Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Алмыш хан - безне исламлы, бәхетле иткән кеше". Актаныш театры "Итил суы ака торур" әсәрен сәхнәләштерде

12 – 14 май көннәрендә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында Актаныш театры көннәре үтте. Әлеге чараны төгәлләп, 14 май көнне Әлфия Авзалова исемендәге Актаныш район мәдәният йорты халык театры “Итил суы ака торур” тарихи спектаклен Казан тамашачысына тәкъдим итте. 

news_top_970_100
"Алмыш хан - безне исламлы, бәхетле иткән кеше". Актаныш театры "Итил суы ака торур" әсәрен сәхнәләштерде
  

  • Нурихан Фәттахның "Итил суы ака торур" романында Болгар дәүләтендә 922 елда рәсми рәвештә ислам динен кабул ителүе сурәтләнә. Динне алыштыру кием алыштыру гына түгел шул. Үз гомерләре буе Тәңрегә ышанып, табынып яшәгән ыруларның, кабиләләрнең бер Аллага ышана башлаулары бер көн эчендә барлыкка килгән хәл түгел, бу тарихи вакыйга. Әлеге татар халкы өчен бик мөһим чорларны сәхнәләштерү дә зур тырышлык һәм батырчылык таләп итә. Шуңа да, Актаныш халык театрының бу әсәрне тамашачыларга тәкъдим итүләре зур вакыйга буларак кабул ителде.
Камал театрына килеп керешкә, тамашачыларны илле еллык тарихы булган “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбле каршы алды. Ансамбльнең директоры Лилия Ялалова: “Без бүген монда Актанышыбызның байлыгын күрсәтер өчен ярдәм итәргә килдек”, – диде. Җырчылар җырлый, кунаклар килә торды. 
 



Шагыйрь, депутат Разил Вәлиев тарихи спектакльне куйганда шул чорны күрсәтә алырдай киемнәрне тектерү бик чыгымлы һәм катлаулы эш икәнен әйтте. “Беренчедән, финанс ягыннан бик кыйммәткә төшә. Икенчедән, шул чорның рухына кереп, тарихны бик яхшылап өйрәнү кирәк. Өченчедән, тарихи әсәрнең заман белән бәйләнгән булуы мөһим, ул бүгенге вәзгыять белән яңгыраш табарга тиеш”, - диде ул. 
 
Разил Вәлиев Актаныш театрында бу әсәрне сәхнәләштерергә җыенганнарын ишеткәч шаккатканын һәм әлеге спектакльгә икеләнеп килгәнен әйтте. “Менә хәзер шаккатып, сокланып чыгып барам”, – диде ул спектакль тәмамлангач. Әлеге спектакльдә катнашучыларның шул заманның рухын күрсәтеп кенә түгел, бүгенге заман белән бәйли алганнарын ошатуын әйтте. 

Разил Вәлиев фикеренчә, тарихи әсәрне теләсә кем сәхнәләштерә алмавын, моның өчен режиссерга да, композиторга да, рәссамга да, һәрбер актерга да тарихны бик әйбәтләп өйрәнергә кирәк. 

Киемнәр, декорацияләр Болгар ханлыгы чорына тулысынча кереп китәргә мөмкинлек бирә. Аларны Актаныш халык театры артистлары үзләре әзерләгән. 
 


Нурихан Фәттахның “Итил суы ака торур” әсәрен сәхнәләштерүче, режиссер һәм Алмыш хан ролен башкаручы Татарстанның атказанган артисты Нур Хөсәенов тарихи әсәрләрне тамашачыларга кызыклы итеп җиткерүнең җиңел эш түгел икәнен билгеләде. “Әсәрне 13-14 яшьтә укыгач, ул миңа нык тәэсир итте. Мин аны кино итеп күз алдыма китерә идем”, – диде ул. 

“Болгар заманы турында без яшь чакта белми идек. Менә бу - безнең тарих инде, шушы тарихны без Нурихан ага Фәттах язган роман буенча күрсәтергә тырышабыз. Моны һәрбер татар укырга, аны яратырга, аның белән горурланырга тиеш. Ибн Фадлан язып киткән тарихны, аның чыганаклары буенча Нурихан Фәттах әсәрне дөньяга чыгарган”, – диде ул. 

“Алмыш хан безне исламлы, бәхетле иткән кеше. Ул бөек кеше булган. Аны Муса Җәлил һәм башка бөек шәхесләр кебек күтәрергә кирәк”, - дип өстәде ул.



“Без Казанга берәр җиңелчә күңелле комедия белән килергә мөмкин идек, ләкин без моны сайладык. Бөтен коллективыбыз белән рәхәтләнеп эшләдек, киемнәрне үзебез тектек, биючеләр үзләре сугышларны куйды һәм хәзер халыкка тәкъдим итәбез. Тарихи спектакльне сәхнәләштерү, шул ук вакытта режиссер булу һәм роль башкару җиңел түгел, ләкин яратып эшләгәч, авырлыгы сизелми, артта кала”, – диде Нур Хөсәенов.



Нур Хөсәенов тамашачылар өчен әлеге спектакльне карау әдәбиятыбызга якынаерга бер сәбәп булсын иде дигән теләктә кала. “Кешеләр спектакльне караганнан соң, “Карале, бу нинди спектакль, моның романын укып карыйм әле”, – дисәләр һәм үзләренең татарлыгы турында уйлансалар, алар горурланып яшәрләр иде”, – диде ул.

“Актерларны бергәләп сайладык, Илнур Локманов төп рольдәге Тотышны уйный, аның хатыны – Аппакны. Хатыны булгач, аларга мәхәббәт уйнарга җайлырак, миңа кыен түгел аларны кочаклаштыру”, – дип шаярды режиссер вазифасын башкарган Нур Хөсәенов.




Илнур Локманов үзе башкарган Тотыш образы белән аларның характерлары да якын икәнен әйтте, икесе дә кызып китүчән икән.

“Бу бик йогынтылы роль. Тотыш халыкка болгар йоласын, ислам динен җиткергән кеше”, – дигән бәя бирде Илнур Локманов үзенең героена.



“Тарихи спектакль үзенчәлекләре сизелә. Йолалар, элеккеге сүзләр авыр. Без - хәзерге яшьләр, элеккеге йолаларны белеп бетермибез, иң авыры шул. Бу спектакль кешене татар халкының мәдәниятын, сәнгатен белүгә илтә. Мин үзем әлеге спектакльне куярга әзерләнгәндә бик күп рухи байлык алдым”, – диде ул.

Айзирәк Локманова Тотышның сөйгән яры - Алмыш ханның кызы Аппак ролен башкара.

“Авырлык сценарийны кабул итеп алуда булды. Күңел аша, йөрәк аша үткәрмичә, аны халыкка биреп булмый. Башта китабын, аннан сценарийны укырга, үзең аша үткәрергә, аннан соң гына халыкка тапшырырга кирәк. Ә Аппак ролен башкарганда җиңеллек китергән нәрсә – тормыш иптәшем белән уйнау. Әлеге спектакльдә уйнау бер караганда авыр, икенче караганда кызыклы”, – диде Айзирәк Локманова.



Айзирәк Локманова өчен бу роль театрда өченчесе, ул үзе биюче. Гомумән, Актаныш халык театры артистлары төрле юнәлештәге кешеләр, алар профессионал артистлар түгел, ләкин алар сәхнәдә рольләрен яратып, бар көчләрен куеп башкара.

Нурихан Фәттахның тормыш иптәше Руфинә ханым Актаныш халык театрына рәхмәтен белдерде.

Әлеге тарихи спектакльне 1993 елны Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры куйган. Шуннан бирле Нурихан Фәттахның әлеге әсәре куелмаган, тик Актаныш халык театры коллективы бу эшкә алынырга җөрьәт иткән.

“Тинчурин театры, билгеле, профессионаллар, аларда сәхнә теле, ләкин халык театры өчен бу искиткеч, – дип бәяләде Актаныш халык театры хезмәтен Руфинә ханым. Мәсьәләне үзләренчә чишкәннәр, матур итеп үзләренчә бетергәннәр, миңа бик ошады. Ни өчен дигәндә, ул бит классика, үлеп ярату һәм яратып үлү, матур куйганнар. Әгәр Аппак болай гына үлеп китсә, кызык булмас иде”, – диде ул.

Спектакльдән соң, Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиевның котлау хатын укыды һәм якташларының тәвәккәллеге белән горурлануын әйтте.

 

Казанда Актаныш якташлары җәмгыяте җитәкчесе Вәсим Вахитов сәнгать өлкәсендә ирешкән уңышлары өчен якташларына алтын медаль булдырылуы турында әйтте. Әлеге бүләк Нур Хөсәеновка һәм Актаныш халык театры коллективына тапшырылды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100