Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чәкчәк пешерү - татарча лайфхак

"Интертат" электрон газетасы "Татарча лайфхак" проектын башлый. Бу проектта сезгә татар халкы белән бәйле лайфхаклар тәкъдим итәбез. Беренче лайфхак гади, әмма бик кирәкле: без сезне чәкчәк пешерергә өйрәтәбез!

news_top_970_100
Чәкчәк пешерү - татарча лайфхак

Чәкчәк пешерү рецепты.

Камыр өчен кирәк була:
1 йомырка
1/2 бал кашыгы чәй содасы
1/2 бал кашыгы тоз
4-5 аш кашыгы он
Йомырканы ватып, болгатабыз
1/2 бал кашыгы чәй содасы һәм 1/2 бал кашыгы тоз салабыз
4-5 аш кашыгы он салабыз һәм болгатабыз
Камыр әзер!
Камырны 2-3 мм калынлыкта җәябез
Җәелгән камырны 3 см.лы тасмаларга бүләбез
Тасмалардан нечкә баусыман кисәкләр кисәбез
Тирән табага көнбагыш мае салып, утка куябыз
Май кызганнан соң, камыр кисәкләрен алтынсу төскә кергәнче кыздырабыз

Ширбәт (сироп) өчен кирәк була:
2/3 аш кашыгы бал
1 аш кашыгы шикәр комы
Кечерәк савытка бал һәм шикәр комы салып, утка куябыз
Болгата-болгата кайнап чыкканчы тотабыз
Камыр кисәкләрен кайнап чыккан ширбәт белән яхшылап болгатабыз / Бу эшне тиз эшләргә кирәк!
Тәлинкәгә салып, чәкчәккә форма бирәбез / Пешмәсен өчен кулларны су белән чылатабыз
Чәкчәкне үзебез теләгәнчә бизәргә була
30 минутка калдырып торабыз
Тәмле булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100