Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Бөтендөнья мирасы объектларыннан ләззәт алырга кирәк": ЮНЕСКО белгече Нәргиз Айтуганова лекциясеннән иң кызыклы 5 өземтә

20 февраль Казан Кремлендә ЮНЕСКОның бөтендөнья мирасына багышланган фәнни-популяр лекция үтте. Аны Нәргиз Айтуганова тәкъдим итте. Ул чыгышында ЮНЕСКОның барлыкка килүе, ЮНЕСКО объектларының башка тарихи объектлардан аермасы, мирас объектлары проблемасы һәм Татарстан бөтендөнья мирасы турында сөйләде. Әйтергә кирәк, лекциядә шактый кызыклы мәгълүмат ачыкланды. Иң мөһим фактларны укучыларыбызга тәкъдим итәбез. 

news_top_970_100
"Бөтендөнья мирасы объектларыннан ләззәт алырга кирәк": ЮНЕСКО белгече Нәргиз Айтуганова лекциясеннән иң кызыклы 5 өземтә

  • Нәргиз Айтуганова - мәдәни һәм табигати мирасны өйрәнү буенча Россия фәнни-эзләнү институты фәнни хезмәткәре. Бөтендөнья мирас магистратурасы буенча Англиядә укып кайткан. Татарстанның археология институтында, Казан Федераль университетында һәм “Яңарыш” республика фондында эшләгән. Бүгенге көнне Болгар музее белән эшли. Ел саен Болгарда ЮНЕСКО волонтерлары лагере үткәрүдә катнаша. 

“Татарстанда яшәгән кешеләргә ЮНЕСКО темасы бик әһәмиятле, чөнки Татарстан, Мәскәү белән беррәттән, Россия субъектларының ЮНЕСКО мирасы объектлары саны буенча рекордсмен төбәкләренең берсе. Мәскәүдә өч объект бар һәм Татарстанда өч объект. Бөтендөнья мирас объектлары белән бергә ничек яшәргә, аларны ничек сакларга, киләсе буыннарга ничек тапшырырга – бу тема безнең өчен актуаль, - дип башлады сүзен Нәргиз Айтуганова.

ЮНЕСКО ничек барлыкка килгән?

Бөтендөнья мирасы нигезендә яткан идея бик борынгы. Борынгы греклар чорыннан башлана. Лекциягә әзерләнгәндә бер кызыклы фактка тап булдым: борынгы грекларының 7 могҗиза исемнәре гел үзгәреп торган. Иң башта 3 кенә могҗиза булган, борынгы грек периоды тәмамлану чорында бу исемлек 20 кадәр арткан. Ләкин классик исемлектә 7 могҗиза:

  1. Хеопс пирамидасы,
  2. Семирамиданың асылма бакчалары,
  3. Зевсның Олимпиадагы сыны,
  4. Эфеста Фемида храмы,
  5. Галикарнасс төрбәсе,
  6. Родос колоссы
  7. Александрия маягы.

Кызганычка каршы, бүгенге көнгә Хеопс пирамидасы гына кала, башка объектлар җимерелә.

ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы тарихы башы 1945 елда башлана. Мисыр хөкүмәте Осман платинасы төзергә карар кыла, ләкин бу төзелеш проекты борынгы Мисыр цивилизациясенең храм-комплексын су астында калдырырга тиеш була. Монда бер могҗиза килеп чыга: бу хәл башка илләрне дә борчый башлый һәм илләр ЮНЕСКОга 80 миллион доллар җыя. ЮНЕСКО фәнни тикшерү үткәрә. Храмның һәр фрагментына сан сугып, су басу урыныннан алып өске якка күчерәләр.

Бу кампания илләрне илһамландыра һәм аларда яңа кампанияларда катнашу теләге туа. Киләсе проект – Индонезияның Боробудур храмнары була. Ул храмда ЮНЕСКО компаниясендә реставрация ясыйлар.

1972 елда ЮНЕСКО Бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирасны саклау турында Конвенция кабул ителә. Ул Конвенцияга күп илләр кул куя.

Һәм әлеге вакытта 4 ил генә анда керми: Лихтенштейн, Сомали, Тубало, Пауло. Конвенция үзенә вазифа ала – бөтен мирасны саклау.

ЮНЕСКО объектлары нәрсә белән аерыла?

ЮНЕСКО бөтендөнья мирас объекты – ул күренекле универсаль хәзинәгә ия булган табигый һәм мәдәни мирас объекты. 

Мәсәлән, Хеопс пирамидаларына берәр нәрсә була, ди. Хеопс пирамидаларын югалту Япониядә туган 5-6 яшьлек балаларга да, Колумбиядагы әби-бабайларга да һ.б. кагыла. Ядкарьләрне югалту кешеләргә зур зыян китерә, шуңа күрә ЮНЕСКО бу объектларга бөтендөнья мирасы статусы бирә.

Хәзерге көндә дөньяда 1092 бөтендөнья мирасы бар. Алар өч төргә бүленә: ЮНЕСКО бөтендөнья мирас мәдәни мирасы (мәсәлән, Гиза пирамидалары, Австралия опера театры); ядкарь (мәсәлән, Санкт-Петербургның тарихи үзәге); корольләр мирасын чагылдыра торган объектлар (мәсәлән, Вестминстер сарае), табигый мирас объекты (Красноярскида Путорано платосы).

ЮНЕСКО бөтендөнья мирасы исемлеге алга киткән һәм үсеп барган илләр арасындагы аерманы бик ачык күрсәтә. Индустриаль мирас постиндустриаль үсешкә җиткән илләрдә генә барлыкка килә. Үсеп килә торган илләрдә була алмый.

Кайчакта ЮНЕСКО бөтендөнья мирасы объектлары җир астында була. Шуңа аның кыйммәте арта. Мәсәлән, Канаданың бер объекты. Профессиональ өлкәдә без аны “дөньяда иң күңелсез бөтендөнья мирасы объекты” дип атыйбыз. Инглиз теленнән тәрҗемә итсәк, “Башына сугылган бизон сикерүе” милли паркы дип атала. Борынгы кешеләр 5 мең ел элек бизоннарны бу җиргә куганнар.

Кайбер мирас объектлары катнаш булып санала, димәк, табигый мирасы да, мәдәни мирасы да бар. Мәсәлән, Австралиядә урнашкан милли парк – табигый мирас. Әмма монда яшәүче аборигеннар аның мәдәни кыйммәтен күрә, чөнки анда үз йолаларын үткәрәләр.

Мирас объектлары проблемалары

ЮНЕСКО бөтендөнья мирас объектларының проблемалары бар: хәрби, табигать катаклизмнары, туристлар күплеге һ.б. Куркыныч янаган объектларны ЮНЕСКО фәнни, матди ресурслар ярдәмендә коткара. Аның өчен халыкара кампаниеләр ача.

Мәсәлән, Сириядәге археологик ядкарь. 2014 һәм 2018 елдагы хәлен чагыштырсак, дүрт ел эчендә бу мирас объектында күп чокырлар хасил булуын күрәбез. Археологик ядкарьләрне казып чыгарып саталар. Бу табылдыкларны сату - Сирия халкына ачтан үлмәс өчен бер ысул. Шуңа күрә аларны гәепләп булмый. 

Икенче яктан да аларны гаепләп булмый, чөнки бөтендөнья мирасын торгызып була. Мәсәлән, Пальмирадагы 2000 еллык Әлләт арысланын шартлаткан булганнар. ЮНЕСКО бөтендөнья мирас объектлары саклаучылары аны ике ай буе бәләкәй кисәкләрдән кире җыйган. Хәзер ул чын Әлләт арысланы кебек. 

Татарстанның бөтендөнья мирасы

Беренчедән, ул Казан Кремле. Ул Болгар чорыннан сакланып калган бердәнбер “татар ныгытмасы” дип санала. Шуңа күрә ЮНЕСКО бөтендөнья мирасы исемлегенә кергән.

Болгар археология комплексы. Ул ЮНЕСКО бөтендөнья мирасы исемлегенә 2014 елда кертелгән. Бу объект археология мирасы булганы өчен кыйммәтле дип таныла. Монда бик күп дәүләтләр күрсәтелә: Болгар дәүләте, Алтын Урда, Казан ханлыгы һәм Россия дәүләте.

Болгар Россиядә Бөтендөнья мирасының беренче саклана торган объекты булды. Бу хакта Петр I указы була.

Өченче объект – Свияжск шәһәр утравының Успение соборы. ЮНЕСКО фикеренчә, соборның фрескалары православие һәм ислам мәдәниятенең үзара йогынтысы символы булып тора. Ул фрескалар бик үзенчәлекле булып санала.

Бөтендөнья мирас объектлары мирасны халыкара аренада таныту функциясеннән башка нинди роль уйный?

Икътисад күзлегеннән карасак, бөтендөнья мирас объектлары 550 кешегә турыдан-туры эш урыны тәкъдим итә. Туризм өлкәсендә эшләгән барлык кешеләрне бөтендөнья мирасы дә бәйли. Татарстанда 26 бөтендөнья мирасы музее эшли.

Бөтендөнья мирас объектлары арасында ял итү урыны бар. Мәсәлән, Болгарда хәтта һәр эскәмия ял итү объекты дип санала.

Бөтендөнья мирасы объектларыннан ләззәт алырга, аларга сокланырга кирәк", - дип тәмамлады лекциясен Нәргиз Айтуганова.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100