Камал театрында "Килә ява, килә ява" спектакле яңартылды: "халәтләр кәмите"нә эшсез калган татар теле укытучысы өстәлгән

19 Февраля 2018

Укылган: 1338 тапкыр

Автор: Рузилә МӨХӘММӘТОВА
Фото: Рамил Гали
Зөлфәт Хәкимнең Камал театрында ун ел дәвамында уңышлы барган “Килә ява, килә ява” спектакле кабат сәхнәгә әйләнеп кайтты.

Егерме ел элек

“Килә ява, килә ява” спектакле моннан 20 ел элек куелган иде һәм ун ел буе театрның “кассовый” спектакле булып торды. Режиссеры – Фәрит Бикчәнтәев. Рәссамы – Сергей Скоморохов, композиторы – Фуат Әбүбәкеров. Рольләрдә - Рамил Төхфәтуллин белән Илсөя Төхфәтуллина, Илтөзәр Мөхәммәтгалиев һәм Рушания Юкачева, сантехник ролендә - Әсхәт Хисмәт. Тамашачы баштарак сантехник ролендә Рәшит Шамкай уйнавын да хәтерли. Соңрак ул эстрадага күчте һәм бу роль тулысы белән моңарчы икенче составта уйнаган Әсхәт Хисмәткә генә генә калды.

Рамил Төхфәтуллин милли кинематографияне үстерү белән мавыга башлагач, ә аннары үзен чиновниклыкта сынап карау өчен театрдан бөтенләй үк китеп баргач, спектакль репертуардан төшеп калды. Бу 2008 ел иде.

Быелгы сезонда Рамил Төхфәтуллинның театрга әйләнеп кайтуы әлеге спектакльне яңартуга сәбәп булды.


Хәерле сәгатьтә!

Шулай итеп, “Килә ява, килә ява” комедиясе театр репертуарына әйләнеп кайтты һәм бер сулышта рәттән дүрт көн күрсәтелде. Шунысы да игътибарга лаек, Фәрит Бикчәнтәев спектакльне театрның баш режиссеры Марсель Сәлимҗанов исән чагында, театрның гадәти режиссеры буларак куйган. Сүз уңаеннан, шул ук елны – 1998дә ул Габдулла Тукай премиясенә лаек була.



Быел инде спектакльне Фәрит Бикчәнтәев театрның баш режиссеры, "Алтын битлек" театраль премиясе номинанты, Станиславский исемендәге Халыкара премия лауреаты буларак яңартты. Дөрес, статуслы Фәрит Бикчәнтәев егерме ел элеккеге яшь Фәриткә тулысынча ышанган – куелышка үзгәрешләр кертелмәгән диярлек. Иң мөһиме - спектакльнең “төшен-үзәген” тәшкил иткән ике артист – Рамил Төхфәтуллин белән Илтөзәр Мөхәммәтгалиев тә шул ук. Режиссер иллене узган ике ир-егеткә яшь хатыннар “бүләк иткән”: Рушания Юкачеваны - Гөлчәчәк Хәмәдинурова, Илсөя Төхфәтуллинаны Алинә Мөдәрисова алыштырган. Сантехник та яшәргән – фәлсәфә сата-сата краннарны Алмаз Гәрәев төзәтә.

Драматург пьесага артык кагылмаган. Яңа куелышка өстәлгән иң актуаль юмор – өске катта эшсез калган татар теле укытучысы Гутманның яшәве һәм аның бөтенесенә риза булачагы. Аның астагы катны суга батырырга ризалашканыннан тамашачы рәхәтләнеп көлде...

Сүз уңаеннан, беренчеләрдән булып әлеге юморны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ишетте. Премьераның беренче көнендә спектакльне ул тамаша кылды.



Сюжет болайрак. Фәндәс (Илтөзәр Мөхәммәтгалиев) ял йортыннан кайтып керә. Саҗидәсе аны төксе каршы ала. Янәсе, ире аны ялгызын калдырып киткән. Ир-ат нишли? Нишләсен инде, замана ир-аты проблемадан качарга ярата – әнисенә кунарга китеп бара. Ә хатын-кыз нишли? Ачудан иреннән үч алырга уйлый. Яңарак кына үзенә шалтыратып очрашу тәкъдим иткән ир-атка шалтырата. Фәндәс сәбәп табып, кире кайтып керә. Чәчәкләр һәм шампан шәрабы күтәреп, булачак сөяркә Рәшит (Рамил Төхфәтуллин) килеп керә, шул вакыт ярты ел элек чакырылган сантехник та пәйда була. Көтмәгәндә-уйламаганда “тулы бәхет өчен” Фәндәс белән ял йортында танышкан Зәйнәп тә килеп керә...

Үпкәләш, талаш, эчеш, кычкырыш, җырлашулар һәм беренче бүлек тәмам. Икенче бүлектә вакыйгалар ярты елдан соң бара. Фәндәс хатынын гафу итә алмыйча чыгып югалган. Саҗидә ярты ел ирен көткәннән соң, ярдәм сорап “всемогущий" Рәшиткә шалтырата. Вәт яңалык: Рәшит яшь хатыны – авырлы Зәйнәп белән килеп керә. Фәндәсне табарга ярдәм сорап теге сантехник чакыртыла. Кыскасы, шул ук состав кабат җыела. Спектакль азагында бераз матавыкланганнан соң барысы да әйбәт төгәлләнә.

Дөресен әйткәндә, монда сөйли-яза торган сюжет юк. Бу – “комедия положений”, “халәтләр кәмите”, ягъни мәсәлән. Биредә яхшы кәеф белән килеп, артистлар уенына сокланып, рәхәтләнеп көлеп утырырга мөмкин. Көлегез, көлегез!

Беренче уңыш – татарча диалоглар

Югары фикерләүләргә дәгъва итмәгән шушы гади генә сюжет 2 сәгатьтән артык тамашачыны үзенә каратып тора. Яхшылап карасаң, пьесаның камил булмавы, мантыйк җитмәве, икенче бүлекнең бөтенләй эшләнеп бетмәгән булуы күренә. Ни хәл итәсең, безнең драматургларыбыз әле “Здравствуй, я ваша тетя” дәрәҗәсендәге “комедия положений” язарга өйрәнмәделәр. Булганына канәгать булыйк. Мин канәгать, чөнки пьесаның иң зур уңышы – диалоглар. Алар татар өчен “Ирония судьбы или с легким паром” фильмындагы диалоглар кебек хәтергә кереп кала торган. Спектакльне 10-15-20 ел элек күргән тамашачы да ул диалогларның актер теленнән төшкәнен көтеп утырырлык.



Темадан читләшеп...

Бүгенге татар драматургиясенең проблемасы – телсезлек. Бу драматург гаебе дә түгелдер, бәлки. Урыс әйләнә-тирәлегендә формалашкан драматург татарча әсәрне русча уйлап яза яки үзен-үзе тәрҗемә итә. Нәтиҗәдә, гарип диалоглар туа. Режиссер бу очракта тел кытыршылыкларын визауль алымнар белән алыштырырга мәҗбүр була. Татар әйләнә-тирәлегендә үскән актер кайчакта текстларны үзе камилләштереп җибәрә. Әмма хәзер театрга татарча белеп тумаган, ә өйрәнгән актерлар килә. Алар драматург текстын сөйли. Бу – театрдагы бүген вазгыять һәм аның белән килешергә генә кала. Шунлыктан татарча камил диалоглар язган драматургның кайбер кимчелекләрен күрмәү хәерле.

Икенче уңыш – яшьлегем хисләре

Спектакльнең иң зур кыйммәте - ностальгия. Тамашачы спектакльне яшьлеген сагынып караячак. Мөгаен, театр да шуңа өметләнәдер, спектакльне иске куелышта калдыруы да шуннандыр. “Пәри башка, җен башка” дигәндәй, “үзгәреш җиле”нең дә үз урыны һәм үз чамасы бар. Адәм баласының “ностальгия” дигән матур хисенә кагылырга ярамый. Ә аны коммерция максатыннан бик уңышлы файдаланырга була һәм ул кирәк тә. Тамашачы, аеруча, урта буын хатын-кызлары, ягъни “40+”, спектакльгә теләп киләчәк һәм ике сәгать дәвамында яшьлеген сагыну ихтыяҗын канәгатьләнедереп, риза булып кайтып китәчәк.



 Өченче уңыш – Рамил Төхфәтуллин һәм аның дәвамчысы

Артистларга килгәндә, Фәрит Бикчәнтәев кызык эксперимент ясарга уйлаган. Беренче составны урта буынга ностальгия өчен калдырса, яшьләр өчен икенче состав ясаган. Сөяркә булу перспективасы белән бу вакыйгалар чолганышында калган Рәшит ролен кем уйный дисезме? Әлбәттә, Эмиль Талипов. Чөнки XXI гасыр театраль яшьләренең, гафу итегез, “секс-символы” шушы чибәр һәм талантлы егет.

Мәгълүмат өчен, ХХ гасыр азагыныкы Рамил Төхфәтуллин иде.

Нәтиҗә

Ә инде ностальгия хисе булмаган бүгенге тамашачы спектакльдә нәрсә күрә? Беренчедән, гаиләдәге кризисны дөрес вакытында килсә, хәтта сантехник та саклап кала ала. Икенчедән, “курорт романы” да бәхет китерергә мөмкин – Фәндәсне эзләп килгән Зәйнәп, әнә, Рәшит белән бәхетле булып куя. Үз насыйп ярыңны эзләп тапканда өстән тамып торган су да комачаулый алмый...

...һәм бер киңәш

Хөрмәтле тамашачы, әгәр син беренче составны карап кайткансың икән, бу әле спектакльне карап бетердем дигән сүз түгел. Яшь буын гаилә матавыкларына карашы үзенчә һәм алар үз спектакльләрен күрсәтәләр. Бу инде шул ук спектакльне тагын бер кат карарга кирәк дигән сүз.



Фикерләр








Мәдәният

Салават Фәтхетдинов хәйрия концертын уздырды: "Бөтен изгелекне дә кеше белеп торырга тиеш түгел"

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе хәйрия концертларын башлап җибәрде. Филармония янындагы скверда кичә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов һәм аның иҗатташ дуслары авыру балаларга акча җыю ниятеннән концерт куйды. 

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Персонал данные

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла