Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казахлар татарларга рухи яңарыш буенча мастер-класс күрсәтте

“Казан Кремле” музей-тыюлыгының “Манеж” күргәзмәләр залында “Бөек дала: тарих һәм мәдәният” күргәзмәсе ачылды. “Мир” кинотетарында Казахстан фильмнары күрсәтелә. “Татар-информ” хәбәрчесе “Рухани жаңгыру” программасы кысаларындагы әлеге проектларга сокланды.

news_top_970_100
Казахлар татарларга рухи яңарыш буенча мастер-класс күрсәтте

“Казан Кремле” дәүләт музей-тыюлыгының “Манеж” күргәзмәләр залында “Бөек дала: тарих һәм мәдәният” күргәзмәсе күргәзмәсе ачылды. Күргәзмәне Казанга нәкъ бер айга Казахстаннан китерделәр. Әлеге күргәзмә “Алтын кешенең дөнья музейлары буйлап сәяхәте” халыкара проекты кысаларында оештырылган.

“Алтын кеше” - Казанда

Күргәзмәнең төп экспонаты – “Алтын кеше” – бөек сакс юлбашчысы образы. Бу табылдык ХХ гасыр археологик сенсациясе буларак бәяләнә. Аның бөтен киеме – баш киеменнән алып, итек очларына кадәр кыйммәтле металлдан тора. Казахстан галимнәре күргәзмәләр өчен реконструкциясен әзерләгәннәр.

Казахстан Милли музее директоры вазыйфаларын башкаручы Алмаз Нуразхан: Алтын кеше – Казахстан территориясендә табылган иң зур артефактларның берсе. Ул 1969 елда табылды. Хәзерге вакытта ул Казахстан символына тиң. Табылдыкның кайбер элементлары гербта да урын алган. 

Казахстан гербындагы атлар Алтын кеше шлемыннан алынган

“Алтын кешенең сәяхәте” – дөньяны безнең мәдәниятебез, тарихыбыз белән таныштыру. Бу масштаблы проект. Ул былтыр Мәскәүдә башланды. Азәрбәйҗанда, Көньяк Кореяда, Польшада, Кытайда дәвам итте. Быел да Европа һәм Азиянең алты илендә булырга планлаштырабыз. Казаннан соң Италия, Испания, Төркия, Үзбәкстан көтә. Археология белән бергә этнография материаллар да алып килдек.

Зайнолла Самашев: “Алтын кеше” табылдыгыннан соң безнең тарихыбызга караш, мөнәсәбәт үзгәрде. Безнең дөньяга күрсәтерлегебез бар. “Алтын кеше” 2500 ел элек яшәгән. Аны икенче Тутанхомон дип тә атадылар. Табылдык – 18 яшьлек егет булган. 

Башка бик кызыклы артефактлар да табылды. Язулы көмеш касә аеруча кызыклы табылдык. Ул сакс культурасы күрсәткече. Ул язуларның утызлап шәрехләү варианты бар, кайсыдыр берсе кабул ителмәгән. Әмма ул безнең уртак бабаларыбызның мәдәнияте турында сөйли. 

Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаевның мәкаләсеннән соң “Алтын кешенең сәяхәте” проекты концепциясенә төзәтмәләр кертелде. Экспонатлар составына атчылык буенча мәгълүматлар өстәлде. Мәкаләдә далада яшәгән халыклар дөнья цивилизациясенә нәрсә бирүе турында сүз бара иде. Казах далаларында кешелек тарихында беренче тапкыр атлар кешегә ияләштерелгән – шул ачыкланды. Бу - дөнья мәдәниятенә кертелгән зур өлеш. Безгә шуны күрсәтергә кирәк иде. Бу Казахстанныкы гына түгел, Россия галимнәре тарафыннан расланган мәгълүматлар. Моны Америка, Бөекбритания галимнәре дә өйрәнде”.

Берик Абдыгалиула: Алтын кеше – безнең бәйсезлек символы да булып тора. Аның киемендәге һәр элемент – брендка әйләнә башлады. Безнең Казахстан тарихын дөньяда популярлаштыру программабыз бар. Әлеге проект шушы программасында. Безнең максатыбыз – фәнни багланышлар булдыру, уртак тикшеренүләр үткәрү. Без хезмәттәшлеккә әзер. 

Күптән түгел казах ханы Уразмөхәммәт күмелгән Касыйм шәһәрендә булдык. Аны Борис Годунов Касыйм ханы итеп билгеләгән. Казанда да безнең казахлар калдырган эзләр бар. Без казахлар тарихына бәйле документларны бөтен дөнья бөйлап җыячакбыз. Фарсы, гарәп чыганакларын өйрәнәбез, Россия архивлары белән эшлибез.

Кино

Казан Кремленә казахның Алтын кешесе урнаштырылган көнне “Мир” кинотеатрында Казахстан киносы көннәре башланып китте. Беренче фильм “Так сложились звезды” дип атала. Ул Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаевка багышлана. Аны Россия режиссеры Сергей Снежкин 2016 елда төшергән. Сценарий Нурсолтан Назарбаев китапларына нигезләнеп язылган.

Казахстан лидеры турында фильм кызыксынып карарлык кино итеп эшләнгән. Аның СССР һәм Россия лидерларына кагылышлы өлешләрен интернеттан табып карарга мөмкин. Ельцин ролендә – Алексей Гуськов, Михаил Горбачев ролендә – Игорь Угольников, Раиса Максимовна ролендә – Дарья Мороз.

18 мартка кадәр көн саен “Мир” кинотеатрында Казахстан фильмнары күрсәтелә. Керү – бушлай.

Казахстан үзенең яхшы фильмнар төшерә алуын раслый. Әйтик, Казан егете Айдар Шәрипов баш оператор буларак катнашкан фильм Канн халыкара фестиваленә барып җитә алды. Шул ук елны Канның төп конкурсында катнашкан тагын бер казах фильмы – “Айка”. Ул быел Россия прокатына чыкты.

Казах фильмнары ел саен Казан халыкара мөселман кинофестивалендә катнаша.

Безнең “Нәүрүз” төрки театрлар фестивале дә казах театрларыннан башка үтми.

Булганны күрсәтү кирәк

Татарстан министры Ирада Әюпова: “Хәзер шундый заманда яшибез – булганны күрсәтү зур әһәмияткә ия. Казахстан моны бик оста башкара. Аларда мондый чараларны оештыру һәм тәкъдим итә белү культурасы югары”.

Казахстанның Татарстандагы генераль консулы Еркин Тукумов: Безне Татарстан белән алга киткән сәүдә үсеше генә түгел, уртак тарих, тел, мәдәният һәм дин берләштерә. Минемчә, бу чара безнең уртак мәдәни тормышыбызны һәм мәдәни кодыбызны саклар өчен әһәмиятле вакыйга булып санала”.

  • Рухани жаңгыру – рухи яңару – Казахстан Президентының киң колачлы программасы. Казахстан Казанга алып килгән күргәзмә каталогында да, Казахстан киносы көннәре программкасында да канатларын җәйгән кош сурәте – программа символикасы.

Казах дусларыбызның Казанга алып килгән проектлар аша без казах тарихы белән генә танышып калмыйча, төрки кардәшләребездән үз милли мәдәниятбезне дөньяга чыгарырга да мастер класс та алып калсак иде. Бу безгә бик кирәк сыйфат. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100