Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Килде Исмәгыйльләр, киллер булып": Шагыйрьләр бүгенге көн Галиябануы турында уйлана

Әлеге әңгәмә моннан 20 ел элек — 1998 елның 11 декабрендә "Мәдәни җомга" газетасында басылып чыккан. Язучылар һәм шагыйрьләр бүгенге көн Галиябануы турында үз фикерләрен әйтә.

news_top_970_100
"Килде Исмәгыйльләр, киллер булып": Шагыйрьләр бүгенге көн Галиябануы турында уйлана
Әңгәмәдәш: Нурия Сәйәр

— Хәзерге көн Галиябануын ничек күзаллыйсыз, ул ниндирәк булырга тиеш? 

Зөлфәт, шагыйрь: 
— Мәхәббәткә кагылышлы һәр язганым Галиябану хакында булды бугай. Һәркем үзенә генә хас Галиябануны эзли һәм табарга тырыша. Алай булмаса, ул кеше — гомерлек бәхетсез. Яшәсәң шулай яшә — сине Галиябанудай гүзәлкәй яратырлык итеп. Ә аның өчен сиңа үзеңә дә асыл булырга кирәк. "Асыл" дигән сүзгә тукталыр идем. Малай чагыңда асыл малай була бел, егет чагыңда асыл егет бул, ир чагында — асыл ир. Галиябану бүгенге хатын-кызларга өлге ул, көчле шәхес, асыл шәхес. 

Илдар Юзи, шагыйрь: 
— Иркәләр дә, сылулар да бетмәс, 
Туып тормаса да гел генә. 
Башка Галиябану инде тумас —
Татарда ул бары бер генә. 
Шушы таныш көйне җырлый-җырлый, 
Мин дә бүрәнәгә абынам, 
Заман хисләренә кагылам да, 
Галиябану, сезне сагынам. 
Еллар үткән саен сагындырыр 
Мәхәббәткә тугры корбаннар. 
Килде Исмәгыйльләр, киллер булып, 
Акча өчен ата торганнар... 

Камил Кәримов, язучы-сатирик: 
— Галиябану — мәктәпне яңа гына тәмамлап, әле бүген генә Казанга килеп кергән инсафлы, самими авыл баласы. Кызганыч ки, шәһәргә килгәч, күп кенә татар кызларының язмышы "Анна Каренина" булып бетә.

Рәдиф Гаташ, шагыйрь:
— Шәхсән үземә, Галиябану образы мәхәббәт шагыйре булуыма зур этәргеч ясады. Шигъри карашым белән мин аны җирдән югарырак, фольклор, җыр белән өретелгән гаҗәеп җанлы, җылы, сихри бер илаһи зат итеп күзаллыйм. Шундук җырның сүзләре, моңы яңгырый башлап, мәңгелек шигърият, матурлык, сафлык, гүзәллек, камиллек күз алдына килеп баса. Әдәби әсәр героинясы буларак, ул мәңге үзгәрешсез бөек бер үрнәк образ, шигъри сурәт булып татарның милли аңында мәңгелеккә калачак. Хәтта яшәеш дәверендә заман, әхлак нормалары үзгәрсә дә. Хәзерге кызлар, мәхәббәтләренә тугры калып, гаҗәеп гүзәл Галиябанудан үрнәк алырга тырышсалар икән. 

Галимҗан Гыйльманов, язучы: 
— Бүгенге көн Галиябануын мин бер төрле генә күз алдына китерәм. Ул, һичшиксез, Хәлилдән ваз кичеп, Исмәгыйльгә кияүгә чыгачак. Исмәгыйльне шәһәргә алып китеп, анда кибет ачып, сату итәчәк, бөтен бай тормышны сайлаячак. Әлбәттә, авылны да онытмаячак ул. Туган нигезенә кайткан саен, яшьлек мәхәббәтен — Хәлилне очраткан саен йөрәк түрендә иң саф, иң җылы хисләр кузгалачак, әмма ул Хәлил белән бергә булмаячак. Галиябану үзенең тук, җитеш тормышын очын очка чак-чак кына ялгап яшәгән Хәлил тормышына бервакытта да алыштырмаячак.

Гәрәй Рәхим, шагыйрь: 
— Галиябану әхлак ягыннан да, җәмгыятькә, мәхәббәткә карашы, чибәрлеге ягыннан да элеккеге Галиябанудай булырга тиеш инде ул. Заманча зәвык белән киенә дә белсен, үз кулы белән акча да эшли ала торган булсын. Дөрес, хәзерге көндә матур итеп киенә, матди яктан үз-үзен тәэмин итә торган гүзәлкәйләр аз түгел. Ә менә бөтен яктан да Галиябанудайлар бик сирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100