Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фәния Габидуллина: Татарстан язучылар берлеге үз планына Башкортстандагы татар язучылары белән эшләүне дә кертергә тиеш

Башкортстандагы татар язучылары һәм шагыйрьләре татар әдәбияты үсешен тәэмин итүче зур көч - моны берәү дә инкярь итмәс. Башкортстан язучылар берлегендә татар язучылары белән эшләү бүлеге булуы да моны раслый. Башкортстанда Татарстан республикасы көннәре узганда, әлеге бүлек модире, танылган шагыйрә Фәния Габидуллина белән кыска әңгәмә корырга җай таптык.

news_top_970_100
Фәния Габидуллина: Татарстан язучылар берлеге үз планына Башкортстандагы татар язучылары белән эшләүне дә кертергә тиеш

- Бүгенге көндә Башкортстан язучылар берлегендә ничә татар язучысы бар һәм алар белән эшләү ничек куелган?

- Башкортстан язучылар берлегенә быел март аенда 85 яшь булды. Безнең берлектә татарлар, башкортлар һәм руслар бердәм иҗат итеп яшиләр.

Язучылар берлеге карамагында татар әдипләре берләшмәсе 1996 нчы елда оеша. Аның беренче җитәкчесе безнең олпат шагыйребез Равил Шаммас була. Аннан соң бүлекне Муса Сираҗи җитәкли. Муса Сираҗидан соң - халык шагыйре Марат абый Кәримов, аннары - Рәшит абый Сабит. Бу шәхесләрнең барысы да, шөкер, бүген дә исән. Соңыннан бүлекне Марис Нәзиров җитәкли. Ул мәрхүм булгач, 2013 нче елда, мине сайлап куйдылар.

Димәк, татар әдипләрен җитәкләүче бердәнбер хатын-кыз булып чыгам инде мин. Миннән соң бәлки килүче дә булмас дип куркып торам. Чөнки шул хәтле пассивлашабыз...

Татар әдипләре берләшмәсендә бүген 55 кеше исәпләнә. Менә үткән атнада гына әле дүрт кешене берлеккә алдык: аларның иң яше 1985 нче елгы Нурлан Ганиев.  

2014 нче елда гомумән яшьләрне күпләп алдык. Чөнки союзыбыз бик картаеп китте. Урта яшь 64 иде, шуңа күрә яшьләрне алып, яшьләр белән эшләргә кирәк, дидек.

- Яшьләрне алу өчен бит әле ул яшьләрнең булуы кирәк.

- Яшьләр бар бездә. Әмма безнең язучылар берлегенә кабул итү положениесендә бер четерекле пункт бар: кандидатның Зәйнәп Биишева исемендәге китап нәшриятында чыккан ике китабы булырга тиеш. Әмма 25-30 яшьлек кешеләр ике китап чыгара аламы? Шуңа инде хәзер нәшриятта бер генә китап булса да чыккан булсын дигән шартка барабыз.

Зәйнәп Биишева исемендәге китап нәшриятында бик яхшы серия бар - “Яшьләр тавышы”. Бу сериягә 35 яшькә кадәрле язучыларның китапларын тәкъдим итәбез. Язучылар берлегендә тикшереп, рецензия язып, протокол белән тәкъдим итәбез. Икенче елга шул сериягә тәкъдим итәрлек кешене көчкә таптык, диим инде. Чынлап та, язучылар аз. Алар вакытлы матбугатта чыгалар. Әмма китап оештыру өчен бит ун гына шигырь җитми, бер генә хикәя җитми. 

Аннары, икенче ягы да бар. Язучылар юлына укытучылар яисә журналларда, гәзиттә эшләүче журналистлар килүчән. Ә гәзит-журналларның торышын үзегез беләсез: ябылып баралар, тиражлары әзәя. Иң зур журналларыбыз да икешәр мең тираж белән генә калып бара. Киләчәктә укучы да, язучы да булмаска мөмкин. Шул шикләр укучыларны әдәбият дөньясыннан, шигърият дөньясыннан этәрәдер диясем килә.

"Башкортстандагы татар язучылары мул басма нигезгә ия"

- Башкортстандагы татар язучыларының төп әдәби мәйданнары нинди?

- Татар әдипләре дип саналганнар да элек башкортча язганнар. Чөнки үзләрен кайдадыр нәшер итү мөмкинлеге булмаган. Китап нәшриятында әле милли бүлек юк иде, ул 90 нчы елларда гына ачылды һәм беренче булып татар телендә Марис Нәзировның китабы чыкты.

Ә хәзер әсәрләрне татар телендә бастыру бик уңайлы. Безнең “Өмет” дигән яшьләр гәзитебез, “Тулпар” журналыбыз, “Кызыл таң” гәзите һәм иң кечкенәләр өчен “Әллүки” журналыбыз бар. Дүрт басма дигән сүз бит инде. 

Әле кайчакта, Башкортстанда яшәгән татарлар мул басма нигезгә ия дип, көлеп тә куябыз. Чөнки алар башкортча да басылалар, “Агыйдел” журналына да, “Башкортстан” гәзитенә дә, “Шомкар”га да, “Әманәт”кә дә һәм башка журналларга да бирә алалар. Өстәвенә, Казанда да басылалар.

Башкортстандагы башкорт язучылары шуны төрттереп тә алалар: бу татарлар ике сыерны имгән бозау кебек, диләр. 

Хәзер китап нәшриятында да милли бүлегебез бар. Телисең икән, татарча чыгар китабыңны, телисең икән - башкортча. Әлбәттә, ул ел саен китап чыгару дигән сүз түгел. Биш елга бер китап чыгаруны ниндидер бер законга керттек кебек инде.

Кемнеңдер юбилее булса, китаплары чыкмый калганы юк.

Быел Бәләбәйдә яшәп иҗат итүче Камил Фазлыйның, Дүртөйледән Рафаэль Хафизовның, Илештән Зәлифә Кашапованың китаплары чыкты. Аллага шөкер, юбилей елына чыгып торалар.

- Башкортстандагы татар язучылары, шагыйрьләренә Татарстан белән багланышлар җитәрлекме? 

- Бераз үпкәләре бар инде. Без үзебез генә Уфабызда кайныйбыз кебек килеп чыга. Чөнки безгә ниндидер бер тамга кебек тагып куйдылар – "Башкортстан татарлары". Татарстан язучылар берлеге үзләренең эш планына Башкортстандагы татар язучылары белән эшне дә кертергә тиештер бит. Чөнки без бит татарлар! Безнең китапларны чыгару турында да алар уйларга тиешләр. Без бит барысын да монда гына чыгарып та бетерә алмаска мөмкинбез. Монда чыгару да әле ул Татарстанда таралмый дигән сүз, китапларыбызны Башкортстан җирлегендә генә укыйлар булып чыга. Чөнки хәзер тираж да әз: элек 1,5 мең иде, хәзер 700 данәгә генә калган.

Әгәр дә язучыларыбыз Татарстанда да китапларын чыгарсалар, безне Татарстанда да белерләр иде.

Гомумән, үзебездәге язучыларны Татарстандагы белән чагыштырабыз да, ничектер сездә күбрәк кайныйлар кебек. Ә бездә аморфрак диясем килә. Сезгә баручылар кызыгып-кызыгып кайталар инде... Зөфәр Вәлит ике ел элек барган иде, әлегә кадәр андагы тормышны, очрашуларны сөйләп йөри. 

- Тагын бер проблема бар бит – китапны таныту, аудиториягә, бүгенге укучыга җиткерү. Ә бүгенге укучы, бигрәк тә яшьләр - интернетта. Сез китапны тәкъдим итүнең яңа алымнарын кулланасызмы? Бәлки, уңай тәҗрибәгез бардыр?

- Безнең язучыларның, шагыйрьләрнең яңа китабы чыккач, гадәттә, университетка барып, студентлар алдында тәкъдим итү ясыйбыз. Аннан соң әсәр буенча викторина уза. 

Әле күптән түгел генә Чакмагыш районында Вазыйх Исхаков дигән безнең язучыбыз әсәрләре буенча иншалар язганнар. Ничек аңлаганнар алар шул әсәрләрне! Кызыксыну шулкадәр көчле. Без хәтта аптырабрак киттек: Вазыйх абыйның китаплары инде күптән басылганы юк, ә ул китапларга ихтыяҗ бар. Шуңа аларны кабат басу хәстәрен дә күрергә булдык.

Берлектә “Акчарлак” дигән гомумҗыентык чыгып килә, аңа язучылар берлегендә тормаган кешеләрнең иҗатларын туплыйбыз. Моны шулай ук укучыларга тәкъдим итәбез.

Гәзит-журналларга язабыз китаплар турында. Шагыйрьләрнең чыгышлары телевизорда, радиоларда да була. Безнең башкорт радиосы дип тормыйлар: мәсәлән, үземнең беркайчан да башкортча шигырь укыганым юк, ә минем белән башкорт радиосында татарча тапшыру ясадылар, татарча шигырьләремне укыдым. 

Менә шулай танытырга тырышабыз инде. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100