Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Үзгәреш җиле-II»: «Европа колагына» татар җыры

"Үзгәреш җиле" татар җыры фестиваленең икенче сезоны узды. Татар җыры дөньясындагы бу чараның уңышлары һәм уңышсызлыкларын барларга булдык.

news_top_970_100
«Үзгәреш җиле-II»: «Европа колагына» татар җыры

«Үзгәреш җиле-II» татар җыры фестивале тәмамланды – өч көн рәттән Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт Опера һәм балет театры сәхнәсендә татарча сүз һәм җыр яңгырап торды. Өч концерт та аншлаг белән узды. Дөресен әйткәндә, мин аны аншлаг белән узмаса да, гаҗәпләнмәс идем. Чөнки, килешәсезме-килешмисезме, «Үзгәреш җиле» фестивале безгә нигездә таныш булган татар җырчыларының безгә таныш булган татар җырларын татар телендә башкаруын татарларга тыңлату максатыннан эшләнмәгән.

 Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та: “Фестивальне төрле кеше төрлечә кабул итәдер. Элеккечә дә барсын, безгә яңа юллар да эзләргә кирәк. Татар җырының мөмкинлекләре зуррак. Аның яңа юлларын табып, Россиядә генә түгел, бөтен дөньяда күрсәтә белергә кирәк”, - диде.

Әйе, бу фестиваль – “Үзгәреш җиле” дип аталган татар җыры фестивале - “Европа колагы” дулкынына көйләнгән мәдәни чара. Дөрес, музыка белгечләре “Европа колагы” барлыгын инкарь итә. Әмма фестивальне икенче ел рәттән караучылар оештыручыларның ул “колак”ны эзләвен тоя.

Венера Ганиева: “Репертуар буенча мин җаваплы”

“Үзгәреш җыры” татар җырының репертуары буенча бөтен җаваплылыкны Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Венера Ганиева үз өстенә ала. “Репертуарын мин барладым: җырчыларның тавышына туры китереп, диапазонын күздә тотып мин сайладым. Бу җырлар җырчыны тагын да күбрәк ачып җибәрәләр, - диде ул. - Бу җырлар барысы да милләтебезнең йөзек кашы”.

Татар җырының дөньягы чыгу юллары

Шушы “йөзек кашлары”ның нинди юллар белән дөньяга чыгачагын карап үтик. 

Мин сөйләшкән җырчылар – Айдар Сөләйманов, Илгиз Шәйхразиев, Алинә Шәрипҗановалар әлеге җырларны төрле зур чараларда (мәсәлән, төрле илләрдә Татарстан мәдәнияте көннәре), татарлар яшәгән төрле илләрдә җырлауларын, төрле конкурс-фестивальләрдә башкаруларын әйттеләр. Әмма, гафу итегез, бу гына аз – сабантуйлар матур милли бәйрәм булса да, аның аудиториясе зур түгел һәм анда җыелган халык, гадәттә, традицион башкаруга сусап килгән була. Икенчедән, быел оештыручылар иң популяр татар халык җырларын башка милләт җырчыларыннан җырлатып карадылар. Маймонид исемендәге Дәүләт классик академиясе укытучысы, “Үзгәреш җиле” фестиваленең педагогы Ксения Коробкова “Су буйлап” татар халык җырын башкарса, итальян җырчысы Люси Кампети латиноамерика стилендә “Әпипә”не башкарды. Аранжировканы кулланырга рөхсәт итсәләр, Люси аны алга таба җыярлаячак. Аңа мәгънәсе ошый. “Бик күңелле җыр”, - ди. Ксения дә “Су буйлап”ны репертуарына алмакчы. Димәк, татар җырын башка милләт кешеләренә сеңдереп тарату юлы да бар. Ә шулай да...

Сүз дә юк, Ксения милли киемнәр киеп, татар халык җырын вокаль яктан камил китеп башкарды. Ә инде “татарлар бик сак караган” моң мәсьәләсенә килгәндә... оештыручылар татар җырын “европа теленә” моңы белән бергә күчерә алмаячаклар дип уйлыйм. Ксения Коробкова – моның ачык мисалы.

“Татар халкы моңга бик сак карый. Ул бөтен халыкта да бар. Дух, душа... ул бик универсаль әйбер, - диде Ксения Коробкова . - Җырлаган җырыңны яратасың икән, белмим, моң барлыкка киләме-юкмы, моңа үзең ышансаң һәм тамашачыны ышандыра алсаң, бу - иң әһәмиятлеседер. Ихлас булсаң – шул моңдыр”.

Дөресен әйткәндә, “татарлар бик сак караган” моң, бәлки, “Европа колагына” кирәкмидер дә – димәк, моңыбыз үзебезгә кала.

Ринат Вәлиев: “Минор “Әпипә” супер”

Быел “Үзгәреш җиле” фестивалендә Айдар Гайнуллинны алыштырган Ринат Вәлиевнең фикерләре дә кызыклы. Үзен “консерватив музыкант” дип атаган баянчы үзен “бераз сындыруларын” таный. “Сындырылган моментта бигүк рәхәт булмаганын” да яшерми. “Әмма әңгәмәләр белән уртак фикергә киленде. Минем фикер белән дә килештеләр”, - ди.

Татар "Әпипәсе" мажорда, "Үзгәреш җиле"ндә ул минорда яңгырады. Ринат Вәлиев мажор җырны минорда яңгыратуга уңай карый: “Мин музыкант буларак, аның бик көчле эшләнгәнен аңлыйм. Татар кешесе җырласа, ул шулай ук калыр иде. Аранжировка буенча супер аранжировка, - ди ул. - Вадим Эйленкригка итальянканы алып килү фикере килгән. Миңа калса, бик кызык килеп чыкты. Кайсысы кабул ителер, кайсысы ителмәс – вакыт күрсәтер”.

Jukebox trio дан "Ком бураны"

<~>

Оештыручыларның «Jukebox trio»  музыкаль төркемен чакырып, егетләрдән ике татар халык җырын җырлатуы фестивальнең иң зур уңышларының берсе булгандыр. Егетләрнең татар авазларын бер татарның да колагын тырнамаслык итеп җиткерә алуы өчен фестивальнең педагогы Венера Ганиевага аерым рәхмәт.

Без төркемдәге өч солистның икесенең – бертуганнар Илья белән Владимир Ивановларның татар булулары – татар артисты Гөлшат Байбиченконың оныклары булуын яздык инде. Төркемнең солистлары белән шәхсән сөйләштем – алар аранжировкага аз гына үзләренчә үзгәреш кертеп, “Ком бураны” җырын репертуарга алырга уйлыйлар. Мондый дәрәҗәдәге төркемнең татар җырын башкарулары инде ул тәгаен дөньякүләм дәрәҗәгә чыгу дип саныйм. Димәк, татар җырын дөнья күләменә чыгаруның иң үтемле юлы, миңа калса, – тамырында татар каны аккан, инде танылып өлгергән музыкантларны файдалану.


32 җырның яңа версиясе

Быел “Үзгәреш җиле” 32 татар җырының яңа версиясен тәкъдим итте. Бу очракта, мөгаен, “Яңача яңгырашта” тәкъдим итте дип язу бигүк дөрес булмастыр, чөнки биредә шактый заманча язылган, асылында Европача яңгыраш яткан татар җырлары да бар иде. Әйтик, быел программага популяр яшь композитор Эльмир Низамовның моннан берничә ел элек куелган “Алтын Казан” мюзиклыннан дуэт кертелгән. Эльмир Низамов үзе әйтмешли, ул инде заманча язылган әсәр, аны бары тик баетырга гына мөмкин. Аны Алинә Шәрипҗанова белән Айдар Сөләйманов башкарды.

Илнар Миранов та моңарчы үз репертуарында булган җырларны башкарганлыгын әйтте. Фестивальдә ул баетылган гына.

Фестивальнең былтыргы һәм быелгы уңышы – минем күзлектән

Уфадан килгән Илнар Миранов – “Үзгәреш җиле”нең быелгы уңышы. Ул Венера Ганиева укучысы икән. Казанга консерваториягә укырга керү өчен килгән – алмаганнар. Шулай итеп, Казан дәүләт мәдәният институтында укый башлаган. Фестивальдә Резеда Әхиярова белән Роберт Миңнуллинның “Син үлгәнче мине сагынырсың” һәм Луиза Батыр-Болгари белән Фирая Зыятдинованың “Мин сине шундый сагындым” җырларын сәхнәгә чыгарды. “Үзгәреш җиле” фестивалендә башкарылган җырлары буенча фикер йөртеп, Илнарны “Татар эстрадасының Пьеросы” дисәм, ачуланмас дип өметләнәм.

Ә “Үзгәреш җиле” фестиваленең былтыргы уңышы Илгиз Шәйхразиев иде. Аның “Бормалы су”ын әле дә вакыт-вакыт тыңлаштыргалап алам. Яшьләрчә әйтсәк, супер! 

Яшьләр өчен, бәлки” быелгы “Их сез матур кызлар” да супердыр. Әмма минем өчен түгел. Мин – Асаф Вәлиев фанаты булмасам да, аның бу җырны башкаруын тыңлап үскән буын. Шушы җырны яңа башкаруда тыңлаганда, мин “Үзгәреш җилен” кабул итә алмаучыларны аңлыйм да кебек. Татарстанның халык артисты Резеда Галимова да “биредәге җырларны ретро дип кабул итә алмыйм. Алар бит мин тыңлап яшәгән җырлар”, дигән иде.

Сүз уңаеннан, мин Асафның әлеге җырын яңартып, рэп алымнары кертеп башкаруын ишеттем. Әгәр татар җыры исеме астында удмурт авторлары язган җырны дөнья күләменә чыгару теләге туган икән, чакырырга иде Асафның үзен бу фестивальгә. Салават Миңнехановны чакырганны, нигә Асафны чакырмаска ди әле?! Үзе җырлап бирер иде! Ә Шәйхразиев теләсә кайсы халык җырыннан “конфетка” ясардай җырчы – аның өчен татар халкында җыр җитәрлек!

Фестивальнең быелгы тагын бер яңалыгы – Мәликәнең катнашуы. Аның өчен Сара Садыйкованың “Җидегән чишмә” җыры сайланган. Сүз уңаеннан, “Татар моңы” фестиваленең жюрие бу җырга салкын карый, аерым алганда, Салават Фәтхетдинов бу җырны конкурсантларны ачып бирә алырдай җырга санамый, ди. Миңа калса, Мәликә – җырны, җыр Мәликәне ача алмады.

 Киләчәк киләчәкме?

 Оештыручылар алдына дөньякүләм дәрәҗәгә йөз тоту бурычы куелса да, алар “чималны” – репертуарны гына түгел, артистларны да, шушы татар эстрадасы “казаныннан” алырга мәҗбүр. Җырлары да, җырчылары да шул ук! Шул ук Раяз Фасыйхов, Марсель Вагыйзов, Алинә Шәрипҗанова, Салават Миңнеханов, Ильвиналар – “Татар җыры”, “Болгар радиосы” Милли премиясе кебек традицион татар җыры фестивальләренең лауреатлары.

“Безне ничек үзгәртсен инде бу фестиваль?! – ди Раяз Фасыйхов. - Безгә бүтән стильдә, шундый затлы коллективта эшләргә, затлы сәхнәдә чыгыш ясарга мөмкинлек ул. Бу проектка бөтен кеше эләгер иде. Эләгә алмыйлар”.

“Тамашачы Раяз башкача җырлый башлый икән дип бер дә курыкмасын. Без бит татар җырларын Европа һәм дөнья күләмендә тыңлыйсылары килсә, менә шундый стильдә эшләп карау мөмкинчелеге бар дип күрсәтәбез. Былтыр да, быел да әллә нинди үзгәрешләр кермәде. Аранжировкасы һәм аз гына башкаруы гына үзгәрде. Ә бит аның моңын һәм мелодиясен калдыру бездән тора. Ә без аны сындырмыйбыз” – дип тынычландыра Раяз. 

Салават Миңнехановка мөрәҗәгать

Инде тагын бер кат хөрмәтле Салават Миңнеханов турында.

Кайбер популяр эстрада җырчыларын “Үзгәреш җиле”нә алу, бәлки, бу үз тамашачыбызның колагын иркәләү өчен дә эшләнәдер. Әйтик... Салават Миңнеханов гафу итсен, тагын бер кат аны мисалга китерәм: быелгы фестивальгә аның катнашуын мин үз тамашачыбыз өчен “бүләк” дип кабул итәм. Әгәр, бу татар җырчысы үз концерт программасы һәм җанлы инструменталь ансамбль белән бөтен республика районнарын йөреп чыга алган, тамашачы җыеп концерт куя икән, нигә эксперимент ясамаска?! Белмим, татар эстрада җырчысы, үзе әйтмешли, “урта форматтагы җырчы” Салават Миңнехановның күренекле баянчы Рәфкать Гомәровның Тукай премиясе лауреаты Шәүкәт Галиев шигыренә язылган “Күпме күзләр күреп онытылган” җыры Европага чыга алырмы һәм ул анда кирәкме – әйтә алмыйм. Мин хәтта бу башкаруның традицион татар тамашачысына кирәклеген дә аңламыйм.

Гафу ит, Салават Миңнеханов, син татар җырын Европага алып чыгардай җырчы түгел. Бу шәхсән минем фикер!

 

"Үзгәреш җиле" "Татар җырына" якынаерга тырыша?

Алып баручыларга килгәндә, җыр фестивальләренең “визит карточкасы” – алып баручылар. “Татар җыры”ның да, “Татар моңы”ның да андый “визит карточкасы” бар. “Үзгәреш җиле”нең – юк. “Үзгәреш җиле”н “Татар җыры”н алып баручыларның алып баруын (Гөлназ Сәфәрова белән Айвар Садыров) төрлечә аңларга мөмкин. 

Беренчедән, “Үзгәреш җиле”н оештыручыларның “Татар җыры”на якынаерга омтылулары дип тә аңларга була. Икенчедән, былтыргы алып баручыларның бары тик “техник сәбәпләр” аркасында куллана алмаганга, тиз арада яңа алып баручы табарга тырышу дип тә фаразлый алабыз.

Миңа калса, Татарстанның җиде татар дәүләт драма театрының, иң кимендә өчесендә профессиональ дәрәҗәдә алып баручылар бар. Кастинг ясасаң, йөгереп килеп җитәрләр иде, иренми сайла гына! Ә бәлки, минем беренче версиям дөресрәктер?..

Нәтиҗә

Татар җырын Европага һәм бөтен дөньяга таныту – бер, ике елда гына хәл ителер мәсьәлә түгел. Әмма фестивальнең беренчесе артыннан икенчесе булган икән, өченчесе дә булыр дип уйланыла икән - без экспериментлар ясый-ясый алга барабыз кебек. 

Ә инде фестивальнең хәзер – кичә һәм бүген нинди файда китерүен күзалласак – анысы да бар. “Үзгәреш җиле” республика эчендә кайнаган эстрада дөньясына үзгәреш кертте. Моңарчы үзен иң кәттә дип санаган татар җыры фестивальләре, конкуренция барын тоеп, үз эшчәнлекләренә тагын да игътибарлырак була башладылар. Җырчылар да үз репертуарларына һәм кием-салымнарына игътибарлырак була башладылар кебек. Әллә миңа гына шулай тоеламы? Ә “Үзгәреш җиле” фестивале нигездә Венера Ганиева укучылары белән эшләсә дә, ара-тирә Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаучылар да, профессиональ музыка белеме булмаганнар да җәлеп ителүен күреп, башкаларда да өмет туа һәм “итәк-җиңнәрен” җыештырыбрак йөри башлыйлар. Димәк, “Үзгәреш җиле” үз “казаныбызны” да үзгәртә кебек бит, әйеме?..

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100