Гүзәл Сәгыйтованың Ильяс Гафаров канаты астында туган театраль эскизлардан репертуар ясавы кемгә кирәк?

27 ноябрь 2018

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Рузилә МӨХӘММӘТОВА
Фото: Рамил Гали
Кариев театры Tat cult lab/театр лабораториясенең өч театраль эскизын - “Киләчәк теле” бәби спектакле, “Зөһрә” курчак әкияте һәм “Таң вакыты” заманча бию эскизын үз сәхнәсендә тәкъдим итте.

Tat cult lab/театр лабораториясе - Yummy Music лейблы лидеры Ильяс Гафаровның Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин белән берлектә эшләнгән проекты. Моннан бер ай чамасы элек алты эскиз “Московский” мәдәният сараенда “московский” театр белгечләре өчен күрсәтелде һәм аларның төрле бәяләрен дә алды

Кариев театры үз сәхнәсендә күрсәтү өчен бәби һәм курчак театрлары, опера, драма, хореографик һәм әдәби театрлары жанрындагы алты эскиздан өчесен сайлап алган.

Эскизларның берсе Нурбәк Батулла тарафыннан Кариев театры артистлары белән куелган. “Алтын битлек” театр премиясе лауреаты Нурбәк Батулланың рәсми эш урыны – шушы театр. Шунлыктан Нурбәкнең “Таң вакыты” заманча бию эскизының бу театрда күрсәтелүе табигый. Артистлар эскиз өчен театр фойесын сайлаган.

Кариев исемендәге Яшь тамашачы театрында нәниләр өчен яңа форматлы тамашалар булмавы бәби театры һәм курчак театры жанрларын да сайларга этәргәндер. Әлеге ике спектакль театрның Кече залында үтте.

Димәк, без нәрсә күрдек?

“Киләчәк теле” эскизы балаларның ни рәвешле туган телләрен өйрәнүләре турында сөйли. Эскизның аннотациясендә “Авторлар “тел – традицион мәдәният – көнкүреш” чылбыры белән генә канәгатьләнмичә, милли телгә заманча образ булдырырга омтылыш ясый” дип бирелгән.

“Зөһрә” курчак спектакле айга менгән ятимә кыз турындагы татар әкиятенә нигезләнеп эшләнгән. Аннотациядә “...рус телле балалар татар телен уен формасында өйрәнергә җәлеп ителәчәк”, дип вәгъдә ителә.

“Таң вакыты” эскизына иҗатчыны Сәгыйть Рәмиевнең шул исемдәге шигыренә рухландырган. “Шигырьдә бүген дә актуальлеген җуймаган сораулар күтәрелә, - дип билгеләнгән аннотациядә. – Ни сәбәпле без йокылы халәттәбез? Кайчан уянырбыз? Нигә Шагыйрьдән башка милләтнең торгынлыгын, белемсезлеген беркем дә күрми? Чыгу юлы нинди? Кариев театры актерлары” сәхнәдә шуны күрсәтәчәк”.

Мин эскизларын ике мәртәбә караган бердәнбер тамашачы идем.

Бер үк эскизларны ике тапкыр ике мәйданчыкта карап, бер әйбергә төшендем – эскиз ул урыны белән бергә туа икән. Аны тамырыннан йолкып алып икенче “чүлмәккә” утырттыңмы – ул сула. Монда мин шуны күрдем. 

Образлы итеп әйтсәк, Гүзәл Сәгыйтова Ильяс Гафаровның гөлләрен вакытлы чүлмәктән даими матур чүлмәккә утыртырга уйлады. Баш режиссер Ренат Әюповтан су сибүен үтенде. Әмма сиптең ни, сипмәдең ни, бу гөлләр ят туфракта сулган кыяфәттә күренә бирделәр. Бәлки, вакыт үткәч терелеп тә китерләр. 

Шунысы да бар, гафу итегез, театрны биология белән чагыштыруны дәвам итеп, шунысын дә өстәргә мәҗбүрмен: гөлләрнең хуҗасы “гөлләр” темасында берни дә белми. Ягъни, Ильяс Гафаров беркайчан бер театрның да премьерасында булмаган кеше. Ул – музыкант, альтернативщик, рэпер. Әмма фәрештәләрнең “Амин” дигән сәгатенә туры килеп, аңа күктән акча “яуган”. Акча төшкәч, аны, әлбәттә, дога кылып алу гына җитми, ә яшьләр иҗатына тәгаенләнгән финансларны яшьләр иҗатын үстерү өчен тотарга кирәк ди. Шулай итеп, Tat cult lab/театр лабораториясе - яшь иҗатчыларның бер юнәлеше иде. Татарстанда театр фестивальләре, форумнары һәм лабораторияләер оештыру буенча зур белгеч Нияз Игъламов җитәкчелегендә ул эскизлар әзерләнде, белгечләр тарафыннан бәяләнде.

Гафу итегез, “Московский”да туган эскизлар шушы “Московский” мәйданчыгы һәм Гафаров лейблы тарихында калырга тиешләр иде. Алар үзләренең башка мәйданчык өчен яраклы булмавын күрсәттеләр.

Ни өченме?

Беренче икесен – балалар өчен тәгаенләнгән эскизларны караганда бөек Пушкинның “Там русский дух, там русью пахнет” дигән мәгълүм юллары искә төште.

Ак кубик тирәсендә мүкәләп йөргән артистларны үзләре дә мүкәләп йөрү яшендәге төп тамашачылар кызыксынып карады. Тик тел белмәгән режиссер куйган спектакльдә артистлар кабатлаган сүзләр очраклы гына алынган иде булса кирәк. Аларда ниндидер эзлеклелек тоемланмады.

Икенчесен - “Зөһрә” әкиятен Ксения Шачнева өй театры форматында ясаган. Ягъни, кәгазьдән курчаклар кисеп, балалар белән аналарның өйдә әкият укуы форматында ул. Бер артист әкиятне укып тора, кызлар кәгазь курчаклар белән әкият күрсәтәләр. Уңышлы һәм җылы формат.

Төпсез коега су ташыган Зөһрә кыз турындагы әкият һәр татар баласына таныш инде ул... дип уйлыйм. Миңа да тулган айга күрсәтеп әни сөйләгән иде аны, мин дә кызыма сөйләдем. Ә менә ул төпсез коега су ташыган ай кызының үзебез булуын уйламаганмын. Өстендә татар күлмәге булмаса да, без ул – әкияттәге ятим бала. Бөтенебез.

Йолдыз Миңнуллина әлеге әкиятне матур итеп шигъри калыпка салган. Ксения Шачнева вариантын Ренат Әюпов милли куллары белән сыйпап җибәргән. Шулай булгач, карасын татар баласы татар әкиятен.

Әйе, “Зөһрә” әкиятен театр үз мәйданчыгына яраклаштырырга тырыша. Ул аны инде декабрь афишасына да керткән. Театр директоры Гүзәл Сәгыйтова әйтүенчә, балаларга спектакльдән соң кәгазь курчаклар ясау буенча осталык дәресләре дә оештырылачак.

Шәп идея, әйтик, атнаның бер көнен театр нәниләр көне дип игълан итә. Ул көнне иртәдән кичкә кадәр театрга вакыт кысалары белән кысылмаган ата-аналар һәм балалар агыла. Театрның фойесы әкияти итеп бизәлгән. Өстәлләрдә курчак спектакленә кирәкле кәгазь курчаклар һәм ай юлы әзерләнә. Аны балалар әниләре һәм әтиләре ярдәмендә остазлар белән әзерлиләр. Үз курчагын һәм ай юлын ясаган бала, буфетта чәй эчеп алгач, спектакль карарга әзер дигән сүз. Ул үзенең ай юлыннан серле Театр бүлмәсенә атлый. Сүз уңаеннан, спектакльдә кулланылган ай юлы, әлбәттә, берничек тә зәңгәр була алмый. Кызыл күлмәкле кыз һәм зәңгәр ай юлы ясаган Шачневага – “2”ле. Артистлар ике-өч составта көн дәвамында кат-кат спектакльне уйныйлар.

Тора-бара театрның үз сәхнәсендә туган яңа бәби спектакльләре дә була башлар. Татарның бит рух тәрбияли торганрак әкиятләре дә бар, Аллага шөкер.

Инде Нурбәк Батулланың эскизына килгәндә, мин моны программада күрсәтелгәнчә, заманча бию дип тә, эскиз дип тә санамас идем. Бу – театр артистлары өчен бик кирәкле тренинг. Әмма аны тамашачы күрергә тиеш түгел. Күрсәтелсә дә, аңа билетлар театрның “сәхнә артына” бер караш буларак кына бииик аз санда гына сатыла ала. Ягъни тамашачы кайда килгәнен белеп килә һәм артистларның тренингын карый.

Мондый театраль тренингны быел “Нәүрүз” төрки театрларның белем бирү форумы кысаларында педагог Юрий Альшиц артисткалар белән күрсәткән иде. Камал театры анда катнашучыларны санап кына керткән иде, журналистлар бик санаулы гына эләккән иде. Тренинглар остасы анда үзенең яраткан япон әдәбиятын нигез итеп алган иде. Үз Нурбәгебез үз шагыйребезне нигез итеп алып үз тренингын күрсәтте. Тик ул тренинг дип аталмады. Шунлыктан бөр төркем тамашачы күргәненнән мәгънә эзли башласа, икенче өлеше – Нурбәкнең чын җанатарлары бары тик алкышларга гына күмделәр.

Залда утырган халык язучысы Рабит Батулла – Нурбәкнең әтисе – артистлар биеп аңлатырга тырышканны сүз белән аңлатты.

“Халыкны кулларыннан тартып чаптырмадылар. Бу кул чабулар гына түгел, бу – алкышлар иде. Овации, - диде Рабит ага. - Сез Нурбәкне алкышладыгыз. Алкыш – ул мактау дигән сүз. Мин тамашачы фикеренә каршы килә алмыйм”.

Рабит Батулла улының Сәгыйть Рәмиевкә тотынуын батырлык дип бәяләде. Театрны Сәгыйть Рәмиевка ябышулары һәм кыюлыклары белән котлады.

“Сәгыйть Рәмиев аңлашылып бетмәгән, халыктан ерак торган шагыйребез. Аның башка шигырьләре дә күп бәхәсләр тудыра. Бу шигыре дә “Аллаһтан көтеп ятма”, ди. Бу аның төп идеясеме икән? “Аллаһтан көтеп ятмагыз, үзегез эшләгез, мәгърифәтне булдырыгыз”, дидеме икән? Ул Аллаһка каршы бару түгел. Син хезмәт итәргә тиеш – Аллаһ шулай куша, - дип аңлатты ул шигырьне. – Сәгыйть Рәмиев мәгърифәтле анадан туарга куша. Безнең милләт аналары күп. Без мәгърифәтле анадан туган балалар. Ләкин ул мәгърифәт каядыр юкка чыкты. Яңадан туарга кирәк”.

“Сезне уңышыгыз белән котлыйм. Күп нәрсәне аңламасам да, котлыйм”, - диде Рабит ага.

Театраль мәйданда тумаган театраль эскизларның бер өлешен булса да, азгамы-күпкәме, үзенә сыендырып Кариев театры олы йөрәклелек күрсәтте. “Калеб” проекты тамгасы белән булса да, ул аларны үз сәхнәсенә алып карады. Бу театрның экспериментларга әзерлеген күрсәтә. Ә экспериментлар гел уңышлы булып бетми ул.

Ярый, күрсәтте дә ди. Әрәм булып онытылганчы, каралсын да ди. Тик ни өчен чит эскизлар белән Кариев театры үз репертуарын тулыландыруы аңлашылып бетмәде. Театр бит әле яшь, үз “балаларын” тудырыр хәлдә. Гафаров үз “балаларын” үзе карасын – “Московский” мәдәният үзәге алар өчен идеаль мәйдан.

Дөресен генә әйткәндә, миңа Гүзәл Сәгыйтова сайлаганнан калган өч эскиз кызыграк тоелган иде. Әминә Миндияр эскиз ясаган “Тигезсезләр” буенча – 100 ел элек Фатыйх Әмирхан язган яшьләр турында заманча спектакль куелсын иде ул. Яшь җырчы Илгиз Мөхетдинов архивлардан-музейлардан табып, “тузаннарын кагып” эскиз ясаган опера жанрын да ниндидер заманча версиядә куеп буладыр. Сүз Нәҗип Җиһановның Муса Җәлил либреттосына язылган “Илдар” операсы турында бар. Тагын бер эскиз Йолдыз Миңнуллинаныкы иде. Бәлки, ул кабатлана алмастай сәнгать әсәре булгандыр. Әмма бу театрда Йолдыз Миңнуллина шигырьләре буенча Нурбәкнең хореографик спектакль куюын күптән көтәбез инде. Вәгъдә ителгән иде бит.


Фикерләр








Мәдәният

Кариев театрында премьера: кәҗүл читек тарихы яки Ренат Әюпов ни өчен авылның нәни мажоригын яклап калды?

Кариев театры Гаяз Исхакыйның авыл мажоригы турындагы хикәясенә нигезләнеп, балаларга дини белем бирү өчен кулланма булырлык спектакль тәкъдим итте. Сүз классик язучының 1912 елда язылган “Кәҗүл читек” хикәясе турында бара.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла