Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Иделия Марс: «Татарлар сексуаль дигән сүздән курка. Уйлап карасаң, ул бит тормыш башлангычы»

Җырчы, композитор Иделия Марс – композитор, музыкант Марс Макаровның кызы. Кайчандыр татар мәдәниятендә үз стилен булдырган җырчы кыз 10 ел инде Америкада яши. Ул әтисенең исемен үзенә псевдоним итеп алган.

news_top_970_100
Иделия Марс: «Татарлар сексуаль дигән сүздән курка. Уйлап карасаң, ул бит тормыш башлангычы»

Иделия Марс Казанга халыкара мөселман киносы фестивалендә катнашучы буларак кайтты. Җырчы һәм актриса үзен беренче тапкыр режиссер буларак сынап караган. Аның «See my voice» кыска метражлы фильмы Казан мөселман киносы фестивалендә тәкъдим ителде.

Фильмның жанры – мистик драма. Анда кешенең ике халәте арасында тарткалашуы тасвирлана: әтисенә таянып үз-үзен эзләгән югары халәте һәм әнисенең реализмы белән бәйле «мине». Төп героиня – җырчы кыз, Иделия үзе.

- Иделия, ничек Америка тормышы?

- Тормыш - бөтен җирдә тормыш. Гомумән, Америкада кешеләрнең менталитеты гына аерылып тора, дип әйтер идем. Америкага күчкәндә теләгем - инглиз телен камил белү иде. Инглиз культурасы белән танышырга теләдем. Инглиз телен тизрәк өйрәнер өчен руслардан ераграк торырга тырыштым. 

Минем Американың башка шәһәрләрендә дә булганым бар - Нью-Йорк, Чикаго кебек шәһәрләрдә. Нью-Йоркта, мәсәлән, Брайтон-Бичта урамнан барганда бөтен кеше русча сөйләшә. Анда, гомумән, гел рус кибетләре. Һәм мин уйлап куйдым: бу кешеләр русча сөйләшәләр, рус кибетләренә йөриләр, нишләп алар Америкага күчәләр икән?! 

Америкада калуымның бер сәбәбе - климаттыр. Мин Майамида яшим, анда һәрвакытта да җәй. Хәзер мин кояшның минем өчен бик мөһим булуын аңладым. Бөтен кеше дә шулайдыр инде: кояш булганда, кәеф тә күтәренке була. Гомумән, мин кояш яратучы кеше. Шуңа күрә Майамида торуым белән үземне бик бәхетле кеше дип саныйм. 

Казанны да бик яратам. Һәр җәй саен кайтырга тырышам. Гомумән, Казан - минем иң яраткан шәһәрләремнең берсе.

- Менә менталитет дибез, аларның менталитетына кайчан өйрәнеп җиттең? Алар менталитетына ияләшүнең кайсы ягы авыр бирелде?

- Беләсезме, мин үземне кечкенә вакыттан бирле Америка менталитетына якынрак кеше дип саный идем. Чөнки мин Америка режиссерларын карап, Америка йолдызларына сокланып үстем. Аларның интервьюларын тыңлый идем. 

Иң зур аерма - анда кешеләрнең «установкалары» юк. Алар үзләрен иркен саныйлар. Анда һәрбер кеше үз-үзен тәкъдим итә ала. Алар беркайчан да бер кешене дә гаеп итмиләр. Син иркен! 

Монда бит минем белән дә булды андый хәлләр. Мин монда альтернатив татар музыкасы белән эшли башлагач никадәр сүз булды. «Кызыгызны тәрбияләгез, киенергә өйрәтегез», дип әти-әниемә дә шалтырата иделәр. Гомумән, мин менә шундый! Мин яратмыйм башка кешеләр кебек киенергә. Минем үземне иркен хис итәсем килә. Үзем теләгән җырлар язасым килә. Үз идеяләрең булса, үз аудиторияңне табасың ул. Америкада кемдер нәрсәдер әйтми. Хәзер биредә дә үзгәрешләр бар кебек, ун ел элек бөтенләй башкача иде.

- Син Татарстанны күздә тотасыңмы? Бөтен Россиянеме?

- Татарстанны. Чөнки мин Татарстанда гына яшәп карадым. Мәскәүдә тормадым. Хәзер күз салсак, биредә альтернатив проектлар да күбәеп китте. Ә башлангыч баскычта - «Казан егетләре», мин, Мәликә, «Иттифак» төркемнәре барлыкка килгәндә, авыррак иде.

- Хәзер аларга иҗат итүе рәхәтрәкме икән?

- Хәзер рәхәтрәк дип әйтмим. Кешеләрнең менталитеты дөнья дәрәҗәсенә якынлаша дип әйтимме инде.

- Ул вакытта кешеләрнең синнән зарланып әтиеңә дә шалтыратуларын ничек кабул итә идең? Әтиең нәрсә әйтә иде? «Кызым, бераз карабрак кылан», дидеме?

- Минем әти-әни дә консерватор дип әйтер идем. Төрле вакытлар булды. Әти минем таянычым булды, җырларны тыңлады, миңа булышырга тырышты. 

Әни иҗатны җитди кабул итмәде дип әйтимме инде? Ул карьера эшләргә кирәк дип, шуңа этәрде. Мин Казан финанс-икътисад институтын тәмамладым. Әти белән әнинең карашларын мин үз киномда да күрсәттем. Кинода мин аны тирәнәйтеп эшләдем, чынлыкта исә андый драматик дәрәҗәдә түгел иде инде. Кинода драма эшләдем, шуңа кечкенә кызның әти-әнисен драмалаштырдым. 

Гомумән, мин Казанда чакта төрлесе булды. Әмма тәнкыйть сүзләре күбрәк читтән килде. Әти–әнием мине аңларга тырыштылар.

- Әтиең сине яклый идеме?

- Яклый иде.

- Ә иҗатыңа мөнәсәбәте?

- Мин әтинең бер җырын үзгәртеп башкарган идем. Башта аның шок булды. Әмма ул аны кабул итте. Гомумән, әти балачактан ук миңа: «Син - иҗат кешесе», дип әйтеп килде. Әнигә дә минем иҗат кешесе булуымны аңлатырга тырышты. Шуңа күрә әтинең версиясе җиңде дип әйтимме инде. 

Минем кечкенә чагымда, кирәк булса, елыйсым килмәгәндә дә елый ала идем, кызык булмаса да, көлә ала идем. Әти минем актерлыкка сәләтемне сизеп, «Син киноактриса булырга тиеш», дип әйтә иде - шуны хәтерлим. Үзем фильм төшереп, үзем төп рольне уйнаганда әтине уйладым: бу бит әти әйткәннәр иде. Ничек мин шул юлга кереп киткәнемне сизмичә дә калдым. Хәзер әти әйткән шул юлга кереп барам.

- Ә нишләп финанс институтына кердең? Әниең кушуы буенчамы?

- Әни кушуы буенча гына түгел. Гомумән, ул елларда... 2002 ел иде, финанс институты мода идеме шунда. Һәрбер кеше ашкынды экономист буларга, юрист буларга, күбрәк бу "подстраховка" дип әйтимме инде... Мин бит телевидениедә күп эшләдем. Аннан соң җыр карьерасын башладым. Музыкаль карьерам Казанда башланды, «Барс-рекордс», «Оскар-рекордс» студияләре белән дискларым чыкты. Минем өчен ул монда барып чыкмаса, финанс белән шөгыльләнәчәкмен дигән фикер иде. Запас вариант. Шуңа күрә әни әйтү буенча гына түгел, ул белемне үземнең аласым килде

- Казанда алган белемнәрнең кирәклеген тоясыңмы?

- Бөтенләй онытылып калды. Әмма нәрсә генә булмасын, уку чоры экономик белем белән генә түгел, очраткан кешеләр белән дә кадерле. Яки шул чордагы ниндидер вакыйгалар белән. Син бит аларны кулланасың. Хәзер мин сценарийләр язам. Сценарийләр язганда мин бит кешеләрнең тормышын тасвирлыйм. Образлар эзләгәндә үз юлымда очраган кешеләрне барлыйм. Кем булырга укыганлык мөһим түгел, гомумән, мин уйлыйм, кешеләр алган белем юлыннан китмиләр. Чөнки мин бергә мәктәптә укыганнарны очратам. Укыган ул, мәсәлән, инженер буларга, ә үзе культура өлкәсендә эшли. Культура өлкәсе дип хыялланганы математик булып киткән. Шундыйлар бик күп булган. Чөнки кешегә үз-үзен табарга вакыт кирәк.

- Америкага китәргә дигән уй беренче кайчан туды. Нәрсә этәргеч булды?

- Андый уйлар шул кечкенә вакытта ничектер төпләнгәндер дип уйлыйм. Күңелдә дип әйтимме инде. Хыял булгандыр. Институтта укыган вакытта «Америкага барып кайтсам шәп булыр иде» дип мин ешрак уйлана башладым. Анда минем кайбер классташлар яши. Башта анда барып кына кайтырга дигән уй булды. Аннан соң инде ничектер мөмкинлек булгач, калырга да тырышырга кирәк дигән уй туды. Ничектер шулай килеп чыкты.

- Кемнәрдер ярдәм иттеме үз-үзеңне табарга?

- Юк.

- Барысына да үзең ирештеңме?

- Әйе. Минем шундый вакыт булды, шул дәрәҗәгә килеп җиттем: документлар юк иде. Акчам бетте. Бердәнбер әйберем - машинам булды. Машинамны монда саттым да, Америкада алган идем. Ирекле хәрәкәт итә алу өчен килүгә машина алган идем. Анда булды минем шундый вакыт булды - мин машинада йоклый башлаган идем. Мин үземнең ниндидер чиккә җитүемне аңладым. Мин океан янына чыгып утырдым да, рәхәтләнеп еладым. 

Яныма кешеләр килеп: «Барысы да әйбәтме?» дип сорыйлар. «булышырга кирәкмиме?» диләр. Мин еладым да еладым. Шул вакытта мин: «Җитте. Россиягә китәргә кирәк», дип уйладым. Менә шулай утырганда эчке диалог туды. Бер як әйтә: «Китәргә кирәк», дип, ә икенче якның җиңеләсе килми. Шул як җиңде. Мин үз-үземә әйттем: «Мин тагын көрәшәм», дидем. Аннары соң карарлар кабул иткәч тормыш үзе булыша икән. Юлга кешеләр җибәрә икән, мин Украинадан бер кыз белән таныштым, ул миңа акча белән булышты, фатир табышты. Мин шунда яшәдем, менә шулай әкренләп-әкренләп булып чыкты.

- Хәзер яшәү шартлары әйбәт инде?

- Әйе, яшәү шартлары әйбәт инде, юкса мин анда яшәмәс идем.

- Синең хәзер эшең нидән гыйбарәт? Нинди һөнәр белән тамак туйдырасың?

- Минем җырчы буларак контракт булды. Хәзер мин, дөрес, ул компания белән эшләмим. Хәзерге вакытта мин актриса булып эшлим. Күбрәк рекламаларда төшәм. Майами шәһәрендә минем агентларым бар.

- Син анда ирекле кешеме?

- Мин - ирекле кеше.

- Димәк, хәзер ниндидер контрактлар белән кул-аякларың бәйләнмәгән?

- Юк. Булган контрактны бер ел элек минем ирекле буласым килгәнгә өздек.

- Синең татар булуың нәрсәгә дә булса ярдәм иттеме? Татарлык нәрсә ул синең өчен?

- Беләсезме, мин бервакытта да югары ноктага милләтлелекне куймадым, кешелеклелекне куйдым. Чөнки без милләтебез буенча кем генә булмыйк - татармы, урысмы, американлымы - безнең чыганак бер: барыбызда Аллаһы Тәгаләдән яратылган бәндәләр. 

Миңа һәрвакыт кызык иде: менә мин татар, ә минем башка культураларны, башка халыкларны беләсем килә иде. Минем татарлыгым - ул минем тарихым. Һәм мин бу тарихымны башка кешеләргә җиткерә алам. «Ә син кайдан?» дип сорыйлар. «Мин Россиядән», дим. «Әәә русская», дип әйтәләр. «Юк, мин татар», дим. Кем соң ул татар? Менә монда татарлык килә. Мин татар ул шундый милләт, үзебезнең телебез, культурабыз, традицияләребез бар дип, татарның кем булуын сөйлим. Америкада, гомумән, татар милләте белән таныш түгелләр. Алар беркемне дә белмиләр. Алар гомумән шундый кызыксынмый торган халык.

- Шәхси тормышың турында сөйлисеңме, Иделия?

- Шәхси тормышка килгәндә... нишләптер кешеләрне иҗат кешесенең шәхси тормышы кызыксындыра. Каян киләдер ул? Шунысын гына әйтәсем килә, мин шәхси тормышымда бәхетле. Үткән тормышымда мин шәхси тормышымны кешеләргә күрсәтсәм, нәрсәдер бозыладыр кебек – шуны сиздем.

- Күз тиюдән шикләнәсеңме?

- Белмим, күз тияме-тимиме, начар килеп чыга инде. Мин үземә шундый нәтиҗә ясадым. Минем иҗатым белән кызыксынган кешеләргә мин рәхмәтле, аларга үземнең иҗатымны бүләк итәргә әзер. Ләкин шәхси тормышымны, йөрәктә яши торган җәннәтемне дип әйтимме соң инде, минем аны үзем өчен генә саклыйсым килә. Шуңа күрә мин шәхси тормыш турында күп сөйләргә яратмыйм.

- Мәсгудә апа Шәмсетдинованың улы Надир белән аралашуыгыз турында сүзләр йөрде...

- Надир - ул минем классташ. Без 2нче класстан бергә укыдык. Ул Америкада тора, күптән Америка гражданы. Америкага барыр алдыннан ул миңа этәргеч булды. Булды анда очрашып йөрүләр. Әмма без хәзер аның белән бергә түгел. Ул миңа Америкада яшәү карары кабул итәргә этәргеч биргәндер. Ул: «Сиңа Америкада яшәргә кирәк, Америкада син йолдыз була аласың,» - дип әйтә килде. Аның ниндидер тәэсире булды. 

Тормышымда очраган һәрбер кеше - ул минем укытучым. Надир да ул ниндидер дәрәҗәдә укытучы булды. Мин аңа рәхмәтлемен. Надир, гомумән, бик яхшы егет. Җитди проектлар белән шөгыльләнә. Шуңа күрә мин аңа рәхмәтлемен. Ә минем шәхси тормышым берничек тә аның белән бәйле түгел.

- Иделия, синең киенү рәвешең монда төрлечә кабул ителә. Кемгәдер эпатаж булып, кемгәдер вульгар булып, кемгәдер стильле булып. Киенү рәвешең синең тормышка карашыңмы?

- Мин «Монысы ямьсез, монсы вульгар» дип бәя биргән кешеләрне берничек тә аңламыйм. Мин - иҗат кешесе, мин - язам, мин һәрвакытта да образлар эзлим. Минем кичерешләрем бар һәм алар төрле була. Мин, гомумән, бик төрле буларга яратам. Минем киемнәрем минем халәтемә бәйле. Кайбер вакыт мин озын күлмәк кияргә яратам, кайбервакыт бик кыска күлмәк киясем килә. Америкада сез карасагыз, ничек кенә кыланып бетмиләр, хәтта минем өчен гаҗәп булып китә. Мин бит аның күңелендә нәрсә икәнен белмим, мин аның нәрсә белән ул кызыксынганлыгын белмим. Иҗат кешеләр алар ирекле була. 

Менә, минем киемнәр турында сүз чыкты. Минем киенү рәвешем сәхнә иҗатыннан башланды. Мин альтернатив татар музыкасы белән шөгыльләндем. Яшь кызлар, яшь егетләр... 

Беләсезме, татар халкында сексуаль дигән сүздән куркалар. Уйлап карасаң, ул бит инде тормышның башлангычы, кешеләргә ул җан бирә, тормыш бирә бит инде. Шул бит инде этәрә, гомумән, бөтен тормышны. 

Минем туганнан туган абыем бар – Айдар Хәйретдинов. Ул Коръәнне тәрҗемә итә. Әгәр инде укып карасагыз, аның моңа бөтенләй башка карашы. Мин аның күп китапларын укыдым. Монда рухилык әһәмиятлерәк. 

Хәзер бер мәсәл сөйлим. Яшәгән ди бик дини бер адәм. Аның кечкенә улы булган. Яшәгән алар өендә бер мәче. Бу кеше гыйбадәт кылганда мәче гел йөгереп-йөгереп йөри бер яктан икенче якка. Теге кеше гыйбадәт кылганда, комачауламасын өчен мәчене гел бәйләп куя торган булган. Гомере бетеп ул үлгән, мәче дә алышынган. Инде улы гыйбадәт кыла икән. Бу да хәзер мәчене бәйләп куя. Монда кешеләр килә дә «Нишләп син тик торганда мәчене бәйләп куясың?» дип сорыйлар. «Минем әти шулай эшли иде, ул - традиция» дип әйткән. Хәзер болар да шулай эшләргә кирәк дип мәчеләрне бәйләп куя башлаганнар. 

Шуннан ничек бәйләргә дигән сүзләр киткән. Бантигын кайсы якка ясап куярга кирәк: уң яккамы, сул яккамы? Кеше аның сәбәбен дә уйламый: кирәкме – кирәк! 

Гомумән, кешенең йөрәге чиста буларга тиеш. Һәрбер кеше үзенең юлын үзе уза. Рухи эзләнүләре дип әйтим инде. Ул бернинди киемгә дә бәйләнмәгән. Бернәрсәгә дә бәйләнмәгән, чөнки Аллаһтан башка бернәрсә дә эшләнелми. Кешеләр ялгыш юлдан киткәннәр икән, алар үзләренең юлларын уза. Димәк, алар өчен шулай булырга тиеш. 

Ниндидер кечкенә детальләргә килгәндә, менә болай эшләргә кирәк, менә болай эшләргә ярамый, диләр. Мин һәрвакыт сорау бирәм: ә нишләп ярамый? Менә мин психология буенча, төрле диннәр буенча бик күп китаплар укыдым. Минем фикеремчә, һәрбер кешенең үз юлы. Башка кешеләрне сөйләгәнче, кешеләргә күбрәк үзләре турында уйларга кирәк.

- Кешенең киеме, гадәтләре турында сөйләү ул безнең Россия гадәтеме икән, әллә Татарстанныкымы?

- Беләсезме, ныгыган консерватив фикер олырак буындадыр инде. Америкада алай көчле сизелми ул. Анда 80 яшьлек әби синең белән биер, рәхәтләнеп сөйләшеп утырыр, ә безнең бит инде башкачарак бераз. Культура да башкача.

- Синең анда төп аралаша торган кешеләрең иҗатчылармы? Артистлармы? Язучылармы? Син нинди катлау белән аралашасың?

- Мин төрле катлау белән аралашам. Әмма бик яхшы хис итәм үземне иҗат кешеләре арасында. Әйтик, минем дустым Голливуд киноларын төшерә. «Железный человек» төшергәндә булдым. Ева Лангорияләрне мин күрдем. Ул кешеләр арасына эләккәч, алар ничектер башка дәрәҗәдә. Алардан ниндидер яктылык килә дип әйтимме инде... Алар бик ачык. Бөтенесенең дә юмор хисе бар. Алар арасында үземне ниндидер кояш кебек сизәм. Алар үзләре дә кояшлар кебек. Һәм менә шуңа күрә үземне иҗат кешеләре арасында яхшы хис итәм. Чөнки уртак темалар да бар, карашлар туры килә дип әйтимме инде. Алар белән аралашу миңа җайлырак. 

Миңа, гомумән, һәрбер кешенең тормышы кызык, һәрбер кешенең тормышы бик индивидуаль. Бер-берсенә охшаган кешеләр юк. Шуңа күрә һәр кеше белән аралашып мин үземә кызык табам.

- Киләчәгеңне кайда күрәсең?

- Киләчәгемне күрмим. Киләчәкне Аллаһы Тәгалә генә күрә.Беләсезме, соңгы арада мин киләчәк турында уйларга тырышмыйм. Бу бәлки мин укыган китапларга да бәйледер. Бик күп китаплар укыдым. Гомумән, уйлап карасак, киләчәк тә юк, безнең үткәнебез дә юк бит. Безнең бар хәзергебез. Сиңа беркем дә иртәгәсе көн була дип гарантия бирми. Үткәнне уйлап утырганда, син үз энергияңне артка җибәрәсең. Син менә хәзерге вакытта үзеңнең бөтен уеңны менә монда тотарга тиешсең. Менә мин хәзер сезнең белән монда. Мин сезнең белән аралашам. Хәзер мин сезнең белән үземне ничек тотам, ничек мин хәзерге мизгелне яшим, минем киләчәгем шуннан төзелә бит инде. Бар якынча планнар, бүген нәрсә эшләргә, кайда ничәдә булырга икәнлеген беләм. Әмма мин күп үземне киләчәккә бирмим, үземне күбрәк хәзерге моментта яшәргә өйрәтәм. 

Беләсезме, безнең миебез ничек эшли? Ул гел уйга тарта. Без гел эчке диалогта яшибез. Кеше белән очрашканда да «Аннары соң миңа нәрсә эшләргә кирәк», дип уйлыйбыз. Шул чакта иң кирәкле мизгелне күздән ычкындыруыбыз мөмкин. Иң әһәмиятлесен хәзер ычкындырмыйк дип әйтим инде. Әһәмиятлесе анда түгел, тегендә дә түгел, монда ул. Аннары уйлап утырырбыз, әмма ул барыбер безнеңчә булмаячак. Мин әйтермен хәзер киләчәкне шулай-шулай күз алдына китерәм дип, ә бәлкем мин бер айдан Казанга күчәрмен. Мин Майамида мин гомерем буе яшәргә уйлыйм дисәм, анысын да ничек буласын беркем дә белми.

- Җәйгә Казанга кайтам дидең бит, димәк, барыбер азмы-күпме планың бар. Кайчанга кадәр, нинди периодка хәтле план төзисең?

- Хәзергә кире Майамига кайтырга гына билет алынган. Җәй көненә әлегә билетлар алынмаган. Минем бик ышанычлы итеп әйтүем традициямә бәйле: һәр җәйне мин бер ай, бер ай ярымга Казанга кайтам. Казанга кайтырга һәрвакытта да планнар бар. Бөтенесен белеп бетереп булмый. Без үзебез сизмәсәк тә, һәркем көнсаен үзгәрә. Мәсәлән, биш ел элек нинди булдым - мин хәзер андый кеше түгел. Ике елдан соң мин башка кеше булам. Менә шул кеше нинди карарлар кабул итәчәк, мин хәзер аны әйтә алмыйм. Ә якындагы планнар, әйе, җәйгә Казанга кайтырга җыенам.

- Казанга кайткач, кемнәр белән аралашасың?

- Минем монда бик күп, бик күп дусларым бар, минем яраткан туганнарым монда. Һәрвакыт кайткач минем кунакка йөри торган период була. Минем туганнан туганнарым бик күп. Әни ягыннан без егерме ике кешеме, барысының да күрешәсе килә. Хәтта туганнар үзләре дә, бер шәһәрдә торсалар да, мин кайткач кына очрашалар. Ул бәйрәм кебек була. Шуңа күрә мин беренче чиратта туганнарга шалтыратам, кунакка йөрим. Кунакка кайткач бик күп тәмле ашала. Минем монда бик якын дус кызым яши. Алла исемле. Ул минем фильмда гример-визажист булып эшләде. Без инде егерме ел буе дуслар. Ул минем бердәнбер якын дустымдыр. Аралар ерак булса да, без элемтәдә.

- Әтиеңнең кайсыдыр җырларын яңадан җырлыйсың килмиме? Яңача..

- Беләсезме, эшлисем килә минем ниндидер яңа проект. Әлегә конкрет планнар юк ул хакта. Татар телендә бер җыр җырлыйсым килә. Менә хәзер ничек кабул итәрләрме икән дип уйлыйм. Чөнки мине күпләр онытып та бетергәннәрдер. Менә миңа «Инстаграмда татарча сөйләш инде», «Кайчан кайтасың инде?» диләр. Ләкин минем Инстаграмда хәзер төрле милләтләр булганга күрә, кайбер вакыт өч телдә сөйләшергә туры килә. Киләчәктә нәрсәдер эшлисе килә, Алла бирса, җәй көнне кайткач, ниндидер проект эшләрбез.

- Татарча җырлар дигәндә әтиеңнең җырлары турында сүз барамы?

- Әтинең җырларын да, үземнең дә татарча язасым килә. Мин бит болай да татарча җырларны күбесенчә үзем яза идем.

- Безнең Казанда «Үзгәреш җиле» эстрада фестивале бар. Анда татарның классик җырларын яңартып җырлыйлар. Фестиваль белән кызыксынганың бармы? Анда катнашыр идеңме?

- Ишеттем ул фестиваль турында. Мин теләсә нинди иҗади "кипиш" яклы. Минем бөтен җирдә катнашып бетәр идем. Репертуарга килгәндә, менә кешеләр башка авторларның җырларын җырлыйлар, кавер җырлары дип әйтәләр инде. Минем өчен минем җырлар - минем тарихым, дип әйтер идем. Мин үзем язган җырларны җырларга яратам. Чөнки җыр язганда ул мине тасвирлый. Минем хисләрне тасвирлый дип әйтимме?.. 

Ә кавер җырларга килгәндә, ничектер башкача, төрлелек дип әйтимме инде? Минем өчен иң мөһиме - үз җырларымны башкару, үземнең историяне сөйләү. Кеше кем генә булмасын - режиссерлармы, җырчымы - ул кешеләргә хисләрен тәкъдим итә. Җыр тыңлыганда, шигырь укыганда, аның иҗат җимешләре аша шул автор белән танышалар дип әйтимме инде Менә минем өчен дә бу бик мөһим.

- Америкада татарча җырлаганың бармы?

- Татар Сабан туенда җырлаттылар мине. Бер тапкыр. Менә шул гына булды.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100