Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Авырып ятканда да, аның эчендә уты балкып тора иде”. Татарстанның халык артисты Һаҗәр Шәкүрованы соңгы юлга озаттылар

Кеше китә, ләкин эшләгән изгелеге, кылган гамәлләре кала. Кәрим Тинчурин театры артисты Һаҗәр Шәкүрова - язмышын, бөтен тормышын театрга багышлаган артистларның берсе. Бүген танылган артистканы соңгы юлга озаттылар.

news_top_970_100
“Авырып ятканда да, аның эчендә уты балкып тора иде”. Татарстанның халык артисты Һаҗәр Шәкүрованы соңгы юлга озаттылар

Һаҗәр апа яшәгән фатирга кергәч, диварларына, җиһазларына күз салдым. Өстәлләрдә тәгәрәп яткан туп-тулы алмалар да, менә-менә безне киеп Казан урамнарыннан яраткан газиз Тинчурин театрына барыр дип көткән аяк киемнәре дә Һаҗәр апаның мәңгелеккә күчүен һаман да аңламыйлар төсле. 

Соңгы юлга озатырга килгән һәммә кешенең дә күзләрендә әйтеп бетергесез сагыш, яшьләр. Хәтта сорау бирергә дә куркып тордым. Дәшсәм, эреп төшәрләр кебек. Бер ханымга килеп эндәшкәч, ул туп-туры күзләремә карады. Күзләре: “Сорама”, - диләр. Ул, тирән сулыш алып: “Әйбәт кеше иде”, - диде. Бу вакытта хәзрәт: “Урыны оҗмаһ түрендә булсын”, - дип теләде. Икенче бер ханым: “Һаҗәр оҗмаһка эләкмәсә, кем эләгер соң анда?!” - диде.

Озатырга килүчелә, хәтирәләр сөйли башлады. Искиткеч ачык, мәрхәмәтле кеше булган Һаҗәр Шәкүрова.

“Бер дә сиздермәде”

“Без гаилә дуслары, -дип башлады сүзен Һаҗәр апа белән егерме елдан артык таныш булган Рәйханә апа. - Беләсеңме, ул мунча керергә ярата иде. Өч сәгатьләп мунча керә ала иде, тәмен белеп”. Рәйханә апа дустын өч көн элек күргән булган, анысында да Һаҗәр апа: “Мунча керәсем килә”, - дигән. “Таныды, Аллаһка шөкер. Исәнлектә күрешергә язсын”, - дип озатып калган иде.

Гыйнвардан бирле Һаҗәр апа урын өстендә яткан. “Узар әле дип өметләнде, бер дә сиздермәде. Ләкин барыбер чир үзенекен итә”, - дип сөйләде Һаҗәр апаның ерак туганы. “Бу авыруы беренче генә түгел. Берсендә үләр инде бу дип уйлаган идек. Ябыгып, 7-8 яшьлек бала кебек кенә калган иде. Барыбер терелде, яшәде. Врачлар да үлә дигәннәр иде, ләкин аннан соң да ун ел яшәде”, - диде ул.

Һаҗәр апа җырларга яраткан. “Берсендә Сабантуйга кайттык. Кычкырып, сызгырыплар, җырлап җибәрде. Бик матур җырлый иде. Сүзгә оста: бәйрәм булса, әй сөйләп туймый иде! Күңелсезләнеп утырганын хәтта хәтерләмим”, - дип искә алды ул Һаҗәр апаны.

“Ризыкның кадерен белә иде”

Һаҗәр апа 1940 елгы. “Ризыкның кадерен белә иде, безне дә шуңа өйрәтте. Ачлык күрмәгән түгел бит. Юк әйберне бар итә иде. Ашарга бик тәмле пешерде. Иртәнге сәгать җидедә үк пәрәмәчләре, алма пироглары пешкән була иде”, - дип сөйләде Рәйхана апа.

Мәрхүмәнең коллегалары белдерүенчә, Һаҗәр апа, бер тапкыр кияүгә чыкмаса да, беркайчан да күңелсезләнеп йөрмәгән. “Беркайчан да зарланып, уфтанып йөргәне булмады. Бәлки күңелендә зары булгандыр, ләкин безнең белән бүлешмәде”, - дип искә алдылар.

“Бар язмышын сәхнәгә багышлаган, бәлки шуңа кияүгә дә чыкмагандыр ул”, - диделәр.

Һаҗәр апаны озатырга дип дистәләгән артистлар килгән. Мин якын туганнарын эзләдем, ләкин таба алмадым.

“Туганнары юк диярлек бит инде аның”, - дип җавап кайтардылар миңа. Һаҗәр апаның бертуган апасы һәм сеңлесе инде вафат икән. “Апасы озак еллар урын өстендә ятты, аны карады, соңыннан сеңлесе үлде. Сеңлесенең ике баласы ятим калды. Шуларны үз балалары кебек тәрбияләп үстерде. Аларны укытты, берәр җиргә чакырсаң: “Юк, юк, балаларны ашатасым бар”, - дия иде. Гел шулар дип кенә йөрде”, - дип сөйләделәр биредә булучылар.

Егетләрнең икесе дә фатирда юк иде. “Берсе Мәскәүдә, икенчесе зиратка туры китте”, - диделәр.

Шулай да Һаҗәр апаны ялгыз яшәгән дип әйтеп булмый. Үз уллары итеп үстергән ике “племяннигы” һәм коллегалары бар. Бу тормышта ялгыз яшәү кешене үтерә, диләр. Юк, Һаҗәр апа ялгыз булмаган, үл яшәгән фатирда хөкем сөргән рух та моны дәлилли.

“Бар язмышын сәхнәгә багышлаган”

Берничә ел элек Һаҗәр апа катлаулы операция кичереп, күп кан югалткан. Тинчурин театры коллективы аңа ярдәм йөзеннән кан тапшырган. Кәрим Тинчурин театры республика күчмә театры булганда ук Һаҗәр апа биредә эшләгән булган. Шуның өчен бу коллектив аның гаиләсе дә булган. "Безгә алтын башаклар дип эндәшә иде", - дип сөйләде Тинчурин театры артисткасы Гүзәл Гайнуллина. 

“Һаҗәр апа үзенең чисталыгы, пөхтәлеге белән истә калды. Чисталык буенча эталон иде ул", - диде ул. 

Һаҗәр апаның ризыкның кадерен белгәнен телгә алган идем инде. Аның әлеге ягын аны искә алучылар берничә тапкыр әйттеләр. “Без ачлык күргән балалар инде. Әйберне әрәм итмәгез, дип өйрәтте”, - диде Гөлчәчәк Хафизова.

“Һаҗәр апа энерджайзер” кебек иде. Әкрен генә йөрүне белмәде”, - дип сөйләде ул.

Һаҗәр апа больницада ятканда Гөлчәчәк Хафизова аның янына барган. “Сәгать 12:00 килдем дә кичке 21:00 гына кайтып киттем. Шул вакыт эчендә бер туктаусыз сөйләштек. Театр турында, кешеләр турында... Беркайчан да беркемнең дә начарлыгын сөйләмәде, яманламады. Авырып ятканда да аның эчендәге уты балкып тора иде”, - диде ул.

Һава торышы үзе дә, әйтерсең лә, нәкъ менә Һаҗәр апа белән бәхилләшкән кебек. Яңгыр ява - табигать тә елый сыман. 

Татар теартына, татар сәнгатенә зур өлеш керткән әлеге шәхес мәңге күңелләрдә калыр. Кәрим Тинчурин театры сәхнәсе дә үзенең актрисасын онытмас.

...Һаҗәр апаны озатучыларның күбесе аның өендәге алмалар кебек - газизләренең вафатына ышанып бетә алмыйлардыр. Ләкин нишләтәсең, язмыш шулай корылгач... Авыр туфрагыгыз җиңел булсын, Һаҗәр апа!

  • Һаҗәр Шәкүрова 1940 нчы елның 26 нчы июнендә Саба районы Олы Саба авылында дөньяга килә. 1963-1964 нче елларда Курчак театрында, ә 1964 нче елдан Республика күчмә театрында (хәзерге К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында) эшли башлый.

Эшли башлавының беренче ун еллыгында Һаҗәр Закировна тудырган иң матур рольләрнең берсе – Мостай Кәрим әсәре буенча сәхнәләштерелгән “Айгөл иле” спектаклендә Айгөл образы булды. Әлеге рольдән соң Һаҗәр ханым берсеннән-берсе тамашачы күңеленә үтеп керердәй образлар белән халык мәхәббәтен яулауга ирешә Бу – В. Сәйфуллинның “Умырзая” спектаклендә – Әлфия, Ш.Камалның “Хаҗи әфәнде өйләнә” спектаклендә – Камилә, Т.Миңнуллинның “Гармунда уйный беләсеңме?” спектаклендә – Мәрзия, Г.Зәйнашеваның “Җаным җәл түгел сиңа” спектаклендә — Зөһрә һ.б.

Һаҗәр Закировна тудырган иң якты матур образларның берсе – Аяз Гыйләҗевның “Көнбагыш” спектаклендә Лиза образы булды. Шулай ук Таҗи Гыйззәтнең “Ташкыннар” спектаклендә тынгысыз “Мөршидә, И. Грекованың “Тол хатыннар көймәсе” спектаклендә сугыш блокадасын кичергән Флюра, У. Гаджибекованың “Аршын мал алан” спектаклендә хәйләкәр, шаян Җиһан һәм башка дистәләгән рольләре белән тамашачы мәхәббәтен һәм хөрмәтен яулый.

Артистның эшчәнлеге: ТАССР ның атказанган артисткасы (1979), ТАССР ның халык артисткасы (1999) дигән мактаулы исем белән билгеләп үтелде. (Кәрим Тинчурин театры сайтындагы мәгълүмат файдаланылды).


 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100