Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Аю-бала кебек таза бул” сүзләре Пермь сынчысы Әлфиз Сабировка күргәзмә ясарга этәргеч булган

Казанда “Хәзинә” милли сәнгать галереясендә Пермь өлкәсе сынчысы Әлфиз Сабировның “Аю бала” дип исемләнгән күргәзмәсе оештырылды. Аны чит өлкәләрдән килгән сәнгать белгечләре үткәргән беренче татар телле күргәзмә дип атадылар.

news_top_970_100
“Аю-бала кебек таза бул” сүзләре Пермь сынчысы Әлфиз Сабировка күргәзмә ясарга этәргеч булган
Әлеге күргәзмә белән Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Г. Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф Югары мәктәбенең татар әдәбияты кафедрасы доценты Луиза Җамалиева студентларны таныштырды. 
 


Үзенчәлекле һәм төрки мотивларга бай булган күргәзмәдә тәкъдим ителгән сыннар һәм аларны ясаучы Әлфиз Сабиров турында Филология фәннәре кандидаты, Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты доценты Миләүшә Хәбетдинова сөйләде.  

 

Пермьнан килгән татар сынчысы Әлфиз Сабировны Миләүшә Хәбетдинова татар халкының каһарманы дип атады. “Бу сүзләр минем өчен бик мөһим, шул сүзләрне исбатлыйсым килә, миңа тырышырга кирәк” – диде Миләүшә Хәбетдинованың бу сүзләре турында Әлфиз Сабиров. 

  

Аның күргәзмәләре Россия шәһәрләрендә: туган ягы Пермьда, Иркутск, Түбән Новгород, Екатеринбургта узган. Шулай ук, Әлфиз Сабиров сыннары белән Парижда да күргәзмәләр оештыра. Казанда ул күргәзмәсе белән беренче тапкыр.

Әлфиз Сабировның сыннары төрки легенда, мифларга нигезләнгән. Сынчы кечкенәдән әби-бабай, әти-әни тарафыннан борынгыдан килгән сүзләрне ишетеп үскәнен сөйләде, болар барысы да аның эшләрендә чагылыш тапкан.
 
 

- Төп сын – “Аю бала”. Бу сын 2017 елда барлыкка килде. Башта “Әби-бабайлар, әти-әниләр әйткән сүзләрне ничек сынга күчерергә икән?” - дип бер ел уйлап йөрдем. Сынның исемендә үк контраст күрәбез, аю – урманнан, ул ерткыч. Бала аңа каршы, яклаучысыз кеше баласы. Бу минем өчен бик кадерле сын. Безгә әти-әниләр, әби-бабайлар “Аю-бала кебек таза бул”, - дия иделәр. Мин һаман да ул сүзләрнең көчен уйлап йөрим. Бу бит ерактан килгән сүзләр, минем өчен бу бик кызыклы. Бу сүзләр ата-бабалардан, минем әти-әниләргә һәм миңа килеп җиткән, ул киләчәк буынга да килеп җитәргә тиеш, минем балаларыма, алардан оныкларга.

Бала аю башы рәвешендәге шлем кигән, һәм ул көбә (броня) белән капланган. Сынга карасак, шлемның бала өчен бик зур икәнен күрәбез. Моның белән мин күрсәтергә теләгән нәрсә: балага бирелгән мәгълүмат, аңа сөйләнгән сүзләр – ул бик зур җаваплылык, чөнки бу бала аңа тапшырылган мирасны аңлап, аны саклап калырга һәм икенче буынга җиткерергә тиеш. Минем өчен “Саклап калырмы икән?” – дигән сорау туа. Бу чылбыр өзелмәсме икән? Бу сурәт сөйләгән тарихны минем ачык калдырасым килә. Күргәзмәгә килгән һәр кеше әлеге сыннан үзенең дәвамын таба. Безнең бала һәр яктан да сакланган, тик аның ачык җире бар, үкчәсе. Монда Ахилес үкчәсе белән аналогия бар, бу баланың йомшак җире. Шуңа бу сында нокта куелмый, күп нокта кала, - диде үзенең сыннары белән кешеләрне уйланырга мәҗбүр итәргә теләгән Әлфиз Сабиров.

“Өченче тапкыр киләм әлеге күргәзмәгә, һәм гел һәр сыннан үземә яңа белем алам. Бу рефлексия уята торган сыннар. Безгә бүгенге көндә хәрәкәткә өнди торган фикер кирәк”, - диде Миләүшә Хәбетдинова.

 
 
Миләүшә Хәбетдинова Әлфиз Сабировка “Җиңелүче 1” һәм “Җиңелүче 2” сыннарында тудырган образлары өчен рәхмәтен белдерде. “Җиңелүче 2” сыны аркасына ук кадалган кешене сурәтли. Ул җәрәхәтләнгән булса да, егылмаган. “Без татарның бөеклеген күрсәтә алмыйбыз, гел елап, уфтанып йөрибез, моңланабыз, үзебезне жәллибез. Ә жәлләргә кирәк түгел, татарлар беркайчан да бирешмәгән. Моны сынчы бер ишарә ярдәмендә күрсәтә алган. Яраланучы үз-үзенә таяна, үзендә таяныч һәм көч таба. Кеше үзендә, үз хәзинәсендә, мәдәниятендә көч табарга тиеш, без көрәшергә, бирешмәскә тиешбез”, - диде ул.

“Җиңелүче 1” турында Әлфиз Сабиров үзе сөйләде. “Исеменә карамастан, мин бу сугышчыны бирешмәгән итеп күрәм. Әгәр дә без бирешсәк, без ятабыз, без бары тик ике очракта ятабыз: берсе – йоклаганда, икенчесе – безне җиңсәләр, без үлсәк. Монда ук үтәли тишеп чыкканына карамастан, үзәген саклап калган кешене күрәбез. Горизонталь рәвештә торучы ук - үлү яки авырлык символы. Ук аркадан керә, чөнки авырлык көтмәгәндә килә. Укка каршы безнең сугышчының вертикаль фигурасы һәм прическасы тора”, - диде ул. 

 
Чәч тә Әлфиз Сабировның сыннарында зур роль уйный.

“Беренче эшем – “Кылычлы малай”. Аны 2009 елда ясадым. Шул сыннан минем легенда, мифлар юнәлешендә эшем башланды. Бу сында да, башкаларында да бала башында “чубчик” (маңгай чәче) күрергә була. Бу төркиләрдән килгән прическа. Ул “кекел” дип атала, шулай ук аны “айдар чәч” дип атыйлар. Ул кекел баланы күздән сакларга, аңа көч бирергә куела. Шулай ук, ул русларга, казахларга күчкән. Минем дә балачакта чәчләрне алдырганда, алда “чубчик” калдыра иделәр. Шуңа, башта ясаган сынымда бу прическаны үземнең балачакны күрсәтергә дип кулланганымдыр. Бераз вакыт үткәч, мин аның турында төрле мәгълүмат җыйдым, эзләнә башладым”, - диде ул. 

 

“Принцесса” сынында, Миләүшә Хәбетдинова фикеренчә, сынчының хатын-кызга хөрмәте чагыла. “Анда сынган рух юк”, - диде ул “Принцесса” хакында. 

 

Әлфиз Сабиров эшләрендә төп материал – бакыр, тик ул аңа төрле материаллар да куша, мәсәлән, бакыр белән көмеш, яки бакыр белән җеп. “Ата-бабалар ташы” сынын ул таркалу символы диде. Ата-бабалардан калган мирас таркалган, тик ул кызыл җеп белән тегелеп кире ялганган.

- Минем өчен, беренче чиратта, төрки тарихны, үземнең гаиләдә булганнарны искә төшереп, шуларны саклап калу тора. Минем өчен иң мөһиме – гаилә, алар миңа ярдәм итә. Мондагы сыннар барысы да тормыш турында. Әлбәттә, монда гаиләдән килгән очраклар, кечкенәдән сөйләнгән әкиятләр, табышмаклар, әйтемнәр – барысы да күрсәтелгән.

Эшләрнең күбесе төрки темада булгач, төрки исемнәр йөрткәч, алар барысы да игътибарга лаек була. “Принцесса” сынына, сугышчы образларына, “Кылычлы малай”га беренче чиратта игътибар итәләр. Татар телендә бирелгән атамаларны, аның барлыкка килгәнен кешеләргә аңлатырга тырышам. Ул исемнәрне, сүзләрне ишеткән кешеләр шаккатып калалар, алар өчен бу бик кызыклы. Чит ил вәкилләренә моны аңлатыр өчен тәрҗемәче белән эшлим.

Сыннарның барысын да тулысынча үзем эшлим. Бакырны агызырга гына мастерскойга кушам. Алар агызып биргәч, мин үз эшемне дәвам итәм. Сынны эшләүгә иң аз киткән вакыт – ике атна, иң күбе – берничә ел. Сын ясау бик күп этаптан тора: эскиз уйлау, пластилин яки балчыктан моделен ясау, аны икенче материалларга күчереп, формалар ясап, аны агызуга әзерләү. Монда күп вакыт, көч һәм акча сарыф ителә, - диде Әлфиз Сабиров.

“Хәзинә” милли сәнгать галереясенең өлкән фәнни хезмәткәре, экскурсовод Дамир Фасиев Әлфиз Сабировның күргәзмәсе белән татар телендә таныштыруы белән хозурланды. “Татар телендә экскурсияләр оештырыла, тик бик сирәк, мәсәлән, районнардан милли мәктәпләрдән килүчеләргә була. Казан мәктәпләреннән 8-10 ел элек саф татар телендә тыңлый алырлык балалар бар иде. Бүген инде, мәктәпләрдә катнаш балалар уку сәбәпле, татар телендәге экскурсияләргә ихтыяҗыбыз кими. Әлфиз Сабиров – чит өлкәдән килүче сәнгать белгечләре арасында беренче тапкыр татарча экскурсия алып баручы булды”, - диде ул.

Әлфиз Сабировның үз эшләрен милләте өчен җан атып эшләве, татарлыгы белән горурлануы аның сыннарында чагыла. Ул күргәзмәләрдә тәкъдим ителгән һәм шәхси коллекцияләрдә сакланган сыннарында имзасын татарча хәрефләр белән калдыра, аларда “СӘ” дигән тамганы күреп була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100