Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фәрит Бикчәнтәев: “Театр күп очракта ниндидер хулиганлык ул”

Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Андрей Кузьминга биргән интервьюсында Театр елы кысаларында нинди чаралар планлаштырылуы, ни өчен төбәкләрдәге театраль белем өчен борчылуы турында сөйләде. 

news_top_970_100
Фәрит Бикчәнтәев: “Театр күп очракта ниндидер хулиганлык ул”

- Фәрит Рәфкәтович, 2019 ел Россиядә Театр елы дип игълан ителде. Театр әһеле буларак сезнең өчен бу нинди әһәмияткә ия?

- Без мондый елларны уздык инде: Кино елы, Мәдәният елы, Волонтер елы, Театр елы. Моңа бик тә скептикларча карыйсы килә, тик без бу елга зур өметләр баглыйбыз.

Шуны да билгеләп үтәсем килә, бу елны уздыру өчен мине Россия Президенты каршындагы Советка керттеләр. Быел булырга тиешле проектлар буенча фикер алышканда миндә күп кенә сораулар туды. Чөнки мин төбәкне тәкъдим итәм. Быел күбрәк төбәкләргә игътибар итсеннәр иде. Миңа калса, милли үзенчәлекне бәяләп бетермиләр, аңа тиешле игътибар бирмиләр. Хәзерге вакытта милли театрлар өчен җиңел чор түгел. Бигрәк тә Мәскәүдән еракта эшләгәннәр өчен. Мин башкорт театрын, үзебезнең татар театрын күз уңында тотып әйтмим. Тик Алтай, Хакасия, Якутия, Чувашия театрлары аерым игътибар таләп итә.

Быел Федерация Советының милли театр фестивален кабат үткәрүе сөендерә. Ул сентябрь аенда Грозный шәһәрендә узачак. Ниһаять? без югалтканнарыбызны кайтарабыз – бу беренче карлыгач. Грозныйдагы фестивальгә 14 милли театр килергә тиеш. Шул исәптән без дә. “Әтәч менгән читәнгә” спектаклен тәкъдим итәчәкбез.

Хәтерләсәгез, Мәскәүдә шул ук МХАТ бүленде. Һәм берникадәр вакыт “Дантес” дип аталган театр бинасында (ул Пушкин исемендәге театрга каршы урнашкан иде) Милләтләр Театры оештырдылар. 80-90 нчы елларда анда барлык милли театрлар килә иде. Мәскәү шушы театрларны көтеп яшәде. Күрәсең, соңыннан, бу юнәлеш юкка чыга башлады һәм милли театрлар үз спектакльләрен башкалада уйнау мөмкинлегеннән мәхрүм калды.

- Тагын нинди чаралар планлаштырылган?

- Быел Александрия театрының сәнгать җитәкчесе Валерий Фокин Халыкара театраль олимпиада оештыра. Һәм аның тулы бер өлеше милли театрларга багышлана. Анда без дә чакырулы. Без күпмедер дәрәҗәдә әлеге милли театрлар программасының кураторлары да. Бу октябрьдә булачак.

- Ни өчен нәкъ олимпиада? Ярыш кебек өлеше дә бармы?

- Киңрәк масштаб турында сүз бара. Анда Австралия, Америка, Европа, Африка, Һиндстаннан театрлар чакырулы.

- Федераллар моңа акча бүлеп бирәме?

- Әйе, әлбәттә. Бу бюджетка салынган, вакыты билгеле, чакырулар әзер. Безнең театрдан кемнәр барачагын билгеләдек инде.

- Олимпиадада нәрсә күрсәтәчәксез?

- Шул ук “Әтәч менгән читәнгә” спектакле. Без Мәскәүдә гастрольләрдә булдык. Грозныйга сайлап алу буенча экспертлар советының да бер өлеше килгән иде. Алар берничә спектакль карады һәм шушы спектакльдә тукталды.

- Театрның быелга планнары нинди? Нәрсә белән шөгыльләнәчәксез, нәрсә өстенлек бирәсез?

- Театрда ел сезон ачылышыннан башлана. Шуңа күрә без елны 2018 елдан башладык – бездә әлеге елның дәвамы бара. 4 февральдә халыкара фестивальдә катнашу өчен Һиндстанга, Дәһлигә китте. Кече сәхнәдә куела торган “Килмешәк” спектакле белән катнаша. Ул безнең танылган драматург Әхәт Гаффарның кызы язган пьеса буенча куела. Соңыннан Уфада гастрольләр башлана. Апрельдә премьера чыгарабыз. Шул ук айның 20 ләрендә Будапештка фестивальгә китәбез. Соңыннан “Нәүрүз” фестивале, Кече залда өч пьеса премьерасы куелачак .

Майда кабат Уфага китәбез. Мөгаен, августта ял булыр. Билгеле булганча, августта Казанда WorldSkills чемпионаты узачак. Безгә шалтыраттылар инде, ул көннәрдә безнең эшләүне телиләр. Моны билгеләдек, 10 көн эшлибез, спектакль куябыз. Бөтен театрлар да шулай эшләр дип уйлыйм, һәрхәлдә Казанда. Алга таба тагын тыгыз график, сентябрь-октябрьдә Грозныйда, Бухарестта, Санкт-Петербургта гастрольләр. Гомумән, ел бик тыгыз булчак. Актерлар эшне башкара, зарланмыйлар.

- Актерларның матди ягы, финанс мәсьәләсе ничек? Сезнеңчә, алар лаеклы хезмәт хакы аламы? Әлбәттә, акча беркайчан да җитми инде...

- Менә! Монда тагын нәрсә әйтеп була инде. Акча бервакытта да җитми. Әгәр җитдирәк әйтсәк, тиеннәр алучы башка театрлар фонында безнең театрда бу мәсьәләдә чагыштырмача әйбәт.

- Сүз Россия яки республика театрлары турындамы?

- Республика театрлары турында. Россия театрларында да шул ук хәлдер инде, иманым камил. Бик аз хезмәт хакы алучы кечкенә шәһәрләр, кечкенә театрлар бар бит. Белмим, гомумән, алар ничек яшидер. Түбән Кама, Бөгелмә, Чаллы театрлары актерлары ничек яшидер, белмим. Мин моңа һәрчак гаҗәпләнәм.

- Мөгаен, нинди дә булса корпоративлардыр...

- Әйе – “шабашкалар”. Чөнки шәһәрләр кечкенә. Шул ук Минзәлә – кечкенә. Әтнәдә театр бар, алар премьера чыгаралар да, шуны ике мәртәбә уйныйлар. Соңыннан авыллар буйлап чыгып китәләр. Ә анда яшәүчеләр хәзер спектакльләргә йөрергә атлыгып тормый. Залны җыйсалар да, иң күп дигәндә 200 кеше буладыр. Әле иң кыйммәтле билетлар да 50 – 100 сум торырга мөмкин.

- Анда җырчылар да килә бит әле.

- Әйе, җырчылар килә. Әле телевизордан да карыйлар. Ә кичен инде беркемнең дә урамга чыгасы, Мәдәният йортына барып спектакль карыйсы килми – алар бөтенесе дә телевизор каршында утыра. Ә театрлар ничек яшәргә тиеш соң?

- Сез Театр әһелләре союзын җитәклисез. Ниндидер проект эшләү өчен, форматны үзгәртү өчен мәдәният министрына нинди киңәш бирер идегез?

- Юк, барысы да һәм барысын да күрәләр, аңлыйлар. Ләкин мәдәният өчен бюджет иң аз булганда нәрсә турында сөйләшеп була? Бу бөтен ил буенча шулай. Ә театрлар бюджетның бу өлешендә әллә ни зур урын алып тормый. Шуңа күрә дә Театр елы театрлар кирәк дигән өмет һәм ышаныч уята.

- Театр елы темасына кайтыйк. Театр елында премияләр бирү һәм театр әһелләренә зур игътибардан тыш, дәүләт тагын нәрсә эшләргә тиеш? Ничек уйлыйсыз?

- Бик күп авырткан урыннар бар. Мәсәлән, мине театр белеме борчый. 1990 елдан без Марсель Хәкимович Сәлимҗанов белән Казан дәүләт мәдәният институтында театр кафедралары оештыра башлаган идек. Мин инде ничә ел анда укытам һәм режиссура, актер осталыгы һәм татар театры эстрадасы кафедрасы мөдире булып торам. Һәм кинәт кенә безгә Мәскәү бюджет урыннары бирми дип әйтәләр. Без нәрсә эшләрбез, белмим.

Чөнки һәр ел саен конкурс азайганнан азая. Монда тел проблемасы да бар. Мәсәлән, күрше аудиториядә рус телле бүлеккә җыялар. Анда якынча 70% татар, алар телне белми. Һәм рус бүлегенә эләгеп, күпмедер вакыт укыгач Мәскәүгә китәргә, анда вузларга керергә, шунда урнашып калырга һәм бөтенләй мәгънәсез сериалларда төшәргә мөмкин булуын аңлыйлар! Ни өчендер Мәскәүгә бару, сериалларда төшү бик текә дип уйлыйлар.

Параллель рәвештә без 15 кеше җыябыз. Уку өчен түләү ике тапкырга артты. Әгәр өченче ел 70 мең булса, хәзер елына 180 мең булды. Авылдан килгән егет яки кыз мондый сумманы түли алмый. Мәскәүдә ГИТИСта 300 мең, һәм бездә – 180 мең.

- Бюджет бөтенләй юкмы?

- Быел минем икенче курска дүрт бюджет урыны бирделәр.

- Бу төшү профессиянең абруе белән бәйле була аламы?

- Ничек кенә сәер булмасын, һөнәр, киресенчә, әле күтәрелеп кенә килә. Соңгы 15-20 елда Татарстанда никадәр театр ачылды, күпме бюджет театрлары барлыкка килде, аларны республика финанслый.

- Республикада милли театрларны үстерү өчен без конкрет нәрсә эшли алабыз?

- Мин белмим. Дөресен әйтәм, белмим. Минем күңел төште. Без үзебезнең җитәкчелеккә мөрәҗәгать итәбез. Ул безгә ярдәм итә, киләчәктә дә шулай булыр дип өметләнәм. Мәсәлән, шушы укый торган курс белән без икенче ел мөрәҗәгать итәбез. Һәм хөкүмәт безгә балалар укып бетерсен өчен ярдәм итә.

- Бәлки, нинди дә булса грантлар кирәктер?

- Грантлар да бар. Төрле фондлар бар. Мин эшнең асылы турында әйтәм, үзәк үзен бик тәртипле тотмый. ГИТИС ректоры (Григорий Заславский – ТИ искәрмәсе) барлык бюджет урыннарын бетерәбез һәм төбәкләрдә театр сәнгатенә укытуны туктатабыз, чөнки анда сыйфат коточкыч дип әйтә. Осталар Мәскәүдә, Питерда гына тәрбияләнергә тиеш дип уйлый ул. Россиядәге бары тик алты вузда.

- Һәм елына 300 мең сум түләргә тиешләр?

- Алар төбәкләрне савачак. Бу студия дип аталучы совет системасы. Студия чыга, республика 15-20 кешенең укуына түли. Алар укый һәм араларыннан 5 кеше кайта. Калганнары Мәскәүдә кала. Хәзер бигрәк тә кала инде.

Без Тувада булдык. Тува театрының баш режиссеры милли студиядән өч кеше кире китте дип зарлана. Нәрсә эшләргә, яшьләр белән ничек тулыландырырга белмим, ди ул.

- Ә сез яшьләрне каян алырга икәнен беләсезме? Театрның андый прблемасы бармы?

- Әлегә, Аллага шөкер, бездә яшьләр күп. Һәм тулы бер курс укый. Ләкин мин киләчәктә нәрсә буласын белмим. Нәрсә дә булса уйлап чыгарырбыз.

- Әйдәгез, Качалов театры турында сөйләшик. Аны күптән түгел генә ничек төзекләндерделәр! Без Александр Славутскийдан интервью алдык – аның искиткеч кабинеты бар!

- Миңа кабинет кирәкми. Минем кечкенә һәм яхшы кабинетым бар – миңа җитә. Көнләшәм, яшермим. Әйбәт, ак көнләшү белән. Чыннан да, Александр Яковлеич театрны күрсәткән вакытта берничә мәртәбә экскурсияләрдә булдым. Әлбәттә, тынсыз калып карадым.

- Шулай ук телисезме?

- Әлбәттә. Кем теләми соң?

- Планнарда бармы?

- Бар. Тик болар барысы да озак эшләнә. Бәлки без өлгерми торганбыздыр. Бу яктан Александр Яковлевич уникаль кеше. Мин алай булдыра алмыйм. Ул бик максатчан һәм үзсүзле, хуҗалык эшләрендә һәркемне уздыра.

- Сездә бу юнәлештә хәрәкәт бармы?

- Бар, ләкин без үзебез ул кадәр үк актив түгелдер. Бар эшне ташлап шуның белән генә шөгыльләнергә була. Ләкин бездә тормыш кайнап тора: фестивальләр, гастрольләр. Шелтәләп әйтүем түгел, ләкин Александр Яковлевичның ике премьерасы чыгарга мөмкин, ә без ике премьера белән сезонны уздыра алмыйбыз. Без дүрт-биш премьера чыгарабыз.

- Күп драматурглар театрлар аларның пьесаларын куймый дип зарлана. Без инсценировкаларның беренче планга чыгуын күрәбез, режиссерлар проза куя. Бу шулаймы?

- Әйе. Бу тенденция күптәннән башланды. Заманча драматургия 90 нче елларда ук юкка чыга башлады. Без дә тырышып карадык. Конкурслар, тагын башка төрле формалар уйлап чыгардык. Ләкин Россия сәхнәләрендә дә шул ук хәл килеп чыкты, башка төрле формалар барлыкка килде. Заманча драматургияне, документаль форматны яңарту өчен талпынулар булды. Ләкин әлегә никтер килеп чыкмый. Мин моны Россия буенча гомуми теденция дип уйлыйм. Россия театрлары да инсценировкаларга яки классикага мөрәҗәгать итә. Классиканы заманча итеп эшли башладылар – бу да гаҗәеп күренеш.

- Хәзер лаеклы драматургия юкмы?

- Беркемне дә үпкәләтәсем килми, әмма бу шулай.

- Сез бит заманча әйберләр куймыйсыз.

- Ни өчен без нәрсә дә булса куярга тиеш? Нәрсәне аңлата ул “тиеш”? Без беркемгә дә берни дә тиеш түгел. Без тамашачыларга тиеш, үз ягымнан мин актерларга тиеш. Ничек мин татар драматургларын куярга тиеш, хәтта алар да бик йомшак. Бәлки кем өчендер әсәр яхшыдыр, ләкин минем өчен – йомшак! Мин моны куярга тиеш дип санамыйм.

- Мин Александр Сладковскийдан да шуны ук ишеттем. “Миңа талантлы әсәр бирегез, мин аны шундук бар җирдә дә уяначакмын”, ди ул.

- Әлбәттә. Безнең өчен бик кадерле булган берничә автор бар. Алар белән күптәннән эшлибез. Болар, Мансур Гыйләҗев (тиздән аның премьерасы булачак), Зөлфәт Хәким, Илгиз Зәйниев.

- Болар бит дәрәҗәләре, хөрмәтле авторлар.

- Илгиз Зәйниев бик тиз дәрәҗәле булып танылды. Мәсәлән, без хәзер конкурсның форматын үзгәрттек. Театр өчен язарга теләгән яшьләргә мөрәҗәгать иттек. Ун пьеса сайлап алдык, шушы залда читка уздырдык, тамашачылар чакырдык. Безнең актерлар бу әсәрләрне читка форматында укыды. Азмы-күпме кызыклы булып тоелган өч пьесаны шушы залда уянаячакбыз. Алар драматургиядә беркем өчен дә билгеле түгел.

- Шул конкурслар, грантлар белән дә барып була бит.

- Грантлар гына коткармый, без эшләп караган идек. Мәсәлән, шактый саллы премияләр булды. Без драматурглар конкурсын уздырганда суммалар 200 меңгә кадәр җитә иде, ул вакыт өчен бу җитди акчалар иде. Соңыннан 150 меңгә төште, аннан 100 мең, аннан 70 мең. ЛәкИн без талантлы әсәр тусын өчен акчаның вакцина булмавын аңлый идек.

Шуңа күрә без яшь драматургия форматын үстерергә телибез. Без монда сәнгать училищесыннан яшь рәссамнарны да җәлеп иттек. Анда сценография бүлеге бар, алар инде шушы ике пьесага макет ясады. Соңыннан без бер көндә әлеге өч пьесаны куярга, яшьләрне генә чакырырга җыенабыз. Бу майда яки июньдә булачак.

- Бу проект ничек дип атала?

- Әлегә атамасы юк. Куелышта барлыгы өч әйбер булачак: “Парковка”, “Томан”, “Ишекләр”. Бетте.

- Ягъни, ниндидер иммерсив шоу?

- Юк, “Анна Кренина”дан соң моның белән ярышу авыр безгә. Чиста формат, бары тик темалары гына бүгенге көн өчен авыррак. Мәсәлән, аутизм, аралашучанлык һәм якын кешеләр белән үзара мөнәсәбәтләргә керә алмау. Кеше югалып калып, үзен ничек күрсәтергә белмәгән вакытта аралашуларны югалту. Монда хәтта куркыныч темалар да бар.

- Сезнең өчен сәхнәдәге мөмкинлекләрнең чиге нәрсә? Азгынлык чиге, порнография чиге, эксперимент артык тирәнгә кергән вакытта чик кайда, дип әйтүем.

- Миңа азгынлык критерийларын билгеләү авыр. Чөнки бу кем өчендер азгынлык, ә кем өчендер юк. Мәсәлән, бездә 80 яшьлек актерлар да, бик нык яшьләр дә бар. Мин үзебезнең спектакльләрнең ничек үзгәргәнен һәм актерларның реакциясен карыйм. Кем өчендер бу бозыклык, ә яшьләр кулларын чәбәкли. Гомумән, барлык критерийлар да бик тонык. Һәм нәрсә бозык, нәрсә бозык түгел икәнен әйтү авыр. Теоретик яктан мин әллә нәрсәләр әйтә алам. Әйтик, рәссам үзе җаваплы.

- Сез сәхнәдәге күренешләргә җаваплымы?

- Шулайдыр. Чөнки минем үземнең омтылышлар, үз зәвыгым, бозыклыкка үз критерием бар. Узып чыкмый торган үз чигем бар.

- Сез театр сәнгатен классик рәвештә кабул итүчеме?

- Мин классик театр сәнгате җанатары түгел. Киресенчә, мин барысын да баштанаяк әйләндерергә яратам. Мин үзем моны эшләргә яратам. Мин үзебезнең тамаша залы белән аерым шартларда торам. Болай итеп аны югалтырга мөмкин икәнебезне аңлыйм. Моның өчен кече сәхнәләр, студентлар бар, алар белән кайвакыт шаярып алырга була. Чөнки театр – күпмедер дәрәҗәдә хулиганлык, бу бит инде морализаторство түгел.

- Ләкин барыбер кайбер мизгелләрдә тамашачы ихтыярына биреләсездер?

- Юк, мин моны алай дип атамас идем. Киресенчә, мин аларны яңа тәҗрибәгә чакырам. Мин тамашачының үзгәрүен дә күрәм. Мәсәлән, хәзер бездә “Алтын битлек”кә дәгъва кылучы спектакль бара. Ул – Гаяз Исхакый буенча куелган “Тормышмы бу?” спектакле. Яшь егет куйды, анда шаккаттыргыч күренешләр бар. Күренеш белән канәгать булмыйча чыгып киткән тамашчылар да булды. Ләкин шулай да әлеге спектакльгә билетлар калмады. Шуңа күрә тамашачы үзгәрә, барысын да шундук үзгәртеп булмый.

- Үз эшегезне нинди критерийлар буенча бәялисез: тәнкыйтьчеләрнең бәяләмәләре, залның тулы булуы, “Алтын битлек”, премияләр?

- Аңлыйсызмы, премьера көнендә пәрдә ачылгач минем эшем төгәлләнә. Шушы вакытта ниндидер чик барлыкка килә. Актерлар белән сөйләшү һәм бер-беребезне аңлау минем өчен бик мөһим – бу бик әһәмиятле. Алар минем идеяләрне кабул иткән булып кыланырга, ә сәхнәдә алардан баш тартырга мөмкиннәр. Милли театрларда идеаль драматургия булмавын аңларга кирәк. Шуңа күрә актерлар белән бер-береңне аңлау мөһим. Шул вакытта тамашачы да аңлаячак.

Миңа тулы заллар күрү күңелле. Тик бу критерий түгел.

- Ә үзегезнең эчке тәнкыйтьчегез кырысмы?

- Ул мине еш ачулана дип уйлыйм. Күңелгә ятышсыз иптәш. Кайвакыт үзем дә аңламыйм. Менә нәрсәдер килеп чыга, барысына да ошый, ә мин ниндидер конъюнктура килеп чыкканын аңлыйм бит.

- Сез тиранмы әллә демократмы?

- Мин демократ булырга тырышам, бик тә демократ булырга теләр идем. Ләкин театр принципиаль булуны таләп итә. Бар шундый принципиаль әйберләр, аларсыз мөмкин түгел. Этикет бар, традицияләр бар, аларны санга сукмыйча ярамый, чөнки нәрсәдер юкка чыгарга мөмкин. Мин тиран булган өчен түгел, әмма принципиаль булу зур әһәмияткә ия. Ләкин аңа түзеп торау авыр.

- Сез театрда баш режиссерның ролен ничек күрәсез? Күп кенә театрлар әлеге вазифадан баш тарта, бары тик чакырылган режиссерлар белән генә эшли.

- Хәзер вакытның материаль икәнен аңлыйбыз, без әллә никадәр законнар белән чолганган, без әлеге законнар белән камалышта калган кебек. Әлеге эшләрдә бик зирәк булырга, хуҗалыкчыл, финансист, экономист булырга кирәк. Бу логик хәл.

Ләкин хәзер бит вазифалар бүленде – сәнгать җитәкчесе бар һәм баш режиссер бар. Ничек кенә атасаң да, иҗади лидер төп кеше булып кала, ансыз берничек тә булмый. Сәнгать җитәкчесе юк икән, иҗади лидер юк икән, бу инде театр түгел, ә театрль мәйданчык кына. Кызганыч, без тиздән шушы хәлгә җитәчәкбез.

- Бу милли театрга сугачакмы?

- Бары тик милли театр гына исән калыр дип уйлыйм. Ә калганнары проект мәйданчыклары булып калачак. Барысы да милләтнең ныклыгыннан, халыкның үзеннән торуы аңлашыла. Алар бит бер-берсеннән башка яши алмый, миңа калса болар үзара бүленми торган әйберләр. Моны әле Островский да әйткән: “Халык булса – театр бар. Халык юк икән – театр юк. Театр булмаса – шулай ук, халык та юк”.

- Сезнең театр Буадагы, Әлмәттәге, Чаллыдагы һәм башка шәһәрләрдәге театрлар өчен җаваплылык тоямы? Алар да бит милли театрлар.

- Без шактый дус яшибез. Камал театры – ниндидер берләштерүче үзәк. Күпмедер дәрәҗәдә ярдәм итәргә, терәк булырга, кызыксындырырга тырышабыз. Аңлыйсызмы, Камал театры – ул мәйдан. Монда Буадан киләләр, хәзер Әлмәттән киләчәкләр, шулай ук безнең мәйданда гастроль уздыралар. Барлык милли татар театрлары да диярлек безгә килә, безнең мәйданда чыгыш ясый. Үз чиратыбызда без аларга барабыз. Без бик тыгыз аралашабыз. Шуңа күрә без алар өчен җаваплы дип әйтү артык. Безнең үз җаваплылыгыбыз та җитәрлек.

- Театр сәнгатен популярлаштыру темасын карыйК. Элек актерларны күпләр белә иде, чөнки аларның спектакльләрен телевизорлардан күрсәтәләр иде, ул вакытта гаджетлар да юк иде әле. Хәзер спектакльләр интернетта юк. Ничек уйлыйсыз, хәзерге вакытта актерларның иҗатын киң даирәдә таныту өчен нәрсә эшләргә була?

- Киресенчә, безнең спектакльләр интернетта күрсәтелә. Моннан тыш, алар телевидениедә, ТНВда да, “Планета”да да бар. Без бу юнәлештә эшлибез, нишаны югалтмыйбыз. Шулай ук безнең артистлар Instagramда, YouTubeта да бар.

Безнең сайтка кеше күп керә. Мине башка нәрсә борчый. Миңа калса, без хәзер социаль челтәрләргә нык салындык. Барысын да шунда кертәбез дә җитә дип уйлыйбыз. Тик алай түгел: Мәскәүгә килдек... һәм безне беркем дә белми.

Шуның белән без нәрсәдер югалтабыз кебек тоела. Шәхси контактларны күз уңыннан җибәрдек. Алар бик әһәмиятле бит. “Сезнең безнең спектакльгә килүегезне телим” дип килеп әйтү мөһим. Социаль челтәрләр бит бернигә дә мәҗбүр итми.

- Ләкин барыбер яшь буын да, урта буын да шушы ритмда яши. Театр безне башка халәткә, башка үлчәүгә кайтару өчен яши дип уйлыйсызмы?

- Мәңгелек булып саналган әйберләр дә бар бит. Театрның бурычларының берсе – шушы шашкын ритмны туктату һәм 2,5 сәгатькә булса да гармония булдыру. Мин моны үзем өчен күптәннән аңладым. Кешеләр залга килә, бер-берсе белән аралаша. Ике сәгать буе алар ниндидер тарих карый, шуның аша узалар. Гаджетлар да, бернәрсә дә юк. Бу искиткеч бит. Зал тулы, кешеләр театрга килә – алар нәрсә өчендер килә бит. Ә ритм беркая да качмый ул.

Заманча тенденцияләр еш кына минем ачуымны чыгара. Кеше телефонда утыра икән, сөйләшеп булмый бит. Студентларны дәрескә телефон белән кертмим. Алар аны ишек янында калдыра. Репетиция вакытында да актерларда бернинди дә телефон юк.

- Ә замана студенты нинди ул?

- Ул шәп, заманча. Күпләр яшьләрне сүгә, мин алай әрләмәс идем. Миңа калса, без үзебезнең артта калганны күрәбез. Аларның үзебез кебек булуын телибез, ләкин барыбер алай булмый, алар башка төрле. Алардан үзебезне, үзебездән аларны ясау файдасыз. Бу бит ахмаклык. Ләкин билгеле бер бурыч бар, аларны гадәти, элементар әйберләргә өйрәтергә кирәк. Шунсыз яшәп булмый.

- Хәзерге студент Чеховтан Бунинны аера аламы? Кеше иҗатка килгән вакытта аның интеллектуаль күрсәткече нинди була?

- Алар тизрәк отып ала. Безгә болар авыр бирелә иде. Безгә китапханәгә барырга, мәгълүмат табарга, утырып укырга кирәк, вакыт күбрәк китә иде. Ә хәзер студентлар барысын да шундый тиз отып ала. Без укучылар белән Хемингуэй буенча хикәяләр эшләдек. Әле мин укырга да өлгермәгән әйберләрне алар инде интернетка кереп тапты. Окуджавадан сораганнар бит, “Элек яхшырак идеме, хәзерме?” дип. Ул: “Әлбәттә, элек. Чөнки мин яшьрәк идем”, дип әйткән. Әлбәттә, элек мин дә яшьрәк идем, без укыган яки элек мин укыткан кешеләр дә яшь иде, алар белән бергә тилердек.

- Күптән түгел генә шундый мәгълүмат күрдем, Россия шәһәрендәге театр Гүзәл Яхина романы буенча “Зөләйха күзләрен ача” спектаклен куйган. Ул хәзер гел телдә, трендта. Сыйфатлы итеп татарчага тәрҗемә ителгән шундый материал куярга теләк юкмы?

- Прозага килгәндә, минем үз сорауларым туа – ә гомумән прозаны кую кирәкме? Әлегә бу сорауга җавап бирә алмыйм. Әгәр оригиналны укырга мөмкинлек бар икән, нигә кирәк бу? Мин “Зөләйха”ны укып чыга алам, нигә шуны ук сәхнәдә эшләргә кирәк? “Укымагыз, барыгыз, карагыз” дияр өченме?

- Ә алайса нигә фильм төшерергә?

- “Зөләйха” буенча фильм төшерүне дә аңламыйм. Яки, хәзер Алексей Ивановның “Ненастье” романы буенча фильм төшерделәр. Мин романны укыдым. Андрей Тарковский гомер буе “Идиот”ны төшерергә хылланган. Ләкин, минемчә, бер генә әдәби әсәр дә куймаган. Нормаль кинорежиссерлар үз сценарийлары буенча фильмнар төшерә. Режиссер Акира Куросава төшергән “Идиот” фильмын искә төшерү дә җитә. Ул барысын да үзгәртте. Вакыйгалар кыш көне, Япониядә бара. Ул бит бөтенләй икенче тарих сөйләде.

- Ә гомумән алганда, сез кинога нинди мөнәсәбәттә?

- Әйбәт, мин бит кинотеатрда үстем. Минем әбием кинотеатрда билетерша булып эшләде. Ул мине йә беренче сменага (иртәнге 9 дан 16:40 сәгатькә кадәр) яки 16:40 сәгатьтән 23:00 сәгатькә кадәр үзе белән ала иде. Залда үз урыным бар иде, миңа уң якта кәнәфи куйганнарын хәтерлим. Мин бутен фильмнарны карадым, йоклап китә идем, соңыннан тагын шул ук сеансны карый идем. Соңыннан үземә дә кинода уйнарга туры килде.

- Кино үсешенең перспективаларын күрәсезме?

- Перспективалар бардыр, мөгаен. Нишләп булмасын? Ләкин үземнең кино кую теләге булмады. Бу бөтенләй башка үзенчәлек. Хәзер телефонга да фильм төшереп була һәм моны эшиләр дә инде. Аңлыйм мин моны. Ләкин минем алай килеп чыкмый. Күрәсең, мин сәнгатьнең бу төренә артык җитди карый торганмындыр.

- Хәзерге вакытта республикада Татар халкының үсеш стратегиясе эшләнә. Күп кенә оешмалар бу эшкә кушылды. Ничек уйлыйсыз, монда театрның роле нинди?

- Концепциягә театрларны кушкач, бу роль барлыкка киләчәк. Белүемчә, театрлар анда юк.

- Ә ни өчен эндәшмисез?

- Алай түгел. Безнең әдәби бүлек мөдире Нияз Игъламов милли үсеш стратегиясен әзерләү комитетында эшли. Әлегә аннан берни дә ишетелми. Ләкин милли театрдан башка, гомумән милли сәнгатьтән башка бернинди дә стратегия була алмый дип уйлыйм мин.

Тарихта төрле катлаулы чорлар булуга карамастан, татар театры беркайчан да башка телдә уйнамады. Һәм аның белән янәшәдә гел милли музыка, драматургия, җыр, рәсем сәнгате барды. Болар барысы да театрда берләште һәм яшәде.

Стратегия турында сөйләгәндә – бу теория. Ә мин практик. Анда язылачак әйберләр - бу нәкъ теория, ә минем практик өлешен күрәсем килә. Ягъни, конкрет – бу стратегиягә нәрсәләр керәчәк.

Без татарның кем булуы һәм башкалар турында сөйли генә алабыз. Ләкин тормышка ашырырга мөмкин булган ниндидер чын программа булырга тиеш. Халык аны чынбарлыкта, тормышка ашканын күрергә тиеш.

- Әңгәмәгез өчен рәхмәт. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100