Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Каршы алыгыз: Сөмбел Гаффарова - яңа сәхнә татар теленә нигез салучы

Камал театрының Кече сәхнәсендә милли театр студияләренең "Nauraz school" театр фестивалендә Казан дәүләт мәдәният институты студентларының эше тәкъдим ителде. "Татар-информ" хәбәрчесе бер сәгать чамасы барган "Парковка" спектакленең татар театры тарихындагы ролен билгели.

news_top_970_100
Каршы алыгыз: Сөмбел Гаффарова - яңа сәхнә татар теленә нигез салучы

«Парковка» - 2017 елның декабрендә Камал театры оештырган «Яңа татар пьесасы» I Яшь татар драматурглары лабораториясендә катнашып финалга чыккан җиде пьесаның берсе. 2017 елда алар Камал театрының Кече сәхнәсендә өч көн дәвамында укылды – ягъни, Камал театры артистлары тарафыннан читкалар уздырылды.

Шунысы кызык - «Яңа татар пьесасы» конкурсында җиңгән пьесаларның барысының да диярлек үзәгендә хатын-кыз проблемалары ята иде.

«Без инде өченче көн хатын-кызлар проблемасын хәл итәбез. Аларга психологик ярдәм кирәк, аларны аңламыйлар, аларга кыен... Кайбер пьесалар бер үк автор язган беренче-икенче серия кебек тоела башлады. Ә бит хатын-кыз дөньясы гына түгел, хатын-кыз дөньясыннан да зуррак дөнья бар», - дигән иде «читкалар» укылганын тыңлап утырган Искәндәр Хәйруллин.

Әмма Фәрит Бикчәнтәев башкача уйлый булып чыкты - 2018-2019 елның театр сезоны башланганда шушы пьесаларның өчесеннән чын спектакль ясалачагы игълан ителде. «Сөмбел Гаффарованың "Парковка", Энҗе Гыйззәтованың "Ишекләр", Гүзәл Сәгыйтованың "Томан" пьесалары уңышлы, зур күләмдә язылган. Безгә талантлы драматурглар кирәк. Әлеге авторларны югалтасы килми. Без куймасак, алар язудан туктаячак, - диде ул вакыттаФәрит Бикчәнтәев. - Кече сәхнә өчен өч режиссер - Рамил Гәрәев, Олег Кинҗәгулов һәм мин - өч авторны әзерлибез. Олег Сөмбелнең «Парковка»сын сайлады, Рамил Гәрәев «Ишекләр»не куя. Мин Гүзәл Сәгыйтова белән эшләп карыйм».

Сүз уңаеннан, бу вакытта Гүзәл Сәгыйтова әле Кариев театры директоры түгел иде. Шулай итеп, өч ир-ат режиссер өч татар драматургинясын сәхнәләштерү эшенә алынды.

Олег Кинҗәгулов белән Сөмбел Гаффарова тандемы

Беренче булып Олег Кинҗәгулов җитешкән булып чыкты. Ул Фәрит Бикчәнтәевның укучысы. Үзенең беренче репертуар спектаклен Чаллы татар дәүләт театрында чыгарды – рус телендә язылган башкорт драматургы Ангизә Ишбулдина пьесасын сәхнәләштерде. Спектакль «Һөнәр» яшь режиссура фестивалендә күрсәтелде. Дөрес, ул чакырылган тәнкыйтьчеләр тарафыннан, аерым алганда Андрей Пронин фикеренчә, бик югары бәяләнмәде, ә менә үз тәнкыйтьчеләребез уңай гына фикерләр әйттеләр.

Олег Кинҗәгулов "Парковка" спектаклен Казан дәүләт мәдәният институты театр факультетының II курс студентлары белән куйган. Курс җитәкчесе – Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев.

Фәрит Бикчәнтәевның әлеге курсында «йолдызлы балалар»дан Камал театры артисты Минвәли Габдуллинның кызы (Габделфәрт Шәрәфиевның оныгы), Кариев театры артистлары Лилия һәм Илнар Низамиевларның улы укый. Сәхнәдә аларны да күрдек.

Сүз уңаеннан, пьеса авторы Сөмбел Гаффарова да «йолдызлы бала», ул – Тукай премиясенә даими кандидат, күренекле язучы Әхәт Гаффарның кызы. 20 ел Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, 10 ел дәвамында «Яңа татар пьесасы» бәйгесе катнашучысы. Ике китабы басылып чыккан, бер пьесасы – «Килмешәк» - Камал театрының Кече сәхнәсендә куелды.

Фатыймага ни кирәк?

Әсәрнең төп герое – Фатыйма, инфантиль ханым, үз дөньясында яши, берни дә эшли белми, үзенә эш юктан эш ясап шартлы рәвештә иҗтимагый дип атарга мөмкин булган эшләр белән шөгыльләнә башлый. Пьесада аның баласы төшүе һәм аның хыялындагы бала белән саташып яшәве дә бар иде. Спектакль шактый кыскартылгач, бу нечкәлекләр төшеп калган.

Аннотация. Көннәрдән бер көнне Фатыйма үзенең көнкүреш мәшәкатьләре һәм гаилә мөнәсәбәтләре арасында югалып юкка чыгуын аңлый. Иренең күрәләтә хыянәт итүе аны үз-үзен кире кайтаруга этәрә. Фатыйма актив иҗтимагый тормыш алып бара башлый. Моның белән ул күршеләрен үзенә каршы котырта. Ә актив гражданлык позициясе аны шәхси фаҗигагә китерә.

Фатыйма, Гали, Дәҗәлия, Исрафил, Мәрьям, Мәһди... вакыйгаларда катнашучыларның исемнәре очраклы түгел. Алар барысы да тамашачы аңында, кыямәт көненең һәрберебезгә аерым-аерым килүе турындагы уйга сала торган күренешләр тудыра.

Фатыйма галәмгә очачакмы? Чиләген куячакмы? Мәһдинең кем икәнен исенә төшерә алачакмы? Бу – Фатыйма хәл итергә тиешле мәсьәләләр. Безнең алда исә башка бер сорау тора – югалтыр нәрсәбез булганда, агымга каршы бара алырбызмы?..

Фатыйманың көнкүреш мәшәкатьләренә батуы язылса да, счет-фактура да түли белмәве көнкүрешкә батмавын күрсәтә. Ул хәтта урамда китап таратып йөрүченең секта вәкиле булуы мөмкинлеген да белми. Сүз арасында гына аның ВУЗ укытучысы булуы искә алына. 

И җәмәгать, мондый инфантиль хатыннар әзерләгән белгечләр җәмгыятькә, аерым алганда, татар милләтенә хезмәт итә алырмы? Миңа ВУЗ укытучылары, хатын-кызларны алсак, Диләрә Тумашева, Флера Сафиуллина, Миләүшә Хабетдиновалар булып күз алдына килә. Мыжлап, шыңшып утырмый, әйтәсен өздереп әйтә. Бәлки, мондый булдыксызлары да бардыр, әмма бу очракта инфантиль ханымның укытучы булуын ассызыклау нигә кирәк?

Шушы Фатыйма ишегалдында машина кую урынын саклау өчен чиләк куючыларны, тротуарга машина куючыларга каршы көрәш башлый – имзалар җыя. Шулай итеп Фатыйма һәм массалар эпопеясы башлана. Җыюын да җыя кебек имзаларын. Азактан яхшы киләчәк сорап плакат та күтәрә әле. Фатыймага карап, массалар һәм идеаллар турында фәлсәфә корырга да мөмкин. Әмма икенче яктан караганда, бу – үзен гаиләдә таба алмаган бәхетсез хатын-кызның «иҗтимагый эшчәнлек» уены уйнавы түгелме?

Ә Фатыйманың иҗтимагый эшчәнлегенә бәйле парковка, столбик, чиләк темаларын алсак, бу зур шәһәрләрнең йокы районнарындагы күпкатлы йортларда яшәүчеләр проблемасы. Аңлавымча, ишегалдында машина кую урыны өчен шулай талаша күршеләр. Башка урыннарда яшәүче татар тамашачысы аны аңламаячак. Мин дә аңламадым.

Автор ишарәләгән Мәһди белән Дәҗҗалга килсәк... автор ишарәләгәнчә, алары да үз арабызда инде ахрысы. Татар энциклопедиясе сүзлегеннән юллар:

Мәһди – ахырзаман алдыннан җир йөзенә килергә тиешле пәйгамбәр. Коръәндә искә алынмый, хәдисләрдә Мәһдинең ахырзаман хәбәрчесе булуына киң урын бирелгән. Шигыйләрдә Мәһди билгеле бер шәхес, җирдә гаделлек урнаштырачак зат, сөнниләрдә киләчәкнең хыялдагы гәүдәләнеше.

Дәҗҗал – мөселманнарның ахырзаман алдын тасвирлаган риваятьләрендә иң тискәре сыйфатларга ия зат. Коръәндә телгә алынмый, дини әдәбиятта еш очрый. Дәҗҗал образы мөселманнарның ахырзаман алды вакыйгаларын күзаллауларында һәм риваятьләрендә төп урыннарның берсен алып тора.

Чиләкләр

Татар театрына декорация элементы буларак чиләкләрне Илгиз Зәйниев кертте дип беләм. 2014 елда Камал театрының Кече сәхнәсендә куелган Шекспирның «Ричард III» трагедиясендә чиләкләр белән шалтырап йөргәннәр иде. 2107 елда куелган Нәкый Исәнбәтнең «Миркәй белән Айсылу» драмасында да чиләкләр белән мәш килделәр. Менә тагын чиләкләр! Ә тырышып кагалар аларны студентлар!

Чиләкләр белән бергә сәхнәгә баганалар, урындыклар, капчыклар да декорациягә әверелде. «Аның ише әйбер минем дачада да күп, нормаль декорация ясый алмыйлар хәзер», дип зарланган иде бер театрал.

Ә вертикаль декорацияләрне Фәрит Бикчәнтәев ярата. Аяз Гыйләҗев повесте буенча куелган «Әтәч менгән читәнгә» спектаклендә – уртадагы каланча, Мансур Гыйләҗев повесте буенча куелган «Исәнмесез?!» спектаклендә – сабантуй колгасы, ниһаять, укучысы спектаклендә – «Парковка»да да сәхнә уртасында менеп-төшеп йөрмәле тимер конструкция.

Сүз уңаеннан, Фатыйма кат-кат чиләкләргә каршы көрәшүен кабатлый.

Яңа татар теле

Читкалар вакытында, пьесаның русча язылып, авторның үзе үк аны татарчага тәрҗемә итүе әйтелгән иде. Яшь драматурглар лабораториясе укытучылар әсәрнең теле белән канәгать булмаганлыкларын искә төшерәләр.

Әмма пьеса, телен шомарту өчен, тел остасы булган язучы-редакторга бирелмәгән. Спектакль бүгенге татарларның татарча аралашу телендә эшләнгән. Ягъни, киң кулланыштагы сүзләр рус телендә калдырылган. Исеме үк шуңа ишарә – «Парковка» бит, машина кую урыны түгел. Столбиклар, счет-фактура... Татарча текст төзегәндә, яшерен-батырын түгел, без мондый сүзләрен урап узарга тырышабыз. Сөмбел аларны ничек әйтәбез – шулай кулланган. Артистлар рус теленнән кергән сүзләрне бик иркен кулланалар, чын һәм псевдо әдәби телдә сөйләшмиләр. Башта яңа татар теле колакны тырнап торса да, бу – кыю адым. Аны кем дә булса башларга тиеш иде.

Шулай итеп, 14 июнь - татар театры тарихында вакыйга – аралашу теле сәхнә теле урынына кулланылды. Аның пионерлары – Сөмбел Гаффарова белән Олег Кинҗәгулов. Әлбәттә, Фәрит Бикчәнтәев фатихасы белән эшләнде.

Моңарчы русча яки псевдоәдәби телдәге заманча пьесаларны татар авторлары язса да, каләмле өлкән буын артистлары яки Ркаил Зәйдулла кебек профессионаллар матур сәхнә теле рәвешенә китерәләр иде. Сөмбелнең беренче пьесасы да тел ягыннан редакторланган дип беләм.

«Студентлар бүгенге заманның атмосферасын бирә алдылар. Аралашу теле белән сәхнә теле мондый спектакльләрдә аерылырга тиеш түгел, тере тел булырга тиеш. Әдәби тел дип әйтәбез – анысы да кирәк, ләкин үле тел булырга тиеш түгел. Сәхнә телен урам теленә әйләндерү турында сүз бармый, монда урталык сакланган. Без шундый заманда яшибез – чынбарлык шундый», - диде булачак артистларның сәхнә теле укытучысы Инсаф Абдулла.

Театрның бүгенге заманча татар телен – яңа татар телен сәхнәгә чыгаруы батырлык. Камал театрының әдәби бүлеге мөдире Нияз Игъламов телле театрларның «Нәүрүз» халыкара театр фестивалендә «Камал театры – татар мәдәниятенең бозваткычы» дип игълан итте бит инде. Ялангач король турындагы Андерсен әкиятендәгечә, корольнең шәрә булуын, ә безнең инде чын әдәби телне күптән югалтканлыгыбызны кем дә булса әйтергә тиеш иде бит инде. Аны Фәрит Бикчәнтәев рөхсәте белән татар язучысы Әхәт Гаффарның кызы Сөмбел әйтте. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100