Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Фронтовичка": Әтнә театрында мәхәббәт һәм хыянәт турында драма

Татар театраль сезонының соңгы премьерасын Әтнә татар дәүләт театры чыгарды. "Фронтовичка" драмасы - Россиядәге бердәнбер авыл дәүләт театрының 2018-19 елгы театр сезонында өченче спектакле.

news_top_970_100
"Фронтовичка": Әтнә театрында мәхәббәт һәм хыянәт турында драма

Әтнә театрының «Фронтовичка» спектакле сугыш утын кичкән кызның тыныч тормышта хыянәтне кичерүе, Золушка каретасының теләсә кайчан кабакка әйләнә алуы турында.

«Фронтовичка» - Екатеринбург драматургы Анна Батурина пьесасы. Драманы яшь режиссер Илсур Казакбаев сәхнәләштерде. Бөек Ватан сугышы темасына әсәр чыгару тәкъдиме булгач, ул шушы әсәрне сайлаган. Пьесаны театр артисты Марат Хәбибуллин тәрҗемә иткән.

«Фронтовичка» спектаклен куеп, беренчедән, Әтнә театры Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына әзер булып тора. Киләсе елга бу тема актив стадиядә булачак, махсус конкурслар да уздырылырга мөмкин. Әтнә театрының бу спектакле “темада” булачак.

Икенчедән, театр «Коляда-Plays» заманча драматургия халыкара фестивалендә катнаша алачак. Әлеге фестивальдә Урал драматурглары әсәрләре буенча куелган спектакльләр катнаша.

Өченчедән, “Һөнәр” халыкара яшь режиссура фестивалендә катнашачак. Чөнки Илсур Казакбаев - бик өметле яшь режиссер.

Болары – гарантияләнгән фестивальләр. Болардан тыш, спектакльнең сыйфаты, чиста куелышы буенча аның тагын бик күп Россия фестивальләрендә катнашу шансын фаразлап була.

Спектакльне карарга драматург Анна Батурина үзе дә чакырылган иде. Ул заман драматурглары әсәренә игътибар өчен театрга рәхмәтләрен җиткерде. Яшь коллективка соклануын белдерде. «Фронтовичка» - яшь драматургның унлап Россия театрында куелган популяр әсәре. Татар телендә беренче тапкыр куела. 

Анна Батурина әлеге әсәрне язарга этәргеч биргән вакыйганы болай сөйли: “Йөргән егетемнең әнисе янына баргач, ул үзенең яшь чагында хореография студиясендә укуын искә төшергән иде. “Безнең педагогыбыз фронтовичка иде. Безгә аннан эләгә иде”, - диде. Шул сүзләр минем хәтеремдә уелып калды...”

Әтнә театрыннан Бөек Ватан сугышы темасына спектакль кую заказы булгач, әйткәнемчә, әлеге әсәрне Илсур Казакбаев үзе тәкъдим иткән. Сугыш чорындагы хатын-кызларны сәхнәдә сурәтләү – Илсурга таныш тема. Чаллы театрында ул Булат Бәдриевның “Яратылмый калган ярлар” пьесасын сәхнәләштереп, театр тәнкыйтьчеләренең уңай бәяләмәсен алган иде.

Төп героиня – фронтовичка Мария Небылица. Әсәрдә – Мариянең Урал егете Матвей Кравчукка мәхәббәте, Матвейның хыянәте, Мариянең үче. Финалда без Машаның поездда Ерак Көнчыгышка китеп баруын күрәбез.

Мария роленә режиссер яшь актриса Рәзилә Мөхлисуллинаны куйган. Рәзиләгә дә, персонажына кебек, 24 яшь. Хореография училищесы студенты өчен буе кечерәк, әлбәттә. Әмма режиссер аның Мариягә хас эчке ныклыгын күргән – үзе шулай диде. Спектакль дәвамында без дә күрдек. Ә инде нечкә сылу гәүдәсе белән бию үрнәген күрсәтү өчен труппада Гүзәл Гафарова бар. Мариянең укучысы буларак, аның биюен күрдек.

Спектакльнең буеннан буена режиссерның эшенә сокланып утырырга мөмкин. Тамашачы спектакльнең күпме барганлыгын да тоймады.

Илсур Казакбаев “Фронтовичка” сюжетына параллель итеп “Золушка” әкиятен алган. Арткы экранда “Золушка” фильмыннан кадрлар бара.

Бәлки Хореография училищесында укыган, балерина булырга хыяллынган, Бетховенны тыңлаган кыз белән Уралдагы шахтер шәһәрендә үскән егет тыныч тормышта очраша алмаслар да, очраклы юллары кисешсә дә, бер-берсе белән кызыксынмаслар иде. Ә сугыш аларны очраштырган. Гаиләдә бердәнбер ир-ат буларак, әнисен кайгыртырга өйрәнгән Матвей кәләшен әнисе янына озата. Тиф кичергән һәм баласын югалтканнан соң госпитальдә дәваланган Маша Уралга юл тота.

Спектакльдә героиняның юыну мизгелләре бар. Илсур Казакбаев шулай итеп Мариянең яңа дөньяга керүен күрсәтә. Актриса сугыш гимнастеркасын салып, тыныч тормышка күчә. Менә ул тамашачыга аркасы белән зур ләгәндә утыра. Ак күбекләр булып тирәсендә биючеләр бөтерелә... Матур.

Шул мизгелдә театрның иң статуслы актеры Марат Хәбибуллинга теләсә кайсы ир-ат көнләшерлек. Шәрә фронтовичканы ләгәндә күрү бәхете аның персонажына – Урал «мещаны» Марк Анатольевичка насыйп була.

Шулай итеп Марк Анатольевичның бәйләнүләре, буфетчицаның көнләшүләре, хореография дәресләре белән фронтовичканың яңа тормышы башлана.

Ә көннәрдән бер көнне яңа кәләше белән Матвей кайтып төшә. Шура – иркә гаиләдә үскән кыз бала. Матвей аның “чиста тырнакларына” гашыйк булган. Режиссер хатын-кыз ягын алып, хыянәтче Матвейны каретадан кабакка әверелдергән, әлбәттә. Ләкин бу Матвейның нык холыклы Маша канаты астыннан чыгып, үзенең кемнедер канаты астына алырга теләве түгелмени? Аңа ике нәзакәтле хатын-кыз гашыйк булса да, ул инстинктлар белән яшәүче мужик. Анда үзенә ышанган хатын-кызлар өчен җаваплылык бар. Ул Мария янында кунып чыккач аңа бәрәңге китерә алуын әйтә. Ничек булдыра ала – шулай кайгырта инде. 

Матвей ролендә – Айдар Вәлиев. Театрның рәсми сайтында мут күзле чибәр егет булып күренсә дә, сәхнәдә кызларны гашыйк итәрдәй мачо булып тоелмады. Мужикны уйнарга кушылгандыр – мужикны уйнады.

Әйе, Машаның каретасы кабакка әйләнүен аңлыйбыз. Ә аннары Машаның принцессага әверелү мизгелен көтә башлыйбыз.

Спектакльнең рәссамы – “Алтын битлек” театр премиясе лауреаты Альберт Нестеров. Әтнә театры афишасында шулай итеп “Алтын битлек” сүзе күренәчәк. Шәп бит! Альберт Нестеров белән Илсур Казакбаев сәхнәгә татар театрының иң модалы декорация элементларын – урындыклар һәм чиләкләрне чыгарганнар.

Менә Маша сәхнә уртасында урындыклар өя. Башта ул аларны сак кына өя, буе җитми башлагач, урындыкка баса-баса өя. Ә аннары аларны бәреп төшерә. Ә ләгән төбен яктыртып ул үзенә яктылык эзли.

Шулай итеп Әтнә театры да, Камал һәм Кариев театрлары кебек, модалы декорацияләр белән яши башлады.

Спектакль “Кече шәһәр театрлары” федераль проекты кысаларында чыгарылды. Ул сезон азагында Әтнәдә ике көн күрсәтелде. 3000 кеше яшәгән Әтнәдә ул күп булса тагын ике тапкыр күрсәтелә ала. Рус дөньясы атмосферасы бөркелеп торган спектакль татар районында зур уңыш казанырмы – кем белгән. Алга таба театр бу затлы товарын ничек реализацияләр – монысы инде театр директоры Ленур Зәйнуллинның тырышлыгыннан тора. 

Спектакльдән фоторепортаж:






Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100