Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

15 мең татар тамашачысын җыйган тарихи көн, яңа министр һәм татар театрының яңа талпынулары - 2018 елның мәдәни вакыйгаларына күзәтү

"Татар-информ" республикада 2018 елның мәдәни вакыйгаларын барлый.

news_top_970_100
15 мең татар тамашачысын җыйган тарихи көн, яңа министр һәм татар театрының яңа талпынулары - 2018 елның мәдәни вакыйгаларына күзәтү

1. Ирада Әюпова – көттереп килгән министр

2018 елда Ирада Әюпованың Мәдәният министры итеп билгеләнүе көтелгән вакыйга булды. Ул республика бер ай мәдәни министрсыз торганнан соң билгеләнде. Беренче эш көнендә ул халык язучысы Рабит Батулланың юбилей кичәсенә Камал театрына килде. Журналистлар белән очрашуда Ирада Әюпова ел уртасында килүнең кыенлыгын билгеләп үтте. “Чөнки төп юнәлешләр инде билгеләнгән була. Без төзәтүләр кертсәк тә, зур үзгәрешләр кертеп булмый иде”, - диде.

2. Бөек татар халкына багышланган җиңү

 2. “Әлиф” хореографик спектаклендә төп рольне башкарган Нурбәк Батулла - “Алтын битлек” лауреаты. Нурбәк Батулла премия статуэткасын кабул итеп алганда бу җиңүне бөек татар халкына багышлавын белдерде. 

Әлеге спектакльне республика театр белгечләре “Тантана” республика премиясенә лаеклы дип тапмады, спектакльнең беренче матбугат конференциясенә хәтта журналистлар килмәде. “Әлиф”челәрне республика җитәкчелеге рәсми рәвештә котламады. Артистларга атказанган исеме дә бирелмәде. Ел ахырында, ниһаять, мәдәният министры бу мәсьәләне үз җаваплылыгына алачагын белдерде.

3. TAT CULT FӘST 

Август аенда Казан Кремлендә шәһәр мәдәнияте һәм сәнгате фестивале узды. Әлеге фестивальгә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның килүе татар альтернатив музыкасының рәсми танылуы дип кабул ителде. Музыкант Ильяс Гафаров тәкъдим иткән әлеге проект театраль һәм музыкаль лабораторияләр, лекцияләр форматында ел ахырына кадәр дәвам итте.

4. Зуля Камалова альбом өчен халыктан акча җыйды 

Австралиядә яшәүче татар җырчысы Зуля Камалованың Йолдыз Миңнуллина шигырьләренә альбом яздыруы өчен акча җыюы һәм җыеп бетерә алуы аерым бер күренеш дип билгеләнергә лаек. Бу “татарлар мәдәният өчен акча кызганалар” дигән фикерне бераз артка чигерә.

5. Айдар Шәриповның Мәскәүдән соң Казанны яулавы

Татар кинематографисты Айдар Шәриповның эше Канн халыкара кинофестивалендә катнашты. Айдар Шәрипов Казахстанда баш оператор буларак фильм төшерә һәм фильм Канн фестиваленең төп конкурсында катнаша. “Татар-информ” тәкъдиме белән “Ласковое безразличие мира” фильмы Казан халыкара мөселман кинофестивалендә катнашып, Гран-при яулады. Айдар Шәриповның "Татар-информ"га биргән интервьюсы иҗади яшьләр һәм республика кинематографиясендә "мәгълүмати шартлау" булды. 

6. Алты номинациядә "Алтын битлек" алырга омтылган спектакль

Гаяз Исхакый әсәрләренә нигезләнеп яшь режиссер Айдар Җаббаров куйган “Тормышмы бу?” спектакле - Камал театрының үткән сезон премьерасы. Ул алты номинациядә “Алтын битлек” номинанты булуы белән истә калган спектакль. Номинацияләр: Айдар Җаббаров – иң яхшы режиссер, Ләйсән Рәхимова - икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле, Искәндәр Хәйруллин – иң яхшы ир-ат роле, Булат Ибраһимов - иң яхшы театр рәссамы, иң яхшы ут куючы рәссам - Ольга Окулова. Спектакль үзе иң яхшы спектакль номинациясендә премиягә тәкъдим ителде. "Алтын битлек" лауреатлары быел 27 мартта билгеле булачак.

7. Буа театры да лонг-листта

Халык театры булып башлаган һәм җиңел спектакльләр куеп дан алган Буа театрының “Концлагерьчылар” спектакле "Алтын битлек" премиясенең лонг-листына кертелде. 2018 елда төзелгән бу исемлектә ике татар театры бар иде - Буа театры һәм үткән сезонда “Алтын битлек” театр премиясе номинанты булган Әлмәт театры.

Буа театрының Ркаил Зәйдулла хикәяләре буенча Егор Чернышов куйган “Абага” (“Мишәр хикәяләре”) спектакле белән “Алтын битлек” экспертлары кызыксынган дигән хәбәр бар.

8. Элвин Грейның Казан сәхнәсендә 9000 меңнән артык тамашачы җыюы

Элвин Грейның ябык стадионда 9 мең тамашачы җыеп концерт куюы татар эстрадасында чын "үзгәреш җиле" булды һәм ул рәсми "Үзгәреш җиле" фестивале белән бер үк көндә булды. Журналистлар Элвин Грейны "Татар җырының көчен рус телле тамашачыга сеңдерә алган кеше", дип бәяләделәр. Журналист Рәмис Латыйповның үз блогында: "Элвин Грейга татар телен саклагандагы хезмәтләре өчен Тукай премиясе бирергә кирәк. Түшенә Халыклар дуслыгы орденын элеп куярга һәм дә, һич кичекмичә, һәйкәл проекты турында да уйлый башларга кирәк", дип язуын күп матбугат чаралары, шул исәптән, Башкорстандагы "Башинформ" да кабатлады. 

9. Кариев театрында - яңа директор

 Кариев театрының яңа бинага күчүе һәм “Калеб” яңа буын татар яшьләре берләшмәсе җитәкчесе Гүзәл Сәгыйтованың Кариев театрының директоры итеп билгеләнде.

Гүзәл Сәгыйтова журналистлар белән беренче матбугат конференциясендә үзенең әлегә иҗади процесска катнашмавын белдерде. Ә менә театрның стилен яңарту, брендын булдыру кебек эшләр белән актив шөгыльләнде. Татар театрының туган көнендә Кариев театрының 30 еллык юбилеен уздырды. Яңа сайт булдырды. 

10. 1 декабрь тарихи көн булды

Казанда 1 декабрь көнне 15 000 татар тамашачысы өлешчә яки тулысынча татар телендә булган мәдәни чарага барды. 1 декабрь – уникаль көн. Казанда 542 000нән артык татар яши дип санасак, шуның 2,7 проценты ул көнне мәдәни чарада булган. Ул көнне Камал театры афишасында ике көндезге һәм Зур залда бер кичке спектакль иде, Тинчурин театры премьера спектаклен күрсәтте, Кариев театры көндез ике тапкыр курчак спектакле премьерасы, кич тагын премьера тәкъдим итте. Шулай итеп өч татар театрында 1800дән артык тамашачы җыелган. Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залына 700 тамашачы Клара Хәйретдинованың юбилей концертына килде. Шулай итеп, 2500 югары зәвыклы тамашачы дип саный алабыз.

Ул көнне Муса Җәлил исемендәге Опера һәм балет театры 955 кешелек залны тутырып «Yзгәреш җиле» фестивале концертын бирде. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә 605 кешелек залда Данир Сабиров концерты булды. “Пирамида”ның 1100 кешелек залында Ләйлә Дәүләтова “Адәм белән Һава” тапшыруы геройлары белән театраль шаян концерт оештырды. Шулай итеп 2700 тамашачы эстрада концертын тамаша кылган. Моңа 9 000нән артык Элвин Грей тамашачысын да кушабыз. Менә була 15 000 татар тамашачысы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100