Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Камал театрында яңа сезон: Мансур Гыйләҗев кире кайта, артистларга рөхсәтсез кинога төшү тыела, Фәрит Бикчәнтәев Кол Галидән курка

27 августта Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры труппасы җәйге ялдан соң кабат җыелды. Театр җитәкчеләре артистларны яңа сезонның планнары, гастрольләр графигы белән таныштырды. Мөгаен, бу яңалыклар укучыларыбызга да кызыклы булыр.

news_top_970_100
Камал театрында яңа сезон: Мансур Гыйләҗев кире кайта, артистларга рөхсәтсез кинога төшү тыела, Фәрит Бикчәнтәев Кол Галидән курка
Күренеп тора, артистлар бер-берсен сагынып килгән. Җыелыш үткән кече залга килеп керүгә, кочаклашып күрешәләр, хәл-әхвәлләрен сорашалар. Шыпырт кына тыңлап торам: кемдер ял итәргә чит илгә очкан, кемнәрдер оныклары һәм балалары белән авылда ял иткән, кайберәүләр кышка кайнатмалар әзерләгән. Бүген исә, һәрберсе җәй көне туплаган көчләрен эшкә җигеп, яңа сезонга әзерләнү, рольләр өйрәнү белән мәшгуль. Артистларның кәефләре күтәренке, “яраткан эшең һәм тугры тамашачыларың булу – олы бәхет”, - диеште алар.


Гастроль бүләкләре

Театр труппасының беренче җыелышы күңелле яңалыкларга бай булды. Билгеле булганча,  шушы көннәрдә Камал театры труппасы Саха республикасы башкаласы Якутск шәһәренә гастрольләрдә булып кайтты. Алар якут тамашачысына 112нче сезон премьерасы - Сөмбел Гаффарованың "Килмешәк" спектаклен тәкъдим итте. Гастрольләрнең соңгы көнендә Туфан Миңнуллинның "Гөргөри кияүләре" легендар комедиясен күрсәткәннәр. Гастрольләр Федераль үзәкнең Россия Мәдәният министрлыгында гастрольләр эшчәнлегенә ярдәм күрсәтү йөзеннән булдырылган "Зур гастрольләр. Төбәкара программа" проекты кысаларында оештырылган.

Театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев әйтүенчә, тамашачылар Камал театрын бик җылы, зурлап каршы алганнар. Залда аншлаг, билетлар ике атна дәвамында сатылып беткән. Тагын бер яхшы яңалык: театр директоры Илфир Якуповка "Саха (Якутия) Республикасының мәдәният отличнигы" дигән мактау билгесе тапшырылган. Театрның режиссеры Фәрит Бикчәнтәев "Якутия Россия белән 385 ел бергә" дигән юбилей тамгасы белән бүләкләнгән.



- Бик катлаулы, бик авыр сәфәр булды. Мәскәүдән алты сәгать бардык, җиде сәгать кайттык. Юл газабы – гүр газабы, дигән әйтем искә төште. Бик яхшы кабул иттеләр, халкы бик кунакчыл икән. Аэропорттан төшүгә үк, Якутия кызлары кымыз һәм чәк-чәк белән каршы алдылар. Ләкин кәефне төшерә торган күренешләр дә булды. Мәсәлән, җирле халыкка хас булган милли чалымнар күрмәдек. Чын рус һәм совет шәһәре дияргә була, чөнки 80-70 елларда төзелгән биналар, йортлар күп. Кибетләрдә үзләре җитештергән продукция сатылмый, товарның 80 проценты башка җирләрдән китерелгән. Ни өчендер үзләренең продукцияләрен сатуга чыгармыйлар, гәрчә аларда сыйфатлы сөт продуктлары җитештерелә. Территорияләре бик зур, ләкин халык саны 1 млнга да тулмый. Кыш көне 50-60 градус салкын, анда яз һәм көз айлары юк. Җәйдән соң кыш килә.

Иң көчле тәэсир Андрей Борисов белән очрашудан соң туды. 24 ел буе Якутиядә мәдәният министры вазифаларын башкарган ул, хәзер дәүләт киңәшчесе булып тора. Ул бик данлыклы шәхес, барлык гореф-гадәтләр һәм йолаларны яңадан тудырган. “Олонхо” театрының бинасын төзи, Евразия халыклары өчен үзәк оештырырга тели. Ул төрки халыклар эпосын булдырырга хыяллана. Без “Гөргөри кияүләре”н уйнаганнан соң, ул сәхнәгә чыкты. Залда утыручылар дәррәү кубып, кул чабып каршы алдылар. Бу халыкның бердәм булуын күрсәтә. Гастрольләр ябылышына Саха (Якутия) Республикасы дәүләт җыены рәисе Александр Николаевич Жирков та килгән иде. Аллаһыга мең Шөкер, спектакльләр бик яхшы узды. Узган ел аларга август аенда башка театр килгән, алар “янды”. Тамашачы җыелмаган һәм билетлары сатылмаган. Без килгәндә дә “август аенда килмәгез, гастрольләрне сентябрь-октябрь аена күчерегез”, - дип куркыттылар. Билетлар сатылып бетте, өстәмә урындыклар куярга туры килде. Туган якларны сагынып кайттык, Казанны күргәч елыйсыларым килде”, - дип сөйләде Фәрит Бикчәнтәев.

“Яңа көчләр белән - яңа сезонга”

Камал театрында яңа сезон 5 октябрьдә драматург Кәрим Тинчуринның “Зәңгәр шәл” спектакле белән башланачак. Бүген театрда репетицияләр, 113 сезонга әзерлек эшләре бара.



- Яңа көчләр, иҗади яңалыклар белән яңа сезонга аяк басабыз. Планнар зурдан. Яңа сезонда да уңышлы күрсәткечләрне саклап калырга һәм артырырга тырышырга кирәк. Билгеле булганча, сезон һәр елдагыча К.Тинчуринның "Зәңгәр шәл"е белән ачылачак. Алга таба "Бабайлар чуагы" лирик комедиясе һәм 112 сезон премьерасы "Әтәч менгән читәнгә" спектаклен тәкъдим итәбез. Спектакльләргә билетлар сатылып беткән, тамашачылар өстәмә көн сорый.

Премьералар да күп булачак, Чыңгыз Айтматовның “И дольше века длится день” (“Гасырдан озын көн”) романын сәхнәләштердек. Ул 7 ноябрь көнне күрсәтеләчәк. Тагын бер яңа спектакль әзер, ул "Бию пәрие” дип атала. Әлеге хореографик пьесаның премьерасы 14 декабрь көнне узачак. Әлеге әсәрләрне куючы режиссер - Илгиз Зәйниев. Апрель аенда Александр Володинның “Пять вечеров” (“Биш кичә”) пьессасы буенча язылган әсәрне сәхнәлештерергә уйлап торабыз, - диде Фәрит Бикчәнтәев.

“Яңа сезон гастроль һәм фестивальләргә бай булачак”

Театрның баш режиссеры әйтүенчә, бу сезон гастрольләргә бай була, артистларга бик күп җирләрдә чыгыш ясарга туры киләчәк.



- График бик тыгыз. 14-16 сентябрьдә Камал театры Үзбәкстанда өч спектаклен күрсәтә. Үзбәк милли Академия драма театры сәхнәсендә “Зәңгәр шәл” спектакле, “Бабайлар чуагы” комедиясе һәм “Әтәч менгән читәнгә” спектакле тәкъдим ителәчәк. 23 сентябрь көнне Үзбәк театры безгә, Камал театрына килә. Билет бәясе – 250 сум, бик арзан. Безнең гастрольләр Мәскәү, Уфа, Яр Чаллы, Түбән Кама, Самара, Әлмәттә дә оештырылган. Кыш аенда башлана. Аннан тыш, төрле фестивальләрдә дә катнашабыз. 8-11 ноябрь көннәрендә Камал театрында Аяз Гыйләҗев исемендәге театр фестивале узачак. Фестивальдә Татарстан Республикасының төрле төбәкләреннән килгән театр коллективларының катнашуы көтелә. Соңгы вакытта күп кенә театр коллективлары язучы Аяз Гыйләҗевнең әсәрләрен сәхнәләштерә. Халык язучысына багышланган чаралар бик күп уза. Әлеге фестиваль ярдәмендә аның исемен мәңгеләштерергә, яшь буынны бай мирасы белән таныштырырга кирәк. Аяз Гыйләҗевның иҗаты башка халыкларга да яхшы таныш. Бүген дә аның әсәрләре яратып укыла. Шуңа күрә фестивальдә Татарстан Республикасының төрле төбәкләреннән килгән театр коллективлары да катнаша. Хакасия республикасыннан катнашырга теләк белдерделәр. Фестиваль кысаларында Г. Камал театры артистлары Аяз Гыйләҗевнең “Әтәч менгән читәнгә" спектаклен күрсәтеләчәк. Будапештта апрель ахырында театр коллективлары катнашында фестиваль узачак, анда да катнашабыз. Әлегә нинди спектакль белән баруыбыз билгесез. Май аенда Уфадагы "Туганлык" халыкара төрки телле театрлар фестиваленә барабыз. Анда азәрбайҗан, балкар, хакас, алтай, казах, тыва, чуваш, кыргыз театрлары катнаша, - диде ул.

“Камал театрына Мансур Гыйләҗевның әсәрләре кире кайта”

Галиәсгар Камал Театрына драматург Мансур Гыйләҗевның әсәрләре кире кайта. Бу хакта матбугат очрашуында Фәрит Бикчәнтәев әйтте. “Күптән вакыт, ниһаять. Озак көттек”, - диде артистлар.



- М. Гыйләҗевның әсәре Камал театрында булырга тиеш. Драматург белән сөйләштек, фикерләштек. Безнең өчен ул пьеса яза, чәршәмбе көнне аны тулысынча әзерләп кертеп бирергә тиеш. Аның кайчан сәхнәгә чыгачагын төгәл әйтә алмыйм, ләкин рольләргә бүлү шушы арада булачак. Эшне озакка сузмыйча, тиз арада башларга кирәк, - диде ул.

“Театрда яшь драматургларның пьесалары сәхнәләштерелә”

Яңа сезонда тамашачыларны тагын бер яңалык көтә. "Яңа татар пьесасы" бәйгесендә финалга чыккан авторларның сәхнә әсәрләре Камал театры сәхнәсендә күрсәтеләчәк. Яшь талантлы авторларны ачыклау максаты белән үткәрелгән бәйгедә өч пьеса уңышлы дип табылган.



- Конкурска җиде эш кабул иттек, шуларның өчесен сайлап алдык. Уңышлы язылганнары бар. Пьесалар режиссерлар җитәкчелегендә профессиональ актерлар тарафыннан Г. Камал сәхнәсендә куелачак. Шул рәвешле драматургларның иҗатын үстерүгә этәргеч бирәбез. Авторлар конкурска сәхнәдә куелмаган, татар телендә иҗат ителгән пьесалар юллады. Әсәрләр тормыштан алынган, кешеләрнең бүгенге тормышын сүрәтләп иҗат иткәннәр. Сөмбел Гаффарованың "Парковка", Энҗе Гыйззәтованың "Ишекләр", Гүзәл Сәгыйтованың "Томан" пьесалары уңышлы, зур күләмдә язылган. Әлегә яшь авторлар белән алга таба да эшләүне дәвам итәргә уйлыйбыз, чөнки талантлы драматурглар безгә кирәк. Әлеге авторларны югалтасы килми, - диде Фәрит Бикчәнтәев.



“Фәрит Бикчәнтәев Кол Галинең поэмасын куярга курка”

Инде артистларның театр җитәкчелегенә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирү чираты җитте. Кайчан Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” поэмасын куячакбыз? – дип сорадылар алар.



- Әлегә әйтә алмыйм, киләчәк күрсәтер. Дөресен генә әйткәндә, мин ул әсәргә алынырга әзер түгел. Куркам. “Кыйссаи Йосыф” поэмасын куяр өчен бөтен репетицияләрне туктатып, аның хакта гына уйларга туры киләчәк. Кол Галинең бөтен иҗатын, тормыш юлын өйрәнергә кирәк булачак, - диде режиссер.

“Съемкаларга безнең рөхсәттән башка төшмәгез”

Фәрит Бикчәнтәев борчыган кайбер мәсьәләләргә дә тукталды. Аның әйтүенчә, артистлар театр җитәкчелеге рөхсәтеннән башка кино, клипларга төшәргә һәм журналистларга интервью бирергә тиеш түгел.



- Хәзер кино, телевидениегә төшәргә тәкъдим итүчеләр күп булачак. Казан – популяр, Мәскәүләрнең безнең артистлар белән эшлисе килә. Җәмәгать, зинһар өчен! Сезне съемкаларга чакыралар икән, үзегезнең дәрәҗәгезне белеп эш итегез. Нинди театрда эшләгәнегезне онытмагыз. Әлбәттә, ризалык бирәсез. Ләкин сез “Мин театрда эшлим, рөхсәт алыр өчен театрга хат җибәрегез”, - дип әйтергә тиеш. Мин аңлыйм, сезнең өчен кинога төшү – зур дәрәҗә. Тик үз-үзебезне хөрмәт итмәсәк, безне хөрмәт итмәячәкләр. Бер елны бер артист кыз белән “яндык”, шуңа күрә башка кабатланмасын дим. Ул "Татарстан - Яңа Гасыр" каналына да кагыла, алар да театрга хат язарга тиеш. Без бит шуннан чыгып репертуар төзибез, план корабыз, - диде режиссер.



Әлеге сөйләшүгә Камал театры директоры Илфир Якупов та кушылды.

- Әлбәттә, без хәбәрдәр булсак яхшы булыр иде. Елдагычы исегезгә төшерәм, интервьюларны да безнең белән килешеп эшләгез. Язмаларда хаталар китә, журналистлар күп очракта күрмиләр, белмиләр. Сезгә күрсәтмичә генә, әңгәмәне бастырып чыгаралар. Ул да дөрес эш түгел, шуңа күрә игътибарлы булыгыз. Интервью бирәсез икән, бастырып чыгарыр алдыннан журналисттан сезгә җибәрүен сорагыз. Үзегез карап чыгыгыз, - диде ул.

Директорга - күкрәк билгесе

Очрашуда театр директоры Илфир Якупов "Татарстан Республикасының мәдәнияттәге казанышлары өчен" күкрәк билгесе белән бүләкләнде. Бүләкне Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова исеменән министрлык вәкиле Рәшит Фәтхуллин тапшырды.



Шулай ук ТР Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы белән Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының мөхәррире Алсу Сатдарова, күпъеллык нәтиҗәле хезмәте һәм театр сәнгате үсешенә зур өлеш кертүе өчен тәрҗемәче-диктор Эльвира Шәрәфиева бүләкләнде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100