Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Егетләр генә курчак уйный - «Әкият» курчак театрында спектакль куелганда бер сарык та зыян күрмәде

«Әкият» курчак театрында Петербургтан чакырылган режиссер «Җырла, курай!.. Уйна, Шомбай!» спектаклен чыгарды.

news_top_970_100
Егетләр генә курчак уйный - «Әкият» курчак театрында спектакль куелганда бер сарык та зыян күрмәде

«Җырла, курай!.. Уйна, Шомбай!» спектакле – «Әкият» курчак театры директоры Роза Яппарова белән баш режиссеры Илдус Зиннуровның - 40 ел бергә эшләгән ике шәхеснең соңгы проекты.

Петербург режиссеры Светлана Дорожконы Казанга татар әкиятләре буенча спектакль чыгарырга чакыру да, әкиятләр сайлау да Илдус Насиховичтан башка уза алмый, әлбәттә. Ә музыкаль әкият әзер булып, тамашачыга тәкъдим ителгәндә баш режиссер алышынып өлгергән иде инде. Илдус Зиннуров лаеклы ялга китте һәм аның урынына театрның баш режиссеры итеп Илгиз Зәйниев билгеләнде. 

Ягъни, Аксубай китте, Аксубай килде – алар икесе дә Аксубай ягы егетләре.

«Җырла, курай!.. Уйна, Шомбай!» спектакленең үзенчәлеге – ул ике телдә чыкты. Русчасы «Пой, курай!.. Играй, Шомбай!» дип атала.

Спектакль «Театр - балаларга» федераль проекты ярдәмендә чыгарылган.

Театр тәкъдим иткән әкиятләрен Светлана Дорожко үзенчә эшкәртеп, бер җепкә тезгән. Аның инсценировкасын Ркаил Зәйдулла татарчалаштырган.

Спектакльдә биш әкият - «Тегүче, җен баласы һәм аю, «Өч күгәрчен», «Зөһрә кыз», «Сандугач», «Шомбай» файдаланылган.

Беренче әкияттә артист муенына курчак гәүдәсе асып уйный. Ягъни, Тегүче курчагын без театрның яшь артисты Нияз Садыйков башы һәм рәссам ясаган курчак гәүдәсе белән күрәбез. Калган курчаклар да сәхнәдә артистлар белән бергә күренәләр. «Өч күгәрчен»дә күләгә театры – бу да татар театрында еш кулланылмаган алым. Башка әкиятләрдә дә төрле алымнар, жанрлар синтезы.

Әкиятләр бер-берсенә милли музыка уен кораллары ярдәмендә берләштерелгән. Спектакльдә курай, гөслә, кыл-кубыз, думбыра, дәф яңгырый.

Артистлар әлеге куелыш өчен уен коралларында уйнарга махсус өйрәнгәннәр. Театрга татар халык көйләрен һәм этник уен коралларын сайларга Казан дәүләт консерваториясе доценты, фольклорчы галим Геннадий Макаров булышкан.

Шунысы кызык - спектакльдә бары тик ир-ат актерлар гына катнаша. Театрның ике телле актеры - Татарстанның атказанган артисты Дилүс Хуҗиәхмәтов рус һәм татар спектакльләрендә дә уйный. Менә ике телне камил белүнең уңай мисалы – башкаларга караганда ике тапкыр күбрәк уйныйсың икән, акча да күбрәк керәдер. Шәп бит!

Бу спектакль – татар әкиятләренә башка менталитетта яшәгән кешенең карашы. Әйтик, Светлана Дорожко Зөһрә кызны үзенә алган айны кызга гашыйк булган мыеклы егет итеп күргән.

Яңалык алып килгәнме бу спектакль татар курчак театрына? 

Шул хакта белгечләр фикере.

Сәнгать фәннәре докторы Рауза Солтанова татар әкиятләренә көнчыгыш мәдәнияте аша карау турында: «Бу спектакльдә төрле алымнар кулланып, композицион төгәллек белән эшләнгән. Төрле әкиятләр алынган, әмма алар тулы бер спектакль буларак кабул ителә. Безнең мохитебезгә һәм менталитетыбызга туры килә торган спектакль. Режиссер, музыкант һәм рәссам безнең әкиятләребезгә көнчыгыш мәдәнияте контексты аша карыйлар. Без монда төрекмән келәмнәрен дә күрәбез, казах бизәкләрен дә чамалыйбыз, борынгы төрки сәнгате алымнарын күрәбез».

...театрга кертелгән яңалыклар турында: «Монда күп нәрсә, кайбер курчаклар да, келәмдәге кебек яссылыкта бирелгәннәр. Келәмдәге бизәкләр йөргән кебек – бу безнең театр өчен яңалык. Мәйдан театрлары алымнары кулланылуы да яңалык. Келәм кораб та булып китә, атны да сурәтли, оча да. Актерның үзенең курчак булып уйнау алымы бик кызыклы. Дөрес, аның башы акрынрак, гәүдәсе тизрәк йөрде, ләкин әле ул җайланыр. Бу бик кызыклы алым».

Театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов татар фольклорына башка халык вәкиленең карашы турында: «Әлбәттә, кайбер әйберләр татарлар өчен сәеррәк күренә. Мәсәлән, безнекеләр кемнеңдер үлгәнен ишеткәч, баш киемен салмыйлар. Рәссам эшендә дә безгә хас булмаган әйберләр күренеп китә – кайбер курчаклар татарга охшамаган. Ләкин бу шартлылык. Монда татар мохитенә, татар мәдәниятенә зыян китерерлек әйбер юк. Бу безгә таныш әкиятләргә, фольклорыбызга читтән караш. Андый тәҗрибә бездә бик сирәк. Камал театрында Георгий Цхвирава Кәрим Тинчурин пьесасы буенча «Җилкәнсезләр» спектаклен куйды. Тагын берничә мисал китерә алам, ләкин алары бик уңышлы түгел».

...көй чыгара алган һәм колагына аю баскан артистлар турында: «Борынгы милли уен коралларын сәхнәгә чыгару бик отышлы. Минем белүемчә, Светлана Дорожко үзе тере инструментлар кертү тәкъдиме белән чыккан. Ике ай буе артистлар музыка уен коралларында уйнарга өйрәнгәннәр. Кемдер төгәл уйный башлады, кемнеңдер колагына аю баскан. Миңа курайчы белән думбырачы ошады. Алар уйнаганда, чыннан да, музыка яңгырый. Кемнеңдер музыкаль сәләте бар, кемнеңдер җитешми. Бу аларның беренче тәҗрибәсе һәм мин аларны бик җылы кабул иттем».

...торгынлык чорыннан чыгу һәм курчаклар турында: «Театрда торгынлык чоры бетә бара – анысы куаныч. Бу театрда стиль ягыннан мондый курчаклар күргәнем юк иде. Мин Губскийлар эшләгән элеккеләре начар димим, тик алар бер стильле булганнар. Соңгы елларда кабатланулар күп иде. Монда ачышлар бар. Кызыклы мизгелләр күп. Әкиятләрне хәзер безнең әбиләр сөйләгәнчә сөйли алмыйбыз. Әкиятләрне реконструкцияләп торгызу – утопия. Бу спектакль безнең режиссерлар өчен этәргеч булсын иде. Монда безнең мәдәнияткә хөрмәттән башка бернәрсә дә юк».

Сарык кызганыч...

Спектакльдә бер кызык эпизод бар: Шомбайны үзе хезмәт иткән байлар ашатмагач, ул көтүдән бер сарык бәрәнен суеп ашый. Сарык тиз арада скелетка әйләнә дә кала. Нечкә күңелле балаларга бу эпизод авыр тәэсир итте, кемдер аһылдап куйды, кемдер борынын җыерды.

Бәлки бу режиссерның татарларның ислам дине белән бәйле корбан чалу йоласына ишарәдер. Хәер, бәлки, алай да түгелдер. Светлана Дорожко Казанда “Хаврошечка” әкиятен куйган иде. Аның сюжеты буенча ятимә кызга кем булыша? Сыер эчендәге әнисенең җаны. Аннары ул яшәгән йорт хуҗалары сыерны суялар, ә Хаврошечка сыерның сөякләрен җыеп күмә дә, аннан алмагач үсеп чыга...

«Сарык бәрәненә бәйле эпизод режиссерның юмор хисен тасвирлый, икенчедән бу киная, ирония», дип аңлатты Нияз Игъламов. «Программада «Вегетарианецларга карау киңәш ителми» яки «Спектакль куелганда бер сарык та зыян күрмәде» дип язарга була», диде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100