Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Балерина Саша Мөхәммәдова: Әтием миңа һәрвакыт "Онытма, син татар кызы", дип әйтеп тора иде

27 майда Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрында Нидерланд милли балет прима-балеринасы Саша Мөхәммәдова беренче тапкыр чыгыш ясады. Сәхнәдә ул Людвиг Минкусның "Дон Кихот" балетында Китри ролен башкарды. Саша - тумышы белән Лондон шәһәреннән. Аның әтисе, элекке Большой театры йолдызы һәм Бөек Британия король балеты премьеры Ирек Мөхәммәдов - татар кешесе. Спектакльдән соң "Интертат" газетасы Саша белән очрашып, кыска әңгәмә корды.

news_top_970_100
Балерина Саша Мөхәммәдова: Әтием миңа һәрвакыт "Онытма, син татар кызы", дип әйтеп тора иде
- Саша, Казан сәхнәсендә дебютыгыз белән котлыйм! Бу сезнең әтиегезнең туган җиренә икенче тапкыр килүегез. Нинди хисләр калдырды Казан?

- Дөресен әйткәндә, Казанга беренче тапкыр килүем исемдә яхшы калмады. Миңа ул вакытта нибары җиде генә яшь иде. Әмма бу юлы үземне искиткеч хис итем. Бу әтиемнең туган җире бит. Монда гаиләм барлыгын сизәм. Казанда минем туганнарым да яши бит әле: әтинең абыйсы балалары белән.

- Сез рус һәм татар кешеләре гаиләсеннән. Сезнең өчен татар халкы белән бәйле булуыгыз мөһим идеме?

- Минемчә, һәрбер кеше өчен бу мөһимдер: каян килдек без, тамырларыбыз кайда ята. Әтием дә миңа һәрвакыт "Онытма, син татар кызы" дип әйтеп тора иде.

- Гаиләгездә кайсы телдә аралашасыз?

- Монысы иң кызыгы. Әти-әниләрем миңа рус телендә дәшәләр. Минем әле энем бар. Без аның белән аларга инглиз телендә җавап кайтарабыз. Урамда кайвакыт кешеләр безгә аптырап карап узалар.

- Татар телен беләсезме? Бәлки, кайбер сүзләр, фразалар исегездә калгандыр?

- Кызганычка каршы, исемдә калмады. Кайчандыр миңа ярату сүзен өйрәткәннәр иде. Әмма мин онытып бетердем. Бәлки, сез миңа булыша алырсыз?

- Мин яратам сине.

- Мин яратам?

- Сине.

- Сине. (Көлә).

- Сезнең, мөгаен, "Шүрәле" балеты турында ишеткәнегез бардыр.

- Әйе, ишеткәнем бар.

- Әгәр киләчәктә шушы балетта баш рольне башкарырга мөмкинлек туса, алыныр идегезме?

- Әйе, әлбәттә! Нишләп катнашмаска? Мин рәхәтләнеп Казанга яңадан бер әйләнеп кайтып килер идем. Бөркен андый мөмкинчелек килеп чыгар дип өметләнәм. Һәм бу юлы сәхнәдә абынмам дип ышанам. (Көлә).

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100