Кастамонуга татар түбәтәе генә җитми? 2018 елның төрки дөнья башкаласыннан сәяхәтнамә

17 Февраля 2018

Укылган: 1832 тапкыр

Автор: Лилия ГАДЕЛШИНА
Фото: автор фотолары
Төркиянең чекме-хәлвәләр ясаучы, иң зәһәр сарымсак үстерүче, ташбасма рәсемнәр белән тастымаллар бизәүче, иң күп мәчетле шәһәре быел үз мәдәниятен бөтен дөньяга таныта.
Кара диңгез буенда, биек Ылгаз таулары итәгендә, куе урманнар арасында утырган Кастамону төбәге 2018 елда үзенең мәдәниятен дөньяга күрсәтү мөмкинлегенә ия булды.



Төрки телле илләрне берләштерүче ТӨРЕКСОЙ халыкара оешмасы тарафыннан, 2012 елдан башлап, ел саен төрки дөнья башкаласы игълан ителә. Кастамону – бу исемне йөртүче җиденче шәһәр. 2012 елда Казахстанның – Астана, 2013 елда Төркиянең – Искешәһәр, 2014 елда Татарстанның – Казан, 2015 елда Төркмәнстанның – Мары, 2016 елда Әзербайҗанның – Шәке, 2017 елда Казахстанның Төркестан шәһәрләре мәдәни башкала булган иде. ТӨРЕКСОЙ Генераль сәркатибе Дүсән Касеинов быел Кастамонуда төрки дөньяның мәдәни башкалалары Ассоциациясе төзеләчәген хәбәр итте. 2018 елда ТӨРЕКСОЙ оешмасының 25 еллыгы билгеләп үтелә. Ел дәвамында Кастамонуда узачак мәдәни чаралар әлеге халыкара оешманың юбилеена да багышланачак.



Россия туристлары аяк басмаган җирләр

Кастамонуда төрки дөнья мәдәни башкаласы программасы 21 мартта Нәүрүз бәйрәме белән ачылачак. Бу хакта ТӨРЕКСОЙ җитәкчесе Дәүсән Касеинов журналистларга хәбәр итте. Фарсы һәм төрки телле халыкларда язгы көн-төн тигезлегенә, авыл хуҗалыгында яңа ел башлануга багышланган борынгы бәйрәмдә төрле илләрдән 200дән артык артист катнашачак. Ә бу вакыйгага кадәр Кастамону Азәрбайҗан, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Гагаузия һәм Татарстаннан бер төркем журналистларны кабул итте. Шәһәрдә журналистлар белән Төркия мәдәният һәм туризм министры Нуман Куртулмуш очрашты.



Чит илләрдән килгән журналистларны Кастамону шәһәре белән таныштыру программасын “Кастамону Туризм” сәяхәтләр агентлыгы тәэмин иткән иде. Соңгы ун елда бу шәһәрдә туристлар белән эшләүче тур аниматор Мустафа Чагыр әйтүенчә, Кастамонуга чит илләрдән туристлар бик аз килә, туризм тармагы әле соңгы ике елда гына җанланган. Беренче чиратта моңа дөньядагы сәяси вәзгыять йогынты ясаган. Хәзер хөкүмәт эчке туризмны үстерүгә игътибарны арттырган. Кастамонуга, нигездә, Төркиянең төрле төбәкләреннән туристлар төялгән автобуслар күп килә башлаган. Ләкин алар монда, гадәттә, кунача калмый, туристик программалар 3-4 сәгатьлек кенә.

Төркия шәһәрләренә һәм Кастамонуга турлар оештыручы Novitas Travel сәяхәтләр агентлыгы генераль мөдире Гүлсән Кырбаш Кастамонуны Россия өчен ачу теләге белән яна. “Безнең кунакханәдә бер тапкыр гына Россиядән бер пар тукталганын хәтерлим, алар шәһәргә үз юллары белән килгән туристлар иде. Бик ошатып киттеләр, безнең шәһәрдә туристларны кызыксындырырлык урыннар бик күп. Җәннәт кебек табигате генә дә ни тора: Кара диңгезгә 90 чакрым гына, Ылгаз таулары милли паркына нибары 45 чакрым, таулардагы биек каньоннар, шарлавыклар...”, - дип сөйләде Гүлсән ханым Россиядән журналистлар белән күрешү мөмкинлегенә куанып.



Журналистлар белән очрашуда Төркия мәдәният һәм туризм министры Нуман Куртулмуш белдергәнчә, Кастамону төрки дөнья башкаласы булырга, аны бөтен дөнья белергә лаеклы шәһәр. “Без быел бу дәрәҗәле вакыйганы кабул итүебезгә куанабыз һәм аңа зур өметләр баглыйбыз”, – диде министр.

“Татар-информ” хәбәрчесе министрдан дөньяның туристик базарына Төркиянең Кастамону кебек үзенчәлекле тарихи шәһәрен тәкъдим итәргә нинди планнар барлыгы белән кызыксынды. Чөнки дини һәм милли мәдәнияткә бәйле тарихи хәзинәләргә бай бу шәһәр Россиядә яшәүче халыкларны, ислам тарихы белән кызыксынучыларны битараф калдырмас иде. “Без халыкара туристик күргәзмәләрдә катнашканда һәрвакыт бөтен маршрутлар белән дә таныштырабыз. Монда күп нәрсә туроператорлардан да тора. Чыннан да, алга таба бу юнәлештә ныграк эшләргә кирәклеген аңлыйбыз”, – диде җавапка Нуман Куртулмуш.



Кастамону шәһәре Истанбулдан 500 чакрым, Анкарадан 250 чакрым ераклыкта урнашкан.

Әүлияләр җире

Кастамону турында сөйләгәндә, беренче чиратта аның рухи үзәк булуын әйтергә кирәк. Кеше санына карап исәпләгәндә, Төркиядә иң күп мәчет – Кастамонуда. Тур аниматор Мустафа Чагыр сөйләгәнчә, провинциядә 370 мең кеше яши, шәһәрдә – 114 мең, ә мәчетләр саны 2,5 меңнән арта, һәр урамда диярлек күккә ашкан манаралар күренә.



Иң борынгы мәчеткә Касаба авылында керергә мөмкин. Бер кадак та кулланылмыча төзелгән Мехметбей мәчете 700 еллык тарихка ия. Мәчет 2007 елда төзекләндерелгән. Аның эчендәге агач корылмаларга төсле буялар белән ясалган бизәкләр сакланып калган. Тур аниматор Мустафа бәй тагын бер үзенчәлекне искәртә: намаз уку өчен монда өченче кат та корып куелган, ягъни беренче катта – ирләр, икенчесендә – хатын-кызлар, өченче катта – абруйлы ир затлар намаз укыган. Уеп-бизәкләп ясалган ишекләр генә электән калган түгел икән. Берничә ел элек сәнгать әсәренә тиң борынгы ишекләрне читтән килеп урлап киткән булганнар. Шулай да аларны тиз табалар. Хәзер ишекләр Этнография музеенда саклана, ә мәчеткә аларның күчерелмәсен куйганнар.





“Бездә бик күп әүлияләр яшәгән, суфыйлар җирләнгән меңләгән каберлек саклана”, – ди Мустафа Чагыр. Ел саен май аенда шәһәрдә төрекләрнең күренекле дин галиме, суфый шәех Шабан-ы Вәли (1491-1567) һәм башка әүлияләрне искә алу көне үткәрелә. Бүген дә шәехнең мәчетеннән, җәсаде җирләнгән төрбәсеннән кеше өзелми. Кастамонулыларның һәркемгә хәерхаклы булуы – шәех Шабан-ы Вәлидән калган мирас. Шәехнең: “Килегез елмаеп, китегез елмаеп, һәр эшегез елмаеп” дигән теләк сүзләре бүген шәһәрнең нигез ташына уеп язылган.



Мәдәният министры кастамонулыларга быелдан шәех Шабан-ы Вәли һәм башка әүлияләрне искә алу көне чараларын хөкүмәт акчасына оештырылачагын хәбәр итте.



"Безнең шәһәрдә бик тәртипле кешеләр яши. Урлашу кебек күренешләр, җинаятьчелек юк дәрәҗәсендә. Бөтен кеше бер-берсен яхшы белә, хатын-кызлар урамнан курыкмыйча йөри. Мөхәммәд пәйгамбәр заманында ук бу җирләргә килгән бер сәхабә җирләнгән урам бар. Бүген дә кеше әгәр исерек булса аннан үтеп йөрергә җөрьәт итми”, – дип сөйләде Мустафа Чагыр. Гомумән, шәһәр кафе-рестораннарында спиртлы эчемлекләр тыелган. Әгәр алкогольле табын артында утырырга теләсәләр, кешеләр шәһәр читендәге рестораннарга чыгарга тиеш – тәртипләр шундый.

Мосафирлар – өч көн кунак

Кастамонуда кунакларга дустанә мөнәсәбәт күрсәтү гасырлардан килгән гадәт. Бүген “Исмаил бәй көллиясе” дип аталган тарихи комплекс та моны дәлилли. 1419-1461 елларда яшәгән һәм ул чакта Фатих Султан Мехметнең туганы булган Кемалетдин Исмаил бәйның 1443-1461 елларда төзелгән утарында мосафирларга туктап, өч көн бушлай яшәү-туклану рөхсәт ителгән. 2009 елда әлеге тарихи комплекс эчендәге мәчет, мәдрәсә, дөяләр кунаханәсе, мунча-хамам, төрбә ремонтланып, туристлар игътибарына ачылган.



Туристларга төрбә ишеге өстендәге бизәкне күрсәтәләр: ул Исмаил бәйнең йөзен сурәтли икән. “Исмаил бәйнең биредә җирләнәсе килгән, әмма ул Болгариягә киткәч, шунда Филибе шәһәрендә вафат булып кала. Аның истәлегенә төрбә бинасы ишеге өстенә Исмаил бәйнең йөзен чагылдырган сын ясап куела”, – дип сөйли экскурсоводлар.



Шәһәрне уч төбендә кебек күрәсең килсә, безнең эрага кадәр XII гасырда византиялеләр төзегән борынгы Кастамону кирмәненә менәргә кирәк.

Кастамону Ылгаз тауларыннан агып төшкән Карачомак елгасы буенда урнашкан, бу елга шәһәр үзәгеннән ага. Аңардан ике яклап, тар урамнар тармакланып китә. Шәһәр үзәгендә ике катлы борынгы йортларның шактые әлегәчә сакланган. “Йортларның бер-берсенә елышып урнашуы, кышын өйләрдә җылылыкны саклау өчен шулай эшләнгән”, – дип аңлата тур аниматор. Кастамонуга үзәкләштерелгән газүткәргечләр әле күптән түгел генә сузылган.

Борынгы йортларның берсендә Кастамонуда төрекләрнең көнкүреш үзенчәлекләре белән таныштыручы Этнография музее урнашкан. Янында гына Археология музее эшли: археологлар борынгы мәдәниятләргә караган табылдыкларны шундагы экспозицияләрдә туплана.



Күптән түгел шәһәрдә тагын бер үзенчәлекле музей ачылган: “Шапкалар музее”. Төркия Республикасының беренче җитәкчесе Ататөрек төрек халкына Европача киенергә, башлардагы фәсләрне салырга өндәгән мөрәҗәгатен 1925 елда Кастамонуда игълан иткән. Бүген Ведат Тек исемендәге Мәдәният һәм сәнгать үзәгендә урнашкан “Шапка музее”нда күренекле кешеләр махсус бүләк иткән һәм төрле милләтләрнең баш киемнәре күргәзмәгә куелган. Әмма әлегә анда татар милли баш киемнәре юк икәне ачыкланды. Димәк, Кастамонуга барасы булсалар, татарлар “Шапка музее”на татар түбәтәе белән калфак бүләк итә ала.


Кастамонуга җиде тапкыр киләләр

Шәһәрнең үзәк мәйданнарыннан берсе – Насруллаһ мәчете мәйданы. Сувенир кибетләре, кафелар – бөтенесе биредә. Төрек милли шагыйре Мехмет Акиф Эрсой (1873-1936) Төркиянең гимны булачак шигырен беренче тапкыр Насруллаһ мәчетендә укыган дип сөйлиләр.

Халыкта абруй казанган Насруллаһ казый хөрмәтенә 1506 елда төзелгән мәчет, тәһарәт алу чишмәләре, Карачомак елгасы аркылы салынган таш күпер – бүгенге Кастамонуның йөзек кашы. Мондагы чишмәдән су эчкән кеше шәһәрдә җиде ел яшәргә кала яки җиде тапкыр әйләнеп кайтачак, дип ышаналар.



Насруллаһ күперендә һаман да урта гасырдагыча “сәдәка ташлары” тора. Элек бай кешеләр сәдәка бирергә теләсә, мохтаҗларны уңайсыз хәлгә куймас өчен урамдагы махсус таш савытка акча салып китә торган булган, ә мохтаҗ кешеләр ул акчаларны башкалар күрмәгәндә алган.



Шәһәргә килгән кунаклар Җөмһүрият мәйданы, анда төрек солдатлары һәм ирләре өчен җанын бирергә әзер хатын-кызлар батырлыгын чагылдырган һәйкәл дә игътибарсыз калдырмый. Җөмһүрият мәйданында 1902 елда төрек архитекторы Ведат Тек тарафыннан төзелгән бинада Кастамону Хөкүмәте урнашкан. Соңрак Анкарадагы Президент сарае нәкъ шушы бина үрнәгендә корылган. 



Кастамону провинциясе губернаторы Яшар Карадениз шәһәрнең төрки дөнья мәдәни башкаласы итеп игълан ителүе куанычлы, һәм шул ук вакытта бик җаваплы дип белдерде журналистларга. “Без быел Кастамонуны таныту өчен бөтен мөмкинлектән файдаланырга тырышачакбыз”, – диде губернатор.

Узган ел шәһәрнең губернатор карамагындагы гандбол буенча хатын-кызлар командасы Төркия чемпионатын отып, Кастамонуны данга күмгән инде. Быел гандболчы кызлар Европа чемпионатында да уңышлы чыгыш ясыйлар.

Кастамону билгесе – сарымсак һәм ташбасма

Кастамону үзәгендәге кибетләрдә сувенирларга караганда, күбрәк сарымсак саталар кебек тоела. Авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнгән халык элек-электән Төркиядә иң сыйфатлы сарымсак үстергән. “Бездә халык терлекчелек белән шөгыльләнә, яшелчәләр, сарымсак үстерә”, – дип сөйләде Мустафа Чагыр.



Берничә завод-фабрика да эшли. Мәсәлән, Европада йорт җиһазлары, ишекләр ясый торган зур заводларның берсе биредә ачылган. 1 меңнән артык кешене эш урыны белән тәэмин иткән.



Һөнәрчелекне саклау максатыннан, Төркиянең Мәгариф министрлыгы карамагындагы Халыкка белем бирү үзәкләре, һәр шәһәрдә кебек, Кастамонуда да эшчәнлек алып бара. Шәһәрдәге үзәкнең җитәкчесе Ибраһим Джанлы туку осталыгы һәм ташбасма сәнгате белән таныштырып: “Бездә төрек хатын-кызлары күбесенчә өйдә утыра, алар халык һөнәрчелеге курсларына йөреп, кулларына һөнәр таба. Халкыбызның милли һөнәрчелеге шулай сакланып, буыннан-буынга тапшырыла”, – дип аңлатты.



Борынгыча итеп, кул станокларында бизәкләп тукылган җәймәләр сатуга чыгарыла, диде хатын-кызларны туку станогында эшләргә өйрәтүче Севги ханым Гюнгер. Кастамону хатын-кызлары тукыган җәймәләр электән үзенең сыйфаты белән аерылып торган. “Җепләр ныклы булсын өчен без махсус технология файдаланабыз: җепләр онлы суда кайнатыла. Кайвакыт җәймәнең озынлыгы йөз метрга җитәргә мөмкин, әгәр бер урында гына да җепләр өзелеп китсә, яңадан тукырга туры киләчәк. Бу бик четерекле эш”, – дип сөйләде остаз.



Бүген ташбасма стилендә бизәлгән кием-салымнар да Кастамону һөнәрчелеге үрнәге булып тора. “Элек ташка уеп ясалган бизәкләрне буяуга манып тукымага төшергәннәр. Хәзер таш урынына агач формалар файдаланыла”, – дип ачыклык кертте Ибраһим Джанлы.



Кастамону "кола"сы һәм чекме-хәлвә

Төрек халкының табыны милли аш-суга бай булуы сер түгел. Әмма Кастамонуда яшәүче төрекләр үз төбәкләренә генә хас ризыклар, эчемлекләр белән сыйларга тырыша.





Кышкы көннәрдә яратып эчкән, көрән төстә булганга “Кастамону коласы” дип тә аталган эчемлек чит ил кешеләрен шаккаттырырга сәләтле. Ул алма һәм айвадан кайнатылган. “Алманы һәм айваны бик озак, 15 сәгатьләп кайнаталар, шикәр дә кушмыйлар. Бу эчемлек шулай ясала”, – дип сөйли милли аш-су тәкъдим итүче кафе хуҗалары. Бодайдан ясалган булгур ярмасы белән әйрәнле пылау пешергәндә дә шушы сокны салалар, ул аңа үзенчәлекле әчкелтем тәм өсти.





Кастамонуда традицион лукум табу кыен дисәң арттыру булмастыр. Чөнки чәй яратучы төрекләр бу төбәктә табынга беренче чиратта чекме-хәлвә куя. Ул суда кайнатылган шикәрле сироп белән онлы май кушылган массадан, суза-суза ясала. “Якуп паша көллиясе” тарихи комплексында чекме-хәлвә ясаганны үз күзләрең белән кереп карарга рөхсәт ителә.



Сабиха әбидә кунакта

Кастамонуга беренче тапкыр аяк баскан кеше Сабиха әбидә кунак булмыйча китми.



Ылгаз таулары итәгендә, урман буенда үз йорты белән яшәүче ак яулыклы 85 яшьлек әби борынгы шәһәрнең туристик брендына әверелгән. 200 ел элек төзелгән йортта туристларга әзерләнгән табын илдә туристларга тәкъдим ителгән иң тәмле төшке ашлар унлыгына кергән. Ике катлы йортның дивары туристлар бүләк иткән истәлекле ядкарьләр, туризм өлкәсендә мактау кәгазьләре, сертификатлар белән тулган. “Кунаклар китабы” гына да 7 томга җиткән.



Сабиха әби кунакларны каршы алып, табын янына утыртып, мичтә пешерелгән итле икмәк белән сыйлый, шул арада үзенең гаиләсе, Кастамону төбәге тарихы турында сөйли. Бу йорт торган җирләр аның нәселенә солтаннар вакытында ук бирелгән булган. Шул хакта солтан әмере диварда, пыялалы рама эчендә эленеп тора.



Сабиха әби кунакларны тагын чакырып, җылы теләкләр тели-тели чын кастамонулыларча озата: “Килегез елмаеп, китегез елмаеп, һәр эшегез булсын елмаеп”...


Фикерләр








Мәдәният

Салават Фәтхетдинов хәйрия концертын уздырды: "Бөтен изгелекне дә кеше белеп торырга тиеш түгел"

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе хәйрия концертларын башлап җибәрде. Филармония янындагы скверда кичә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов һәм аның иҗатташ дуслары авыру балаларга акча җыю ниятеннән концерт куйды. 

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Персонал данные

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла