Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айдар Фәйзрахманов: Россия футбол командасы ярымфиналга үтмәсме дигән эчке тоемлавым бар

Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов та футбол буенча дөнья чемпионатын күзәтеп бара. Аның белән футбол турында әңгәмә кордык.

news_top_970_100
Айдар Фәйзрахманов: Россия футбол командасы ярымфиналга үтмәсме дигән эчке тоемлавым бар

Айдар абый, футболга мөнәсәбәтегезне беләсе килгән иде. Балачакта футбол уйнадыгызмы сез?

– Уйнау гына түгел, менә мин хәзер авылыма кайтам, авылда урамда футбол уйнаучы малайларны җыйнап әйтәм. Без сезнең кебек вакытта болында футбол мәйданчыгын, капкаларын үзебез ясап, тупларны үзебез хәстәрләп, кабартып, көтү кайтып, малларны урнаштырганнан соң, 3-4 сәгать буе футбол уйный идек, дип сөйлим. Бала чагымнан 9-10 сыйныфларга кадәр гел футбол уйнап үскән егет мин. Ул безгә бик нык чыныгу бирде тормышта. Чөнки футбол уйнаганда синең башың да эшләргә тиеш, физик яктан чыныгу аласың, күпме йөгерәсең, җитезлегең, чамалавың барлыкка килә. Синең үз төркемеңдә уйнаучы дусларың белән мөнәсәбәтләрең формалаша. Алай гына да түгел, син футболда үзеңә яңа дуслар да табасың, мәсәлән, без Арчадан төшкән, Түбән Бирәзәдән менгән малайлар белән дә уйный идек.

Нинди позициядә уйный идегез, Айдар абый?

– Мин һөҗүмдә идем, мин бик әйбәт йөгерә идем. Йөгерү буенча 5-10 км дистанцияләрдә оста йөгерә идем. Минем туганнан туган абыем Арча районында беренче тапкыр чаңгы буенча иң зур спорт остасы булды. Бертуган абыем, апамның да, үземнең дә чаңгы буенча разрядлар бар иде. Арчада көн саен 4 км мәктәпкә, 4 км кире өйгә кайту безнең өчен зур тренировка булган инде, күрәсең. Көчзге пычракта да 4 чакрым, кышын шул араны чаңгы белән, су баскач - урау юллар да уза идек. Шуңа күрә балаларны тәрбияләгәндә мөмкин кадәр күбрәк бирергә кирәк – музыка мәктәбенә дә, спорт түгәрәгенә дә йөрсен. Моның өчен бүгенге көндә бөтен шартлар тудырылган.

Профессиональ спорт сезнең өчен нәрсә ул?

– Сәнгатьпәрвәр кеше буларак, мин югары спортны югары профессиональ сәнгать белән тиңлим. Әгәр дә ул камил спорт икән, ул югары сыйфатлы музыкага якын. Спортның нинди генә төрен алсаң да, шул ук көрәш, баскетбол, футбол, башка төрләре балетка тиң кебек миңа. Минем ансамбльдәге егет-кызларның хезмәте белән спортның якынлыгы бик сизелә. Мин аларга гел әйтәм: югары спорт ул югары профессиональ дәрәҗәдәге музыка. Спорт мәдәният белән бик тәңгәл килә. Татарстанның бренды халыкара дәрәҗәдә күрсәтү, беренче чиратта, фольклор төркемнәреннән тора. Мин моны 40лап илдә үзебезнең сәнгатебезне күрсәткән кеше буларак сөйлим, чөнки кайда гына барсак та, чит ил вәкилләре тарафыннан безнең сәнгатебез искитмәле җылы кабул ителә.

Без бөтен яктан камил. Безнең сәнгать дөнья күләменә чыгарырлык сәнгать. Халкыбызның милли киемнәре дә, хәрәкәтләребез, уен кораллары, көебез камил, шуның өчен эшләргә дә эшләргә. Бүгенге чара да шуңа кайтып кала: без кыска гына вакыт эчендә чит ил журналистлары алдында сәнгатебезне күрсәтәбез икән, бу барыбер аларның күңеленә безнең милләтебез хакында фикер салу. Ишетсеннәр, күрсеннәр, белсеннәр, бөтен дөньяга таратсыннар.

Чемпионат матчларын карап барасызмы? Стадионга барып карамадыгызмы?

– Футболны мин, гомумән алганда, күзәтеп барам. Бүгенге көндә мин дөнья чемпионатының соңгы этапларын яратып карыйм. Монда инде хәзер чын мәгънәсендә югары профессиональ дәрәҗәдәге командалар уйный. Аңарчы өстән-өстән генә күзәтеп бардым. Әмма быелгы чемпионат, Россия футболчыларының чирекфиналга үтүе минем өчен зур ачыш булды. Мин аларның монда, беренчедән, физик камиллекләрен күрдем, икенчедән, уенның стратегиясен бик дөрес төзиләр. Испанияне дә шуның хисабына җиңделәр. Капканы саклау бик камил рәвештә куелган иде, бу иң мөһим әйберләрнең берсе. Монда сакчылар да, ярымсакчылар да әйбәт уйнады. Капкачы Акинфеев турында әйтеп торасы да юк. Пенальти буенча җиңү капка сакчысының осталыгыннан тора. 5 тупның 2 сен алу зур осталыкны күрсәтә. Бөтен җанатарларга, Татарстаныбызга зур шатлык.

Матчларны карарга стадионга бармадым. 

Ике тапкыр фан-зонага барып эшләдек. Без тәнәфес вакытында, аннары матч беткәч тә шунда эшләдек. “Вконтакте”, Инстаграмда куя бардым, халыкка җиткерәсем килде: чит ил вәкилләре безнең музыкага ничек дәртләнеп бии әнә, дигән сүзләр ишеттем.

Чит ил командаларыннан күбрәк кайсы ошый сезгә?

– Чит ил командаларыннан мин плей-оффта Германияне бик көткән идем. Германиянең уены теге чемпионатта миңа зур тәэсир ясаган иде. Әмма мин бу чемпионатта аларның уеныннан бераз күңелем кайтты. Миңа французлар, Испания бик ошый. Аргентина да шактый гына яхшы уйнады.

Чемпионат кысаларында чыгыш ясау сезнең өчен нәрсә бирә?

– Футбол чемпионаты матчлары Казанда узуы безнең республикабызны танытуның зур ягы. Мин шуның өчен хәзерге җитәкчеләргә, чемпионатка эләгә алуыбызга бик рәхмәтлемен. Бу Президентыбыз, аның командасының спортка мөнәсәбәтен күрсәтеп тора. 

Россия Хорватияне җиңәрме, ничек уйлыйсыз?

– Әгәр испаннар белән уйнаган кебегрәк уйнасалар, пенальтига, өстәмә вакытка алып барып җиткерсәләр, ярымфиналга үтмәбезме икән дип өмет итәм әле мин. Моңа минем ниндидер эчке тоемлавым бар. Мин аларның чирекфиналга да нинди счет белән чыгачакларын үземә үзем фаразлап куйган идем. Ниндидер сиземләү барлыкка килде соңгы вакытларда. Күңелемдә шуны сизенү бар, бу бик зур шатлык булыр иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100