“Ат аунаган җирдә төк кала, язучы булган җирдә тарих кала”: Язучылар Болгарга барды һәм нәрсә калды?

30 июль 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Рузилә МӨХӘММӘТОВА
Фото: Владимир Васильев
Татар язучылары Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгына сәяхәт кылдылар. Алар белән бергә “Татар-информ” хәбәрчесе дә сәфәрдә булды.

Утыздан артык язучы утырган автобус Татарстан Язучылар берлеге яныннан Болгарга юлга кузгалды. Берничә язучы – Гәрәй Рәхим, Альберт Гаделшин, Рифат Җамал хәләл җефетләрен дә үзләре белән алганнар. Шәмсия Җиһангировада да сәфәргә Фәйзрахман Камал белән парлап чыккан. Арада иң өлкән язучылар – 86 яшьлек Госман Гомәр белән Марат Әмирхан. Сиксәнне тутырган әдәбият галиме Хатыйп Миңнегулов та, Мусә Җәлил премиясенең иң яшь лауреаты 78 яшьлек Хәнәфи Бәдигый да биредә. 

Ә иң яше һәм бердәнбер яшь шагыйрь – 32 яшьлек Рифат Сәлах.

Туфан Миңнуллин исемендәге драматурглар семинарында таратылган яшел бейсболканы кигән Әхәт Гаффар да, “Дөньяда сүзем калыр...” дип язылган футболкалы Газинур Морат та, чигүле түбәтәйле Ләбиб Лерон да, мунча якканда кулын пешерү сәбәпле бәйләп куйган “Бриллиант кул”лы Рашат Низамиев та бар иде биредә.

Делегацияне Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов үзе җитәкләде. Кузгалып киткәч тә сәфәрне шигырьләр һәм җырлар белән бизәргә ул тәкъдим итте. Кыскасы, беркемгә дә иртән өзелгән йокысын дәвам итергә мөмкинлек булмады. Озын юл дәвамында микрофон тынып тормады: чыгышлар, шигырьләр, җырлар... Марсель Галиевның Кырым сәфәре турында да, Хатип Миңнегуловның чит илдәге фәнни конференцияләре турында да, Гәрәй Рәхимнең Мәскәүдә эшләгән вакытлары турында да, Алмаз Хәмзинның сәхнәдәшләренә һәм каләмдәшләренә багышланган шигырьләре вә җырларын да тыңладык.

Күп сүз арасында Нәбирә Гыйматдинова фикере генә ялтырап китте: “Җәмәгать! Алда халык санын алулар көтелә. Язучыларга халык белән аралашып алу яхшы булыр иде. Гәрәй абый да катнашсын иде”, - диде язучы ханым. Күңеленнән, бәлки, барысы да Нәбирә Гыйматдинованы хуплагандыр. Әмма авыз ачып: “Дөрес әйтәсең, Нәбирә, шулай итик!” дигәнне ишетмәдем. Эх...

Хәнәфи Бәдигый Көектә калмады

Алда – Көек авылы. Бу – Абдулла Алишның туган ягы. Язучылар биредә Абдулла Алишның бюстына чәчәкләр салды һәм аның рухына дога кылды. Бер уңайдан язучылар авыл клубына һәм китапханәсенә дә сугылып чыктылар. Авыл клубы залының акустикасын Шәмсия Җиһангирова тикшерде – сәхнәгә басып җырлап карады.

Ә китапханәдә язучыларга иң охшаган урын нәрсә дисезме? Яңа кайткан китаплар өеме иде. Алар анда үз китапларын эзләргә тырышты. Дөрес, иң зур өем Разил Вәлиев китаплары иде, тик арада шагыйрь үзе генә юк. “Кемне күп укыйлар?” дип сорадым китапханәче Нурия Миңгалиевадан. “Зифа Кадыйрова, Гөлсинә Галимуллина...” дип санап китте ул. Әлбәттә, бу ханымнар үзләре бу делегациядә юк иде. Чөнки алар Татарстан язучылар берлеге әгъзалары түгел.

Ә делегация составындагы язучылар арасында район җирлеге өчен иң популяры Фоат Галимуллин булып чыкты. “Сез радиода сөйли идегез бит, әйеме?” диделәр аның йомшак бәрхет тавышын ишеткән ханымнар якын дусларын очраткан кебек.

Быел Җәлил иҗатын пропагандалаган һәм яшьләр белән эшләгән өчен Җәлил премиясе алган Хәнәфи Бәдигый Абдулла Алиш туган авылда – аның бронза бюсты янында яшьләрне җыеп шигъри кичә, лекция оештырып алса начар булмас иде. Әмма Хәнәфи ага Көектә калмады, башкалар белән бергә автобуска утырып Болгарга юл алды.

“Ат аунаган җирдә төк кала, язучы булган җирдә тарих кала”

Болгар җирендә – Болгар цивилизациясе музее алдында язучыларны Спас районы башлагы Камил Нугаев үзе һәм аның янында ипи белән тоз һәм чәкчәк тоткан чибәр кызлар каршылады.

“Камил Әсгатович миңа: “Командаңны җый да кил”, диде. Без килдек. Юлда Абдулла Алиш авылына да кереп чыктык. Без сезгә анда эшләрегез өчен дә бик рәхмәтле. Бабаларыбыз җире сезгә тапшырылган, сез аны матур итеп тотасыз, төзекләндерүдә зур көчегез керде. Без барыбыз да сезгә рәхмәтебезне белдерәбез”, - диде Данил Салихов.

Камил Нугаев язучыларны ачык күңел белән сәламләде. Ни өчен Абдулла Алиш музееынң Көектән Болгарга күчерелүен дә аңлатып китте: “Без бик авыр елларда да Абдулла Алишка бәйле бөтен чараларны үткәреп килдек. Авылга бөтен кеше кереп тормый, шуңа күрә Абдулла Алишның музее монда булсын дип уйлаштык һәм монда күчердек. Монда халык күбрәк килә”, - дидеул. Сүз уңаеннан ул язучыларга бер серне дә чиште – Дәүләт Советына сайлаулардан соң Камил Нугаев район башлыгы вазыйфаларыннан китәчәк. “Моны гәҗитләргә язып торасы түгел”, - диде район башлыгы кисәтеп, әмма ул депутатлыкка кандидат буларак теркәлде һәм кандидатлар исемлеге инде май аенда ук тәкъдим ителде – монда зур сер юк дип уйлыйм һәм язуның куркынычын күрмим.

Шушы ук очрашуда Данил Салихов үзенең бер гениаль фразасын да әйтте: “Ат аунаган җирдә төк кала, язучы булган җирдә тарих кала”, - диде ул. Кемдер “... язучы аунаган җирдә сүз кала” дип үз версиясен дә өстәп куйды.

Экскурсия Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгында урнашкан Абдулла Алиш музееннан башланды. Ул шушында яшәүчеләрне уңайлы торакларга күчергәч музей-тыюлык карамаганда калган борынгы йорт эчендә урнаштырылган. Экскурсовод ханым әйтүенчә, Абдулла Алиш үзен болгар нәселеннән булуын әйткәннән соң техникумнан куыла язган.

Экскурсовод биредәге музейларның исемнәрен санап чыкканда аксакалларыбызның берсе: “Чәй музееның исеме дә күңелне җылыта, шәп музейдыр”, дип куйды.

Дөрес, чәйгә кадәр шактый “эш” көтә иде әле. Болгар цивилизациясе музее, иң зур Коръән сакланган “Истәлек билгесе” бинасы...

Болгар цивилизациясе музеенда иң актив шәхесләр Хатыйп Миңнегулов белән Марсель Галиев иде. Хатип абый экскурсоводның Кол Гали турындагы мәгълүматына өстәмәләр кертте. Аерым алганда, борынгы шагыйрьнең туган урыны һәм яшәгән елларына бәйле төзәтмәләр иде ул.

Хатыйп Миңнегулов Кол Галинең туган җире белән бәйле карашларны санап чыкты. Әйтик, борынгы шагыйрьнең яшәү урынын Иделнең түбән агымы, борынгы Кашан шәһәре һәм Зәй тамагы белән бәйләүчеләр бар. Фаразларның берсе Алмаз Хәмзинның туган яклары белән (Түбән Кама районы) бәйле булгач, юморист тыйнак кына: “Үзем әйтсәм, мактану кебегрәк була, дип әйтмәгән идем”, дип куйды.

Язучыларны бер йодрыкка туплап йөртү өчен экскурсоводка шактый тырышырга туры килде. “Язучылар!” дип чакыра ул аларны. Арада берәр юмористы: “Язмаучылар” дип әйтегез сез аларга”, дип шаяртып куя. “Алай әйтсәм, башым себер китмәсме?” дип куя телгә оста экскурсовод.

Марсель Галиевтан комплимент һәм Гәрәй Рәхимнән бисмилла

Ул арада Марсель Галиев экскурсовод белән индивидуаль экскурсия турында да килешеп өлгерә. Шаярумы-юкмы, анысы мөһим түгел, иң әһәмиятлесе – Марсель абый молодец, ул әле язучыларның карт түгеллеген, матур хатын-кызны күрә һәм аңа соклана белгән егет кеше дә була алуын күрсәтте – гүзәл ханымга комплиментлар әйтте, селфилар һәм башкалар... Кайсыбыз яратмый игътибарны!

Болгар цивилизациясе музее һәм Истәлек билгесе бинасын йөреп чыккан язучылар автобуска утырып әбәткә юл тота... “Әле мәчеткә барасыбыз бар”, дип искәртеп куя Данил Салихов.

Мәчет алдындагы мәйданчыкта язучылар җырчы Идрис Газиевне очраталар. Кочаклашулар һәм фотоларга төшүләр... Язучылар һәм язмаучылары да мәчеткә юл ала. “Залга намаз укучылар гына керә, карау өчен өскә менегез”, ди ишек төбендә каршы алучы ханымнар. Гәрәй Рәхим залга таба атлый. “Гәрәй абый, анда намаз укучылар”, дип кабатлыйм теге ханымнар сүзен. “Ә мин укый да алам. Менә – Бисмиллаһи... - дип башлый керәшен шагыйре һәм ...Гәрәй Рәхим”, дип төгәлләп куя.

Мәңгелек педагог Хатыйп Миңнегулов ханымнарга үгет-нәсыйхәт бирмичә узып китмәде, афәрин! “Татарча дәшегез туристларга, аңламасалар гына русчага күчәрсез”, - диде ул.

“Болгар музей-тыюлыгы территориясендә татар теле тиешенчә урын алмаган кебек тоелды. Татар экскурсоводын эзләп табарга туры килде. Ак мәчеткә кергәч тә, шунда ишек төбендә утырган татар ханымнары русча дәшәләр, башта татарча дәшсеннәр иде”, - дип зарланып алды Хатыйп Миңнегулов соңыннан да.

Хатыйп абыйның Ислам академиясенең аудиториясенә күз салу хокукын яулавы да журналист өчен мастер-класска тиң иде. Тәртип шундый: ректор рөхсәтеннән башка ишектән узарга ярамый икән. Хатыйп абый кемнәргәдер шалтыратты, сөйләште, аңлатты, килештерде – безгә аудиториягә күз салу мөмкинлеге тудырды.

“Язучыларыма самолет алып бирер идем, хәлемнән килсә...”

Экскурсия тәмам. Язучылар да, язмаучылары да кайтыр юлга кузгалды. Әхәт Гаффар, Рифат Җамал, Шәмсия Җиһангирова, Алмаз Хәмзин, Данил Салихов үзе дә микрофон янына утырып җырладылар.

“Бу сәфәрнең максаты?” дип сорадым мин Данил Салиховтан. Чөнки миңа калса, барган-барган, әдәбият сөюче татарлар белән очрашулар да оештырып булыр иде кебек.

Данил Салихов: “Язучыларга аралашу һәм күпне күрү кирәк. Күрмәгәнне язып булмый бит. Юлда ул матурын да күрә, гыйбрәтен дә ала. Көнбагыш басуын да күреп уза... Әнә Марсель абый Кырымнарны йөреп кайткан, аннан матур әсәр туа, күргәннәрен ул халыкка җиткерә. Бүгенге көндә укучыларны җәлеп итү өчен безнең әсәрләребез көчле булырга тиеш. Әсәрләребез укуларны суырып ала икән, укучыларыбыз да арта. Миңа әсәрләрем бик күп куелган вакытта, Балтачта спектакль уйнап ятканда, Әфганстанда хезмәт иткән бер егет килеп керде. “Данил абый, синең “Туй күлмәгем, соңгы бүләгем”не дә карадым, “Яшьлек хатам – йөрәк ярам”ны да. Нишләп син әфганчылар һәм Әфганстан турында язмыйсың?” – ди. “Энем, ничек языйм – минем бит анда булганым юк”, дим. Мәсәлән, концлагерь турында, хет шартлап үл, Нәби Дәүли кадәр яза алмыйм, чөнки мин аны күрмәгән. Ә Нәби Дәүли анда йөргән бетләргә кадәр белә. Ул аны бөтен нечкәлекләре белән белә. 

Нинди өлкәдә сабантуй була - шунда язучыларны алып чыгарга тиешләр. Чит илләрдә йөрергә тиеш язучы, шуларны күреп йөрсә генә ул милләтен зурлый ала, дөнья күрсә генә чагыштыра ала. Мин “Хатын түгел, аждаһа”ны бер төндә яздым. Бер төндә язып булмый диләр, булмый әлбәттә, ул бит күңелдә җыелганны язасың. Күренешләр кинолентасы булып күңелдә әзер булганны яза башлаганда кулга күз иярми. Бу сәфәр монда барган утызлап язучының күңелендә калачак. Әмма ләкин мондый чаралар үткәрү күп акча сорый – үзегез беләсез. Автобус алуның да бәясе бар. Әмма миңа бүгенге көндә үз язучыларымны тәрбияләргә кирәк. Хәлемнән килсә, самолет та алыр идем, Америкасына да алып барыр идем. Яшьләрне дә чакырдык. Кайтаваз юк...”

Димәк, мондый сәфәрләрнең беренчел максаты язучыларга белем бирү, дөнья күрсәтү. Мин Данил Салиховның шушы сәфәрне оештыра алуына һәм язучыларны тәрбияченең бакча балаларын җыеп йөрткән кебек бер йодрыкта йөртә алуына сокланып утырдым. Мактап үсендереп тә куя, кисәтеп тә ала – кыскасы, тәртиптә тота.

Әмма җитмешне куяп барган һәм узып киткән язучыларга ставка ясап дөрес эшлибезме? Бәлки, аларның каләмнәрен түгел, ә үзләрен һәм әйтә торган сүзләрен ныграк файдаланырга кирәктер. Әйтик, әдәби җыеннар, китап сабантуйлары, шигъри мәйданнар оештырып, нигә анда татар әдәбиятын укып үскән, яше олыгаеп барган китапханәчеләрне, авыл клублары хезмәткәрләрен һәм татар теле укытучылары катнашуны тәэмин итмәскә?! Ягъни, иҗатының югары ноктасы күптән узган, совет әдәбияты вәкиле булган әлеге язучыларыбызның җор телен һәм авторитетын файдалану кулайрак булмасмы? Совет әдәбиятында каләм уйнаткан бөекләребез бүген безгә сүз уйнатыр консультант һәм татар әдәбиятының аксакалы ролендә кирәк. Башында түбәтәе булган татар язучысының авторитеты кирәк әле милләткә.

P.S.: 

- Автобус, экскурсовод, әбәт ашау. Кыйммәт түләгәнбездер, - дип куйды минем белән бергә сәфәргә барган 14 яшьлек кызым. 

- Район кунак иткәндер, кызым, - дим. 

- Нигә? 

- Алар бит язучылар, кызым... 

Язучылар шундый заманда үскән - аларга һәрвакыт китереп биргәннәр, бөтен шартларны тудырганнар. Иҗат йортлары булган, фатирларны бушлай биргәннәр. Хәзер башка заман. Бернәрсә дә бушлай түгел. Минем кызым да бушлай дигән әйберне аңламый. Бушлайны өйрәнгән язучылар менталитеты башка булган яшьләргә яза аламы? 

Хәер, яздым да, икеләнеп калдым. Тукайлар заманында да әдәбиятка татар байлары ярдәм иткән. Дөрес, бу язучылар Тукайдан шактый ерак, әмма нигә әле аларны Нугаев сыйламаска тиеш ди әле? Бәлки алар арасында да Тукайга тиң язучы бардыр, аны без генә аңлап бетерә алмыйбыздыр.    

Мин әдәбиятка һәрвакыт иганәчеләр булышуын, татар байларының ярдәм итүен сөйләргә тырыштым. Башка заманда туган һәм совет иленең социалистик реализм язучыларына яшәү өчен уңайлы шартлар тудырган булуын күз алдына да китерә алмаган балага мин моны аңлата алмадым, әлбәттә. Ул язучыларның яңа заман баласына яраклы әсәр яза алачагына ышанып бетмәвемне генә аңладым. Әмма аларның язсалар да, язмасалар да язучы исемен горур йөртүләренә сокландым.

Язучылар сәфәреннән фоторепортаж:


  Без Инстаграмда

Фикерләр








Мәдәният

«Дәрдемәнд»: Нурбәк Батулланың шагыйранә каны

«Дәрдемәнд» импровизацион хореографик спектакле башланыр алдыннан режиссер Туфан Имаметдинов каннан куркучы тамашачыларның залдан чыгуын үтенде. Заманча сәнгать галереясында «Әлиф»че егетләрнең яңа тамашасы шулай башланды.

Мәдәният

Клара Хәйретдинова: “Һәрбер аерылышу – үзе бер үлем”

Клара Хәйретдинова белән сөйләшүдән соң түбәндәге фикергә килдем: бу тормышта бәхетле яисә уңышлы хатын-кыз булуны сайлау алдында калсаң, бәхетлесен сайларга кирәк икән. Клара апа уңышны сайлаган, күрәсең. “Эшем – минем бар дөньям”, - диде ул миңа. Әйе, ул бүген Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, профессор. Хатын-кызның бәхете уңыштамы? Әйдәгез, бу сорауга Клара апа белән бергә җавап табып карыйк.

Мәдәният

Нурзадә: "Татар әдәбиятында хатын-кызлар күп, чөнки ир-ат язучыларны тормыш мәшәкатьләре басты"

Нурзадәне сез күбрәк җырчы, артист буларак беләсездер, ә мин аны моннан берничә ел элек татар әдәбияты җанатары буларак ачкан идем. Бөтен татар китапларын яттан диярлек белгән, һәр әдипнең стилен тасвирлап бирә алган зыялы Нурзадә белән татар әдәбияты турында сөйләшү үзе бер рәхәт. Букчасында һәрвакыт китап булыр. Ышанмасагыз, урамда очраткач, туктатып: "Нинди китап укыйсың?" дип сорагыз. Сумкасын ачып, китапны күрсәтер.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат
"ТАТМЕДИА" АҖнең коррупциягә каршы сәясәтен раслау турында
Коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен: shamil@tatar-inform.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла