Чаллы театрының иске яңа бинасы: татар театры “Колизей”ның начар данын юа алырмы?

4 декабрь 2018

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Рузилә МӨХӘММӘТОВА
Фото: Салават Камалетдинов
Чаллы татар дәүләт театрының сәхнәсезлек проблемасы, ниһаять, хәл ителер кебек - коллектив бер-ике елдан яңа бинасында өр-яңа сәхнәдә уйный башлаячак. Ләкин бу чишелеш дөрес чишелешме? Бу театрның проблемаларын гына арттырмасмы? “Татар-информ” хәбәрчеләре татар театрының булачак бинасын үз күзләре белән күреп кайтты.

Чаллы театрына бина кирәклеге, аларның сәхнәсе бөтенләй юклыгы турында күптән сүз бара, кайчандыр аларга “Батыр” кинотеатры бирелү мөмкинлеге турында имеш-мимешләр дә йөргән, “КамАЗ” мәдәният сарае турындагы хыяллар да булган, яңа бина да салына башлаган, җир дә бирелгән диләр, проектлар да булган... ниһаять, “Колизей” күңел ачу үзәгенең ташландык бинасы театрга биреләчәге турында хәбәрләр килеп иреште. Чаллы татар дәүләт драма театры директоры Рашат Фәйзрахманов та хәбәрне раслады.

Дөрес, ул “Колизей” дигәннәренең үзәктән шактый еракта булуы турында да хәбәрләр килде. Рашат Фәесханович хәбәрнең монысын да раслады. Сүз шәһәрнең ЗЯБ бистәсе турында бара. “Ул бик зур һәм уңайлы бина. Андый бина һәм андый сәхнә республиканың бер театрында да юк, - диде директор. – Ышанмасагыз, килеп карагыз!” Әлбәттә, килеп карыйбыз.

  • ЗЯБ бистәсе Чаллының Комсомол районында урнашкан. Бу шәһәрнең халык иң күп яшәгән районы. Әлеге районга ГЭС, ЗЯБ бистәләре, Сидоровка, Орловка, Элеватор тавы, Мироновка, Рябинушка, Кызыл Чаллы авыллары керә. Чаллы төзелеше шушы тирәләрдә башланган. Чаллы нигезендәге Кызыл Чаллы авылы да биредә генә.

ЗЯБ бистәсе Чаллының Казанга якын ягында, Кама күперен чыгып, трассадан төшкәч тә озак барасы түгел – Пединститут тукталышы. Ә Чаллы дәүләт педагогика институты каршысында тиздән театрныкы булачак бина калкып тора. Зуууур!

  • Бина 1975 елда Төзүчеләр мәдәният сарае буларак төзелгән. Соңрак янкормалар өстәлеп күңел ачу үзәге итеп үзгәртеп корылган. “Колизей” – Чаллының легендар күңел ачу үзәге. Яшь шәһәрнең яңа гасыр башындагы клуб хәрәкәте шушында яралган һәм шушында тупланган булган. Тора-бара күңел ачуның мондый зур форматына ихтыяҗ беткән. Клуб ябылган, бина ташланган.

Булачак театр бинасы буйлап экскурсоводыбыз Чаллы татар дәүләт драма театры директоры Рашат Фәйзрахманов үзе иде.

“Монда “Колизей” күңел ачу комплексы эшләп килде. Заманында ул гөрләп торды. Шәһәрдә башка күңел ачу урыннары да барлыкка килгәч, хуҗасы комплексның эшен туктатырга булды, - дип сөйли Рашат Фәйзрахманов. - Соңгы биш ел эчендә ташландык калган бина тузгандыр да инде. Ләкин мин бинаны бөтенләй юкка чыккан халәттә димәс идем. “Колизей” нигезендә, аның диварлары эчендә яңа татар театры төзү өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Театр бинасының проекты, техзаданиеләр әзер. Әгәр шушы проектлар буенча барысы да тормышка аша икән, Чаллы театрының бинасы республиканың бүгенге көн таләпләренә җавап бирә торган иң яхшы театр бинасы булачак. Проект буенча, бинада 350 урынлык Зур зал, 70-80 урынлык Кече залы, репетицияләр залы каралган. Заманча җиһазландырылган сәхнә күздә тотыла. Казан театрларында да булмаган мөмкинлекләр булырга тора...” - дип сөйләде ул.

Казан театрларында булмаган мөмкинлек – монысы инде машина кую урыны турында сүз бара. Театрның 150-180 машина сыйдырышлы парковкасы булсын әле!

  • Камал театрына алдарак килүчеләр символик бәя түләп театр парковкасында машина калдыра ала, Тинчурин театры директоры да түләүле парковка булдыра алды. Кариев театры әле бу проблеманы хәл итмәгән – ул тирәдә урын мөмкинлекләре бик чамалы. Филармониянең дә, Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залының да үз парковкасы юк.

“Яңа шәһәрдән читтәрәк урнашкан ЗЯБ бистәсенә кадәр кеше йөрерме икән, диләр. Мин аны читтә димәс идем, чөнки шәһәр төзелеше шушыннан башланган. Кайчандыр шәһәр төзелешенә килгән әбиләр-апалар биредә яшиләр. Алар авылда театр карап үскән буын – алар театрның үзләренә якынаюына бик сөенә, - ди директор. - Җәмәгать транспорты ягыннан караганда, театрда төзелеш эшләре беткәч, трамвайга чыгу юллары да ачылачак. Борчылырга урын юк”.

“Театр бит әле ул тышкы халәт кенә түгел, мәрмәр баскычлардан булып, колонналар белән бизәлеп, эчендә иҗат бармаса, бинага бәя бирү кыен булыр иде. Безнең театрның талантлы иҗат коллективы бар”, - ди ул.

Эш башлана башлады

Хәзергә бина янындагы паркта зур эшләр бара – монысын без үз күзләребез белән күрдек. Парк Иҗтимагый киңлекләрне үстерү республика программасы кысаларында реконструкцияләнә. Гадиләштереп әйтсән, Татарстан Президенты киңәшчесе Наталья Фишман фатыйхасы белән.

2019 елда бина эчендә дә ремонт башланачак ди. Дөрес, анысына Фишманның катнашы юк. “Төзүчеләр бит хәзер бик тиз эшлиләр. Киләсе сезонны монда ачуыбыз да бик мөмкин. Театрның 30 еллыгын шушы бинада үткәрербез дигән ышаныч зур”, - ди Рашат Фәйзрахманов.

Ягъни, бу инде 2020 елның декабре дигән сүз. Чөнки иҗат сезонын 1990 елның декабрендә башлап җибәргән театрга 2020 елда 30 ел була.

Утыз еллыгына Чаллы театрына татар театры дөньясындагы шәхеснең исеме кушылырга да мөмкин.

  • Татар дәүләт театрлары татар театры дөньясында якты эз калдырган Галиәсгар Камал, Кәрим Тинчурин, Габдулла Кариев, Туфан Миңнуллин, Сабир Өметбаев, Мирхәйдәр Фәйзи исемнәрен йөртә. Әтнә театрына “Театр яктылыкка, нурга илтә” дип татар театрының девизы булган сүзләр әйтеп калдырган бөек Габдулла Тукай исеме бирелде. Әлмәт, Чаллы һәм Буа дәүләт театрларының исеме аерым шәхескә бәйле түгел. Әлегә.

Чаллы театрына бәйле театр эшлеклесе юк. “Безнең өчен Шәүкәт Биктимеров та, Марсель Сәлимҗанов та якын”, - ди Рашат Фәйзрахманов.

Димәк, иске яңа бинаның “плюслары”

1. Булачак театр бинасының мәйданы бик зур. 7 мең кв.м.га якын, төгәлрәк әйтсәк, 6 мең 700 кв.м.

2. Сәхнәнең биеклеге - 12 м., тирәнлеге - 8 м. Ул әйләнмәле булачак. Оркестр чокыры да каралган.

3. Театрда ярымәйләнә итеп төзелгән 350 урынлык тамаша залы була. Театр залын арендага биреп тә акча эшли алачак. Бинасы булган театр өчен аренда азмы-күпме акча чыганагы булуы сер түгел.

4. Өч катлы бинаның беренче катында – Зур зал, икенчесендә – Кече зал була. Репетицияләр өчен дә аерым зал була.

5. Чыршы бәйрәмнәре – театрларның “ипие”. Кышкы каникулларда чыршы бәйрәме үткәреп театр еллык мая туплап куя, план үти. Яңа бинада чыршы бәйрәме үткәрү өчен колонналы иркен зал бар.

6. Бинаның өченче катында театрның Яшьләр үзәге булачак. Театр студияләре эшләячәк. Театрның ЗЯБ бистәсенә күчүе яшьләрне татар театрына тартырга мөмкинлек бирәчәк. “Яшьләрне театрга тарту - һәр театр җитәкчесенең хыялы. Театрны бирегә күчерү турында карар иткәндә болар күз алдында тотылды. Чөнки каршыбызда гына - Пединститутның ике тулай торагы. Якында гына Сидоровка бистәсендә дә техникум бар”, - ди директор.

7. Бинаның балконнарында җәйге тамашалар күрсәтергә мөмкин. Ул бик зур һәм уңайлы урнашкан. Шекспирның “Ромео һәм Джульетта”сындагы балкон сәхнәсе күз алдыгызга килдеме?

8. Театрның машина кую урыны бик зур. Ул 150-180 урынлы булыр дип планлаштырыла.

Иске яңа бинаның “минуслары”:

1. Яңа шәһәр үзәгендә түгел.

2. Начар даны чыккан бина.

Ризалар, каршылар һәм битарафлар

Шамил Идиатуллин, Чаллы да туып үскән рус телендә язучы татар язучысы. “Город Брежнев” китабы белән “Большая книга” милли әдәби премиясенең финалисты: “Чаллыда 20 ел булганым юк. ЗЯБ уңайлы урын түгел. Халыкның 80 проценты Яңа шәһәрдә яши. Ул да, ЗСК да Иске шәһәр (ГЭС бистәсе) белән Яңа шәһәр арасында урнашкан. Совет чорында ул җир чигенә тиң иде, хәзер белмим. Театрга кеше айга бер тапкырдан да артык йөрми, елга бер булмаса әле. Яңа шәһәрдә уңайлырак булыр иде, әлбәттә, әмма машинасы булган кешегә театрга баруның бер кыенлыгы да юк, шәһәр транспорты да йөри дип уйлыйм, димәк, бу карардан трагедия ясарга кирәкми”.

Динар Хөснетдинов, Әлмәт татар дәүләт драма театры артисты: “Чаллы театрына бина биру шатландыра. Ләкин урыны отышлы тугел. Монда күп төрле фаразлап була. Театрны яраткан кеше кая урнашса да йөри инде ул, ләкин андыйлар аз. «Анда барсаң, кайтып булмый», дигән сүзләр күп ишетелер әле ул. “Макдональдс” компаниясе шунын белән ота - алар үз сәүдә нокталарын, бары тик отышлы урыннарда гына урнаштыралар. Ләкин шунысын да истә тотыйк: аларның сайлау мөмкинлекләре бар, ә театрнын юк. Ничек бар шулай, биргәннәренә шөкер дип кенә яшәргә кала. Чаллы театры минем өчен бик якын, шәхсән үзем, кая урнашсалар да, барачакмын! Иҗади уңышлар һәм тулы заллар теләп калам!”

Гөлзада Руденко, Алабуга дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы генераль директоры: “Мин ул бинаны “Колизей” дип атауларын теләмәс идем. Бина нормаль кешеләр мәдәни хезмәтләр алсын өчен төзелгән. Ул - Төзүчеләр мәдәният сарае иде. Бина зур, күп кеше сыйдырышлы. Дөрес реконструкциягә акча җитәчәк, финанслар театр өстенә ятмый, театрга да, тамашачыларга да анда уңайлы булыр дип ышанам. ЗЯБ – бик матур урын, шәһәр үзәге. Транспорт проблемасы юк. Театр янында бик матур парк бар, Аның исеме Театр паркы булыр дип уйлыйм. Мин әлеге карарны яклыйм”.

Фәйрүзә Мостафина - күп еллар шәһәр башлыгы урынбасары вазифасын биләгән, мәгариф һәм мәдәният мәсьәләләренә кураторлык иткән. Чаллы дәүләт педагогика университетының элеккеге ректоры, Чаллы мэрының мәгарифне үстерү буенча киңәшчесе, педагогика фәннәре кандидаты: “Ризасызлык юнәлешеннән китсәк, без бинасыз калырга мөмкинбез. Әйе, каршы фикерләр бар, мин үзем дә башта шулайрак уйлый идем. Ул фикергә каршы нәрсә әйтә алам? Бу бина Мәдәният сарае итеп төзелгән. Салават Фәтхетдиновның беренче чыгышлары шушы бинада булды. Уфада конферансье булып эшләгәндә без аны шушы бинага алып килдек. Ул вакытта Чаллыда Концерт заллары юк иде. Анда халык ургылып килә иде. Ул мәдәният сараенда хәтта Әлфия Авзалованың да җырлаганы бар. Анда яхшы акустика иде. Халык ул бинаны яратты. Бинаның фундаментында, фәлсәфәсендә мәдәни учак ята. Бу инде указлар бирә торган партия райкомы бинасы түгел. Хәзер бит театр райком бинасында эшли. Анда “Колизей” ачылгач, мин аны шоу-бина итеп кабул итә алмадым, исеме дә ошамады. Минем өчен ул мәдәни үзәк булып калды. “Кешене урын бизәми”, диләр бит әле, монда да шул ук сүзләр туры килә. Урынны театр үзе бизиячәк. ЗЯБ, ГЭСларда Чаллыга беренче елларда килгән кешеләр яши. Аларга бу зур бүләк була. Бу тирәдә яңа йортлар салына, шәһәр үсә. Бинаның матур урынга әйләнү мөмкинлеге бар”.

Вахит Имамов, язучы, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты: “Ул шәһәр халкының күңеле кайткан бер урын. Төзүчеләр мәдәният йорты булган вакытта ул безнең күңелгә якын иде, анда йөри идек. Үзенә күрә бер милли-мәдәни үзәк булып тора иде. Төнге тормыш алып барган “Колизей”, әлбәттә, җүнле дан алмады, болар татар милләтендә мәхәббәт уята торган күренеш түгел. Беренчедән, халыкны тартып китерү өчен зур акчаларга затлы ремонт үткәрергә кирәк була. Икенчедән, татарның ул бинага ышанычын кайтару кыен булачак. Бу бит кибә башлаган чишмәгә китерүгә тиң”.

Факил Сафин, шагыйрь, Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе: “Мин ераклыгына борчылмыйм. Чаллының транспорты уңайлы, автобус та, трамвай да йөреп тора. Тик Чаллы татар театры өчен өр-яңа балкып торган бина төзеп куймаслык шәһәрмени дип кенә әйтәсем килә”.

Равил Сабыр, драматург: “Ярты миллион халык яшәгән шәһәрнең театр бинасы булмау – бик матур нәрсә түгел инде, әлбәттә. Чаллының һәр җитәкчесе бу проблеманы хәл итү юлларын эзләп карагандыр дип уйлыйм. Мәсьәләне хәл итүгә барысы арасыннан Рәис Беляев иң якын торган дип беләм. Ул эшләгән вакытта Чаллы татар театры өчен бина төзелә башлаган. Режиссер Фаил Ибраһимов сөйләве буенча, алар инде кайда нинди бүлмәләр урнашачагын, гримеркалар кайда булачагын билгеләп куйган булганнар. Тик икътисадый кризис аркасында бина төзү ярты юлда туктап кала... Дөрес, Дәүләт Думасына кайсыдыр бер сайлау кампаниясе вакытында Мәскәүдән килгән бай кандидат “бинаны төзеп бетерәм”, дип вәгъдә итте һәм сүзендә торды. Тик бинада театр түгел, сәүдә үзәге ачылды... Аннан соң да театрда үзәктә – Азатлык мәйданында, шәһәр хакимияте янында җир бүлеп бирелде. Берсендә Рөстәм Миңнеханов Чаллыга эш визиты белән килгәч, аңа театрның яңа бинасының проектларын да күрсәттеләр әле... 

Хәзерге вакытта театр урнашкан бинага килсәк, анда элек КПССның райкомы утырган. 90-нчы елларда милли хәрәкәт, милли үзаң күтәрелеше чорларында халык митингларга йөреп яулап алган бина ул. Озак еллар анда театр Балалар музыка мәктәбе белән өйдәш булып торды. Илдар Халиков шәһәр хакиме булып эшләгән чорда мәктәп башка урынга күчерелде, бу бинада театр үзе генә калды. Анда азрак реконструкция дә ясадылар. 2005 елның 1 мартында Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиев катнашында театр бинасын реконструкциядән соң яңадан ачу тантанасы булып узды. “КамАЗ төзелгән вакытта, ул чактагы яшь буынны без тамырларыннан өзеп алдык, милли гореф-гадәтләреннән аердык. Чаллыда яшәүче татар халкы, башка милләт вәкилләре кебек үк, рухый үсешендә күп нәрсәләрне югалтты. Сезнең ярдәм белән безгә бу югалтуларны кире кайтарырга кирәк. Сезгә җайлыдыр, дип уйламыйм. Казанда җиңелрәк, чөнки Казан татарларының үз тарихлары, традицияләре бар, ә монда, Чаллыда, аларны булдырырга кирәк. Шуның өчен – без менә монда хәзер мәдәният министры һәм шәһәр хакиме белән сөйләшеп куйдык – Чаллыда югары дәрәҗәдәге татар театры булырга тиеш. Моның өчен барлык шартлар тудырырга кирәк. Калганы – сезнең кулда”, дигән иде Минтимер Шәймиев. Минемчә, бу сүзләр бүген дә бик актуаль, бу бурычны үтәүне беркем дә кире какмады, гамәлдән чыгармады. 

Әйдәгез, боргаланмыйча гына дөресен әйтик: Чаллы театрына шәһәр уртасында заманча, театр өчен махсус проект белән эшләнгән бина төзелергә тиеш, ул шәһәрнең архитектура ягыннан яңа бер бизәгенә әверелергә тиеш. Театр коллективы да, тамашачылар да, язучылар, журналистлар, гомумән, бу мәсьәләгә битараф булмаган кешеләр проблеманы чишүнең бары шул юлын гына күрә, шушыны гына мәсьәләне хәл итү дип таныячак. “Театрга бина бирдек”, дию өчен генә ЗЯБтагы ташландык бинаны бирү – ул проблеманы хәл итү түгел, ә хәл иткән итеп күрсәтергә тырышу гына. Театрга шәһәр уртасында бина бирү проблемасы барыбер калачак, ул иртәме-соңмы барыбер тагын калкып чыгачак. Чөнки Чаллыда курчак театрына да бина кирәк, рус драмтеатрына да. Аларга да шәһәр читеннән ташландык биналар бирерләрме икән?.. Һәм тагын бер күзәтү. Ни кызганыч, мәдәният мәсьәләләре бездә һәрвакыттагыча соңгы чиратта хәл ителә, яки бөтенләй хәл ителми, яки бу очрактагы кебек ярты-порты карар чыгарыла. Ә Чаллыдагы театр бинасы мәсьәләсе мәдәният беренче урынга менгәч кенә хәл ителәчәк.

Ренат Әюпов, Кариев яшь тамашачы театрының баш режиссеры: “Чаллы театрында минем җиде ел гомерем узды. Ул бинада сәхнә юк бит инде, бер почмак-пятачок кына бар. Мин аның вертикален яраттым. Ул 13 метрга якын иде. Шәрыкъ мохитендә андый очлы вертикаль биналарны яраталар. Аларда иҗат бар. Бер генә театрда да 13 метр биеклек юк. Әлбәттә, горизонталь якка кысынкы инде, 6 х 7 тирәсе. Шул почмакның бер магик үзәге бар һәм мин аны җиде ел кулландым. Гаяз Исхакыйның “Кәләпүшче кыз”ы да шунда чыкты, эксперименталь “Галиябану” шунда куелды. Мин шул сәхнәдә су агу системасын кулланып Галиябануны суда коендырдым. Сәхнә почмак кына булса да, тирәнлеккә перспективасы булмаса да, анда әллә нинди спектакльләр дә эшләп була. Ләкин миннән соң эшләгәннәр дә, минем белән параллель эшләгәннәр дә бу “пятачок”ны куллана алмадылар. Спектакльләр көнкүреш булып калды, киңлеге булмады. Хәзер дә шулай. Мин эшләгәндә ул бинаның беренче каты һәм икенче катта өч бүлмә генә безгә бирелгән иде, без музыка мәктәбе һәм китапханә белән бергә эшләдек. Хәзер өйдәшләре юк, өч катлы бинага алар үзләре хуҗа. Театр бу бинаны яулап калырга тиеш. Театрга бина бирүне кирәк түгел дип саныйм. Чөнки алар шушы бина аша тамашачыга магик сукмак салдылар. Хәзер аларга тияргә ярамый. Беренчедән, алар үзәктә урнашкан, икенчедән, шул кысрык мәйданда да әллә нәрсәләр эшләргә була. Аны яратырга гына кирәк. Әйе, милләтпәрвар гражданнар: “Татар театрына зур бина булырга тиеш, обком бинасында интегәләр”, дип сөйлиләр. Алар аның магиясен аңламыйлар. Аны модернизацияләргә генә кирәк. Архитектура яратуны сизә – яратырга кирәк. Бу оя туздырылса, читкә киткәч ул таркалып бетәргә мөмкин. Энергия таркалып бетәчәк. Урынны үзгәртеп татар театрын җанын гына бетерергә мөмкин. Чаллы театрында бик яхшы труппа, ләкин репертуар начар”. 

Нияз Игъламов, театр белгече, Татарстан мәдәният министрының театрлар буенча киңәшчесе: “Минем ул бинаны күргәнем юк. Театр коллективына ошый икән, моның нәрсәсе начар? Иң мөһиме – алар риза бит. Минемчә, Зифа Кадыйрованы кая уйнасаң да ярый”.

Ә өстән караганда, проблема ничек күренә?

“Чаллы татар дәүләт драма театрының ЗЯБ поселогындагы элеккеге “Колизей” күңел ачу комплексы бинасына күчерелүе хәл ителгән мәсьәлә. Хәзерге вакытта бина реконструкциягә әзерләнә, - диде Чаллы шәһәре башкарма комитетының Мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр идарәсе башлыгы Римма Мөхәммәтҗанова. - Реконструкция өчен билгеләнгән чыгымнар ТР Министрлар Кабинеты карары белән бүлеп бирелгән. Проект белән “Татинвестгражданпроект” шөгыльләнә”.

Әңгәмәдәш “Татар дәүләт театрына “Азатлык” мәйданы янында бүлеп бирелгән җир бар иде” дигән мәгълүматны кире какты.

“Татар театры күченгәч, аның хәзерге бинасы Татар дәүләт курчак театрына биреләчәк – бу хакта Чаллы мэры Наил Мәһдиев дә әйтте. Әмма бу бер көнлек эш түгел. Чөнки бинага реконструкция сорала, - дип дәвам итте ул. - Шунлыктан театр бары тик реконструкциядән соң гына күчә ала. Без этаплап эшлибез: башта күңел ачу комплексына реконструкция ясап, драма театрын күчерәбез; драма театры бинасына реконструкция ясалып, анда курчак театры күченә. Кайчан күченү мәсьәләләре “Татинвестгражданпроект”ның проектын күргәч кенә билгеле булачак. Алар әзер булгач та, эшкә тотынабыз”.

Бинаны алабыз, ләкин мәсьәләне хәл ителгән дип санамыйбыз

Фикерләр капма-каршы. Мин театрның ни өчен әлеге тәкъдимгә ризалашуын да аңлыйм. XXI гасыр театры әлеге сәхнәсез бинада иҗат итә алмый. Чөнки бүгенге көн театры ул иң урындык, бер өстәл белән традицион спектакль генә түгел, ул алмаш гастрольләр, фестивальләр, эскизлар, эксперименталь тамашалар, үзенчәлекле декорацияләр, ут-яңгыраш...

Сәхнәсе булмаган театр боларның берсен дә булдыра алмый. 200 урынлы зал аңа коммерция уңышына ия булган спектакльләре белән мөмкин кадәр керем алырга да мөмкинлек бирми, залны арендага бирү турында уйлыйсы да юк. Хәзер театр заман белән бергә атлый, бинасызлык театр коллективын бетерә. Мисаллармы? Тинчурин театры берничә елга сузылган ремонттан соң дөньядан шактый артта калды һәм хәзер дә үз позицияләрен ала алмый, Кариев театрының репертуар проблемасы бар, хәзер ул аршынлы адымнар белән башкаларны куып тотарга тиеш.

Ни хәл итәсең, яшьлегендә теләгәненә кияүгә алмыйча картаеп калган кыз нишли – йә алга таба да шаһзадәсен көтеп, беркемгә кирәксез мыжык карчыкка әверелә, йә җаны ятмаганга кияүгә чыга. “Яхшы кеше бит ул, бик матур яшәп китерсез”, дип юата әнисе кызының бирнә сандыгын тутырганда. Дөрес, ул яхшы кешенең репутациясе бозык булып чыга. Яхшы гаиләдә туса да, азып-тузып йөргән булып чыга. Әмма бу очракта инде “Ирне ир иткән хатын, җир иткән дә хатын”, дигән татар мәкален искә төшерик.

Театрның исән-сау яңа сәхнәгә аяк басуын телик. 

Фикерләр








Мәдәният

"Гөлсем Исәнгулова-Башкирская!" яки Танылган "щепкинчы" юбиленда нинди билгесез фактлар ачыкланды

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты, данлыклы “щепкинчылар” буыны вәкиле Гөлсем Исәнгулованың 80 яшьлек юбилей кичәсе узды.

Мәдәният

"Татар җырыннан хуш исле үләннәр исе килә". Яхин романслары инглиз телендә һәм джаз стилендә яңгырады

Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә мәшһүр татар композиторы Рөстәм Яхин исемендәге IV классик музыка фестиваленең гала-концерты узды. Быелгы программада композиторның инструменталь әсәрләре, җырлары һәм романслары яңа борылыш алды: алар беренче тапкыр джаз стилендә яңгырады. “Татар-информ” хәбәрчесе  артистлардан Яхин әсәрләре эстрада-джаз стилендә ни дәрәҗәдә яңгырый алуы, татар тамашачысының мондый юнәлештәге җырларны кабул итү-итмәве турында сорашты.

Мәдәният

Кариев театрында премьера: кәҗүл читек тарихы яки Ренат Әюпов ни өчен авылның нәни мажоригын яклап калды?

Кариев театры Гаяз Исхакыйның авыл мажоригы турындагы хикәясенә нигезләнеп, балаларга дини белем бирү өчен кулланма булырлык спектакль тәкъдим итте. Сүз классик язучының 1912 елда язылган “Кәҗүл читек” хикәясе турында бара.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла

ИНТЕРТАТ
Яндекс.Дзенда
Язылу
×