Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Әлфия Авзалованың кызы Зөлфия Илһам Шакировка “әни” дип дәшкәнен үзе дә сизми кала"

Бөек Илһам Шакировка 82 яшь. Ул Казан шәһәре үзәгендә - Апанай мәчете янындагы йортта яшәп ята һәм аны бары тик кайгыртучанлык яшәтә.

news_top_970_100
"Әлфия Авзалованың кызы Зөлфия Илһам Шакировка “әни” дип дәшкәнен үзе дә сизми кала"
Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Илһам Шакиров бүгенге көндә Казан шәһәре үзәгендә – Иске татар бистәсенең матур бер урынында - тарихи Апанай мәчете янындагы затлы йорттагы уңайлы фатирда көн күрә. Илһам абый шактый олы яшьтә булу сәбәпле, аның тормыш-көнкүрешен Хаҗиевлар гаиләсе кайгыртып тора. Шулай итеп, Илһам Шакиров олыгайган көнендә гаилә җылысы тоеп яши.

Моңарчы Илһам Шакиров Казанның Щапов урамында – бөек җырчының 70 яшьлек юбилеена Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев бүләк иткән фатирда яши иде. Дүртенче катка күтәрелү уңайсыз була башлагач, фатир алмаштырылган.

Мәгълүмат өчен. Илһам Шакиров соңгы елларда Татарстан Президентларының ярдәмен тоеп яши. Илһам Хаҗиев фикеренчә, Илһам Шакировның Минтимер Шәймиев замандашы булуы да зур роль уйный.

Сүз уңаеннан, “Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен” ордены гамәлгә куелгач та, иң беренче булып аның Илһам Шакировка тапшырылуын да искә төшерик. Илһам Шакиров бу дәүләт бүләген зур горурлык белән кабул иткән иде. Ә Илһам Шакировның 80 яшьлек юбилей чаралары, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән, Казан шәһәрендә генә түгел, Россиянең иң затлы залында – Кремль сараенда да үткәрелде.



“Илһам Шакиров тормышны ярата”

Илһам Шакиров яныннан кеше өзелми дисәм, арттыру булыр, әмма ул дөньядан аерылып яшәми. Илһам Шакиров янына аны белгән, хөрмәт иткән, аның белән аралашып яшәгән кешеләр килә.

Аеруча бер гаилә өчен Илһам Шакировның ишеге һәрвакыт ишек – Әлфия Авзалованың балалары бирегә әниләрен юксынып еш киләләр икән.

“Әлфия апа кызлары белән болай да яхшы мөнәсәбәттә идек. Хәзер тагын да якынрак, - ди Илһам. – Күптән түгел генә Зөлфия (Әлфия Авзалованың кече кызы. - авт.) Америкага - балалары янына китте. Китер алдыннан кереп, абзый белән хушлашып чыктылар. Зөлфия сөйләшкәндә Илһам абыйга “әни” дип дәшкәнен үзе дә сизми кала. Аңлыйсызмы, әнисенә карата булган мәхәббәт абзыйга мөнәсәбәтендә дә чагыла. Алар газиз әниләрен җирләп кайтканның икенче көнендә үк монда килеп, абзыйны кочаклап, әниләрен юксындылар...”

Соңгы арада гына Илһам абый янына Татарстанның һәм Россиянең халык артистлары Әзһәр Шакиров, Равил Шәрәфиев, Ренат Таҗетдинов, Ренат Ибраһимов һәм башка сәхнәдәш дуслары; Илһам абый үзе гомере буе хезмәт иткән Габдулла Тукай исемендәге филармония җитәкчелеге еш кунак була. Татарстан дәүләт советы депутаты, халык шагыйре, дусты Разил Вәлиев тә еш килә, һәрдаим аның көнкүреше белән кызыксынып тора.  

Көннәрдән бер көнне “Татар-информ” хәбәрчеләренә дә Илһам Шакиров янына кунакка чакырылу бәхете елмайды. Без Илһам абый янәшәсендә аның белән иртәнге чәйне эчтек һәм... юк, интервьюлар алмадык, гомер эчендә сүзләр күп сөйләнде, без бары тик Илһам абыйга кушылып, аның репертуарындагы “Бик еракта идек без” җырын һәм, әлбәттә, “Туган тел”не җырладык. Без бөек Илһам Шакировка ярдәм итеп яшәгән Илһам Хаҗиев белән дә әңгәмәләштек. 

“Мең кешелек зал алкышлый, ә кунакханәгә такси тотып кайта идек”

 «Кеше өчен иң яхшы дару – аны ярату һәм кайгырту», - дигән бер акыл иясе. “Ә булышмаса?” - дип сораганнар. “Дозасын арттырыгыз”, - дигән ул. Илһам Шакиров соңгы елларда “кайгыртучанлык” дип аталган дару хисабына яши.

“Мин аның һәр хәрәкәтен алдан сизәм, - ди Илһам. - Үзе дә тырыша. Абзый молодец, тормышны ярата, яшәргә ярата. Ул сиксәнгә кадәр җырлады...”

“Абзыйны дөрес тәрбияләп торырга кирәк, - дип дәвам итә Илһам Хаҗиев. - Үз практикамнан әйтә алам, вакытсыз китеп барган күп кенә артистларның үз вакытында көнкүрешенә һәм яшәү рәвешенә игътибар итсәк, аларның күбесе әле яшәгән булыр иде. Бу минем тарафтан исбатланган - моңа беркем дә каршы килә алмый, - ди ул. – Соңгы елларында Таһир Якупов белән бер-ике тапкыр очрашканым булды. Аның инде нуры сүнгән иде. Игътибар җитмәде. Югыйсә, хәзер аңа нибары 71 яшь булган булыр иде. Ә үлгәненә инде 18 ел. Беркемне дә аның язмышы кызыксындырмады”.

“Сәнгать әһелләре арасында “риск” төркеменә кергән шәхесләр була, - дип саный Илһам Хаҗиев. - Аларга аеруча игътибар кирәк. Игътибар юк икән, бүген булмаса, иртәгә - аларның гомерләре трагик рәвештә өзеләчәк. Бу бар милләтләргә дә хас проблема”.

Илһам Хаҗиев Фаина Раневскаяның мемуарларындагы “Поклонников миллион, а в аптеку сходить некому”, дигән сүзләрен искә төшерә дә: “Дан ул сәхнәдә кала, - дип нәтиҗә ясый. - Безнең дә андый мизгелләр булды. Мәскәүдә мең кешелек зал, тамашачы, алкышлар... Ә кунакханәгә такси тотып кайта идек. Сәхнәдән чыккач, син - физиологик берәмлек. Илһам Гыйльметдинович Шакиров...”

 Катгый режим, җыр һәм китаплар...

Илһам Хаҗиев Илһам Шакировның “Җырчы ул спортчы кебек – үзен формада тотарга тиеш”, дигән сүзләрен искә ала. Шушы форманы саклау өчен Илһам Шакиров хәзер катгый режим белән яши. Инде егерме ел тирәсе аның өендә ныклы дисциплина булдырылган һәм җырчының организмы шушы режимга көйләнгән – вакытында туклану, ял итү, йоклау. Сәламәтлекне саклауның мөһим өлеше буларак интеллектуаль чараларга да зур игътибар бирелә – Илһам абый китаплар укый, фортепианода уйный, репертуарын кабатлап тора. “Бу чаралар дарудан да яхшырак тәэсир итә”, - ди Илһам Хаҗиев.

Ул даими рәвештә табиплар төркеме чакыртып, Илһам Шакировка медицина тикшерүләре уздыра. 

Соңгы очрашу: “Әлфия апа белән Илһам абый җырлый, ә без елап утырабыз...”

Былтыр – 2016 елның 18 июлендә Илһам Шакиров янына кунакка Әлфия апа Авзалова килә. “Озаклап сөйләшеп утырдык. Әлфия апа белән абзый бер-берсен бүлдерә-бүлдерә җырладылар. Бу ике бөек затның, игезәкләр кебек ике олы шәхеснең соңгы очрашуы икәнен аңлап, эчтән генә елап утырдык...” - ди Илһам Хаҗиев.

“Абзый бик нык характерлы ул. Кешеләрнең үлгәнен кичерә-кичерә, яшь барган саен кайгыру чикләре җуела бара. Ул бит инде бик күп якын кешеләрен югалтты, - ди ул. - Абзый газеталарны күп алдырса да, алардан беркайчан да некрологлар укымады. Гомумән, безнең гаиләдә авыру һәм үлем турында сөйләшүләргә табу куелган». 

“Илһам Шакиров тормыш кайнап торганны ярата” 

“Илһам абый Шакиров белән Әлфия апа Авзаловалар озак вакытлар бөтен Союз буйлап йөреп, үз вакытында халкыбызга татар моңнарын ирештерү, татар халкын берләштерү һәм аны татар итеп саклау өчен эшләсәләр, бүгенге артистлар төп ике максатны күздә тота: беренчесе – коммерция, икенчесе – күңел ачтыру. Без моны берничек тә үзгәртә алмыйбыз – “Эт өрә, кәрван бара”, диләр бит. Чипсы белән пепси-колада үскән артистлар буыны Илһам абый белән Әлфия үтәгән функцияләрне үти алмый, - ди Илһам Хаҗиев. – Әлбәттә, һәр җырчы үз чорына карата үз максатларын башкара. Монда бер кешене дә гаепләп булмый. Илһам абый һәр концертында: “Тел бетсә, милләт бетә”, дип кабатлый, нинди генә аудитория алдында булмасын, концертын “Туган тел” белән тәмамлый иде”.

“Илһам абыйның бөтен биографиясен бер җөмлә белән әйтсәм, ул ул бөек җырчы, ул үз халкының патриоты, - ди Илһам безне озатканда. - Ул тормыш гөрләп-кайнап торганны ярата. Илһам Шакиров исеме үзе исән чагында ук сәнгати тормыш кайнаган мәдәният учагына бирелсә, бу халкыбыз патриотына ихтирам билгесе булыр иде. Бу Илһам Шакировның холкына, яшәү рәвешенә туры килгән, аңа хас гамәл булыр иде...”

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100