Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чечня мәдәният министры: "Театрга да йөреп булмый башлады - актерлардан әдәпсез сүзләр ишетелә, элек алар сүзлектә дә юк иде..."

“Татар-информ” хәбәрчесе Рузилә Мөхәммәтова Грозныйда “Федерация” I милли театрлар бөтенроссия фестивалендә һәм аның кысаларында уздырылган Төньяк Кавказ регионнарының театраль форумында катнашты. Фестивальдә Татарстаннан Әлмәт һәм Камал театрлары үз спектакльләрен күрсәтте. Хәбәрчебезнең чечен язмаларыннан беренчесе милли театрларга чечен карашы турында.

news_top_970_100
Чечня мәдәният министры: "Театрга да йөреп булмый башлады - актерлардан әдәпсез сүзләр ишетелә, элек алар сүзлектә дә юк иде..."

Милли театрлар киләчәктә Чечняда формалашкан театраль өлгегә якынлашканрак форматта эшли башларга мөмкин. Чөнки милли театрларның «Федерация» бөтенроссия фестиваленең беренче Грозныйда үткәрелде һәм алга таба да биредә калачак. Моны республика лидеры Рамзан Кадыйров хәл иткән иткән. Бу хакта фестиваль ябылу тантанасында игълан ителде. Тантанада Рамзан Кадыйров үзе дә катнашты.

Рамзан Кадыйров “Федерация” фестивален Грозныйга беркетте

Рамзан Кадыйров Театр елы игълан итүе һәм сәнгать үсешенә игътибары өчен Россия Президенты Владимир Путинга рәхмәтләрен җиткерде.

Чечен Республикасы башлыгы Рамзан Кадыйров: "Федерация" фестивале илебездә яшәүче төрле халыкларның театр сәнгате белән якынрак танышырга мөмкинлек бирде. Безне - Россия кешеләрен - уртак тарих кына түгел, рухи кыйммәтләр дә берләштерә. Чечен Республикасының беренче Президенты Əхмәт Кадыйров чечен җирендә тынычлык һәм тәртип урнашасына ышанды. Аның иң авыр елларда шәхси хезмәт хакын республикада театрны торгызуга тапшыруы да символик мәгънәгә ия. Ул дөнья буйлап таралган сәнгать әһелләрен Чечен Республикасына кайтаруга зур көч куйды. Бүгенге Чечен Республикасы хәзер чәчәк аткан җир, халыклар өчен дуслык йорты”.

Рамзан Кадыйров РФ Театр әһелләре берлеге рәисе Александр Калягинга Чечен Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе дәрәҗәле исемен тапшырды.

Иң яхшы 14 милли спектакльнең икесе - Татарстаннан

“Федерация” милли театрлар бөтенроссия фестиваленең төп оештыручылары – РФ Театр әһелләре берлеге һәм Чечен Республикасы. Фестивальнең программасы Театр әһелләре берлегенең Милли театрлар Кабинеты тарафыннан төзелгән.

Димәк, алдагы елларда Россиянең җитмешкә якын милли театры Грозныйга барып үз халкының сәнгатен күрсәтү турында хыялланып яши башлаячак. Ә бер фестивальдә идеаль вариант - 14-15 спектакль инде ул.

Грозныйда 14 спектакль күрсәтелде. Аларны кару өчен бик уңайлы программа төзелгән. Нурадилов исемендәге милли театр сәхнәсендә көн саен көндезге спектакльләр, Лермонтов исемендәге рус театры сәхнәсендә кичке спектакльләр барды. Иртәнге якта – мәгърифәти программалар: мастер-класслар, лекцияләр. Кыскасы, программа чаралары өсте өстенә ятмаган һәм аларны бөтенесен карап чыгарга була.

Әмма килүчеләрдән кем дә булса тулысынча программаны карагандыр дия алмыйм. Чечняның колориты, атмосферасы, таулар стихиясе хәтта базары да үзенә тарта бит, җәмәгать. Боларга бирешмәгән кешене белмим. Әмма колорит турында соңрак. Башта театр турында сөйләшик.

Шунысы игътибарга лаек – фестивальдә бары тик Татарстаннан гына ике театр катнашты. Камал театры үзенең Аяз Гыйләҗев әсәре буенча куелган “Әтәч менгән читәнгә” спектаклен, Әлмәт театры Мольер пьесасы буенча куелган “Әҗәлгә дару бар диләр...” комедиясен алып килгән. Татарстаннан ике театр чакырылуы сәбәбенә фестивальнең программа директоры, РФ Театр әһелләре берлегенең милли театрлар кабинеты мөдире Марина Корчак ачыклык кертте.

Фестивальнең программа директоры Марина Корчак: "Без спектакльләрне сыйфаты буенча сайладык. Бөтенесе объектив сайланды. Алдыбызга 22 милли территориянең барысы да керсен дигән максат куелмады. Без Татарстаннан ике театр чакырдык. Чөнки Татарстанда театр сәнгатенә мөнәсәбәт бик яхшы. Биредә яшь режиссура барлыкка килде. Дөресен әйткәндә, өч театрны чакырган идек. Өченчесе - "Гамлет" иде. Мин соңгы елларда Шекспир тексты буенча милли театрларда Гамлет куелуын хәтерләмим. Без милли театрлар милли драматургияне генә түгел, дөнья драматургиясен - Брехтны, Мольерны, Шекспирны да куя алуын күрсәтергә теләдек. Иҗади булмаган сәбәпләр аркасында Гамлет килә алмады. Татарстаннан ике төрле, икесе дә бик кызыклы, гаҗәеп спектакль килде".

Сүз Камал, Əлмәт һәм Тинчурин театрлары турында бара. Тинчурин театры фестивальгә "Гамлет. Күренешләр" белән чакырылса да, килә алмады.

Программадагы спектакльләрнең берничәсе - Башкортстанның “Алтын битлек”ле “Зөләйха күзләрен ача” спектакле, Саха дәүләт театрының утыз еллап элек куелган “Хыялдагы зәңгәр диңгез ярым” спектакле, Хакас дәүләт милли театрының Хемингуэй әсәре буенча сәхнәләштерелгән “Карт һәм диңгез” спектакле - Казанда “Нәүрүз” фестивалендә катнашкан әсәрләр. Алар Грозныйда да яңгыраш алдылар, үз тамашачысын таптылар.

Чечен Республикасы мәдәният министры: Театр сәнгатен чиста калдырыйк

Фестиваль матур гына үз җаена барганда милли театрларны уйларга һәм юнәлешләрен анализларга этәргән беренче чыгышны Чечен Республикасының мәдәният министры Хож-Бауди Дааев ясады. Ул чечен сәнгатенең асылын ачкан сүзләрне Грозный шәһәрендә Төньяк Кавказ театраль форумы ачылышында әйтте. Министрның чыгышы регионнардагы театрларга федераль үзәкнең игътибары җитмәүгә бәйле сөйләшүнең дәвамы буларак яңгырады.

Чечен Республикасының мәдәният министры Хож-Бауди Дааев: “Бу мәсьәләдә медальнең ике ягы бар. Мин Россия Федерациясендәге региональ министр буларак кайбер яклардан ярдәм бик зур булуын күрәм. Кайбер очракларда, аерым алганда, авылларда мәдәниятне үстерүдә ярдәм буенча Советлар Союзы әйләнеп кайткан кебек. Мәсәлән, авыллар клублар төзелә, балалар сәнгать мәктәпләренең матди-техник базалары яңартыла, китапханә фондлары тулыландырыла, китапханәләр интернетка тоташтырыла. Боларны уңай күренешләр итеп билгеләп үтмичә ярамый. 

Театрлар мәсьәләсендә эш башкачарак. Быелгы елны Театр елы дип игълан иткәндә без бу елдан күбрәккә өметләнгән идек. Региональ театрлар ярдәм көткән һәм аның буласына ышанган иде. Ни кызганыч, ярдәм ТЮЗларга һәм өлешчә муниципаль театрларга гына кагылды. Нигездә, театрлар үз иркендә калды. Без “Зур гастрольләр” проектына финанслар бүлеп бирелүгә дә сөенгән идек. Регионнар танылган театрлар килүенә өметләнде. Әмма театрларның регионга килгән көннәре регион җилкәсенә төшүен белгәч, бу өметләр дә сүнде. 

Тагын бер теманы күтәрәсем килә – мактаулы исемнәр алу. Россиянең атказанган, халык артисты, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе исемен алу мөмкин булмаган хәл диярлек. Сүз актерлык профессиясенә кичә генә килгән кешеләр турында бармый. Мин сәнгатьтә киң танылган шәхесләр турында сүз алып барам. Баш тарту өчен нигезләр төрле. Үзенең 40-50 ел гомерен сәнгатькә биргән кешегә ул сәбәпләрне аңлатып булмый. Күптән түгел генә күренекле артист Дагун Омаев вафат булды. Аны барыгыз да беләдер. Ничә еллар дәвамында аңа Россиянең халык артисты исемен алу өчен тырыштык. Мин кемнәр белән генә сөйләшеп карамадым?! Әмма без көтелгән таныклыкны ала алмадык. Ул аны көтеп җиткерә алмады. Бу ничек инде? Без моны аңлаудан баш тартабыз.

Әйе, хәлвә-хәлвә дигәннән авыз балланмый. Без мондый форумнарда кычкырып чыгыш ясаганнан һәм кыю сүзләребезгә алкышлар алганнан да нидер үзгәрми. Мөгаен, мондый чаралардан соң мөрәҗәгать әзерләргә кирәктер. Шулай гына аның каралуын тәэмин итәргә буладыр. Югыйсә, үзара алкышлашабыз да таралабыз.

Новосибирскида үткән координацион советта беренче тапкыр китапханәләр темасы күтәрелде. Ә алдарак нәрсә карадык? Хәзер кешеләр, аеруча яшь буын китапка таба барырга теләми. Бала китапка таба барырга теләми икән, баланың үз янына китап белән килергә кирәктер. Хәзер һәр ата-ана өчен иң зур батырлык – баласына шушы гаджетны алып бирү. “Кемнеңдер җиденче айфон, мин балама сигезенчесен алам”, янәсе. Алай булырга тиеш түгел!

Тагын бер проблемага тукталасым килә. Шушы көннәрдә Мединский белән видеоселектор киңәшмәсе булды. Анда Россиядә кинотеатрлар үсеше темасы күтәрелде. Без бу позиция буенча иң артта калганнардан саналабыз. Ни өченме? Бу хакта зур киңәшмәләрдә аңлатып та булмый. Бу - Кавказ. Аның үз менталитеты. Ул башка регионнардан бераз аерылып тора. Бездә сеңлең, әниең яки башка бер хатын-кыз белән кинотеатрга бару килешми, матур түгел, дөрес түгел. Гаилә белән телевизор каршысына да утырып булмый бит. Ә кинотеатрга бару бигрәк тә. Чөнки без анда күрсәтелгән фильмнарны карый алмыйбыз. Ярамый. Кинотеатрлар ачып без үз мәдәниятебезгә, традицияләргә, гореф-гадәтләргә төкереп карый алмыйбыз. Без традицияләрбезне хөрмәт итәбез, алар безнең өчен бик кадерле. Без республиада октябрь аенда Мәхмүт Эсамбаев исемендәге халыкара соло биюе конкурсы уздырырга җыенабыз. Анда заманча бию номинациясе бар иде. Бүгенге заманча биюне күз алдына китерәсезме? Ул аңлаешсыз, билгесез тән хәрәкәтләре. Алар бернәрсә белән дә яшерелмәгән. Безгә ул номинацияне кертмәскә туры килде.

Әлбәттә, дөньякүләм югарылыктагы чарага кул сузганда без аңа әзер булырга тиешлегебезне дә аңлыйбыз. Әмма безнең моңа әзер буласыбыз килми. Без халык биюләрен генә калдырдык.

Нишләп бу хәлләр театр сәхнәсенә дә үтеп керә башлады соң әле? Хәзер инде кинога барып булмаган кебек, театрга да йөреп булмый башлады. Ни өчен хәзерге актерларның телләреннән көтелмәгән әдәпсез сүзләр ишетелә башлады?! Алар сүзлектә дә юк иде. Мәктәпләрдә безне ул сүзләргә өйрәтмәделәр. Алар тыелган сүзләр иде. Ә бит театрга барасы килә! Анда барырга кирәк! Әмма күз алдыңда көтелмәгән картина пәйда булса, телевизордагы кебек икенче каналга күчерә алмыйсың. Нәрсәдер әйтеп режиссерны үпкәләтәсе дә килми. Моңа актер гаепле түгел. Мөгаен минем белән кимендә бөтен Төньяк Кавказ регионы килешер.

Без үзебездә танылган артистларның чыгыш ясавын, яхшы спектакльләр килүен телибез. Әмма без китерелгәнне алдан карап, режиссердан кайбер күренешләрне һәм кайбер сүзләрне алыштыруын сорарга теләмибез. Без ил белән бердәм мәдәни пространствода яшәргә телибез. Без үзебез дә башкаларга барырга һәм безгә дә башкаларның килүен телибез.

Оятсызлык булмаган, аңлаешсыз ямьсез күренешләр булмаган бер юнәлешне булса да калдырасы иде. Әйдәгез, театр сәхнәсен чиста калдырыйк. Минемчә, бу әле бүген безнең көчебездән килә. Без хәтта милли театрлар спектакльләрендә дә бу матур булмаган күренешләр белән очрашабыз. Бу хакта профессиональ югарылыкта сөйләшеп уртак фикергә килик! Без бит инде биюләрне дә, киноны да югалттык. Театрны саклыйк!

Мин мәдәният өлкәсенең калдык принцибында финансланганын аңлыйм. Без үгез сорап карыйк, бәлки, бозау булса да бирерләр”.

Кыскасы, Чечен Республикасы җитәкчелеге театр сәнгатен әдәпсез сүзләрсез, сәнгати шәрәлексез, арт болгауларсыз, кочаклашу-үбешүләрсез күз алдына китерә. Ул үзендә шундый театрны төзегән һәм башка милли театрларны да шуңа чакыра.

Грозныйда Лермонтов исемендәге рус дәүләт театры һәм Нурадилов исемендәге чечен дәүләт драма театры бар. Икесендә дә нигезендә чечен артистлары эшли. Икесендә дә спектакльләр милли традицияләр һәм гореф-гадәт нигезендә куела. Ягъни, ир-ат һәм хатын-кыз бер-берсенә кагылмыйча уйный. Хатын-кызга эмоцияләрен гәүдә хәрәкәтләре аша түгел, ә эчке кичерешләр аша гына бирергә ярый. Чечен театрында да, рус театрында да актрисалар сәхнәгә яулыктан чыгалар. Рус яки чит ил классикасын уйнап, анда яулык бәйләү кирәкмәсә, парик кияләр. Совет заманындагы фотоларны яулыксыз актрисаларның фотоларын күрсәк, хәзерге актрисалар алай итә алмыйлар. Рус театрының яшь чибәр актрисалары белән сөйләшеп тордым. Алар шулкадәр кызыктылар безнең татар актрисаларының пластикасына. “Безгә ярамый бит алай, килешми”, - дип сызландылар.

Чечен республикасында Опера һәм балет театры юк – алар аны кирәксенми, фильм төшерергә атлыгып тормыйлар – алар аны кирәксенми.

Аның каравы:

- алар искесе җимерелгәч, өр-яңа Милли китапханә бинасы салып куйганнар;

- аларның шәһәр үзәгендә затлы, зур, яңа концерт залы – Шахбулатов исемендәге Чечен дәүләт филармониясе бар;

- алар тыныч тормышка кайткач беренче эш итеп дөнья буйлап таралган “Вайнах” ансамблен торгызганнар;

- аларның мемориаль музейлары һәм комплекслары бар. Сүз уңаеннан икесе дә Әхмәт Кадыйров исемен йөртә.

- Иң мөһиме – миңа чыннан да мөһим булып тоелды – аларның мәдәни девизы бар: “Мәдәниятсез милләт була алмый”, “Без культуры нет нации”.

Димәк, Чечен Республикасы милли театрларның “Федерация” бөтенроссия фестиваленең беренчесен үзендә уздырып, алай гына да түгел, бөтенләйгә үзендә калдырып, МИЛЛИ ТЕАТРНЫҢ ӨЛГЕСЕН булдырырга омтыла. Әлеге өлгенең нигезендә нәрсә ятканын Чечен Республикасының мәдәният министры чыгышыннан күрә аласыз.

Сүз уңаеннан, бу безнең өчен дә актуаль тема.  

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100