Камал театрында премьера: “Мәңгелек буран” - маңкорт турында риваять яки дөягә әйләнү куркынычын кисәтү

14 ноябрь 2018

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Рузилә МӨХӘММӘТОВА
Фото: Салават Камалетдинов
Камал театры Чыңгыз Айтматовның “маңкорт” сүзен әйләнешкә керткән “Гасырдан озын төн” романын сәхнәләштерде.

Сиксәненче-туксанынчы елларда маңкорт сүзе еш кулланыла башлады. Ул сүзне ябыштырып куярга яратучыларның бөтенесе дә аның кайдан алынганын белдеме икән – әйтә алмыйм, әмма яратып кулландылар.

Пролог. 1987 ел

Татар сәхнәсенә бу сүзне шагыйрь Зөлфәт белән “Әкият” татар дәүләт курчак театры директоры Роза Яппарова китерде дип беләм – театр 1987 елда Чыңгыз Айтматовның “Гасырдан озын төн” романы нигезендә куелган курчак шигъри спектаклен чыгарды.

Борынгы риваять буенча, сугышта әсирлеккә эләккән егетләрнең чәчләрен кырып, башларына дөя тиресе каплаганнан соң, аларны далага, кызу кояш астына чыгарып ташлаганнар. Тире кипкән саен башны кыскан, ә үсә башлаган чәч төкләре кипкән тирене тишеп чыга алмагач, кире баш тиресенә кадалып үскән. Авыртуга түзә алмыйча, кешеләр аңнарын югалтып, хәтерләрен җуялар. Исән калганнары манкортка әйләнә — кешелек кыйммәтләрен җуеп, бары тик ризык китерүче хуҗасына гына табына башлый.

“Мин Курчак театрында эшли башлаганда Казанда бер генә татар мәктәбе калган еллар иде. Кешеләрне тетрәтерлек, җаннарына үтеп керерлек әсәр куясы килә. Чыңгыз Айтматовның шушы әсәрен сайладык, - дип сөйләде Роза Сәетнуровна. — Әсәрдә манкорт Җоламан әнисе Найман ананы танымыйча, атып үтерә. Найман ана аккошка әйләнеп далага оча. Бу тетрәндергеч риваять иде. Курчак театрында Айтматов кебек язучыларны кую өчен махсус рөхсәт кирәк булгач, без аны Мәскәүгә барып алдык. Пьесаны шагыйрь Зөлфәт язды. Зөлфәтнең таланты Чыңгыз Айтматов талантына тиң иде — Чыңгыз Айтматовның прозасы белән Зөлфәтнең поэзиясе үрелеп барды".

Кояш бездән йөзен чөермәсме… Ком басмасмы безнең сукмакларны? Уйлан, кешем, уйлан, уйлан!..”

  • Шул ук елны - 1987 елда режиссер Дамир Сираҗиев Чыңгыз Айтматов буенча “Ахырзаман” спектаклен чыгара. Бу - Зөлфирә Зарипова, Нариман Гарифуллиннарны таныткан спектакль. Камал театры үзенең “Камал мәктәбе” проектын нәкъ шул спектакльнең видеосын күрсәтүдән башлаган иде.
  • 1987 ел – Илгиз Зәйниевның туган елы. Әлбәттә, ул бу спектакльләрне күрмәгән. Ул аңа тарихи хәтер буларак сеңгәндер.

Утыз елдан соң

Быел Камал театры кабат Чыңгыз Айтматовка әйләнеп кайтты. Татар сәхнәсендә тагын маңкорт турындагы риваять яңгырады.

Спектакль “Мәңгелек буран” дип атала һәм аның инсценировкасын режиссер һәм драматург Илгиз Зәйниев язган. Ни гаҗәптер, русча язган. Чыңгыз Айтматов русча язган икән, нигә безнең Илгизгә ярамасын ди русча язырга?! Инсценировканы татар теленә Резеда Гобәева тәрҗемә иткән. Афишада тәрҗемә авторы ни өчендер инсценировка авторына караганда зуррак кегльдә язылган.

Сценограф – Геннадий Скоморохов. Композитор – Эльмир Низамов. Пластика буенча режиссер – Сәлимә Әминова.

“Айтматовны карарсың, бәлки, дип Фәрит Рәфкатович тәкъдим итте, - дигән иде Илгиз Зәйниев премьера алдыннан. - Башта ук шушы әсәрен күзалласам да, бөтен әсәрләрен яңадан укып чыктым. Һәм башта сайлаган шушы әсәргә кайттым. Ул күңелгә сеңеп калган. Борчыган темалар бар. Биредә иң мөһиме – кеше язмышы. Гореф-гадәт, йолалар – ул безгә кирәкме? Нәрсә ул яшәү – үзеңә җайлы булганча көн итүме, әллә бу дөньяга нигә җибәрелгәнеңне аңлап яшәүме? Бөтен кеше президент булырга тумаган. Кемгәдер казах далаларындагы бер разьездда эшләргә туры килә. Чөнки поездлар йөреп торырга тиеш, ул поезд юллары чистартылырга тиеш. Анда да кешеләр яши, алар да яраталар, балалар үстерәләр, борчылалар, үләләр... Гади кешелек темалары...”

Спектакльгә романның Идегәйнең бер станциядә гомер иткән кордашы Казангапны җирләргә Ана-бәет зиратына алып баруы туры линия булып тора. Төп линиягә уралган вакыйгаларның берсе буларак Әбүталип язмышы алынган, риваятьләр белән бизәлгән һәм барысына да маңкорт турындагы риваять белән нокта куелган.

Идегәй – Илдар Хәйруллин, яшь Идегәй – Алмаз Борһанов. Казангапның җаны – Илдус Әхмәтҗанов, Казангапның яшь чагы – Алмаз Сабирҗанов.

Төп тема – тарихи хәтер. Идегәйнең дустын хәтерләвеннән башлап, халыкларның югалтылу куркыныч астында калган тарихи хәтере.

Чиксез булып күренгән сәхнәдә тәгәрәп йөргән чыбыктан үрелгән шарлар – хәтер йомгаклары да, кадерсезләнеп тибелеп йөргән кешеләр дә, Чыңгыз Айтматов романында булып, спектакльгә керми калган галактикалар да булса кирәк. Геройлар урындык итеп тә, кар бабай итеп тә, чыршы итеп тә, хәтта мәет буларак та кулланылган төрле материаллардан ясалган шарларны теләсә ничек аңлый аласың. Дөресен әйтим, башта сценографиянең Гаяз Исхакый әсәрләре буенча Камал театры сәхнәсендә куелган “Тормышмы бу?” спектаклен хәтерләтүе бераз аптыратты. Шул ук караңгы чиксезлек – сәхнәдә берсендә “кубиклар”, икенчесендә – “шарлар”.

Шарларның иң зурысы – өреп тутырылганы – мәрхүм Казангапның гәүдәсе. Казангапның җаны, актер Илдус Әхмәтҗанов булып, читтән мәет юганнарын карап тора. Сөйләнә-сөйләнә Идегәй-Илдар Хәйруллин “мәет юа”. Шулай итеп ул дустын соңгы юлга әзерли, Озын Иделбайны шушы эшне эшләргә өйрәтә, хәзергечә әйтсәк, мастер-класс бирә.

Шарларны тезеп Әбүталип белән Зарипаның шартлы өе дә күрсәтелә. Әбүталип – илнең сәяси карашларының үз язмышына бәйле булуына бәйле рәвештә бирегә килеп урнашырга мәҗбүр. Әмма котылып кала алмый – кулга алына, күп тә үтми, Зарипа ике баласы белән тол кала.

Әлеге бер тапсыз якты образны Эмиль Талипов уйный. Һәр милли җанлы татарга таныш булган маңкорт турындагы риваятьне дә ул сөйли.

Әлеге риваять – спектакльнең эпилогы. Ул алгы планда бара. Баласын югалткан ана образында – Алсу Гайнуллина. Ул хәтерен югалткан улын күреп үрсәләнә һәм ул угыннан һәлак та була.

Дустын җирләргә Ана-бәет зиратына алып барган Идегәй боларның барысын да хәтереннән үткәрә. Әмма дустын шушы ата-бабалары яткан изге зиратка җирли алмый ул. Зират ябык зонада һәм анда керергә ярамый булып чыга. Димәк, тарихи хәтер куркыныч астында. Ә үз милләттәшең шуны аңламый. Ул система эчендә һәм башкалар аңа “посторонние”. Казангапның улы Сабитҗан да хәтерсезләндерелгән буын вәкиле. Илнур Закиров аны карикатуралы образ итеп тудырган. Аңа әтисен кайда күмеп калдырсаң да - барыбер. Тизрәк эшен бетереп китеп барырга кирәк. Әмма ул бит кайткан, димәк, әле тарихи хәтереп югалтылып бетмәгән.

Ә югалса, без инде... дөягә әйләнеп калачакбыз. Әйе, Каранарга. 

Романдагы дөя образын тудыру өчен Илгиз Зәйниев Камал театрының иң зур гәүдәле һәм иң мәрхәмәтле карашлы актерын - Татарстанның атказанган артисты Минвәли Габдуллинны билгеләгән. Дөянең бар вазыйфасы салынган йөкне тартып бару һәм табигать кушкан вакыты җиткәч ана дөяләр белән уйнаштырып алу.

Шәп башкара бу рольне Минвәли! “Белгечләр” бу фестиваль форматы, тамашачы озак йөрмәс дип аһ-ваһ итсәләр дә, минемчә, Минвәлинең уенын карарга махсус килүчеләр булачак. Аның яшь ана дөяләр белән биеп йөрүе генә ни тора, аның “азып-тузып” йөргәннән соң эштән чыгып кайтып егылуы гына ни тора!

Кемнәрнеңдер дөя образы нигә болай калку кергән дип аптыравы урынсыз. Дөя образы монда бик урынлы. “Ана-бәетләребезне” сакламасак, безне шул дөя язмышы көтә. Ул дөя дә бит Найман ана йөргән данлыклы дөяләр нәселеннән. Әмма дөя барыбер дөя инде ул.

Камал театры гомер-гомергә хайваннар образларын сәхнәгә чыгарып кешедәге иң нечкә сыйфатларны бирә ала. Камал сәхнәсендә Искәндәр Хәйруллин башкарган Түзәр исемле эт, Равил Шәрәфиев башкарган Лачын, Ләйсән Рәхимова башкарган Ана куян (“Кара чикмән” спектакле), Әсхәт Хисмәтнең Акбае һәм Люция Хәмитованың Чарлие (“Авыл эте Акбай”), ниһаять, Илдар Хәйруллинның Мыраубатыры (“Мыраубатыр” балалар телеспектакле, сиксәненче еллар). Менә шушы легендар исемлеккә Минвәли Габдуллинның дөясен дә өстәп куябыз.

Шулай итеп, татар сәхнәсенә утыз елдан соң икенче тапкыр маңкорт образы менде. 

Әлеге образны ачып бирү татар театрындагы иң ныклы гаиләләрнең берсе Хәйруллин-Гайнуллиналарга тапшырылган иде. Идегәй ролендәге Илдар Хәйруллин дустының улы турында уйлап, эчке бер сызлану белән “маңкорт булып чыгасың бит син”, диде. Ә Найман ана ролендә Алсу Гайнуллина газапланып кычкырып улының маңкорт түгеллеген аңлатырга тырышты.

Илгиз Зәйниев әле спектакльне фестивальгә яки тамашачы җыярга дигән уйлар белән куймавын да әйткән иде. “Хәлеңнән килгәнчә тырышып булган хикәятне сөйләп бирергә кирәк. Үз талантыңнан чыгып ничек дөрес дип саныйсың – шулай ачып бирергә кирәк. Кеше театрда үткән өч сәгать вакытын жәлләмичә чыгып китсә – әйбәт инде”, - дигән иде ул.

Фикерләр








Мәдәният

Раил Садриевны нигә сүгәргә ярамый?

Вип-кунакларны залга тезеп утыртып сәхнәдән рәхмәт әйтү жанрын татар сәхнәсенә Салават Фәтхетдинов кертте. Әлеге файдалы жанрны бик рәхәтләнеп Айдар Галимов эләктереп алды. Инде Сербиядән кайтып Уфага китеп барышлый Казанда туктап, Раил Садриев та “рәхмәтле кичә” үткәреп алды.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла