Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Шәһәрчеләр" - Илүсә Хуҗина: “Европада бөтен чит ил программасын җырлый алам, ләкин организмым татарча җыр таләп итә”

Могҗиза булып чып-чын татар дәүләт музыкаль театры ачыла калса, аның примасы Илүсә Хуҗина булыр иде. Әмма татарның андый театры булмаганга күрә Илүсә Хуҗина әле прима түгел, әмма Татарстанда үткән һәм рәсми һәм рәсми булмаган концертның бизәге.

news_top_970_100
"Шәһәрчеләр" - Илүсә Хуҗина: “Европада бөтен чит ил программасын җырлый алам, ләкин организмым татарча җыр таләп итә”

Илүсә Хуҗина - җырчы, халыкара конкурслар лауреаты. Казанда алдынгы татар яшьләренең бер чарасын да калдырмый. Милли мәсьәләләргә һәрвакыт үз карашы, ныклы фикере бар.

Шәһәрчеләрне шәһәр илһамландыра. Шуңа без проектның төп кагыйдәсен болай билгеләдек: геройлар безне, “Татар-информ” командасын, Казанның үзләре яраткан, үзләре өчен кадерле булган урыннарына алып киләләр.

Илүсә безне Казан Кремленә алып килде. Әлбәттә, җәй булса, без Казан Кремле буйлап йөрер идек, әмма салкын вакыт булгач, безне Казан Кремлендә урнашкан Эрмитаж үзәге үзенә сыендырды. Рәхмәт аларга!

Казан Кремле белән Дәүләт Эрмитажының хезмәттәшлеге 1997 елда “Кубрат хан хәзинәсе” күргәзмәсе белән башланган иде. 2004 елда – Казанның меңъеллыгы алдыннан Эрмитаж үзәге ачыла.

Эрмитаж үзәге XIX гасыр башында төзелгән элеккеге Юнкерлар училищесы бинасына урнашкан. Аның экспозиция, лекция, мәгълүмати заллары һәм конференц-залы бар. Хәзерге вакытта Эрмитаж үзәгендә “Портрет сәнгате” күргәзмәсе бара иде.

- Казан Кремле - ул беренче чиратта тарих. Казанга килгән барлык дусларымны, туганнарымны шушында алып киләм. Чөнки монда архитектура, тарих, шәһәр күренеше ачыла. Мин беренче тапкыр, бәлкем, икенче тапкыр булгандыр, Казанга балалар конкурсына килгәч, безне монда алып килделәр. Әле ул чакта Кол Шәрифне төзиләр, эчендәге эшләр бара иде. Мәһәбәт биналар, чиркәве, Кол Шәрифе, Сөембикә манарасы, Кремль урамы – барысы да бик матур тоелды. Минем беренче соравым – “Кая монда кешеләр яши?” булды. Чөнки монда министрлыклар диделәр, музейлар... Казанга укырга кергәч, мин әкрен-әкрен шәһәрне белә башладым, аның районнарын, аның матур урыннарын... Һәм гомумән мин Казанга гашыйк булдым. 

- Татар рухын Казанның кайсы урыннарында сизәсең?

- Ул беренче чиратта, Татар бистәсе инде. Камал театры буйлары. Без дусларыбыз белән Кремльдән соң Татар бистәсенә барабыз.

- Татарстанның башка шәһәрләрендә татар шәһәре булуы сизеләме? Син туган Кама арты шәһәрләрендә?

- Мин чыгышым белән Алабугадан. Мин аны татар шәһәре дип әйтә алмыйм. Әтием, әнием биргән тәрбия аркасында мин татарча сөйләшәм, татарча уйлыйм, татарча җырлыйм. Әлбәттә, анда да татарлыкка ярдәм итәргә тырышалар. Әнием үзешчән сәнгатьтә катнашкан кеше буларак, “Рәйхан” вокаль ансамбленә йөрде. Мин шушы ансамбльдә үстем. Иҗади гаиләдә булганга күрә, мин татар рухлы булып үскәнмендер дә.

- Татарлагың гаиләдән, әйеме?

- Гаиләдән һәм вокаль ансамбльдән. Чөнки әнием кич белән, эштән соң, мине үзе белән ансамбльгә алып бара иде. Анда без берничә бала килә идек. Әниләр анда берничә тавышка җырлыйлар иде. Мин, мәсәлән, алар янында бөтен тавышка җырлый ала идем. Бу бәләкәйдән килгән музыкаль тәрбия.

- Син хәзер җырчы карьерасы буенча ирешелгәннәреңнән кәнагатьме?

- Мин җырчы булуыма бик канәгать. Минем әнием профессиясе буенча укытучы, ул: “Әйдә, кызым, укытучы бул, бу профессия тотрыклык бирә торган профессия”, дигән иде. Мин бик озак уйландым, 11 нче класста Алабуга педагогия университетына керәргә әзерләнә дә башлаган идем инде. Әмма соңгы айларда уйларымда җырчы профессиясен өстенлек алды һәм батырчылык итеп шушы юлдан киттем.

- Европага киткән идең, уңышларың-казанышларың да бар иде. Ни өчен Казанга яңадан әйләнеп кайттың син, Илүсә?

- Контрактны аны хәзер дә озайтырга була. Мин шулай эшлим дә. Ләкин мин Казанда яши торган кеше, Казанны яратам. Минем энергия ала торган урыным, туган җирем - Казан, ул минем туганнарым, дусларым белән аралашу урыны. Соңгы арада Европада яшәдем, төрле илләрдә гастрольләрдә булдык. Ул гастрольләр мине илһамландыра, күп тәҗрибә алам. Ләкин юк анда минем үз кешеләрем, дусларым-туганнарым юк. Көн саен күрешә, аралаша, татарча сөйләшә ала торган дусларым юк. Монда кайтып, татарча сөйләшү миңа бик кирәк. Ул контрактларның срогы ярты ел булырга мөмкин, мин анда бөтен чит ил программасын җырлый алам, ләкин организмым татарча җыр таләп итә һәм мин бирегә кайтып, шушы әсәрләрне җырлыйм да, ниндидер көч алып, энергия туплап, тагын чыгып китәм.

- Европа ничек кабул итә? Россиядән килгән татар һәм рус артистлары - кем сез Европа өчен?

- Европа өчен без яхшы артистлар, яхшы тембрлы, фактуралы, талантлы, күндәм һәм сыгылмалы холыклы. Чөнки төрле ситуацияләр килеп чыга: кайчакта партияне бик тиз – бер төн эчендә яки ничәдер көн эчендә өйрәнергә кирәк була. Ул яктан безнең СНГ дип әйтик инде - Казахстан, Украина, Рәсәй җырчылары бик булдыклы. Әйтик, мин Алманиядә укыган, анда яшәп алган кеше, ләкин мин алман кешесе түгел, мине беркайчан да алман кешесе кебек кабул итмәячәкләр. Алман телендә җырласам, минем, барыбер, акцент булачак инде ул, мәсәлән. Инглиз телендә дә минем шулай ук акцентым булачак. Бу котылгысыз. Без анда беркайчан да үз кеше була алмыйбыз. Шулай да мин Европада эшләвем белән бик канәгать, Аллага шөкер, анда безне яраталар, хөрмәт итәләр, көтәләр. Анда һәрвакыт миңа ниндидер проектлар чыгып тора – мин ул яктан уңдым дия алам.

- Кайда соң аларның үз җырчылары? Әллә аларга җырчылар бик күп кирәкме?

- Бәлки, бу анда милләтнең төссезләнүе, сорылануыдыр, зинһар, мин берәүне дә җәберләргә теләмим. Менә, мин укыганда Алманиядә бер проект булды, анда сигез катнашучыдан ике кеше кеше алман иде, калганнарыбыз - Кытайдан, Кореядән, Австралиядән, Рәсәйдән. Кытай, Корея җырчыларының җырлау техникалары бик көчле, ләкин аларның җырлавы мине җылытмый, аларга профессиональ яктан гына бәя бирәм. “Аһа, моны яхшы эшләде, моны болай итте”, дип тыңлыйм. Безнең җырчылар күңелгә керә, аларның тавышлары, тембрлар бик матур.

- Димәк, Европага җырчы кадрларны Азия илләре һәм Россия бирә?

- Бу минем күзәтү. Бәлки, башка илдә башкачадыр. Испаннар җырлау ягыннан көчлерәктер, итальяннар, сүз дә юк, җырлыйлар. Монда эш тембрлар җитмәүдәндер дим. Җырчының техникасы яхшы булырга мөмкин, ә тембры матур түгел, күп кенә очракта алар безнең тембрны тыңлыйлар.

- Матур тембрлы тавыш безнең милли үзенчәлегебезме?

- Әйе, шулай дип уйлыйсы килә.

- Ә Татарстанга кирәкме безнең матур тембрлы тавышларыбыз?

- Әлбәттә, кирәк.

- Татарстанга кирәклегеңне кемнәргәдер синең үзеңнең искә төшереп торуың кирәкме, әллә чакырып торалармы?

- Сер итеп кенә әйтәм, мин менә ярты ел булмадым Казанда, “Илүсә, син кайчан кайтасың?” дип миңа ярты ел буе шалтыраттылар. “Син бик кирәк идең - бу датага кайтып өлгерәсеңме? Яки бу проектка бик кирәк идең - Казанда була аласыңмы?” дигән шалтыратулар булып торды.

- Менә, хәзер син Казанда? Син һәрчак кирәк булып торасыңмы? Әллә эшсез дә торгалыйсыңмы?

- Сүз дә юк, көн саен концерт була алмый. Көн дә бәйрәм, көн дә туй... Эш булмаган андый периодлар да бик кирәк. Чөнки без ял итәргә тиеш, беренчедән. Икенчедән, шул аралыкта без яңа әсәрләр яздырабыз. Иҗат белән шөгыльләнәбез. Эш бар, Аллага шөкер.

- Укытучы булырга әзерләнгән кеше киләчәгеңне педагог итеп күрәсеңме?

- Педагогика белән мин кызыксынам. Ул миңа кызыклы өлкә. Мин студент чакта Казан музыка колледжында фольклор дәресләре алып бардым. Ләкин аның өчен бик күп вакыт һәм энергия тәлап ителә. Йә син үзең белән шөгыльләнәсең, йә укучылар белән шөгыльләнәсең. Чөнки укыту ул килдең дә лекция укып чыгып киттең түгел. Әле лекция укырга да энергия һәм вакыт кирәк. Атнасына син өч тапкыр дәрес бирергә тиеш, бу - минимум. Ә белгечлек икән - атнасына дүрт тапкыр. Дүрт-биш укучы алсаң, синең атнаң тулган була. Мин еш кына чит илләргә китәм, кайтам, шуңа күрә әлегә укыта алмыйм. Эшләсәм, мин бирелеп эшлим. Шуңа күрә әлеге вакытта педагогика белән шөгыльләнә алмыйм. Киләчәктә бу - минем хыялым. Укытучым да Клара Хәйретдинова да сәхнәдән педагогикага килде, минем уйлавымча, ул - иң яхшы укытучыларның берсе.

- Илүсә, Европа залларында җырлаган кеше буларак әйт әле, безнең Казан залларында акустика проблемасы бармы?

- Акустика - җырчы һәм музыкант өчен бик кирәкле һәм мөһим факторларның берсе. Проблема залдан бигрәк, тавыш операторларына бәйле. Репетеция вакытында бер тавыш булып, концерт вакытында, гомумән, икенче тавыш яңгырарга мөмкин. Казанда тавыш яңгырау мәсьәләсе, кызганычка каршы, бик актуаль.

- Нәрсә белән бәйле бу?

- Бу кадрларның җитмәүчелеге, бездә җитештермиләр тавыш операторларын, белүемчә. Чит илдә, үземнең тәҗрибәмнән чыгып әйтә алам, тавыш операторы ул үзе музыкант булган кеше. Техник университет бетергән кеше ул тавышны ясый алмый. Ә бездә тавыш аппаратурасы артында кайчакта самоучкалар, үзлегеннән өйрәнгән кешеләр генә утыра дип беләм. Әлбәттә, безнең Казанда яхшы тавыш режиссерлары булыр ышанасым килә. Алар бар, тик бик күп түгел, кызганычка каршы. Хәзер менә яңа буын үсеп килә. “Ушки хорошие” дип әйтәбез инде без яхшы тавыш режиссерларын. Алар үзләре сәхнәдә дә булып караган кешеләр. Бәлки, сәхнәгә чыгасы килмәгән музыкантлар шушы профессияне алырлар. Аларның чит илләргә яки Мәскәүгә барып белем алуларын теләр идем. Аларга шундый мөмкинчелекләр булсын иде. Безгә дә эшләргә җиңелерәк булыр иде.

- Татарның күптәнге хыялы - музыкаль театр. Син музыкаль театр артисты була алыр идеңме?

- Әлбәттә, хыялланам. Ул бик кызыклы дөнья. Берсендә бер дустым белән Камал театрында сөйләшеп утырдык. Камал театры үзе бер дөнья бит инде, шул дөньяга кереп чумасың, ул үзе бер организм... Безнең дә шундый театр булса, без дә шулай бер казанда кайнап, үзебезнең шундый хис-тойгылар белән яшәр идекме икән? Премьерадан - премьерга, спектакльдән - спектакльгә. Бер караганда, әйе, ул яхшы, бер гаилә булып яшисең. Икенче яктан герметиклык, анда бүтән бернәрсә дә керә алмый. Ә менә безнең театр булмагач, безгә кайчагында чит илгә китәргә туры килә, бу бер караганда, яхшы, тәҗрибә алабыз, яңа кешеләр белән эшлибез, яңа сәхнәләр яулыйбыз, яңа әсәрләр өйрәнәбез. Ә икенче яктан - үзебезнең Казаныбызда музыкаль театр булмау ул ничектер күңелне тырный, әлбәттә, хыялланабыз, телибез. Яңа матур спектакльләр куярбыз дигән ул хыял яши.

- Сөембикә образын сәхнәдә тудыра алыр идеңме?

- Белмим, бәлки, мин Сөембикә түгелдер. Үземне Сөембикә дип күрмим.

- Ә кем итеп күрәсең? Милли опеарларда?

- Кызганычка каршы, алар барысы да драматик образлар. Эмоциональ яктан аларны җиңел опералар дип әйтә алмыйм. Мин күбрәк үземне “Свадьба Фигаро»дагы Сюзанна кебегрәк образда күзаллыйм. Татар әсәрләрендә, бәлкем, Алтынчәч - минем партиямдер. Мин аларны башыннан ахырына кадәр җырлаганым юк.

- “Башмагым”дагы Сәрвәр?

- Әйе, Сәрвәр партиясе якын миңа. Ул минем образ.

- Бер елны сине “Үзгәреш җиле” фестивалендә дә күргән идек. Әмма синең өчен дәвамы булмады.

- Бу проект музыкантлар өчен шатлык - ниндидер икенче бер дөньяга чумарга тагын бер мөмкинчелек. Ул проектның башында ук артистлар елдан-ел үзгәрүе планлаштырылган иде. Бу - гадәти процесс. Мин монда ниндидер гайри табигый хәл күрмим.

- Синең өчен “Үзгәреш җиле” татар җырына реконструкцияме? Нәрсә ул?

- Шулай дип тә әйтергә була. Җырга икенче күзлектән карау дип әйтеп тә була. Бу - әсәрләрне яшәртү. Чөнки безнең яшьләр андый музыка тыңламый. Ә мин шул җырларны тыңлап үстем. Алар аша минем татар музыкасына мәхәббәтем туды. Ул – гүзәл бер татар музыкасы дөньясы. Алар - ретро әсәрләр. Мин үзем дә ретро әсәрләрне яратып башкарам. Үземчә үзгәртәм. Мәсәлән, “Җидегән чишмә” әсәрен башкарыр алдыннан яздырыйммы, яздырмыйммы, дип, мин озак уйладым. Зөһрә апа Сәхәбиева сыман җырламыйм бит инде мин аны. Ул бит һәр тамашачы күңеленә Зөһрә апа моңы, аның тембры белән кергән. “Мин ясасам ничек булыр микән”, дип уйландым, бик озак икеләндем. Бүгенге көндә мин ул җырны бик яратып җырлыйм. Бәлки, кайбер кешегә ошамыйдыр да алай җырлавым. Ничектер мин аны үземчә җырлыйм, беркемне дә кабатларга тырышмадым.

- Яшь буынның ретро җырларны яңартуына өлкән буын бик сак карый инде...

- Бәлкем, бездә риза булмабыз берничә елдан. Мин аларны гаепләмим, үпкәләмим. Алар - беренче башкаручылар. Алар шулай ишеткән аны, алар аны шулай яздырган. Шулай җырлаганнар. Ул җырлар үлмәсен, яшәсен, дигән уй белән без дә аларны башкарабыз. Яңадан-яңа аранжировкалар яздырабыз, музыкантлар белән эшлибез. Алар бит бик матур, бик моңлы, аларның шигырьләре нинди матур!

- “Үзгәреш җиле”нең дә бер максаты шул – сәнгатебезне дөньяга танытасыбыз килә. Европаларда эшләп кайткан кеше буларак әйт әле – кирәкме без аларга?

- Әлбәттә, кирәк. Менә мин ярты ел буена контракт вакытында Европада үземнең сольный концертларымны бирдем. Алар зур түгел, бер сәгатьлек программа. Мин анда теләгән әсәрләремне җырладым. Анда дөнья классик әсәрләре белән бергә шулай ук татар җырларын башкардым. “Әллүки”не, мәсәлән. Һәр концерт азагында минем яныма тамашачы килеп, иң беренче шушы әсәр турында кызыксына иде. Шушы җырда күбесе елап та алганнар, онытылып та киткәннәр. Бу бик шатландыра торган факт. Мин, гомумән, һәр чыгышымда татар әсәрләрен башкарырга тырышам. Бу - минем теләгем, мин татар әсәрләрен башкарырга бик яратам.

- Европа тамашачысы өчен син кем?

- Һәрбер концерт алдыннан мин үзем турында сүз әйтә идем. Казан турында, Татарстан турында. да бер-ике сүз сөйлим. Казан, Татарстан - ул Рәсәйнең бер өлкәсе дип тамашачыма сөйләргә тырышам. Мин һәрвакыт үземне татар кызы итеп кенә таныштырам.

- Димәк, син алар өчен татар кызы?

- Әйе.

- Татар алар өчен кем?

- Биючеләр Нуриевны беләләр. Опера җырчыларыннан Альбина Шаһиморатова белән таныштырырга тырышам, Венера Гыймадиева, Аида Гарифуллинаны кайберәүләр белә. Алар татарны кайбер чакта беренче тапкыр ишетәләр. Кайсылары татар дигәч, татар-монголларга кереп китәләр. Мин аларга болгар җирләре турында сөйләргә тырышам.

- Татар җырының киләчәген ничек күрәсең?

- Тел булса яшибез.

- Тел булмаса, җыр үзен саклый алмаячакмы?

- Минем гаиләдә татарча сөйләшмәсәләр, минем гаиләдә татар музыкасы булмаса, мин, гомумән, татар музыкасына кереп китмәс идем.

- Тел булмаса, җыр гына милләтне саклап кала алмас дисеңме?

- Мин шулай дип уйлыйм, фаразлыйм. Миңа үземә татарча сөйләшү ул ихтыяҗ.

- Күпме ул андый ихтыяҗы булган кешеләр?

- Белмим, мин үзем турында әйтәм. Мин чит илдә булганда ниндидер бер чиккә килеп җитәм - минем сөйләшәсем килә. Әйе, мин телефоннан әти-әнием белән, дусларым белә сөйләшәм. Сәхнәдә киләм дә берәрсенә, татарча әйтәсе килә. Әйтсәң дә, әйтмәсәң дә аңламыйлар...

- Кемгәдер телне ярату кергән, кемгәдер кермәгән - нәрсәгә бәйле ул әйбер?

- Мин бит русча сөйләшә дә белми идем. Мин балалар бакчасына барганда русча бер сүз белми идем. Мин гомумән балачакта болтушка идем, бик күп сөйләшә торган, бик шаян, һәрвакыт җырлый-көлә торган бала идем. Мине садикка биргәч, мин берәү белән дә сөйләшми идем. Чөнки мин ул телдә сөйләшә белми идем, аңламый идем. Кайткач миннән фонтан кебек татар теле ургыла иде. 

Безнең белән әниемнең әбисе яшәде. Шул да үзенең ролен уйнады дип уйлыйм. Чөнки әти-әнием эштә чакта әбием көн саен берәр җыр өйрәтеп куя иде. Алар эштән кайткач, мин концерт бирә идем. Ул вакытта бит Татарстан каналы сәгать кичке биштән генә кушыла иде. Биштән соң без татарча гына карый идек. Бишкә кадәр гомумән телевизорда ачылмый иде...

- Хәзер бит инде балалар әби белән үсми, чөнки әбиләр эшли.

- Әлбәттә, әби-бабай телне саклап, телне бирә торган кешеләрнең берсе. Бер яктан әти-әни булса, икенче яктан - әби белән бабай. Минем шуңа күрә чит илгә китеп яшәү теләгем юк - балаларымның әби-бабасын күрмичә үсүләрен теләмим. Минем балаларымның әбисе белән бабасын күреп, алар белән аралашып яшәүләрен телим. Бу минем теләгем, хыялым. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100