Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Футболчы Булат Таһиров турында фильм: Аллаһ Тәгалә кичермәслек хата буламы?

Бүген “Угол” иҗат лабораториясендә "КиноМавлид" проекты кысаларында режиссер һәм сценарий авторы Ләйлә Сәлахатдинованың кыска метражлы “Овертайм” фильмы күрсәтелде. Нияз хәзрәт Закиров җитәкчелегендә "Иман Нуры" мәчете һәм "Balmay" компаниясе белән берлектә төшерелгән. Минимум вакыт кысалыгына максимум мәгьнә сыйдырылган фильмны “Татар-информ” хәбәрчесе дә карады.

news_top_970_100
Футболчы Булат Таһиров турында фильм: Аллаһ Тәгалә кичермәслек хата буламы?

Фильм бик көчле рухлы, авырлыклар аша узып, үз тырышлыгы белән футболда югары үрләргә ирешкән спортчы, «Молния» футбол командасының һөҗүмчесе Булат Таһиров турында. Катгый карашлы, кызып китүчән, каны кайнап торган футболчы ролендә Марсель Мәхмүтов уйный. Фильм башланганчы футбол тубын тибә-тибә үзенең биографиясен сәхнәгә чыгып сөйләгәндә үк тамашачыны фильмда булачак вакыйгаларга алып кереп китә.

“Минем герой гел эче поша торган, гел депрессиядәге, гел нервыланып йөри торган кеше. Проектта эшләгәндә тормышта да шундый була башлаганымны сиздем. Чөнки берни эшләп булмый, шушы холык үземә дә сеңә”, - диде Марсель Мәхмүтов үзенең роле турында.

Фильм кызыл киемле футболчыларның стадионда уйнауларыннан башланып китә. Идел буе спорт академиясе тренеры Эдуард Можаев ярдәмендә куелган футбол тренировкасы күренешләре югары дәрәҗәдә төшерелгән, егылулары да, пас биргәндәге һәр борылышлары, эмоцияләре оста күрсәтелгән. Тренировкадан соң кырыс холыклы төп геройны тамашачы күзен дә алмаслык итеп күзәтсен өчен Марсель Мәхмутов тулысынча рольгә бирелгән.


Пресс-конференция күренешендә провокатор журналистның сорауларына җавап биргәндә Булат Тагиров сикереп торып тондырмаса гына ярый дип утырдым. Ә ул торды да... күңеленә ярамаган, авыр сораудан соң чыгып та китте. “Үләр алдыннан абыегызны күрергә өлгердегезме?” дигән сорау иде ул.

Төп герой кечкенәдән футбол белән шөгыльләнгән, спортта югары күтәрелеп, танылган футболчы дәрәҗәсенә җиткән. Ә абыйсы - җинаятьче, наркоман, әти-әнисенә бик күп борчу китергән кеше. Менә алар икесе мәчеттә вәгазь тыңлап тора… “Мин сине әни өчен кичермим!” - ди Булат абыйсына. Абыйсының мәчеткә килеп үзенең гөнаһларын юарга тырышуын аңламый, үзенә игътибар җәлеп итәр өчен генә килүдә гаепли. Иренен кысып торган абыйсына “Синең кебекләрнең урыны мәчеттә түгел!” дип чыгып та китә.


Абыйсының үлгәнен белгәннән соң Булат авыр җәрәхәт ала. Хәзер инде элеккеге кебек футбол кыры хуҗасы кебек уйный да алмый. Актер Марсель Мәхмүтов кабат сәхнәгә үзе чыгып тамашачы белән уртаклаша… “Өйгә кайтасым килми. Анда тып-тын. Минем йортым хәзер казанышларым каберлеге генә” дигән сүзләреннән соң бөтен зал төп герой чынлап борчылды.

“Әйтерсең минем тормышымда кемдер утны сүндереп куйды”. Геройның авырлыкны кичерүе төнге шәһәр юлында баручы автомобиль эчендә күрсәтелә. Марсель Мәхмүтов үзе бу күренешләрне төшерүе иң авыр булуын әйткән иде. Root movie дип аталучы бу күренештә видеокамера актердан нибары берничә сантиметр ераклыкта төшерә. Эмоцияләрне мимика белән күрсәтергә кирәк.

“Урын бик аз, эмоцияне кысып бирергә туры килә. Бу актер өчен бик читен момент. Шулай да кызык, чөнки актер өчен сынау да”, - диде Марсель Мәхмүтов. 

Футболчы ролен уйнау өчен актерларга ике ай дәверендә стадионга барып профессионаллар белән күнекмәләр үтәргә туры килгән. “Күп кенә футболистларны гламур дип саныйлар. Ләкин аларның хезмәте коточкыч авыр. Алар чыннан да бик авыр эш эшлиләр”.


Марсель Мәхмүтовның дини яктан киңәшчесе аның классташы Нияз Закиров. Алар күпмедер дәрәҗәдә, шаяртып әйткәндә, "якташлар" да булып чыкты - Нагорныйда яшиләр. 

Авырлыклардан соң герой Булат хәзрәтнең мәчеттәге вәгазь вакытындагы сүзләрен исенә төшерә… ”Аллаһ сезгә муен тамырыгыздан да якынрак...”. Мәчеткә кермәслек дәрәҗәдә ялгышлык, гөнаһ кылдым дип уйлаган вакытлар күп кешедә буладыр. Ләкин нәрсә генә булмасын, Аллаһ Тәгаләгә мөрәҗәгать итү өчен чикләр юк. Бу фильм да шул хакта. Ахыр чиктә Булат дингә тартыла, кайчандыр абыйсы белән бергә кергән мәчет янына килә.


- Кайвакыт кешеләр юлдан яза. Үзен, якыннарын гафу итә алмас дәрәҗәгә җитә. Бер ялгышлык кылганнан соң, туры юлга басуы авыр була. Бер хатасы өчен алдагы тормышын сызып ташларга мөмкин. Бу фильмда кеше хата ясаса да, юлын дәвам итә алуын күрсәтергә теләдем. Үзеңнең юлыңны эзләү йолалар белән бәйле булмаска да мөмкин. Дин ул йолалар җыелмасы гына түгел, рухи эзләү дә. Үз тормыш юлыңны тайпылмыйча дәвам итү мөмкинлеге бар икәнлеген күрсәтәсем килде, - диде режиссер Ләйлә Сәлахатдинова.

Әмир Галиәскаров оператор буларак, режиссер белән берлектә салынган “Овертайм” фильмындагы символик моментларны атады.

- Шундый моментлар ул туп һәм тәгәрмәч - алга таба хәрәкәт символлары. Төп геройның каръерасы тәмамланса да, ул моны башка нәрсә белән алыштырмакчы була: клубтан клубка йөри. Ләкин бу буш хәрәкәт. Спорт аның өчен яшәү рәвеше иде, - дип аңлатты ул. 

Геройның автомойкада машинадан чыкмыйча утыруы кешеләрдән ябылуын символлаштырган.

Тамашачылар арасында дин әһеле Рөстәм Батров бар иде.

- Миңа бик ошады. Мондый проектлар бик кирәк, чөнки без яңа гасырда яшибез. Без заманча яшәргә тиеш. Мондый формада исламга чакыру бик кирәк. Кайбер имамнар "син тиеш, син җаваплы" дигән мәгьнәдә дәгъват итә. Безгә дини бурычлар турында гына түгел, ә Аллаһ Тәгаләдән кешегә килгән ярдәм турында да сөйләргә кирәк, - диде ул.

"Овертайм "Халыкара кинофестивальләр программасында катнаша: "Global India International Film Festival-2019";"Kazan International Muslim Film Festival-2019";"Starlight Film Awards-2019"; The International Film Festival"FESTPRO "-2019" Любовь в всердце "- 2019 "халыкара кинофестивалендә һәм" Азия киносы халыкара фестивале (SAFF).

Фильмны Һиндстанда, Мисырда, Россия шәһәрләрендә (Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург) тамашачылар карады һәм быелың сентябрендә АКШта күрәчәкләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100