Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Ашкына гомер” җырының авторы Мидхәт Әбделмановка 75 яшь!

“Талантлы кеше – һәр яклап та талантлы” дигән әйтем бар. Уфада яшәүче милләттәшебез, матур, мәгънәле шигырьләр һәм аларга көйләр язучы талант иясе, Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы Мидхәт Мәҗит улы Әбделмәновка да тулысынча туры килә бу гыйбарә. 75 яшьлек юбилеен билгеләп үткән аксакал бүгенге көндә дә иҗаттан туктамый.

news_top_970_100
“Ашкына гомер” җырының авторы Мидхәт Әбделмановка 75 яшь!

Мидхәт Әбделмәновның күп кенә шигырьләренә көйләр язылган. "Хәлең ничек дип сорама", "Дуслар", "Әлли-бәлли-бәү итә" җырларын тамашачылар яратып кабул итте. Аның соңгы елларда Радик Юльякшин һәм Альбина Хәкимова башкаруындагы “Ашкына гомер” җыры бик популярлашты. Бу җырның клибында Мидхәт Әбделмәнов үзе дә катнаша.

Адәм баласы гомере буе эзләнә, үз кыйбласын табарга тырыша, күңелендәге иң серле хисләрне кемгәдер җиткерәсе килә. Төп һөнәре әдәбият һәм сәнгатьтән ерак булган кешеләр дә табигатьтән бирелгән сәләтләрен соңлап булса да эшкә җигеп, әдәби әсәрләр, җырлар иҗат итүгә керешә.

Башкортстанның Благовар районы Яңыш авылында 1942 елның язында дөньяга килгән Мидхәт Мәҗит улына бу тормышның ачысын да, төчесен дә күп татырга туры килә. Мидхәт туганда фронттан әтисенең батырларча һәлак булуы турында хәбәр килә. Гаиләгә ярдәм булсын дип, тормыш йөгенә сабый чагыннан ук җигелергә туры килә аңа. Бердәнбер малай булгач, апалары Хәдичә белән Мәхмүдәгә дә, әнисе Газимә апага да таяныч һәм юаныч булып үсә ул. Гомерендә бер тапкыр да күрә алмаган әтисен юксынып язган шигырьләре дә бар аның.

Гомер юлы нык чыныктыра ятим егетне. Авылдан чыгып китеп, төзүче һөнәрен ала ул. Башта Урал аръягында, аннан Чиләбедә, Троицкида байтак төзелешләрдә тәҗрибә туплый. Шулай да туган яклар үзенә тарта һәм Башкортстанга кайтып төрле районнарда төзелештә эшли. Гади төзүчедән төзелеш мастеры, прораб, югары җитәкче вазыйфаларына кадәр күтәрелә булдыклы егет.

Кайда гына эшләсә дә, күңелендә һәрчак милли җыр-моңнарыбыз була. Беренче шигыре гәзиттә 1967 елда ук басыла. Әмма төп һөнәре – әдәби иҗат белән җитди шөгыльләнергә вакыт калдырмый шул. Шулай да әдәбиятка булган сөюе аны читтән торып Башкорт дәүләт университетының филология факультетында белем алуга этәрә. Шигырьләр һәм аларга көйләрне күпләп язуга лаеклы ялга чыккач тотына Мидхәт Әбделмәнов. Ә инде “Бүләк” , “Соң булса да уң булсын”, “Җырга юл еракмы?” исемле шигырь җыентыклары, байтак аудио һәм видео тәлинкәләре аны татар-башкорт әдәби һәм сәнгать мохитендә күпләргә киң таныта. Аның иҗатында татар халык җырларындагы аһәң һәм тирәнлек бар.

Кеше буларак та гүзәл холыклы, сабыр һәм тыйнак шәхес Мидхәт ага. Гадәттә олпат, киң күңелле кешеләр юмор хисле була. Шук хисләнеп шаяртып, кинаяләп чеметеп алырга да маһир каләм әһеле. Шулай да аралашуда беркайчан да үзен өстен куймас, кешенең хәтерен калдырмас. Монысы инде эчке бер зыялылыктан, ата-бабаларының каныннан килә торгандыр.

Туган авылы Яңышта булдыклы таянычы Рөстәм улы һәм дуслары белән 2007 елда мәһабәт мәчет тә төзетеп бетә Мидхәт ага. Аңа сөекле әнисе хөрмәтенә исемне “Газимә” дип кушалар. Гомумән, Әбделмәновларның иманлы гаиләсе динебез исламга тирән хөрмәттә. Мидхәт аганың гомерлек сөекле җәмәгате Халилә апа аның фәрештәсе дә, илһам чыганагы да. Биш вакыт намазын калдырмаучы нурлы йөзле абыстай да ул. Мәчет төзү һәм аның ишегалдын киртәләү, матурлаудан тыш та әллә күпме игелекле эшләр белән булыша Мидхәт ага якташларына. Туган төбәгенә һәртөрле ярдәм кулы сузарга, аның данын тагын да арттырырга тырышып яши талант иясе. Языково авылында, район мәдәният сараенда оештырылган хәйрия концерты да күпсанлы игелекле гамәлләрнең берсе. Әлеге проектны да Мидхәт Әбделмәнов тәкъдим итә. Ә район хакимияте аның изге башлангычын кушкуллап күтәреп ала. Шулай ук районнан чыккан сәнгать осталары да бу эшкә ихлас кушыла. Дистәдән артык җырчы, музыкант һәм биюче катнаша бу бәйрәмдә. Өч сәгатькә якын барган концерттан кергән акчалар район үзәгендәге мәчетне төзеп бетүгә һәм мохтаҗларга тапшырылды. “Һәркем үзенең кендек каны тамган җиренә кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тиеш”, ди Мидхәт Әбделмәнов. Соңгы ике елда Мидхәт әфәнде туган авылы Яңышта буа булдыру мәшәкатьләре белән йөрде. Быел инде аның матур нәтиҗәсен күрергә дә өметләнә ул.

М.Әбделмәнов тормышыбыздагы һәр вакыйгадан хәбәрдар булып яши һәм үзе дә күп чараларда дәрманлы катнаша. Язучылар берлеге оештырган иҗат сәфәрләрендә булудан илһам ала ул. Уфадагы “Рамазан” үзәге ел саен пароходта изге Болгарга хәтле оештырган сәяхәтләргә дә һәр елны бара. Андагы иҗади мохит кабатланмас тәэссоратлар калдыруы белән кадерле. “Җай гына тирбәлгән пароходтагы иҗади рух миңа яңа әсәрләр, яңа җырлар язарга бетмәс-төкәнмәс илһам бирә”, - ди күпкырлы сәләт иясе. Аеруча Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиевнең юбилеена багышланган Болгар сәяхәтеннән дә иң җылы тәэссоратлар алган каләм әһеле.

Мидхәт Әбделмәновны бүгенге тормыштагы күп кимчелекләр дә көрсендерә. Аеруча милләтнең киләчәк язмышына борчыла ул. Татар теленең кулланыш даирәсе кимүенә, милли мәктәпләрнең ябылуына, әдәбиятны такмак шигырьләр, сәнгатьне сай эчтәлекле җырлар басып китүенә дә көенә Мидхәт ага. Ә киләчәктә аның төп максаты – һаман да матур җырлар иҗат итү һәм аларны киләчәк буыннарга калдыру. “Күңелдән чыккан гына күңелләргә барып ирешә” дигән әйтемне истә тотып иҗат итә якты уйлы, саф күңелле замандашыбыз.

2014 елның азагында Казанда “Дуслык күпере” исемле зур концерт-иҗат кичәсен оештыра Мидхәт ага. Ике республиканың сәхнә йолдызлары катнашкан ул сәнгать бәйрәме озак еллар онытылмаслык җылы хатирәләр калдырды. Мидхәт Мәҗит улының милли сәнгатебезне үстерүгә керткән зур өлеше лаеклы бәяләнә. Ул Татарстан Дәүләт Советының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Бөтендөнья Татар конгрессы медале дә могътәбәр затның тынгысыз иҗатына олы бәһа. Татар халкы алдында зур хезмәтләр күрсәткән шәхесләргә генә бирелә ул. Казанда булганда якташыбызга әлеге бүләкне БТК Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Данис Шакиров белән оешманың мәгълүмат-аналитика үзәге җитәкчесе Гөлназ Шәйхи тапшырды.

Элек әдәбияттан һәм сәнгатьтән ерак булган һөнәр иясе чын-чынлап илһамлы иҗатка ничек керешкән соң? Аның белән әлеге әңгәмәбездә шушы сорауны да бирәм.

“Ходайдан бирелгәндер инде бу сәләт, – ди әңгәмәдәшем. – Электән дә җыр-моңга һәвәс идем. Минем әсәрләрне тыңлаган кешеләр тәкъдим итте – нигә аларны үзеңдә генә тотасың, халыкка да чыгар дип. Иҗатым аеруча лаеклы ялга чыккач киң колач алды. Шигъри җыентыклар да, җыр альбомнары да чыгардым. Мин халык җырларын тыңлап үскән кеше. Шуңа күрә дә җырларым халыкчан һәм мәгънәле булсын дип тырышам. Кайбер җырларны кабат-кабат кайтып эшлим”.

– Мидхәт ага, җырларга канат куюда җырчыларның да роле зур. Әле кемнәр белән аралашасыз, җырларыгызны кемнәргә бирәсез?

– Әле мин Казанда яшәүче якташларым Рөстәм Асаев, Филүс Каһиров, Ришат Төхвәтуллин белән еш аралашам. Алар башкара җырларымны. Шуннан соң танылган җырчы Бәширә Насыйрова, Марат Шәйбәков, Фәнидә Сәфәргалиева, Әнвәр Нургалиев һәм башкалар белән уртак иҗат җимешләрем бар.

– Ә аранжировкаларны кемнәр белән эшлисез?

– Өлкән буын музыкантлар белән хезмәттәшлек итәргә тырышам. Чөнки алар дөнья күргән һәм эшләренә дә, музыкага да җитди, җаваплы карый. Бер көнлек җырларны алар да яратмый...

– Сез туган авылыгызда, улыгыз һәм дусларыгыз ярдәмендә, мәчет тә төзеткән кеше. Нәрсә этәргеч бирде моңа?

– Элек, октябрь инкыйлабына кадәр безнең авылда да 3 мәхәллә булган. Хәзер, дин иреге бирелгәч, тирә-як авылларда мәчетләрне күп төзиләр. Ә без кемнән ким әле дип уйладык та тотындык бу эшкә. Улым да ярдәмләшергә булгач, бүрәнәнең авыр башы безгә төште инде. Без бик бәхетле. Мәчетебез авылыбызга ямь өстәп, иманга тартып тора.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100