Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фәрит Бикчәнтәев Камал театрының Якутскидагы гастрольләре хакында: "Кая барсак та, "без иң алдынгы" дигән фикер белән кайтабыз"

Шушы көннәрдә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры труппасы гастрольләр белән Саха (Якутия) республикасы башкаласы Якутск шәһәреннән әйләнеп кайтты. Платон Ойунский исемендәге Саха академия театры сәхнәсендә Камал театрының тарихта беренче гастрольләре үтте. “Татар-информ” иҗади сәфәр хакында театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәевтән сорашты.

news_top_970_100
Фәрит Бикчәнтәев Камал театрының Якутскидагы гастрольләре хакында: "Кая барсак та, "без иң алдынгы" дигән фикер белән кайтабыз"

- Саха академия театры сәхнәсендә (Якутск шәһәрендә) тарихта беренче мәртәбә чыгыш ясадыгыз. Камал театры өчен бу гастрольләрнең әһәмияте нәрсәдә? 

- Җиде сәгатькә якын самолетта очтык, юл арытты. Бик яхшы кабул иттеләр, халкы бик кунакчыл икән. Аэропорттан төшүгә үк, Якутия кызлары һәм татар егетләре кымыз һәм чәк-чәк белән каршы алдылар. 

Төрки театрлар арасында иң өлкәне – без һәм Якут театры икән, алар да быел 113 сезонны ача. Камал театры өчен бу гастрольләрнең әһәмияте бик зур булды, чөнки 100 ел эчендә беренче тапкыр Саха академия театры сәхнәсендә чыгыш ясарга туры килде. 

Якут театры безгә еш килә, без алар белән “Нәүрүз” фестивалендә дә күрешәбез. Билгеле булганча, әлеге фестиваль төрки театрлар арасында ярышу өчен генә түгел, аралашу, тәҗрибә туплау һәм борчыган проблемаларны уртага салып сөйләшү өчен оештырыла. Анда Татарстан, Башкортстан, Казахстан, Алтай, Әзербайҗан, Төркия, Чувашстан, Тыва, Кыргызстаннан театр коллективлары килә. Бер елны фестивальне махсус Якут театры өчен генә багышладык, шуңа күрә, бәлки, алар өчен бу зур вакыйга да булмагандыр. Ләкин безнең театр өчен мөһим чара булды. 

Төрки халыклар арасында якут халкының (Саха дип атый алар үзләренең илләрен) безгә бик якын булуын аңладык. Безнең һәм аларның телләрендә, аралашуыбызда охшашлыклар бар. 

Гомумән, соңгы вакытта төрки театрлар арасында элемтәләрне ныгытырга тырышабыз. Тыва, Алтайга барып кайттык. Хәзер без күрмәгән төркиләр башка калмады да дип әйтергә була, Кавказ ягында гына Балкар һәм Дагестан халкы бар. 




- Җирле халык сезне ничек кабул итте? Алар татар театрын аңладылармы? 

- Бу, чыннан да, шаккаткыч күренеш булды. Без озак кына сөйләшүләр алып бардык. Безгә: “Бәлки, сез август аенда түгел, октябрь аенда килерсез. Җәйге чорда бик күп рус театрлары килде һәм барысы да “янды”. Халык җыелмады”, - дип әйттеләр. Техник сәбәпләр аркасында икенче айны килә алмыйбыз дидек тә, кыюланып чыгып киттек. Ике атна кала ике көнгә дә билетлар сатылып беткән иде. Әлбәттә, безгә анда яшәүче татарлар бик нык ярдәм итте. 

Якутск шәһәрендә татарлар бик күп түгел, ләкин алар ниндидер шаукым кузгатканнар. Күпме халык килгәнен санап тормадык, ләкин 450 кешелек залда 80е татарлар, калганнары - якутлар иде.




Якутия тамашачысына Туфан Миңнуллинның "Гөргөри кияүләре" һәм 112 сезон премьерасы Сөмбел Гаффарованың "Килмешәк" спектаклен тәкъдим иттек. Спектакльләрне аңладылар, дип саныйм. Соңыннан килеп яхшы фикерләрен, рәхмәт сүзләрен әйтүчеләр булды. Мәсәлән, “Килмешәк”тә аларның күңелләре нечкәрде, "Гөргөри кияүләре"ндә, киресенчә, кулларын чаба-чаба рәхәтләнеп көлделәр. Әлләни зур аерма күрмәдем. Безнең тамашачылар ничек кабул итте, якут халкы да шулай ук карады. Аңламыйча, аптырап утыручылар булмады.



- Ни өчен нәкъ менә әлеге спектакльләрне сайладыгыз? 

- Әлеге сорауны андагы журналистлар да бирде... Монда сәбәпләр берничә. Иң беренче чиратта, техник сәбәпләрне әйтеп узар идем. Юл бик ерак, анда үзебезнең декорацияләрне күтәреп йөри алмыйбыз. Шуңа күрә күп әйберләр тәлап ителмәгән, “җиңел” спектакльләр сайладык. Аннан соң, аларның сәхнә мәйданы безнекеннән кечкенә.

- "Гөргери кияүләре"ндәге идеяне якутлар татарлар кебек үк аңлады микән соң? Билгеле инде, спектакль гомумкешелек кыйммәтләре, буыннар арасындагы мөнәсәбәтләр турында. Әмма, ни дисәң дә, анда керәшен татарлары традицияләре, керәшен татар авылы күренешләре чагылыш тапкан, чит халыкка аны аңлау кыен түгел микән? 

- “Гөргери кияүләре” Марсель абый Сәлимҗановның репертуарда баручы бердәнбер спектакле. Ул гастрольләрне бик ярата иде, шатлана-шатлана театрны Ташкент һәм Урта Азия якларына алып бара иде. Бу юлы үзе бара алмаса да, аның иҗатын Саха иленә күрсәтеп кайттык. Бу үзенә күрә символик рәвештә узды.

Якут халкы спектакльне аңлады, анда авыр һәм кабул итеп булмаслык әйбер юк. Һәрбер милләттә үзләренең гореф-гадәтләрен саклау проблемасы бар. Олылар яшьләрне үз йолаларына өйрәтергә, якынайтырга телиләр. Әти-әни тәрбиясе һәркемгә дә якын.

- “Килмешәк” спектакле – бик көчле, катлы-катлы әсәр. Һәм татар кешесе өчен ул аерым әһәмияткә ия. Җирсү, милли үзаң... Якутларга да якынмы бу тема? 

- Әлеге спектакль читтә яшәүче татарлар өчен бик якын тема. Кая гына барсак та, анда татарлар яши, шуңа күрә аларның күңелләренә үтеп керә торган мәсьәлә.



- Сез Якутск шәһәрендә миллилек аз дидегез? Моның чагылышы нинди? Нәрсәдән чыгып шундый фикергә килдегез?

- Якутиянең үзендә миллилек саклана, Якутск шәһәрендә аз. Бик катлаулы мәсьәлә, аның сәбәпләрен аңлату өчен бу әңгәмәдә генә җавап бирә алмам кебек. Юк, чыннан да. Аның сәбәпләре күп. Беренчедән, алар Мәскәүдән бик ерак һәм андый чакта миллилекне саклап калу өчен мөмкинлекләр күп диясе килә. Минемчә, бу очрак күбрәк тарихка кагыла. Аны тарихчылар бәйнә-бәйнә сөйләп бирә ала.



- Сезгә "Якутия Россия белән 385 ел бергә" дигән юбилей тамгасы тапшырдылар. Сезнең өчен бу бүләкнең әһәмияте нәрсәдә? 

- Мин аны хөрмәт йөзеннән бирелде дип әйтә алам, чын күңелдән кабул итеп алдым. Аның тирәнлеген өйрәнә башласаң, ул икенче мөнәсәбәт булыр иде.



- Якутиянең Дәүләт киңәшчесе Андрей Борисов белән аралашуыгыз турында да тулырак сөйләгез әле. Нинди фикерләрен аеруча кыйммәткә саныйсыз? 

- Андрей Саввич миндә зур тәэсир калдырды. Ул театрның сәнгать җитәкчесе, шул ук вакытта ул сәясәтче дә, милләтче дә. Милләтче дигән сүзгә безнең ике төрле караш. Без беләбез милләтчеләрнең нинди буласын. Бу очракта чын һәм ихлас күңелдән үз милләте өчен кайгырткан, үз милләтенең тарихын, мәдәниятын уйлаган бердәнбер кеше. Бердәнбер кеше дип кыюланып әйтә алам, бу минем тәэсирем. Аның эшләгән эшләре күп. Үз милләтен танытыр, бөтен дөньяга яңгыратыр өчен бик зур эшләр башкарган. Гомумән, без аның белән театр турында фикер алыштык. Милли театр нинди юл белән барырга, нинди мөһим мәсьәләләрне күтәрергә тиеш булуы хакында сөйләштек. Ул – көрәшче, дип әйтер идем мин.

- Гастрольләр ябылышына Саха (Якутия) Республикасы дәүләт җыены рәисе Александр Николаевич Жирков та килде. Ул Камал театры турында нинди фикерләр әйтте? 

- Без аның белән Камал театры хакында сөйләшмәдек. Ул күбрәк үзенең театры хакында сөйләде, чөнки ул җирле театрның чын патриоты. Алар Андрей Борисов белән миңа бер кызык әйбер сөйләделәр. Һәр Яңа ел бәйрәме көнне, сәгать уникедән соң бөтен җитәкчеләр хатыннары белән театрга җыела. Саха театрына килеп, анда бәйрәмне каршылауны дәвам итәләр. Менә ышанасызмы? Мин башта көлеп кабул иттем, Жирков без шаярмыйбыз, чынлап әйтәбез диде. Ничә еллар шушы йола алып барыла. Мин аны үзебезнең җирлектә күз алдына китереп карадым, бу минем өчен фантастика. Ничек инде мэр һәм бүтәннәр, өйдә утырганнан соң, Яңа елны монда дәвам итсен?! Бу шулай ук Андрей Борисовның казанышы.



- Җирле театр артистлары белән аралаша алдыгызмы?

- Кызганыч, алар җәйге ялда иде. Күбесе ауда, алар бит аучылар. Ләкин кайбер олы һәм яшь артистлар килгән иде, алар белән аралаштык. Алар бездә еш була, Казанны яхшы беләләр. Республикабыз башкаласын бик яратып искә алдылар. Ничек анда Казан? Тагын да ямьләндеме? – дигән сораулар бирделәр.

- Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Дания Нуруллинага бриллиант бүләк иткәннәр икән? Ни өчен нәкъ менә шушы артистканы сайладылар икән?

- Аның туган көне туры килде. ”Гөргери кияүләре” спектакле тәмамлангач, мин аны сәхнәгә чыгып тәбрикләдем. Шунда ук Андрей Борисов йөгереп чыкты һәм бриллиант бүләк итте.

 - Якутия театры һәм татар театры. Аларны чагыштырып буламы? Чагыштырганда нинди фикерләр туа? 

- Юк, чагыштырып булмый. Хәзер алар башка юл белән киттеләр. Алар күбрәк эпоска мөрәҗәгать итә. Андрей Борисов хәзер бик зур фәнни, мәдәни үзәк төзи. Аларның ЮНЕСКОга кергән, борыңгыдан килгән “Олонхо” эпос сәнгате бар. Шуңа күрә алар бүтән юл белән бара. Андрей Борисов белән сөйләшкәндә, безнең спектакльләр хакында: ”Сез Европага якын”, - диде. Килешәм.



- Читкә чыккач, үзеңнең көндәшлеккә ни дәрәҗәдә сәләтле икәнең күренә. Бу гастрольләр җирлегендә, Камал театры үзен алгарышлы театр итеп күрсәтә алдымы? 

- Кая барсак та, без иң алдынгы дип уйлыйбыз. Шул фикерләр белән кайтабыз, алай уйламасак, эшләп тә тормас идек.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100