсе – күренекле татар продюсеры Миләүшә Айтуганова. Ул - «Татаркино» дәүләт бюджет учреждениесе директоры, Казан кинофестивале башкарма директоры. Татар җәмәгатьчелегенә яхшы таныш булган актив татар хатын-кызы. Чит илләрдә затлы читекләр белән татар мәдәниятен пропагандалап йөрүе дә сөенеч.

Икенчесе – Альбина Нәфыйгова – «Время кино» дирекциясе җитәкчесе. Альбина Нәфыйгова кино белгече булмавына карамастан, берничә ел рәттән Казан кинофестивале программасын формалаштырды. «Татаркино» дәүләт бюджет учреждениесе директоры, Казан кинофестивале башкарма директоры Владимир Батраков булган вакытлар иде. Альбина Нәфыйгова Казан кинофестивале эчендә мәгариф форумы оештырган, кинофестиваль кысаларында питчинг хәрәкәтен формалаштырган актив ханым.

Миләүшә Айтуганова белән Альбина Нәфыйгованың фикерләре туры килмичә, икенчесе Казан кинофестивале командасыннан аерылды. Ул кинофестиваль платформасында барлыкка килгән «Время кино» форумын мөстәкыйль берәмлек буларак теркәде. Казан кинофестивале канаты астында барлыкка килеп, үзара сөйләшкәндә «зур фестиваль» янындагы «кечкенә фестиваль» дип йөртелә торган Яшьләр кинофестивале дә Альбина Нәфыйговага тапшырылды. Алдарак бу фестивальне танылган кинооператор Николай Морозовның улы Кузьма Морозов уздыра иде.

Нәфыйговалаштырылган фестивальдән качып барыш

Дөресен әйтергә кирәк, танылган татар продюсеры Миләүшә Айтуганова моннан ике-өч ел элек шактый таушалган, йөзен югалта башлаган кинофестивальне кабул итеп алган иде. Казан халыкара мөселман киносы фестивале мәйданчыгыннан файдаланып, оештыручылар соңгы елларда ныклы рәвештә «региональ кино» терминын популярлаштыра башлады. Татарстан киносы милли кино түгел, ә региональ кино буларак каралды. Алга таба да шулай барса, әлеге терминның ныклап урнашу куркынычы бар иде. Әмма күкләр татарның милли киносы ягында булдылар – җитәкчелек алышынды. Татарстан киносын региональ кино буларак пропагандалаучы команда китте. 2018 елга кадәр дүрт-биш ел дәвамында «Татаркино» оешмасының кинофестивальне оештыру секторы белән җитәкчелек иткән, кинофестиваль программасын формалаштырган Альбина Нәфыйгованың үз командасы белән Казан мөселман кинофестивален калдырып китүенең уңай нәтиҗәләре тиз күренде.

Беренчедән – Россия кинематографистлар берлегенең яшьләр канаты белән үткәрелә торган «Время кино» форумы башка чыкты. Бу яхшы да, мөселман илләре һәм төрки дөнья кинематографистларын берләштергән кинофестиваль очышын югарырак алырга тиеш иде һәм шулай була башлады да.

Икенчедән, программадан «Россия молодая» номинациясе юкка чыгарылды. Дөресрәге, яшь кинорежиссерлар эзләү Казанда оешкан икенче кинофестивальгә – Яшьләр кинофестиваленә тапшырылды. Казан кинофестивале канаты астында барлыкка килгән бу фестивальне хәзер Альбина Нәфыйгова оештырган «Время кино» дирекциясе үткәрә.

Шулай итеп, Россиянең теләсә кайсы регионында барган күп кинофестивальләрнең берсенә охшый башлаган Казан кинофестивале үз юлына кайтып төште.

Айтугановалаша башлау

Кинофестивальнең үз эзенә кайту юлы:

- Милли-дини тематикага татар колориты белән милли фильмнар төшерелә башлады. Аның беренчесе - кинофестиваль өчен махсус төшерелгән «Мулла» фильмы (Туфан Миңнуллин пьесасына нигезләнеп). Кинофестивальне күздә тотып, Гаяз Исхакый әсәре нигезендә «Остазбикә» фильмы төшерелде. Минусы – Миләүшә Айтуганова профессиональ режиссерлар белән эшләмичә, өйрәнчекләргә шанс бирә. Нәтиҗә өйрәнчек булып чыга.

- Төрки республикалар белән актив хезмәттәшлек. Татарстан киносы көннәре төрки халыклар һәм татарлар яшәгән төрле төбәкләрдә үткәрелә. Татарча төшерелгән фильмнарны кинотеатрларда кочак җәеп көтеп тормасалар да, алар үз җае белән иясенә барып җитә тора.

- Халыкара кинофестивальләр белән килешүләр. Оештыручылар бу килешүләр фестивальнең дәрәҗәсен арттыру дип раслый. Бәлки...

- Кинофестиваль кысаларында беренче чын питчинг үткәрелде. Аның нәтиҗәсе буларак, милли проектлар копродукция булу мөмкинлеген алды.

- Төркия сериалы йолдызы – Сәлим Байрактарның чакырылуы да фестивальнең төрки дөньяга йөз тотуының матур мисалы.

Эконом-кинофестиваль

Ни кызганыч, кинофестиваль эконом-вариантта үтә башлады. Яңа тамашачылар өчен бар да яхшыдыр, бәлки, әмма аның элеккеге затлы чагын хәтерләгән кешеләрнең күңеленә тия.

Кунаклар. Катрин Деневлар килгән фестиваль иде ул. Дөрес, быел Сөмбел аганы («Великолепный век») китереп, телесериаллар караучы татарларның күңеле күрелде. Әмма йолдызларның азаюы тамашачының да азаюына китерде.

Урыны. Төп программа. Кинофестивальнең шәһәр үзәгеннән «Ривьера»га күчүе шәһәр уртасындагы утардан «спальный райондагы» яңа фатирга күчкән кебегрәк. Фатир яңа, бөтен уңайлыклар бар, уты-суы, бәдрәфе дигәндәй, әмма бу инде өлешчә уңайлыклы булса да шәһәр үзәгендәге йорт түгел.

Урыны. Кызыл келәм. Кинофестиваль «Пирамида» күңел ачу үзәгендә ачыла һәм ябыла иде. Әлеге бина кызыл келәм җәю өчен шулкадәр уңайлы иде - кыска да түгел, озын да түгел. Озын булмагач, килгән тамашачы да бергә җыелып тыгызланып баскач, күп булып күренә. Фотоларда да матур чыга. Фотограф бер ноктага торган килеш йолдызның һәм йолдызчыкның лимузиннан (хәзер инде автобустан) чыгуын да, кызыл келәмнән үтү процессын да эләктерә ала.

Татар мәдәниятенең йөрәге булган Камал театры кызыл келәм өчен яраклаштырылмаган. Кызыл келәм озын һәм Г хәрефе кебек бөгелгән. Ә тамашачыга шактый таралып басарга туры килә һәм ул сирәкләнә. Алып баручылар келәмнең башланган урынын да, беткән урынын да күрмәгәнгә күрә, аларның кем исемен атаганлыгы аңлашылмый, әллә келәмнең башына карыйлар, әллә ахырына. Кинофестивальнең ябылу тантанасы «Эрмитаж» концерт залында гына булды. Бу шул ук «Ривьера» комплексындагы зал. Кунаклар отельдән чыгып, җәяү генә кызыл келәм тирәсенә килделәр һәм алып баручының игълан иткәнен көтеп җыелып басып тордылар. Көн җилле иде. Ә алар юка күлмәкләрдән.

Кызыл келәм тантанасын оештыручы команда кем икәне билгесез, әмма бик начар эшләделәр: алып баручылар бик буталчык сөйлиләр. Кайбер таныш йөзләрнең ни өчен үткәнлеге бөтенләй аңлашылмады. Әлбәттә, юкка үтмәгәннәрдер. Ләкин бит аны аңлатып игълан итергә кирәк. 

Кыскасы, алып баручылар өчен кызыл келәм текстлары бик начар язылган иде. Эшен начар башкаручы бу режиссер һәм аның командасы Казан кинофестивале тантаналарын үткәрү эшенә катнаштырылмасын иде.

Шунысы кызык – келәмнән федераль журналистлар да үтә. Алар үткәндә алып баручылар «Катырак алкышлагыз, ничек алкышласагыз, шулай язарлар» дигәнрәк сүзләр яңгыраттылар. Журналистның үтүе ни дәрәҗәдә дөрес – аңламыйм. Әйтик, нигә җирле журналистның үтү хокукы юк, ә килгән кешенеке бар? 

Кыскасы, Казан кинофестивален оештыручылар Мәскәүдә туган журналистны Казанда туган журналисттан өстенрәк күрә. 

Бәлки, ул килүчеләр кино белгечләредер, әмма алып баручылар аларны журналистлар дип игълан иттеләр. Ә инде «ничек алкышласагыз – шулай язарлар» диюе бөтенләй ямьсез яңгырый. Тамак ялына килгән кебек...

Килгән журналистларны көйләүнең бер «плюсы» – Россия күләмендә скандал ясый торган язмалар чыкмыйдыр, ел саен килә торган әлеге журналистлар яхшыны гына күрә. Алар, гомумән, кызыл келәмнән башка бер җирдә дә күренмиләр, шул исәптән, матбугат конференцияләрендә дә.

Инде унбишенче тапкыр уза торган кинофестивальнең ачылу һәм ябылу тантанасына рәсми җитәкчелек игътибары турында берничә сүз. Кинофестивальне Татарстан Премьер-министрының бер урынбасары Васил Шәйхразиев ачты, икенче урынбасары Ләйлә Фазлыева япты. Әлбәттә, Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова бар иде.

Ни кызганыч, ачылу һәм ябылу тантанларында Россия мөселманнары Диния нәзарәте, Россия Мөфтиләр шурасы рәисе мөфти шәех Равил Гайнетдин булмады...

Читкәрәк китеп

Быел Мәскәүдә беренче тапкыр «Шаг навстречу» исемле динара кинофестиваль узды. «Бу проектны оештыруыбызның төп максаты – төрле дини җәмәгатьчелек кешеләренең бер дәүләт формалаштырудагы ролен һәм өлешен күрсәтү», - дигән иде проект җитәкчесе, идея авторы Әхмәд Макаров. Россия мөфтиләр шурасының аерым кинофестиваль гамәлгә куярга омтылышы булганыннан канәгать булмау түгелме?

Гомер-гомергә Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең («Алтын мөнбәр» булган вакытыннан башлап) беренче матбугат конференциясе мөфти шәех Равил Гайнетдин һәм мәдәният министры катнашында ТР мәдәният министрлыгының конференц-залында үткәрелә иде. Бу – традиция. Үткән ел традиция бозылды – матбугат конференциясе үткәрелмәде. Аның каруы, министрлыкның кинематография секторын җитәкләгән Лия Гыйльметдинова (хәзер яңартылган структуралы министрлыкның Стратегик планлаштыру һәм фаразлау бүлеге белгече. Авт.) шушы ук көннәрдә республикада үткәрелүче икенче бер фестивальнең – Казан кинофестивале канаты астында туып, аның алдыннан үткәрелә торган Яшьләр кинофестиваленең матбугат конференциясендә катнашты.

Быел Казан кинофестиваленең төп матбугат конференциясе үтте. Әмма ТР мәдәният министрлыгында түгел, ә кинофестивальнең төп чаралары үткәрелә торган «Ривьера» күңел ачу үзәгенең матбугат үзәгендә башкарма директоры Миләүшә Айтуганова, программа директоры Сергей Лаврентьев, жюри рәисе Серик Апрымов катнашында үтте.

Сергей Лаврентьев матбугат конференциясендәге чыгышын кинофестиваль каталогында үзенең мәкаләсе булмавын һәм фестивальне бөтен оештыручыларның, шул исәптән, үзенең дә исеме булмавын тәнкыйтьләүдән башлады. Әлеге тәнкыйтькә ул кинофестиваль җитәкчелегенең ерактан килгән катнашучыларга юл бәясен түләргә теләмәвен дә өстәде. Бу, аның фикеренчә, дөнья кинематографиясе җәмәгатьчелегендә кинофестивальгә уңай караш тудырмый. Нәтиҗә ясап, Сергей Лаврентьев моның фестивальгә түрәләрчә карашка бәйле булуыннан күрде. «500, 700 гариза дип мактанабыз, ә бит аларның күбесе чүп» диде программа директоры. 

Үткән ел кинофестиваль килгән гаризаларны гына кабул итмичә, яхшы фильмнарны дөнья буйлап җыю турында сүз алып барган иде. Әйтелгән сүзнең үрнәге буларак, ундүртенче кинофестивальдә гран-при алган «Ласковое безразличие мира» фильмын Миләүшә Айтуганова үзе чакырды (әлеге казах фильмының баш кинооператоры - Казан егете Айдар Шәрипов).

Быелгы программа фильмнарының нинди юллар белән табылуы турында сүзләр булмады. Хәер, дөнья буйлап йөрергә, акча булган очракта да, вакыт җитмәгәндер: ундүртенче кинофестивальнең 2018 елның сентябрендә үткәрелүен истә тотсак, алты ай – кинофестиваль оештыру өчен бик аз вакыт.

Казан кинофестивале киләсе елга үзенең традицион вакытында узар дигән оптимистик уйлар бар. Әмма бер пессимистик уй да тынгы бирми. Быел Яшьләр фестивале булган «кече фестиваль» Казан кинофестивале үтәргә тиешле көннәрдә үтәр кебек. Ә бу куркыта. Милли кино юнәлешен алган Казан кинофестиваленең традицион көннәрендә башка кинофестивальнең узуы да куркыныч. Бу инде беренче зур фестиваль брендына, бөтенлегенә янаячак. Аны икенчел итү куркынычы туа.

Тик ни кызганыч, әлегәчә җитәкчеләрнең бер генә чыгышында да Казан кинофестивален Россия кинематография киңлегендә урнаштыру максаты куелмады кебек. Ягъни, ул Татарстан акчасына гына уздырыла торган кинофестиваль булып кала бирә. Мәскәү кунаклары Мөселман кинофестивален Казанда кунак булып, гонорар алып кайту урыны дип саныйлар кебек. Федераль журналистлар өчен дә һәр ел саен кабатлана торган ял итеп кайту урыны. Кызганыч, әмма бу шулай күренә.

Казан кинофестиваленең программа директоры Сергей Лаврентьев кинофестивальне «Түрәләр фестивале» дип атады. 

Кинофестивальнең «математик кәкресе»

15 ел – азмы-күпме нәтиҗә ясар чор. Мин экспертларга кинофестивальне координаталар яссылыгына салып карарга тәкъдим иттем. Башлангыч нокта – 2005 ел.

Кинорежиссер Илдар Ягъфәров схемасында актив күтәрелеш чоры 2007-2008 елларга кадәр бара. 2012 елга салмаграк кына күтәрелә дә, төшә башлый. 2018 елдан ул яңадан өскә таба үрли.

- 2012 елдан 2018 елга кадәр ул кайда юнәлеш тотты? Кемнәрне китердек? Үзешчәнлек китте, дусларын чакыру... Яшьләр секторы белән эшләү бөтенләй «Волга» лагеренда уза торган студентлар форумына әверелдерде. Хәзерге яңа концепциядә дөнья югарылыгына йөз тоткан миллилек тоемлана башлады кебек. Кунак булып казахлар, кыргызлар, башка халыклар килгәнен күрәбез, Мәскәүдән килгән бик үк аек күренмәгән йолдызларга караганда алар безгә кадерлерәк. Тагын бер теләк: безне – Казан кинематографистларын читләштермәсеннәр иде. Безнең арада профессионаллар күп. Кинофестиваль 2005 елда безнең Кинематографистлар берлеге базасында оешты бит. Оештыру эшләре белән Берлек шөгыльләнде. Фестивальдә эшләүчеләрнең күбесе таныш түгел. Ә бит ул урында безнекеләр эшли ала. Волонтер буларак түгел, ә түләүле хезмәтләрне дә безгә тапшырсыннар иде. Бу шәхсән миңа кирәкми, ә безнең кинематографистларга кирәк. Казахстанда да, Кыргызстанда да – бөтен җирдә оештыру эшләренә кинематографистлар катнаша, - диде ул.

Кинорежиссер Илшат Рәхимбайның координаталар яссылыгындагы кәкре сызыгы бер аска, бер өскә үрләде. Әмма яшь режиссер моның белән генә килешмичә, 3D, 4D өч-дүрт үлчәнешле яссылык ясап, кәкре сызыгын аның күчәре тирәсендә әйләндерде.

- Татарстан киноиндустриясенә тәэсире ягыннан, монда нинди элемтәләр булдырылуын, нинди җитди килешүләргә кул куелуын искә алсак – хәзер 2005 елга караганда күпкә җитдирәктер. Без ул чакта бу хакта хыялланмаганбыздыр да... Хәзер болар чынбарлыкта һәм тарих агышына тәэсир итә торган вакыйгалар. Сүз питчинг һәм копродукция турында бара. Бу кемнәр өчендер реаль акчалар дигән сүз. Татарстан кинематографиясе үсеше стратегиясенең бер өлеше генә булып каралды. Без аны яхшы фильмнар карау мәйданчыгы итеп кенә күрә алмыйбыз. Алай мәгънәсе булмас иде. Без аны бизнес, инвестицияләр урыны итеп карарга тиеш. Биредә бик хәйләкәр булырга кирәк: фильмнар да булсын, очрашулар да, килешүләр дә... Кино беренчел түгел, биредә – сәясәт, инвестицияләр, үсеш стратегиясе, - диде ул.

Режиссер, сценарист Алексей Барыкин: Теллуридта кинофестивальнең ничек башланганын беләсезме? Бер кинотеатрлар челтәре хуҗасы Голливуд йолдызлары булган дуслары, продюсерлар белән тауларда ябык кинофестиваль ясыйлар. Үзләре өчен. Бер җыелалар, ике җыелалар. Ә бу ябык фестивальгә барысының да керәсе килә булып чыга. Монда файдалы сөйләшүләр бара, кино дөньясы өчен әһәмиятле, кызыклы проблемалар хәл ителә. Безнең фестиваль кысаларында да ниндидер зур проект кылеп чыксын иде. Ата торган. Әлегә без моңа ирешмәдек кебек, - диде.

Драматург Мансур Гыйләҗев: Беркем дә белмәгән мөселман илләреннән бөек режиссерларны табу – безнең төп максат. Алар зур фестивальләргә эләгә алмыйлар. Ә бирегә эләгә алалар. Бәлки, ул бөек режиссер үзебездә дә табылыр. Ләкин без аңа әле әзер түгел кебек. Безнең юнәлеш дөрес, без әкрен генә барабыз. Бүгенге көндә тотрыклылык нык әйбәт.

Ирада Әюповадан - Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең максатлары һәм бурычлары

Татарстан мәдәният министры Казан кинофестивале ябылу тантанасында сәхнәгә чыгып кинофорумның концепциясен билгеләгән җитди сүзләр әйтте. Министр чыгышында «Милли фильмнар» дигән әһәмиятле сүз яңгырады.

Мәдәният министры чыгышын кинофестивальнең концепциясе дип кабул итергә була.

Ирада Әюпова чыгышыннан юллар: «Минемчә, безнең фестиваль өч казанышы белән горурлана ала.

Беренчесе – фестивальгә халыклар арасында аралашу культурасы булдыру максаты куелган иде. Кинофестивальнең девизы да шундый: «Мәдәниятләр диалогы аша – аралашу мәдәниятенә». Бүген монда төрле илләрнең вәкилләре җыелган һәм без төрле телләрдә традицион кыйммәтләребез турында сөйлибез. Иң мөһиме – кешенең җаны, рухы турында сүз алып барабыз.

Фестиваль гамәлгә куелганда аның икенче максаты – милли фильмнар төшерүгә мотив булдыру иде. Бүгенге көндә безнең 38 милли фильмыбыз конкурска тәкъдим ителде. Болар – республика фильмнары, республика яшьләре төшергән фильмнар. Без фильмнар төшерергә тырышабыз, кинематография аша үзебезне чагылдырырга омтылабыз - бу безнең казаныш.

Өченчесе – кинематографиянең үсеш перспективалары турында фикер алышу мәйданы булдыру. Бу - кинематографиянең киләчәген күзаллау. Бүген фестиваль генә түгел, бөтен дөнья күчеш чорын кичерә. Интернет традицион дөньяны җимерә. Шуңа да профессиональ берлекләрнең үзара аралашуы мөһим. Бу дөньяда үзең булып кала алу кирәк. Шул исәптән, сәнгать төре буларак, кинематографиядә дә.

Без өлгереп җиткән фестивальнең нинди булачагын аңларга, күзалларга тиеш. Мин фестивальнең профессиональлек ягыннан дәрәҗәле булуын телим. Без кая барасыбызны беләбез. Бу фестиваль кыйтгалар арасында күпер булып кына калмасын, ул буыннар арасында да күпер булсын иде. Иншалла, без булдырабыз!»


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100