Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Бию пәрие”: Камал театры халык егылып йөрерлек спектакль чыгарды

Камал театрында сезонның икенче премьерасын да иң "продуктив" татар драматургы һәм режиссеры Илгиз Зәйниев чыгарды.

news_top_970_100
“Бию пәрие”: Камал театры халык егылып йөрерлек спектакль чыгарды

Камал театры халык егылып йөри торган попсовый спектакль чыгарды. «Бию пәрие» - Илгиз Зәйниевның махсус Илдус Габдрахманов өчен куелган спектакленең тулы версиясе. Аның бер пәрдәлек беренчел версиясе моннан ике ел ярым элек Илдусның 50 яшьлек юбилеена куелган иде. Артистлар һәм тамашачы соравы буенча Илгиз пьесаны үстереп, үзе үк сәхнәгә дә чыгарды.

Төп герой – “бию пәрие” Сәяр Рәмиев (Илдус Габдрахманов) – 18 ел элек театрны һәм яраткан кешесен ташлап биюе белән дөньяны яулап алырга чыгып киткән. Ул күпмедер дәрәҗәдә теләгенә ирешкән дә: аны телевизордан күрсәтәләр һәм аның белән кызлар селфи ясый икән – димәк, ул йолдыз. Бүгенге стандартлар буенча бу шулай.

Спектакль Сәярнең уйламаганда-көтмәгәндә кайтып керүеннән башланып китә. Сюрприз: монда аның 17 яшьлек улы да бар икән ләбаса. Кыскасы, финалда Диләрә белән Сәйяр бергә калалар.

Шушы каркасны спектакль итү өчен театрның хореографы, Илдус Габдрахмановның хатыны Сәлимә Әминева биюләр куйган, композитор Эльмир Низамов көйләр язган. Ул көйләргә театрның ярты труппасы диярлек – 27 кеше биеп торды.

Спектакльнең жанры – музыкаль комедия. Башланыр алдыннан артист Фәнис Җиһанша Казанның колхоз базары тирәсендәге сәүдә үзәкләренең берсен рекламалаган кебек итеп спектакльнең жанры “Хореографик хыял” булуын әйтте.

Әлегә безнең бүгенге татар театрында бер генә хореографик спектакль бар – ул да булса артисты “Алтын битлек” алган “Әлиф”. Монысын сүз уңаеннан гына искә төшердем. "Бию пәрие" – Илгиз Зәйниевның “Алтын битлек”ле дусларына тамашачылар исеменнән “попсовый сәламе”.

Спектакльнең нигезе биюгә корылган, аларның беркадәре театрдагы төрле юбилей чараларында кулланылды - күргән бар. Әлеге биюләр бер-берсенә мелодрама элементлары белән беркетелгән. Ягъни, Сәяр үзен яраткан хатын-кызны ташлап чыгып киткән. Тегесе авырлы булып калган, баласын ялгызы үстергән. Әле җитмәсә, Нәфисә белән дә буталып алганлыгы ачыкланды.

Биюләрнең бер өлешен пенсия реформасына протест итеп кабул иттем. Матур картлык турында никадәр әдәбият һәм сәнгать әсәрләре язылса да, татар картаюны карт аю ди. Илгиз Зәйниев һәм аның командасы картларның карикатуралы образларын тасвирлап картларга картаерга рөхсәт итмәгән хакимияткә протест белдергәннәр дип аңладым. Дөрес, Илдус үзе аяклары белән пенсия реформасын яклап тавыш бирде – 51 яшендә сәхнәдә ике сәгать биеп торыгыз әле. Аяклар ял иткән арада җырлап та ал!

Карикатурик картлар ролендә – театрның урта буын артистлары Люция Хәмитова, Радик Бариев, Рамил Вәҗиев, Алсу Каюмова, Минвәли Габдуллин һәм башкалар.

Минвәли дигәннән, Чыңгыз Айтматов буенча куелган “Буранлы төн”дә дөя булып уйнап, хатын-кызлардан шактый күп комплиментлар ишеткән Минвәли Габдуллинны бу юлы режиссер гинеколог иткән. Дөресрәге, картлыгында биеп йөргән, пенсиядәге гинеколог.

Сюжет буенча Сәяр Рәмиев үзенең төшеп калмаганлыгын күрсәтү өчен ике бию куя. Берсендә әлеге картлар биесә, икенчесендә – яшьләр. Шулай итеп, атказанган артист дигән мактаулы исем алганнан соң Эмиль Талипов белән Ләйсән Фәйзуллинаның беренче рольләре – “Бию пәрие”ндә массовкада булды.

Спектакль сюжеты буенча шушы ике биюне куеп Сәяр Рәмиев үзенең музыкаль-хореографик театр ясый алырлык шәхес булуын исбатлады, янәсе.

Спектакльнең көн кадагындагы актуаль темасы – Музыкаль театр. Милли музыкаль дәүләт театры - татар зыялысының Нәҗип Җиһанов чорыннан бирле килгән хыялы. Илгиз Зәйниев версиясендә ул музыкаль-бию театры дип атала. Драматург-режиссер аны төзүнең үз схемасын тәкъдим иткән. Бик гади схема – беренчедән, хатынын яки кызын прима итеп күрергә теләгән берәр җитәкче яки эшмәкәрне табыгыз, икенчедән, бәхет эзләп читкә киткән үз татарыбызны чакырыгыз!

Бездә милли сәнгатебез өчен матди һәм мораль ресурсларын - акчасын һәм талантын кызганмаган лаеклы ир-атлар юк дисезме? Бар алар! Алар өчен үз якынын – хатынын, кызын, әнисен “йолдыз” итеп күрү – игелекле эшләре өчен нәни генә бонус. Камал театры Нәфисә образы белән шуңа ымлады.

Татарстанның халык артисты Илсөя Төхфәтуллина уйнаган Нәфисә роле – әнә шундый “ым”.

Ә инде театрның эчтәлеген булдыручы татарыбыз ролендә – Татарстанның халык артисты Илдус Габдрахманов. Аңа пар итеп Илгиз Зәйниев “Алтын битлек” номинанты Ләйсән Рәхимованы алган. Икенче мәхәббәт линиясе – бию студиясенең музыканты Әзһәр Соломонович белән биюче әби Нурфигаль Бариевна. Соломоновичны Илтөзәр Мөхәммәтгалиев уйнаса, рәссам поролоннар тутырып “аппетитлы” формалар ясаган Нурфигаль ханым ролендә – Миләүшә Шәйхетдинова.

Соломонович образы – бүгенге җәмгыятькә карашны бию хәрәкәтләре белән әйтеп бетереп булмаганны сүз белән әйтү ул. Әзһәр исемле булса да, карт музыкант Соломонович барысын әйтә ала. Әйтте дә! Ул сүз арасында музыка сәнгате һәм тел мәсьәләләре буенча карашын белдерде, чүп яндыру заводы буенча фикер белдермәсме дип көткән идем – анысы булмады. Алга таба булыр әле. 

Миңа калса, шушы Әзһәр Соломонович - спектакльнең төп героена тиң. Чөнки татар тамашачысына сәхнәдә хәрәкәт кенә җитми, сүз дә кирәк. Ә сүзне бу "Бию пәрие"ндә бары тик шушы Соломонович кына әйтә. Калганнар бии һәм көнкүреш сүзләре генәз алыша. Ә Соломонович - фәлсәфәче. Шунлыктан автор рәсми төп геройның үсешен һәм үзгәрешен Соломоновичның аңа карашы аша биргән. Карт музыкантның Сәяргә карата мөнәсәбәте яхшырган икән - димәк, Сәяр яхшырган. 

Спектакльнең уңышы – Артур Шәйдуллин – театрның җиңел сөякле яшь актеры. Ул Сәярнең улы ролендә. Артур – татар театрында беренче анадан тума чишенгән ир-ат актер. Аны Гаяз Исхакыйның “Тормышмы бу?” спектаклендә Айдар Җаббаров чишендергән иде. Артур Шәйдуллин Әтнә театры өчен әзерләнгән группада театраль белем алган иде. Әмма ул Әтнәдә эшләмичә кире Казанына кайтты һәм Фәрит Бикчәнтәев укучысын Камал театры труппасына алды. “Бию пәрие” – егетнең беренче зур роле.

Артур Шәйдуллин белән Ләйсән Фәйзуллинаның "Ана белән ул" биюе - аерым сәнгать әсәре булып дөньяга чыгарга сәләтле бию. Ләйсәннең иң яктан озын ерыклы күлмәге дә матур. Сәхнәнең сул ягына утыручы тамашачылар әлеге күлмәкнең һәм актрисаның матурлыгын күбрәк тә бәяли алалар. 

Ә хәзер җитешеп җитмәгән яклары турында берничә сүз. Спектакльдәге җырларның бер өлешен Илүсә Хуҗина, Илгиз Шәйхеразиев, Рөстәм Нурисламов (К-Ru) яздырган, бер өлешен артистлар үзләре җырлый. Аның көйләрен Эльмир Низамов язган. Тик сүзләре, шигърият буларак камил булса да, җыр булып җырлап тормыйлар. Ә без Эльмирның спектакльгә язган җырларының спектакльдән тыш та аерып тормыш белән яши башлавыны өйрәнгән. Болар хәтердә калмады, залдан чыгып киткәнче сүзләре коелып беттеләр. Башта Эльмирның музыкасы сүзсез генә утырып калды. Бу начар. Җыр тексты белән бергә тамашачыга ияреп кайтып китергә тиеш иде.

Кайбер артистларның таныш образларын кабатлавын язып тормыйм. Зөлфәт Хәкимнең “Килә ява, килә ява” комедиясенең беренче вариантын карамаган тамашачы өчен Илсөя Төхфәтуллинаның роле яңа булып тоелырга мөмкин. Зөлфәт Хәкимнең “Бармы ришвәткә дәва?” комедиясен карамаучылар Радик Вәҗиевның да андагы образын белмиләр – бу спектакльдәге карикатурик карт аларга өр-яңа булып күренәчәк.

Кыскасы, “Бию пәрие”енең театрның аншлаг белән бара торган спектакле булуына беркем дә шикләнми. Ике көн рәттән премьераның аншлаг белән баруын һәм залны "шартлатуын" да өстәп куя алам. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100