Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Форумда әбиләр чуагы яки харизманы Тимерхан алыштырырмы?

Казанда Бөтендөнья татар яшьләре форумының чираттан тыш җыены Татар яшьләре оешмалары җитәкчеләренең укулары форматында үтте. Форумның пленар утырышында уставка кайбер үзгәрешләр кертелде һәм рәис сайланды. Безнең хәбәрчебез күзәтүе һәм Форум киләчәгенә оптимистик фаразлар.

news_top_970_100
Форумда әбиләр чуагы яки харизманы Тимерхан алыштырырмы?

IX чираттан тыш Бөтендөнья татар яшьләре форумы утырышында катнашучылар Форумның 23 – 25 августта үткән бу җыенын 10 баллы система буенча 9,75 балл дип бәяләделәр.

Форум рәисен сайлар вакыт килеп җиткәч, моннан 2-3 ай элек әлеге вазифадан үз теләге белән баш тарткан Тәбрис Яруллин әлеге бәяләмәне яңа рәис сайлауда төп аргумент буларак кулланды: “Сез әлеге Форум җыенын оештыруны яхшы бәяләдегез. Аны Ленария Мөслимова командасы әзерләде. Мин Ленария Мөслимованы сайларга тәкъдим итәм”, - диде ул.

Рәис "почти" бертавыштан сайланды. Каршы һәм битараф тавышлар берәр генә иде. Әмма дөресен әйтергә кирәк – сайлау ничектер сүлпән барды. Сайладыкмы – сайладык. 

Шулай итеп, Бөтендөнья татар яшьләре форумын хатын-кыз җитәкләргә алынды.

Инде яхшы проектларга премия буларак вәгъдә ителгән 180 мең сумны да бүлешеп кызлар алып бетергәнен күргәч, “әбиләр чуагы” дияргә генә кала.

Картина тулы булсын өчен, Бөтендөнья татар яшьләре форумы эшчәнлегенең бөтен стратегиясен әйтеп бирә алган тагын бер хатын-кызга сүз бирик.

Татар яшьләренең эшчәнлеге максатын Йолдыз Миңнуллина аңлатып бирде: 

Без бөтенебез бүген яшәсәк тә, төрле чорда яшибез. Кемдер артта калган, кемдер алга киткән. Әнә, Нурбәк Батулла бөтенләй киләчәктә яши. Урыны бер – Казан булса да, вакытлар төрле иде. Безнең максат – төрле чорда яшәүче параллель дөньяларны бүгенге заман чорына китереп җиткерү. Без аны шушы алты елда эшләдек – вакытны без шушы бер ноктага җыя алдык шикелле. Без аны Казанга җыйдык. Хәзер безгә шул ноктаны – пространствоны киңәйтергә кирәк. Без нокталарны арттырырга тиеш. Безгә Казаннан ил күләменә, дөнья күләменә чыгарга кирәк. Моның өчен оешма атамасы да мөһим түгел. “Әлиф” егетләре эшлиләр, Yummy Music оешмасы бар, Бөтендөнья татар яшьләре форумы бар, рус телле оешмалар бар... Без бер чорда эшлибез. Бу оешмаларда иң мөһиме – бер юнәлештә эшли торган кешеләрдер. Безгә үзара берләшү вакыты җиткәндер. Миңа шулай тоела. Бәлки, без шулай берләшеп, татарны дөнья күләмендә танытуга табан барырга тиештер”.

Пространствоны киңәйтүне Бөтендөнья татар яшьләре форумының беренче урынбасары Айрат Фәйзрахманов мәгърифәттә күрә. Укырга! Укырга һәм укырга! Шунлыктан Казанга килүче татар яшьләре активистлары өчен гаять тыгыз һәм акыллы программа төзелгән иде. Яшьләрне хәтта Васил Шәйхразиев та кызганып куйды: “Сез бии беләсезме, гармун тавышы ишеттегезме, “Туган тел”не җырлый беләсезме? Яшьләрнең бергә җыелуы ул танышулар өчен дә. Айрат Фәйзрахманов ул сезне көне-төне укытырга әзер”, - диде ул Форум ябылганда.

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә...

Бөтендөнья татар яшьләре форумы Кариев театрында ачылып, Казан буйлап эшлекле экскурсия узганнан соң, катнашучыларны Иннополис шәһәренә алып киттеләр. Форум программасында – Бөтендөнья татар яшьләре форумы чараларын үткәрү буенча семинар, “Татар мәдәнияте үсеше” дискуссиясе, “Иҗтимагый оешмалар эшчәнлегенең хокукый нигезләре” һәм “Кечкенә төркемнәрдә проектлар белән эш итү” практикумнары, фандрайзинг һәм грантлар лабораториясе һ.б.

Максат – Бөтендөнья татар яшьләре форумын Тәбрис Яруллин җитәкләгән чакта Казанда оештырылып уңышлы дип табылган проектларны дөнья буйлап тарату.

Моның өчен, беренчедән, кадрлар, икенчедән, финанслар кирәк. Татар яшьләре оешмалары җитәкчеләрен укыту форумының максаты – яшьләрне акча табарга өйрәтү иде. Ягъни, үз җирлегеңдә бирелә торган грантларга дәгъва итү. Аның өчен оешманың бөтен юридик нечкәлекләргә туры китерелеп теркәлгән булуы кирәк.

Яшьләрнең күбесе әзер проектлары белән килгән иде. Аларның проектлары экспертлар ярдәме белән җиренә җиткереп эшкәртелде.

Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслимова: “Акселератор аша 38 проект узды. Үз проекты белән 1нче ноктадан башлаган кеше 10нчы ноктага килеп җиткәндә күз алдында башка кеше булып чыкты. Проектлар турында без узган елларда секция рәвешендә сөйли идек. Хәзер без үсәбез. Ун проектны Казанда да булдырып, дөнья буйлап та таратып була. Без беренче тапкыр быел грантлар бирәбез. Регионнарга ярдәм итү мәсьәләсен ТР Яшьләр министрлыгында да күтәрдек”.

Үз проектлары өчен Татарстан грантын алучылар:

1 урын (100 мең сум):

- Urban Tatar оешмасы, «Уarfest» проекты, Чаллы,

- Римма Гомәрова, «sky tat» проекты, Мәскәү өлкәсе.

2 урын (50 мең сум) - Наилә Галиева, «Туйчылар» проекты, Омск өлкәсе.

3 урын (30 мең сум) - Гөлфинә Галиуллина, Илзилә Фәтхуллина, «Ук» проекты, Татарстан.

1 нче урын алган Римма Гомәрова үзенә тиешле 50 мең сумны (100 мең сум икегә бүленде) 2нче урын алган Наилә Галиевага бүләк итте. «Миңа аның проекты бик ошады. Без команда белән үз проектыбыз өчен мөмкинлекләр табарбыз, дип уртак фикергә килдек. Мәскәүдә финанслар табуы җиңелрәк», - диде Римма Гомәрова.

Шулай итеп, 100 мең сум икегә бүленеп, аның икенче өлеше 2нче урынга кушылды. 2нче урын алган Наилә Галиевага авылында музей булдыру өчен Татарстаннан 50 мең сум бирелде һәм тагын 50 мең сум Татарстан акчасын аңа Мәскәү татарлары бүләк итте. «Уarfest» проектын тәкъдим иткән Чаллы кызлары 1нче урын алуга карамастан, 50 генә мең сумлы булдылар.

Хатын-кызлар бердәмлеге шулай була инде ул: Ленария Мөслимова, үзе дә сизмәстән, җенестәшләренең проектларына өстенлек биргән булып чыга. “Мин моңа алар чыгып баскач кына игътибар иттем. Проектлар, чыннан да, әйбәт иде”, - ди Айрат Фәйзрахманов.

Җәмәгать, әбиләр чуагы андый сюрпризларга бай була инде ул. Тагын бер кат кабатлыйм: Бөтендөнья татар яшьләре форумында Әбиләр чуагы башланды. Сүз уңаеннан, делегатлар арасында да хатын-кызлар күбрәк иде. 

Устав турында

Уставка кайбер үзгәрешләр кертеләчәк. Аларны Форумның Пленар утырышында оештыручылар исеменнән ТР Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев тәкъдим итте.

Беренчедән, Бөтендөнья татар яшьләре форумын оешма буларак, республика статусыннан регионара оешма статусына күтәрү тәкъдиме кабул ителде. Форум алдына бу бурычны Васил Шәйхразиев куйды.

Форум рәисен дүрт елга һәм ике тапкыр гына сайлау мөмкинлеге турында тәкъдим кертелгән иде. Ләкин яшьләр рәисне дүрт елга сайлау мөмкинлеге белән ризалашмады. Шулай да рәиснең сайлану чикләре билгеләнде. Ягъни, 4 ел эшләп, тагын бер тапкыр сайлану мөмкинлеге тәкъдим ителде. Яшьләр сигез ел гына эшли алу мөмкинлеге белән килеште, әмма рәисне сигез ел буена һәр ике саен сайларга булдылар.

Васил Шәйхразиев үзе бит чыгышы вакытында әлеге чараларның яшьләрнең танышулары өчен дә әһәмиятле булуын әйткән иде! Шуңа яшьләр рәис сайларга дип ике ел саен Казанга йөреп тору яклы булганнардыр инде.

Уставтагы үзгәрешләр нигезендә рәисне съезд сайлаячак, ә урынбасарлар Совет тарафыннан сайланачак.

Утырышта Форумга Попечительләр советының ни дәрәҗәдә кирәклеге турында бәхәсләр барды. Нәтиҗәдә, Попечительләр Советы мәсьәләсе Форум утырышы резолюциясенә кертелде. Васил Шәйхразиев Попечительләр Советының максатлары һәм бурычлары мәсьәләсендә съездга кадәр уйлап бетерергә тәкъдим итте. Попечительләр советы “яше” кырыкка таба атлаучы яшьләргә иҗтимагый “эш урыны” икәнлеге аңлашылса да, яше чыккан “яшьләр”не иҗтимагый эшчәнлектә ничек файдалану мөмкинлеге турында ачык җавап утырыш вакытында яңгырамады.

“Башкаемны салып иңнәреңә...”

Бөтендөнья татар конгрессы уздырган чараларда ачык күренә: Татарстан регионнарыннан килгән делегатларның максаты үз проблемалары турында уртага салып сөйләү. Әмма конгресс чараларының программасы аларга бу мөмкинлекне чикләве сизелә. Әйтик, Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды бу мөмкинлекне бөтенләй бирмәде. “Ак калфак” бөтендөнья татар хатын-кызлара оешмасы оештырган быелгы җыен моның ачык күрсәткече иде. Делегатларга сөйләргә мөмкинлек бирелә торган секция утырышлары балалар бакчасындагы уеннар белән алыштырылган иде.

Дөрес, Бөтендөнья татар яшьләре форумы андый уеннар уйнатмады уйнатуын, хәтта артыграк та җитди булды булса кирәк.

Әмма тегесендә дә, монысында да бер үк формат – өйрәтү. Хатын-кызларга бармак уены аша нәрсә дә булса өйрәтсәләр, яшьләргә лекция-семинарлар аша.

Ягъни, Казан читтән килгән татарларга төрле юллар белән ниндидер белем биреп җибәрергә тырыша.

Начармы бу, яхшымы?

Күз алдына китерегез – әниегез янына төп йортка кайтасыз. Әниегез белән сөйләшеп утырасыгыз килә. Бәлки, аның иңнәренә башыгызны куеп елап та аласыгыз киләдер. Аның юатуы кирәктер. Ә әниегез сезне тыңламый, ул үз үгет-нәсыйхәтен бирә, акыл өйрәтә, сезне ашата-сыйлый. Анысы да яхшы, яшен яшәгән кешенең акыл-тәҗрибәсе күп була, тәм-томы да җитәрлек, пенсиясен алып тора бит. Әмма балага кайчакта наз, җылылык һәм гадәти генә тыңлап утыру кирәк. Аннары барысын да үзебез дә хәл итәбез без, әмма әни янына утырып, аңа эч серебезне бушатсак, җиңел булып китә.

Күрәсең, тыңлый һәм юата белү безнең татар сыйфаты түгелдер. Сүз уңаеннан, форумнан читкәрәк китеп, читтәге татар кешесенең татарларны сыйфатлаган бер хатирәсен китерәм.

Воронежда яшәүче татар актеры Камил Тукаев сөйли: “Хәтеремдә – без әни белән авылга кайтып төшәбез. Иркутскидан дүрт көн буе поездда кайта идек, әмма әни дәү әнигә үз хәлләрен сөйли алмый иде. Чөнки дәү әни сөйләргә бирми, гел кыстап тора: “Әйдә, әйдә, аша, аша, чәй-чәй...” Үзе сорый: “Роза, ничек анда синең хәлләр?” Роза тагын сөйли башлый, дәү әни тагын бүлдерә: “Әйдә, әйдә, аша, аша”...”

Конгресс оештырган чараларда мин Казанны шушы ана кебек күрәм. Ә читтән әнисен күрергә ашкынып кайткан “Розага” тәмле чәй белән сыйланырга гына кала. “Розалар” Казан рухы белән өртелеп, белем һәм үгет-нәсыйхәт төяп, алып килгән проблемалары белән үз регионнарына кайтып китәләр. Югыйсә, Башкортстан, Себер татарлары күпме проблема төяп килгәннәр бит. Бәлки, без аларны хәл итә дә алмабыз. Әмма тыңларга иде.

Резолюцияне татар яшьләре иҗтимагый оешмалары активисты Тимерхан Шәйхетдинов укыды.

2012 – 2019 елларда Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин иде. Сөйкемле, харизматик, һәркем белән уртак тел табарга омтылган, матур итеп сөйли белгән Тәбрис Яруллин китте. Аның чоры узды.

Оптимистик итеп карасак, Ленария Мөслимова чоры – күчеш чоры. Ул Бөтендөнья татар конгрессының Яшьләр бүлеге хезмәткәре буларак бу урынга тәкъдим ителде. Ягъни, ул “в теме” иде. Оешманы статусы белән бәйле мәсьәләләрне һәм башка оештыру эшләрен рәис булса-булмаса да, ул башкарасы. Оптимизация, барысын да бергә эшләсен!

Харизманы интеллект алыштырачак

Минемчә, оптимистик итеп карасак, алга таба харизманы интеллект алыштырачак. Ягъни, Форумда Айрат Фәйзрахманов юнәлеше алга чыгачак. Алга таба бу урынга интеллектуаль Тимерхан Шәйхетдинов әзерләнергә мөмкин. Теләге булса, әлбәттә. Яки Бөтендөнья татар яшьләре форумы интеллектуальлеккә басым ясаган туфракта башка тимерханнар үсеп чыгарга мөмкин. Алар Айрат Фәйзрахманов тирәсендә тупланачаклар, сайлап аласы гына кала. 

IX чираттан тыш Бөтендөнья татар яшьләре форумы утырышының резолюциясе

Без, IX чираттан тыш Бөтендөнья татар яшьләре форумы утырышы делегатлары, бүгенге глобаль дөньяда милли үз билгеләнүне, туган телне, милли мәгарифне, тарихи үзаңны, мәдәниятне, гореф-гадәтләрне саклап калуның әһәмиятен аңлап, татар гаиләсенең милләт үсешендәнигез икәнен танып, ислам рухи кыйммәтләрен әхлаклы, камил шәхес тәрбияләүнең, милли үзбилгеләнүнең мөһим факторы икәнлеген санап һәм милләтара мөйнәсәбәтләр өлкәсендә тигез хокуклар кирәклеген исәпкә алып

Карар бирдек:

- Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм аның төбәкләрдәге оешмалары эшчәнлегенең нәтиҗәлеген арттыру юнәлешендә эшләүне һәм яңа яшьләр оешмаларын рәсми теркәүне дәвам итәргә;

- Яшьләр оешмаларының иң зур бурычларының берсе дип 2020 елдагы Бөтенроссия халык санын алу кампаниясенә әзерлек һәм аны уздыруда актив катнашырга, татар яшьләрен сан алучылар буларак эшләргә өндәргә, бердәм татар милләтен субэтник төркемнәргә бүлеп санауга һәм татар халкының санын киметеп күрсәтүләргә, фальсификацияләргә юл куймау максатыннан аңлату эшләре алып барырга;

- ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан оештырылган чараларда катнашырга һәм оештыруга кушылырга;

- Татар яшьләре оешмалары тарафыннан грантлар бәйгесендә катнашуны арттыру буенча эшне дәвам итәргә;

- Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевның күптелле (полилингваль) мәктәпләр ачу ниятен хупларга һәм Нефтекамск шәһәрендәге мисал буенча Уфа шәһәрендә һәм Башкортстанның татарлар кхпләп яшәгән башка шәһәрләрендә әлеге мәктәпләрне оештыруда теләктәшлек белдерергә;

- Интернет челтәрендә татар телле ирекле мәгълүматны үстерү максаты белән татар яшьләрен Татар Википедиясендә язарга өндәргә;

- Заманча татар мәдәнияте үзәген булдыру буенча эшне дәвам итәргә;

- Россия Федерациясендә һәм чит илләрдә урнашкан татар мәдәни һәйкәлләре реестрын булдырырга һәм аларны саклап калу буенча эш алып барырга;

- Екатеринбург, Калининград һәм башка төбәкләрдә Җәмигъ мәчетләрен төзүдә теләктәшлек белдерергә;

- Татар мәдәни мирасын цифрлаштыруны проект рәвешендә тормышка ашыруга теләктәшлек белдерергә;

- Татар яшьләре оешмалары тарафыннан булдырылган проектларны тормышка ашыру процессларын онлайн мохиткә күчерү;

Болардан тыш Болгарның 1100 ел элек Ислам динен кабул итүгә багышланган истәлекле дата уңаеннан күп кенә эшләр планлаштырылган. Мәсәлән, юбилейны Россия күләмендә бәйрәм итеп игълан итү, аерым федераль программа нигезендә татарлар һәм болграларның дәвамчылары яшәгән җирләрдә мәдәни-мәгариф функциясен үтәүче юбилей мәчетләрен төзү, Болгар һәм Биләр шәһәрчекләреннән тыш болгарларның тарихи урыннарында археологик экспедицияләрне дәвам итү, татарлар яшәгән төбәкләрдә иске зиратларны торгызып, тарихи-мәдәни мирас исәбенә кертү һ.б. Татар телен үстерү максатыннан 11 класска кадәр туган телләрне уку хокукын булдыру, Туган тел фәне буенча йомгаклау аттестациясен булдыру, яңа уку планнарының бөтен вариантларында Туган тел фәнен кертү һ.б. пунктлар бар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100