Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илһам Шакировның Әлфия Авзалова турында 1992 елда чыккан мәкаләсе: "Әлфия тирәсендә дә гайбәт аз булмады"

Илһам Шакировның Әлфия Авзалова турындагы әлеге мәкаләсе "Ватаным Татарстан" газетасында 1992 елда 10 апрель санында басылып чыккан. Мәкаләне ул Әлфия Авзалованы Тукай премиясенә тәкъдим итү уңаеннан язган булган. Бу мәкалә язылганга инде 27 ел узган, ә андагы һәр фикер бүген дә көн үзәгендә.

news_top_970_100
Илһам Шакировның Әлфия Авзалова турында 1992 елда чыккан мәкаләсе: "Әлфия тирәсендә дә гайбәт аз булмады"
Безнең татарда халык бәгыренә әверелгән талантлы шәхесләр байтак. Кол Гәли, Мөхәммәдъяр, Габдулла Тукай, Гаяз Исхакый, Салих Сәйдәшев... Мин әле иң якты йолдызларны гына - әллә нинди афәтләр дә сүндерә алмаган йолызларны гына атадым. Әлеге йолдызлар яңа йолдызларны кабызалар. Һәм, әлбәттә, шул хисапка үзләренең дә балкышлары көчәйгәннән-көчәя.
  
Иң якты йолдызлардан яралган, үзе дә сәхнә йолызларына әверелгән Әлфия Авзалова бар. Әлфия үз талантын ил-халык язмышы белән бәйләде. Хәзер инде татар тарихын Әлфия Авзаловадан башка күз алдына китерүе дә кыен. Аның турында уйлаганда, шагыйрь Равил Фәйзуллин сүзләре искә төшә: 

Холкыбызмы шундый: без, эш узгач, 
Әй үксибез тәүбә иткәндәй. 
Ә эчебез поша исән чакта 
Берәребез гөрләп үскәнгә... 

Шагыйрь хаклы. Хөрмәтле Сара апа Садыйкованы, үзе вафат булгач кына, Габдулла Тукай бүләгенә тәкъдим иттеләр. Шул чакта мин болайрак язган идем: татар акылы төштән соң, үзе исән чакта кадерен белеп бетермәдек, инде гөнаһларыбызны юыйк, аның якты рухы алдында акланыйк һәм пакьланыйк, дигән идем. Үзе исән чакта иҗатына тиешле бәясен ала алмаучылар арасында Сара Садыйкова ялгызы түгел...  


Татар Дәүләт филармониясенең гомуми җыелышында Әлфия Авзалованы Г.Тукай бүләгенә кандидат итеп күрсәтергә дигән тәкъдим булгач, бөтен зал "аһ" итеп куйды, бераз өнсез торганнан соң, тыела алмый дәррәү кул чаба башладылар. Нигә бу шулай яшен суккандай тәэсир итте соң әле? Сәбәбе ачык: һәркемнең башыннан бер уй йөгереп узгандыр: "Ни өчен соң әле без бу хакта моңарчы уйламаганбыз, әллә кайчан булырга тиеш ич бу!" 

Шагыйрь хаклы, мең мәртәбә хаклы. Адәм баласының үзе исән чакта ук иҗатына тиешле бәя бирелмәүне безнең сукырлыкка яки чукраклыкка гына сылтау дөрес түгелдер. Моның төбендә көнчелек дигән әшәке гадәт ятмыймы икән? Мөгаен...  

Әлфиянең иҗаты хакында кайта-кайта уйланам. Аның язмышы да Тукайныкы кебек диярлек бит әле. Сабый чакта ук әнкәсеннән, аннан әткәсеннән ятим калып, йә ерак туганнарына елыша, йә балалар йортына эләгә, яки ятлар почмагына сыена, яки бөтенләй урамда кала. Урамда калудан да читанрәге юк. Өйдән-өйгә хәер эстәп, төн уртасында далада калып, кая барырга, кая керергә белмәгәч, сүнгән учакның җылы көленә ятып йөклаулар дисеңме... Иртән, яктыра башлауга, Әлфия тагын юлын дәвам итә. 
 
Сәнгать дөньясына шундый урау юллардан килсә дә, Әлфия җыр сәнгатенә ятимлек тойгысы алып килмәде. Киресенчә, аның җырларын тыңлаганнан соң кешенең дәрте-дәрманы арта, яшәүгә ышанычы ныгый, иманы камилләшә. Бары тик кешене уйландыра торган, әйбәт фикер уята торган җырларны гына халыкка җиткерергә тырышты ул. 

Үземнең дә башымнан кичкән хәлләр: кайчакта янасың, көясең, төннәр йокысыз үтә, күңелдә ачу, үпкә, рәнҗү, аерым кешеләргә генә түгел, хәтта халыкка рәнҗисең... Әмма ул үпкә-рәнҗүләрне башкаларга да таратып йөрергә безнең хакыбыз юк! Сәхнәгә - тамашачы каршына якты йөз, пакь күңел белән чыгарга кирәк. Безгә Ходай шулай язган. Әлфия дә сәнгать дөньясына шундый иман белән килде, шул иманына тугры булып калды. 


Бүләккә тәкъдим иткәндә, "ниндидер аерым хезмәт өчен булырга тиеш" дигән фикер йөри. Әлфия Авзалованың хезмәте ни дәрәҗәдә? Әйе, меңләгән җыр башкарды. Ул башкарган җырларны миллионлаган кешеләр отып алды, күңеленнән кабатлады. Җырлый башлап, карыны белән кар ярып, борыны белән боз ярып, нинди газаплар белән һәр төбәккә моңыбызны, милли сәнгатебезне илткәне өчен генә дә без аңа рәхмәтле булырга тиеш. Үзеннән соң килгән җырчыларга юл күрсәтүе дә зур каһарманлык, олы хезмәт дияр идем мин. Бу хезмәтне күрмәү - наданлык, күрергә теләмәү - гөнаһ. 
 
Хәер, без хәзер гөнаһ эшләүдән курыкмыйбыз инде. Берәр талант борын төртүгә, аның хакында гайбәт куера башлый. "Ул фәлән икән, ул төгән икән..." Күренекле шәхесләрнең ашау-эчүен, гаилә хәлен тикшерү безнең бер гадәткә әйләнеп бара... Адәм баласы хатадан хали түгел, сәнгать кешеләре дә адәм балалары. Әмма кеше хакында дөресме ул, түгелме гайбәт таратып йөрү - зур гөнаһ. 

Әлфия тирәсендә дә гайбәт аз булмады... 


Аның әледән-әле кабатлый торган зары бар: "Без бит, - ди ул, - диварга - өскә менәргә азапланган бөҗәк кебек идек. Әзрәк үрмәлибез дә егылып төшәбез, тагын тырыша-тырмаша үрмәлибез... Шунда ичмасам берәр булышучы табылса икән..." Кая ул булышу! Сәхнәгә чыгудан ваз кичтермәсәләр, рәхмәт әйтерсең инде... 

Әлфия белән без җыр сәнгатенә бер чорда килдек. Бергә иҗат иттек. Җырларны үзе тапты, бары үзенчә генә башкарды, һәр җыры халык күңеленә барып җитте. Әлфия туган халкын - татар халкын яратты, үзен дә яраттыра алды. Әлфия фәкать кул чаптыру уе белән мәгънәсез җырлар башкармады. Кырык елга якын иҗатын тикшереп карагыз: табарсызмы икән сез анда мәгънәсез, шырдый-бырдый берәр җыру?

Әлфия сәнгатькә Солтан Габәшинең "Кәккүк җыры" белән килде, Габдулла Тукайның "Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен...", - дигән шигырь юлларын дога итеп алып, "Тәфтиләү", "Әллүки", "Туган тел"ләрен бала чактан ук белеп, бөтен гомере буенча шул догага тугрылыклы булып, халык күңелен кузгатып яши. Әлфия Авзалованың иҗатына тиешле бәя бирелмәде, ул бөтенләй читтә калып барды, дисәк тә, хата булыр. Әйе, ул - Татарстанның халык артисты, Россиянең атказанган артисты. Димәк, күрми калмаганнар. Озын сүзнең кыскасы: Әлфия Авзалованың тар милләте каршында йөзе ак, күңеле пакь. Әлфия - тумышы белән моң! Ул - милләт кызы, Тукай кызы. Әлфия кебекләр дөньяга сирәк килә. Килгәннәренең кадерен белик, хезмәтләренә тиешле бәяне бирергә соңармыйк. "Әлфия" гарәпчәдән "Мең яшәр" дип тәрҗемә ителә. Әйдәгез, без дә Әлфия Авзаловага "Мең яшәсен!" дигән теләктә булыйк. Татар эстрада җыр сәнгатенә нигез салучыларның берсе - Әлфия Авзалованың иҗатын-хезмәтен дөрес бәялик.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100