Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Актаныш гармуннары" фестивале: Салават Фәтхетдиновка баянчы кызлар турында җавап һәм гармунчы Энгель Фәттаховтан бүләк

Актанышта 27 - 28 июль көннәрендә “Актаныш гармуннары” Бөтенроссия фестивале үтәчәк. Бу уңайдан “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы матбугат конференциясендә уздырган иде. “Интертат” укучыларга конференциядә яңгыраган кызыклы фикерләрне тәкъдим итә.

news_top_970_100
"Актаныш гармуннары" фестивале: Салават Фәтхетдиновка баянчы кызлар турында җавап һәм гармунчы Энгель Фәттаховтан бүләк

Искәртеп үтик, “Актаныш гармуннары” фестивале ике бәйгедән торачак. Беренче бәйге ике номинациядән гыйбарәт: гармунчылар ансамбльләре һәм ялгыш башкаручылар (солистлар) номинациясе. Балалар ансамбльләре аерым карала. Икенче бәйге татар тарихында беренче тапкыр бәйге буларак танылган гармун тартышы, ягъни татар көйләрен кем-кемнән уздырыбрак уйный дигән ярыш узачак. Аның аерым нигезләмәсе бар. Әлеге бәйге Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов призына үткәреләчәк. Чыгыш ясаучылар шобага ярдәмендә билгеләнәчәк.

“Актаныш гармуннары” Бөтенроссия фестивале “Уйнагыз, гармуннар!”, “Татар моңы” конкурсларына альтернативамы?

Бу сорауга Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрова аңлатма бирде.

“Уйнагыз, гармуннар!” фестивале – ул республика халык иҗаты бәйрәме. Без монда мари, удмурт, рус, татар гармунчыларын һәм ансамбльләрен чакырабыз. Әлеге бәйрәм республика бәйрәме көнендә 30 августта үтә, анда шулай ук төрле халыклар биюләре дә бар.

“Татар моңы” Халыкара телевизион яшь башкаручылар конкурсына без альтернатива да, конкурент та түгел. “Татар моңы”ның төп максатларының берсе – сәләтле яшьләрне барлау һәм аларны профессиональ сәхнәгә чыгару. Әлеге конкурста лауреат исемен алган яшьләр танылган артистлар булалар, профессиональ сәхнәләрдә күренә башлыйлар.

“Татар моңы”нда яшьләр генә катнашса, “Актаныш гармуннары” Бөтенроссия фестивалендә кечкенә яшьтәге балалар да катнаша ала. “Сиңа гармун җене кагылса, син инде гармунчы”, дип юкка гына әйтмиләрдер. Ул җен синдә бар икән, син инде гармунчы. Синең 80 яшьлек абыйлар белән беррәттән гармунчылар парадыннан узарга мөмкинлегең бар. Киләсе елда Энгель Нәвапович янына тагын берничә район башлыгы кушылыр дигән өметтә калабыз. Безнең төп максат – гармунда уйный белгәнне күрсәтү. Гармунда уйнау – татарлыкны күрсәтә торган тагын бер күрсәткеч булып тора”.

“Гармун Актаныш районында бик популяр”

“Энгель Фәттахов: “Килер бер заман, районнар “Актаныш гармуннары”на катнашырга чират торачак”, - диде. Без аңа бик өметләнәбез. Әгәр дә район башлыгы гармунда уйный ала икән, ул районда да гармун фестивале үткәрелер дип уйлыйбыз. Быелгы фестивальнең чыгымнары бары тик Актаныш муниципаль районыннан гына алына.

Әгәр дә укытучы Актаныш районында музыка яки сәнгать мәктәбендә гармун түгәрәкләре оештырырга тели икән, аның барысы да килеп чыгачак, чөнки Актаныш районында гармун бик популяр. Музыкаль мәктәпләрдә гармуннар җитеп бетмәгәнен дә без яхшы беләбез. Гармуннар шактый бәя тора. Гармун бүләк итү мөмкинлекләре турында без эшмәкәрләр белән дә эшли башладык. Мәдәният министрлыгы бу турыда белә. Шул ук вакытта без халык музыка уен коралларын бирү турында да сүз кузгатабыз”, - диде Фәнзилә Җәүһәрова.

Бездә “үзешчән” һәм “профессионал” дигән төшенчәләр арасында бик зур аерма бар

“Югары уку йортына гына кермичә үзлектән өйрәнүчеләргә “һәвәскәр” дигән исем тагалар. Бу, бер яктан, түбәнсетү. Әйтик, Финляндиядә һәм Әзербайҗанда гомуми белем бирү мәктәптәге дүртенче сыйныфка кадәр бөтен балаларны нинди уен коралында уйнарга тели, ишетеп (на слух), сольфеджио дәресләрен алмыйча, уйнарга өйрәтәләр. Бездә “үзешчән” һәм “профессионал” дигән төшенчәләр арасында бик зур аерма бар. Ул аерманы без күрми торып, үзлектән өйрәнү мәсьәләсе чамага калачак. Чөнки халыктагы булган методиканы без югалтып ятабыз, ул китеп бара. Бөтен баланың да музыка мәктәбендә белем алу мөмкинлеге юк.

Безнең бүген профессиональ сәхнәбездә шактый оста уйный торган яшьләребез барлыкка килде. Мәшһүр виртуоз гармунчы Рөстәм Вәлиев мәрхүм булганнан соң, Ринат Вәлиев үзе генә калып ята бит дип мин шулкадәр курыккан идем. Әмма бүгенге көндә профессиональ сәхнәдә без инде 7-8 яшь гармунчыларны күрәбез. Балалар арасында да гармунны үз иткәннәр күп.

Район башлыгы үзенең район Сабантуенда гармун уйный башлый икән, бу – гармун дәрәҗәсе. Дәрәҗә ата-бабадан килә. Әгәр дә без зур фестивальләрдә менә дигән гармун бүләк итәбез икән, бу да дәрәҗә. Бу бер системалы эш, аның турында уйларга кирәк. Баянчыга үзешчән дигән исем тагып куялар да, аның сәхнәгә тагын менәсе килер микән соң? Безнең: профессиональ гармунчы һәм аның янына үзешчәнне уйнатып карарга хыялыбыз бар иде. Иманым камил, үзешчән профессиональны уздырачак. Профессиональ билгеле бер көйне, ә үзешчән күңеле нинди көйгә ята, шуны уйный”, - дип белдерде Фәнзилә ханым.

Салават Фәтхетдиновка җавап: “Хатын-кыз гармунчы була ала”

Күптән түгел җырчы Салават Фәтхетдинов “Татар-информ” агентлыгы оештырган матбугат конференциясендә хатын-кыз баянчы була алмый дип әйткән иде. Спикерлар исә Салават Фәтхетдинов фикерен кире какты.

Фәнзилә Җәүһәрова: “Рокыя апа Ибраһимова турында әйтәбез икән, Салават абыйга без инде җавап бирдек дигән сүз. Әстерхан төбәгендә саз музыка уен коралында уйнаучы хатын-кызлар бар. Аларның уйнауларын күреп шаккатасың. Галимҗан Ибраһимовның мәкаләләрендә Әстерхан кызларының туйларда, авыл урамнарыннан сазда уйнаулары турында укырга була. Саз дип ул Саратов гармунын атаган”.

Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге фәнни хезмәткәре, гармунчы Дамир Габдрахманов: “Баян авыр уен коралы гына түгел, ул шактый авыр һөнәр булып санала. Күп кенә фәнни хезмәтләрдә баянда уйнаучыны шахтерлар яисә урман кисүчеләр белән чагыштыралар. Салават абый ул хатын-кызның һөнәре түгелдер дип жәлләп әйткән булгандыр. Әйтик, бүгенге көндә безнең баянда уйнаучы Флёра Хөрмәтовабыз бар.

Татарларда гына түгел, кавказ халыкларында да гармунда уйнаучы танылган хатын-кызлар бар. Хатын-кыз кулына гармун ала икән, димәк, ул үсеп килүче балаларга да гармун моңнарын җиткерә алачак дип уйлыйм. Бәхәссез, гармун, баянда күбрәк ир-атлар уйнаган”.

Татарстанда гармун буенча махсус белем бирә торган уку йортларын булдырып булыр идеме?

Дамир Габдрахманов: “Милли гармуннарыбыз уку йортларында факультатив кына түгел, сәгатьләр бирелеп, дәресләр буларак алып барылса, матди яктан да ярдәм булса, зур әһәмият булыр иде. Әлбәттә, безнең остабыз бар, ул эшләргә риза. Гармуннарның статусын күтәреп булыр иде дип уйлыйм. Бу дәүләт тарафыннан эшләнә торган эш. Бер системага китерә алсак, уку йортлары табылыр дип өметләнәбез”.

Фәнзилә Җәүһәрова: “Белгәнебезчә, музыка һәм сәнгать мәктәпләре бар. Анда белем бирү системасының Европага һәм профессиональ музыка уен коралларына мөнәсәбәте күренә. Бездә предмет буларак бары тик баян гына укытыла. Баян укытучысы үзенең шәхси вакытын гармуннарда уйнарга өйрәтүгә факультатив дәресләр бирүгә багышласа, аңа акча түләмәскә дә мөмкиннәр.

Гомумән, профессиональ белем бирү буенча ике оешма шөгыльләнә: Казан дәүләт консерваториясе һәм Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты. Әгәр дә без Казахстан белән чагыштырабыз икән, аларның консерваторияләрендә аерым думбра факультеты бар. Анда бик күп бюджет урыннары бирелә һәм килергә теләүчеләр дә бар.

Гармун дип әйтәбез икән, безнең консерваториябездә, шул исәптән музыка мәктәпләрендә башлангыч белем бирү бар. Уку программалары федераль стандартларга нигезләнгән, ә федераль стандарт безгә гармун буенча аерым факультет ачу мөмкинлеген бирмәс иде дип уйлыйм. Әмма факультатив белем бирүне ФГОС таләпләреннән беркемнең дә алып атканы юк, факультатив буларак укытырга була”.

Баянчыларның рәсми эш урыннары бармы?

Фәнзилә Җәүһәрова: “Профессиональ баянчы икән, ул артист булып санала. Ул Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татар дәүләт фолькор ансамбле, керәшеннәрнең “Бәрмәнчек” ансамбле, Рәсим Ильясов җитәкләгән “Казан нуры” оркестры, Анатолий Шутиков җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы халык уен кораллары дәүләт оркестры, Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә, дәүләт симфоник оркестрга урнаша ала. Икенче яктан, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында, М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында, Г.Тукай исемендәге дәүләт филармониясндә һ.б. оркестрлар бар бит. Алар бик күп түгел.

Икенче яссылык: район мәдәният йортлары. Өченче яссылык: сәнгать һәм музыка мәктәпләре. Дүртенче яссылык: авыл мәдәният йортлары. Профессиональ сәхнәдә бүтән яссылык юк. Теге яки бу артистның үзенең гомерлек баянчысы була. Алар бармак белән генә санарлык. Яшь җырчыларга баянчылар кирәк түгел, ул мәшәкатьле эш, аларның баянчы тотарлык акчалары юк. Яшь җырчылар баянчылар белән минусовка гына яздыра. Һәм инде тамада янында йөрүче баянчылар гына кала. Бүгенге көндә баянчылар ач утырмыйлар. Татар йә урыс көләрен уйный торган баянчыларга ихтыяҗ зур”.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100