Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

113нче "Зәңгәр шәл": Мәйсәрәнең абыстайга әйләнгән чагы

5 октябрьдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының 113 сезоны ачылды. Традиция буенча, яңа сезонның беренче спектакле һәрвакытта да Кәрим Тинчуринның “Зәңгәр шәл” мелодрамасы белән башланып китә. Бу уңайдан “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесе артистларның, театр җитәкчелегенең бәйрәм кәефен һәм яңа сезонга өметләрен белеште.

news_top_970_100
113нче "Зәңгәр шәл": Мәйсәрәнең абыстайга әйләнгән чагы

Кәрим Тинчурин һәм Салих Сәйдәшев тудырган “Зәңгәр шәл” музыкаль драмасы - Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының визит карточкасы. Татар җанының иң нечкә кылларын тибрәткән асыл пьеса – “Зәңгәр шәл” сәхнәләрдән төшми һаман уйналыр, мәңге яшәр диясе килә!

Классик әсәр елдагыча аншлаг белән башлана. Г.Камал театрында алма төшәрлек тә урын юк иде, тамашачылар шыгрым тулы булды. Спектакльне хәтта сәхнә кырыендагы баскычларда да, ишек янындагы дивар буенда да басып торып карадылар. Ә инде актерлар сезонның ачылуын көтеп алган, чөнки артистлар өчен сезон ачылу – чып-чын тантана! Алда яңа рольләр тудырасы бар, премьералар көтелә. “Һәр яңа сезон, театрның яшәве, шул театрда эшләү миңа илһам, яшәргә рух бирә. Мин дуслар, тамашачылар белән очрашам. Бу сезон да бай булыр дип уйлыйм”, - дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Г.Камал театры актрисасы Наилә Гәрәева.

Камал театрындагы тагын бер күркәм традиция бар. Сезон ачылгач та, узган елгы премьераларны күрсәтәләр. Әйтик, киләсе атнада “Миркәй белән Айсылу”, “Әтәч менгән читәнгә”, “Тормышмы бу”, “Килмешәк” спектакльләре тәкъдим ителәчәк. Быелгы сезонның беренче премьерасы 7 ноябрьдә көтелә, ул – Чынгыз Айтматовның “Гасырдан озын көн” романы буенча язылган Илгиз Зәйниев режиссурасында “Мәңгелек буран” спектакле. Декабрь аенда Илгиз Зәйниев иҗат иткән “Бию пәрие” спектакле сәхнәләштереләчәк.

Спектакль башланыр алдыннан сәхнәгә театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев һәм директор Илфир Якупов чыктылар. Фәрит Бикчәнтәев театрда тамашачысы белән очрашуның һәрвакыт күңелле һәм көтеп алынган күренеш булуын әйтте: “Камал театры бик ерак илләрдән кайтты, шуңа күрә Якутиядә, Үзбәкстанда яшәүче милләттәшләребезгә чуктин-чук бик кайнар сәламнәр юллыйбыз!”

Фәрит Бикчәнтәев быел Камал театрының Кытайга фестивальдә катнашырга барачагын да әйтте. “Ниһаять, татар спектакле белән барабыз! Сөмбел Гаффарованың “Килмешәк” спектакле куелачак”, - диде театрның баш режиссеры.

Сезон ачылышы укытучылар көненә туры килгәнгә, Илфир Якупов тамашачыларны әлеге бәйрәм белән котлады. “Бүген бит әле укытучылар көне, барчагызны котлыйм! Шул исәптән, Фәрит Рәфкатовичны да, чөнки мин дә аның укучысы. Камал театрының сәхнәсендәге ярты труппа да Сезнең укучыларыгыз”, - диде Камал театрының директоры, Фәрит Бикчәнтәевкә мөрәҗәгать итеп.

Илфир Якупов сезон башында берничә тапкыр бәйгеләр үткәрүләре хакында билгеләп үтте. “Камал театры спектакльләренең геройларын гәүдәләндергән” бәйгесендә иң күп тавыш җыйган җиңүчене чакыру билетлары белән бүләкләделәр. Былтыргы сезон дәвамында 260 чакрым ераклыктан укучыларын алып килеп, театр сәнгате белән таныштырган тугрылыклы тамашачысы Чирмешәннән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Миләүшә ханым булып чыкты. Аңа Камал театрының спектакльләренә VIP-абонемент тапшырылды.

Тугрылыклы тамашачыны бүләкләгәч, легендар “Зәңгәр шәл” спектакле дә башланды. Оркестр пульты алдында Татарстанның халык артисты Фуат Әбүбәкеров булды. Спектакльнең куелышында театрның барлык труппасы, ә күмәк сәхнәләрдә актерларның балалары, сәхнә эшчеләре дә катнашты.

“Без хезмәтебезне ифрат дәрәҗәдә яратабыз”

Спектакль тәмам булганнан соң, артистлар белән күрешеп, хис-кичерешләрен уртаклашуларын сораштым. Сәхнә артына керүгә үк, “Зәңгәр шәл”дә уйнаган кызын күтәреп басып торган Алмаз Гәрәев күзгә чалынды. “Без үз хезмәтебездә армыйбыз, чөнки без аны ифрат дәрәҗәдә яратабыз. Һәр спектакльдә катнашу – безнең өчен үзенә күрә ял, ләкин ул җаваплылык белән бергә үрелеп бара. Шуңа күрә, һәр спектакль күпмедер җаваплылык тудырса да, шул ук вакытта рәхәтлек тә бирә. Тамашачыларыбыз безнең хезмәтебезне аңлап, әзерләгән премьераларыбызны көтеп алсын, алар өчен хезмәт итеп яшәргә насыйп булса иде”, - диде актер Алмаз Гәрәев.

Еллар үтә, хәзер инде абыстай рольләренә дә күчтек

Татарстанның халык артисты Фәридә Сафина артист күңеле бер дә картаймый, дигән фикерен җиткерде. “113 сезон – егерме еллык вакланган дигән сүз. Яңа сезон һәрвакытта да яңалык, ниндидер үзенчәлек белән килә: юбилейлар, яңа спектакльләр була. Ә яңа спектакльләрдә яңа образлар туа, яңа кешеләр ачыла. Һәр артист яңа сезонны көтеп ала. Актер 70, 80 яшькә җиткәндә дә яңа рольләргә өметләнә, чөнки артист күңеле бер дә картаймый.

Мин Мәйсәрә ролен уйнаган артист буларак, һәрвакытта да “Зәңгәр шәл”не дулкынланып карыйм. Музыкасы уйный башлауга, эчке хис ташкыны тагын да көчәя бирә. Сәхнәдә басып торганда кайчандыр Мәйсәрә булып җырлап җибәрә идем, шуңа күрә ул минем өчен бик тә истәлекле спектакль. Еллар үтә, хәзер инде абыстай рольләренә дә күчтек.

Театрга яңа спектакльләр бик тә кирәк, чөнки хәзерге заман тамашачысы бик үзенчәлекле: ул гел яңалык тели. Элегрәк без 7-8 спектакльне айга 3-4 мәртәбә уйный идек, кайбер спектакльләрнең ике айга бер тапкыр уйналганы да бар. Аллага шөкер, репертуарыбыз бик бай, ул гел үзгәреп тора. Заманасы шундый бит, хәзер спектакльләрне, декорацияләрне чыгаручы рәссамнар, режиссерлар гел яңалык кертергә тырыша”.

“Зәңгәр шәл”дә беренче тапкыр уйнаган икенче курс студентлары: беренчесе һәм соңгысы булмасын иде”

Баксаң, “Зәңгәр шәл”дә тәүге тапкыр уйнаучы яшь актрисалар да булган. Алар – Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтының “Актерлык сәнгате: драма театры һәм кино артисты” белгечлегенең икенче курс студент кызлары – Рәйхан Габдуллина, Эльза Моратхуҗина һәм Ләйсән Гатауллина.“Безнең өчен яңа сезон гел ниндидер яңа ачышлар, яңа хисләр алып килә. Яңа сезон хөрмәтенә бер-беребезгә бүләкләр бирештек, тәмләп тортлар ашадык. Бу безнең төркем белән бергә тәүге чыгышыбыз булды, без күмәк рольләрдә катнаштык. Спектакльдә уйнау безгә бик тә ошады, беренчесе һәм соңгысы булмасын иде. Алла боерса, безне быелгы спектакльләрдә күмәк рольләргә алачаклар”, - диде яшь актрисалар.

“Минем өчен ял дигән төшенчә юк”

Татарстанның атказанган артисты Фәнис Җиһанша артист тормышы төрле очрашуларга һәм чараларга бай, дип сөйләде. “Яңа сезонны һәрбер артист зур дулкынлану белән көтә, чөнки “яңа” дигән сүздә үк, яңа эшләр, яңа исемнәр һәм, иң мөһиме - тамашачыларыбыз өчен яңа премьералар булачак, дигән мәгънә салынган. Яңа премьера дигәннән, Чыңгыз Айтматовның “Мәңгелек буран” спектаклендә моңарчы үземә хас булмаган персонажны гәүдәләндерергә туры киләчәк. Ул миңа да, залда тамаша кылып утыручы кешеләргә дә кызык образ булыр дип уйлыйм.

“Эштән туйдым, ял итәргә кирәк”, - дип әйтә алмыйм, чөнки ял вакытында да очрашулар, чыгыш ясаулар, аралашулар еш булып тора. Алар артист тормышының аерылгысыз өлеше. Минем өчен ял дигән төшенчә юк. Ел әйләнәсе тыгыз һәм эчтәлекле булуы белән миңа бик кызык. Шуңа күрә, быелгы җәйдә лагерьләрдә генә түгел, Казан, Мәскәү, Дубай һ.б. җирләрдә дә спикер буларак актерлык осталыгы буенча сәнгать серләренә һәм татар театрының тарихына бәйле чыгышлар да ясарга туры килде.

Ә инде тамашачыны җәлеп итәрлек премьералар күп. Барлык кешене дә булачак премьераларга чакырып калам!”

“Театрда тулы зал булса, моннан да зур бәхет юк!”

Юлымда очраган Камал театры директоры Илфир Якупов белән дә әңгәмә корып алдым. “Әлбәттә, тамашачыны җәлеп итәрлек яңа проектлар, кызыклы чаралар үткәреләчәк. Ул бит бүген генә уйлап чыгарылган әйбер түгел. Әйтик, спектакль башланыр алдыннан Камал театры сайтыннан иң күп билет алган кешене бүләкләдек һ.б. Мондый бәйгеләр театрны гына түгел, бөтен шәһәрне үзенә җәлеп итәчәк һәм Камал театрын яратучылар сәяхәт кылачаклар, нәтиҗәдә, аларга бүләк тапшырылачак. Тамашачыны җәлеп итү һәрбер артисттан да тора. Аллага шөкер, бүгенге көндә без күмәк команда булып эшлибез. Кайвакытта, без бердәм булып эшләүне таләп тә итәбез. Кайбер актерлар театрның һәм заманның сулышын аңлап алып, шул юнәлештә актив эшли.

Үз театрыңнан читкә дә чыгып карыйсың, гомумән, театрлар арасында ниндидер аермалык булганы һәр кешегә сизеләдер, мөгаен. Тамашачыларны мәҗбүриләп спектакльгә алып бару күренеше бар, минемчә, андый көчләү кирәкми. Безнең клиент – тамашачы. Кызганыч, сезон ачылышында күп кенә Казан органнары хезмәткәрләренә “билетлар юк”, дип әйтергә туры килде, чөнки, чыннан да, урын юк иде! Бу хәлне аңлыйлар, күрәләр. Шуңа күрә, бар булган билетны тамашачыга сатабыз.

Төркиядәге ислам тарихын, сәнгатен һәм мәдәниятенең фәнни-тикшеренү үзәгенең директоры Халит Эрен “Зәңгәр шәл” спектаклен карарга килде һәм миннән дәүләт органнарыннан кемнәрнең килгәнлеген сорады. Мин әйтәм: “Халык”, - дим. “Юк, VIP-персонадан кем бар?”, - ди. Тагын бер кат “халык”, - дидем. Минем VIP-кешеләр ул – халык. Мин үземә һәрвакыт шундый сорау куям: “Театр 113 ел буена кунаклар өчен хезмәт иткәнме, әллә халык өченме?”. Әгәр дә халык яратмаса, театр 113 ел буена яши алмас иде, дип уйлыйм. Әлбәттә, театрда тулы зал булса, моннан да зур бәхет юк! Бу дәвер эчендә җәмгыять, вәзгыять, мөнәсәбәт алмашынырга мөмкин, ә сәнгать шул килеш кала. Шуңа күрә, театр 113 ел яши.

Минтимер Шәймиевка һәм Рөстәм Миңнехановка рәхмәт әйтеп китәсем килә, чөнки хөкүмәтебез тарафыннан цензура юк. Бу мәсьәлә дәүләт җитәкчеләреннән дә тора, диюем. Без бит аларның рөхсәтен алып, төрле төбәкләр буенча йөрибез. Дәүләт кулында булган “йөгән”не җибәрмәсәләр, без мондый дәрәҗәләргә ирешә алмас идек. Шул ук вакытта безне барыбызны да кыюлык берләштерә. Әгәр дә 843 урынлык залда тамашачы спектакльдәге геройлар белән бергә көлә икән, димәк, бу – берләшү”.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100