Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Драматурглар корпоративы, яки татар драматургиясе нигә һаман совет заманында яши?

Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов Биектау районында уза торган Туфан Миңнуллин исемендәге драматурглар фестивален “язучыларны берләштерергә кирәк!” дигән шигарь астында уздырды. Икенче фестиваль Кече Битаман авылында Данил Салиховның шәхси йортында булды. Барып кайттык, бөтенроссия семинарын күрми калып була димени! 

news_top_970_100
Драматурглар корпоративы, яки татар драматургиясе нигә һаман совет заманында яши?

1. Бөтенроссия семинары – коры исем

Татарда драматургия торгынлык чорын кичерә. Театр җитәкчелеге, режиссерлар шул фикердә. Драматургларның карашы башка. Чарага килгән драматурглар да шул фикердә иде.

Бу чараны бер яктан семинар, икенче яктан драматургларның корпоративы дип тә атап булыр иде. Мондый чараларны күргән бар инде: бер башкорт кешесен чакыралар да бөтенроссия, Төркиягә кияүгә чыккан Татарстан кызын чакыралар да, халыкарага әйләнә дә куя конкурслар. Туфан Миңнуллин исемендәге II нче бөтенроссия драматурглар семинарына, озын араларны якын итеп, Биектауга терәлеп торган Марий Элдан бер, Башкортостаннан бер, Удмуртиядән берничә язучы килгән иде. Калганнары Татарстанныкылар. Ну формаль яктан дөрес, бөтенроссия димәк, бөтенроссия. 

Сүз уңаеннан, Мари иленнән Ипполит Лобанов дигән язучы килгән иде. И, мин сиңа әйтим, өздереп тора бит! Ачылу тантанасында татарча биеп тә күрсәтте әле.

– Мин бик тә татар җырларын яратам. Укыганда әле җырларга да өйрәндем. Дөрес, хәзер шул җырның ике юлын гына хәтерлим. «Ай, дусларым, дусларым» дигән сүзләре бар. Татарча биергә дә яратам, – диде дә сиптерде генә. Җырлар да иде әле, сүзләрен генә хәтерләми булып чыкты.

Бөтенроссия семинары авылларда була торган җыелышны хәтерләтте миңа. Авылча инде барысы да, авылча. Тау башында ачылыш, колгага бәйләнгән әләмне күтәреш, җәйге беседкага кереп әсәрләрне укый башлау, эш арасында өйгә кереп тамак ялгап чыгу һәм башкалар. 

2. Семинардан корпортивка бер адым

Ачылыш булып, әләмне күтәргәннән соң, кунаклар ишек алдындагы җәйге беседкага тезелеп утырдылар да, семинарның төп эшенә – әсәр укуга керештеләр. Бер әсәр укыла чама белән 40 минут. Аннары китә бәхәс - нигә алай түгел, ә болай дигән фикерләр... 30-40 кешенең чама белән унысы өстәл янында утырып әсәр тыңлый, калганнары төрлесе төрле җирдә сәяхәт итә. 

Беренче әсәр Мансур Гыйләҗевның “Микулай”е иде. Тыңладылар шулай, бераз сүз көрәштереп тә алдылар. Калганнары нишли? Калганнары бер-берсе белән үзара сөйләшә, чәй эчә, авыл табигате белән хозурланып басып тора.. Кыскасы, бу ял. Бу бер оешманың эштән соң табигатьтә чыгып пикник оештырулары. Тик ул рәсми яктан теркәлгән һәм семинар дигән исем йөртә.

Әле Ашыт елгасы буенда кичке уен да булачак дигәннәр иде. Рәхәтләнеп күңел ачкандыр язучы халкы.

Данил Салихов – үзе оештыручы, алып баручы, үзе күңел күрүче рольләрен башкарды.  

- Безгә аралашу җитми, сеңлем. Элек без әллә нинди ял йортларында җыела торган идек. Алар да бетте, мондый чаралар да бетте. Менә мин шул нәүбәттән чыгып та, үземнең каләмдәшләрем белән очрашып, бүтән республикаларның иҗатларын, аларның драматургияләрен өйрәтү максатыннан чыгып та шушы әйберне эшләргә булдым, – диде.

Ул Биектау хакимияте белән килешү төзергә уйлаганнарын әйтте. Хәй Вахит исемендәге семинарны да шушында үткәрәселәре килә икән. Бер елны берсе, икенче елны икенчесе булачак ди, барып чыкса. Барып чыкса, ел саен җыелып күрешә торган Сабантуйга әйләнәчәк икән әле драматурглар семинары.

3. Мансур Гыйләҗев: “Театр да сәясәткә тоташа”

- Семинарларның тарихы бик зур. Бик зур дәүләттә яши идек без. Анда күп семинарлар уздырылды. Грузиннарда, Балтыйк тирәсендәге язучылар да катнаша иде. Ул шулкадәр кирәк иде безгә! Без бер-беребез белән аралаша идек. Ул үзе бер дөнья иде. Семинарга барасың да, көн-төн пьеса турында сөйләшәсең. 

Без бит - күп кенә язучыларны әйтәм, бүлмәдә бикләнеп, үзебез белән сөйләшеп кенә язабыз хәзер. Шул бүлмәбездән чыгып, күзгә-күз карап, хезмәттәшләр белән аралашырга кирәк. Хәзер үзебезнең милли семинарыбыз барлыкка килде. Монда да башкортлар, марилар, удмуртлар килә. Без бит аларны да күрергә, фикер алышырга тиеш. Безнең пьеса аларда, аларныкы бездә куелса, безнең дөньябыз киңәя бит. Бу бит тәҗрибә дә туплау, яңа әсәрләр язуга этәргеч тә. 

Аннары без бит монда пьесаларга анализ да ясыйбыз. Димәк, бу аралашу урыны гына түгел, бу бер мәктәп тә. Чөнки монда тәҗрибәле кешеләр бар.

- Хәзерге драматургия ничек тә, киләчәк драматургия ничек булыр икән?

- Ул бик күп нәрсәдән тора бит. Безнең театрлар хәзер яхшы хәлдә. Тик драматургларга мохтаҗлык бар. Бу театр тормышына бәйләнгән, театр тормышы бәйләнгән тамашачыга, тамашачы телгә, ә тел бәйләнгән сәясәткә. Менә ике сүз белән әйткәндә шушы инде. Театрның башы да сәясәткә барып тоташа. Тамашачы булмаса, театр да юк.

- Яшь драматурглар нишләп юк?

- Язучының дәрәҗәсе төште. Советлар Союзында язучы бик югарыда тора иде. Ләкин чорлар да үзгәреп бара бит. Киләчәктә театрның роле дә үзгәрәчәк. Монда бернәрсәгә дә борчыларга кирәк түгел, замана галәмәте генә.

Илдар Хәйруллин: “Драматургның акчасы аз дигәнгә ышанмагыз”

Семинарга драматурглар гына түгел, театр тәнкыйтчеләре, режиссерлар да җыелган иде. “Лар” дип, берничә иде инде. Илдар Хәйруллин белән тиз генә хәзерге драматургия мәсьәләренә тукталып киттек.

- Хәзер драматургиягә нәрсәләр җитми, Илдар абый?

- Яңа пьесалар, яңа тема, яңа фикерләү җитми. Менә сез карагыз: һәрбер язучының әйтер сүзе бар иде. Ә хәзер... Ул безнең драматургия гына түгел бит, гомумән, әдәбиятка хас бу. Бер теманы ала башлый, аны ала да икенче темага күчә, аннары өченчесенә. Очы кырые күренми башлый. 

Менә мин Аяз абыйның бер әсәрен бик яратам. Бер дип, бөтен әсәрләрен дә яратам инде. «Әтәч менгән читәнгә». Чыккан вакытында гына укыгач, мин шаккаткан идем. Әсәр әтәчнең читәнгә кунуы белән башланып китә, шуннан китә-китә, өзелмичә килеп төшә шунда ук. Шуның сюжеты, шуның образлары, шуның фикерләве белән тулысынча камил бер әсәр килеп чыккан.

Аннары безнең драматургиядә бик кызык әйбер бар: сәхнәдә һәрвакыт ике кеше. Ике кеше сөйләшә-сөйләшә дә, өченче кеше килеп кергәч, аларның берсе чыгып китә һәм сәхнәдә тагын ике кеше кала. Ә менә Максим Горькийның «Мещане» дигән пьесасы бар, бер ун ел элек безнең сәхнәдә дә барды ул, шунда игътибар иттем: сәхнәдә 12 кеше һәм алар талашалар. Һәрберсенең үзенең характеры, үзенең позициясе бар, һәр кеше үз карашын дәллиләп яклый. Тик шул 12 кешенең талашуы тыңлана. Алар барысы бер умыртка сөягенә ялганган. Менә чын мәгънәле сәхнә әсәре ничек булырга тиеш! Ә ике кеше инде ул...

Аннары хәзер күбесенчә бәян итү, ягъни повествование бара. Драматургиядә бит бәян итү түгел, ә «действие» булырга тиеш. Ә бездә керә бер күрше икенче күршесе янына, хуҗаның чәе дә кайнаган була, «әй, чәй әчик әле бергә!» дип утыралар да, дөнья хәлләрен сөйли башлыйлар. Менә ул драматургия түгел. Дөнья хәлләрен сөйләргә түгел, ә күрсәтергә кирәк.

Драматург булган кешегә бөтен дөньяны өйрәнергә кирәк. Иң беренче эш итеп, өйрәнергә, танышырга кирәк. Илгиз Зәйниев нигә хәзер иң көчле драматург булып бара? Ул мәдәният институтында безнең күз алдында үсте. Укыды ул биш ел буе. Менә кайчан гына карама, берәр буш вакыт булды исә, идәннәргә утырып нидер укып утыра иде. Мин карыйм идем инде, нәрсә укый микән дип, Чеховны укый, Шекспирны укый, кат-кат укый. Биш ел буе бөтен дөнья күләмендәге пьесаларны укыды. Ул пьесаның структурасын, ничек язылырга тиеш икәнлеген аңлый башлады, шуңа күрә аның пьесалары бара. Русча әйтмешли, «он мыслит драматургическими ценностями». Югыйсә, безнең бит инде сәхнәгә өч кеше чыга да сөйләшә, ә бөтенесенең теле бер, алай бит сөйләшеп булмый. Төрле телдә сөйләшергә тиеш алар. Кемдер авылча, кемдер шәһәрчә сөйләшә, кемдер әдәби, ә кемдер урам телендә сөйләшә, кемдер тотлыгып сөйләшә, кемдер тиз сөйләшә. Болар образны баетыр өчен кирәк.

- Бөтен кеше дә драматург булып китә алмый инде, күпме генә укыса да..

- Юк инде, юк! Менә сезнең игътибар иткәнегез бармы: Тинчурин, Хәй Вахит, Туфан Миңнуллин, Данил Салихов нигә яхшы драматург булып киткән? Чөнки театр мәктәбен бетергән кешеләр алар. Алар биш ел буе пьесаның, театрның нәрсә икәнен өйрәнделәр. Мәсәлән, медицина институтына кереп, хастаханәгә керми, китап укып утырып кына, табиб чыкмый бит кешедән. Аны сизәргә, тоярга кирәк. Аннары бөтенесе дә танылган драматург булып китмиләр бит алар. 

Туфан ага беренче пьесасын Минзәлә театрына язып китерә. Сабир абый Өметбаев ала, укып чыга, куя, премьера уза, премьерадан соң Туфан абыйны чакыра да: «Туфан, син беренче пьесаңны яздын, мин аны куйдым. Тагын менә шушындый пьеса язып китерсәң, арт ягыңа тибеп, куып чыгарам», – дигән. Шуннан соң Туфан абый тырыша-тырыша яза башлаган. Аның иң мөһиме әйтер фикере бар. Шуңа пьесалары да кабатланмас, темалары да мәңгелек.

- Авторлар юк дибез. Нишләп яшьләр килми, тартылмый икән?

- Тел юк. Язар өчен, беренчедән, тел байлыгы кирәк. Хәзер яшьләр, татарча сөйләшәбез дип, өч сүзнең берсенә рус сүзе кыстырып сөйләшәләр. Зинһар өчен, «акчасы аз» дигәнгә ышанмагыз. Кем әйтмешли, язучы кеше акча өчен язмый. Эчендәге фикерләре аңа яшәргә бирми, шул ташып торган фикерләрен белдерә ул шулай. Аны зарланган булалар кайбер драматургларыбыз да... Аңа карамый ул. Телгә бөтен нәрсә бәйләнгән. Тел беттеме, милләтең бетә.

- Тел мәсьәләсе хәзер үзәктә, аның белән бергә театрда бетеп барамы?

- Бетеп бара. Менә сез карагыз, без кемне тәрбиялибез соң? Хәзер Камал театрыннан башка бөтен театрларда да балалар өчен әкиятләрне рус телендә куялар. Минем аны сораганым бар, 20 елдан соң кем киләчәк соң татарча театр карарга дип. Тел инде, тел. Аның аша рух та саклана, гореф-гадәттә саклана, сәнгатьтә саклана, әдәбиятта саклана. Синең язган әсәреңне укырлык кеше булмаса, кемгә кирәк ул?

Илдар абый күңелдәгене ярып салды да бирде. “Акчасы аз дигәнгә ышанмагыз” дигән сүзе аеручы куандырды әле мине. Зарланырга яраталар шул, иҗат кешесенең акчасы юк инде аның дип. Күңел дигәне дә юылып кала, әйтергә теләгән фикере дә акчага сатылырга тиеш. Әлбәттә, яшәргә кирәк, бер сүзем дә юк. Тик үзен сәнгатькә багышлаган кешедән мондый сүзләр ишетү сәеррәк шул бераз, үзе теләп киткән юл бит, беркем мәҗбүр итмәгән диюем генә инде. 

Нәтиҗә

Олы икән шул инде драматургларыбыз. Күңелләре белән Советлар Союзында яшиләр һаман да. Кайсына барып сүз бакма, “Менә зур дәүләт таркалды”, “Менә СССР заманында шулай иде”, “Менә элек шулай була торган иде” һәм башкалар, һәм башкалар. Элеккене һаман кисеп ташлап булмый, чөнки алар шул чор тәрбиясе алган кешеләр. Ә яңалык кертер өчен яшьләр юк. Хәзерге чорда туган, хәзерге чор таләпләренә туры килердәй әсәр яза торган яшьләр юк. Искегә ике куллап тотынып кына яшәп булмый бит. Замана үзгәрә – фикерләр үзгәрми.

Аннары Рабит Батулланың каршы сүз әйтми калган чагын күргән юк әле минем. Бу юлы да белдерде дәгъвасын:

- Ник, – ди, – Туфан Миңнуллин исемен дә биргәч инде, бу җыенны русчалатып семинар дип атадыгыз? – ди. – Безнең татарда сүзләр беткән мени соң әй? Җыен була бит инде ул, Туфанның җыены, ә бернинди дә семинар түгел!

Мин килешәм. СССР заманындагы семинарларны сагыналар, ахры. Монда семинар, тегендә семинар. Тел бетә дип йөргән язучылар бер татарча сүз таба алмадылар микән инде?

Икенчедән, язучыларны берләштерегә кирәк дип, бөтенроссия семинарыннан корпоратив ясарга кирәкмидер дип уйлыйм мин. Эш икән, эш үзенчә, ял икән, ял да үзенчә булырга тиештер инде ул. Кәеф-сафа корып, шул арада кемнеңдер әсәрен тыңлап, ниндидер киңәш бирергә тырышу яхшы нәтиҗәләргә китерер микән? 

Данил Салихов: “Бер генә пьеса куелса да, бу инде семинарның уңышлы булуын белдерә”, – дигән иде. Киләсе сезонда яңа төрле әсәр килеп керсә, бераз гына тоныкланып киткән сәхнәләргә яңа төс керер иде бәлки.

Драматурглар семинарыннан фоторепортаж:

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100