Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Россиядә торак-коммуналь хезмәтләр өчен бердәм түләү системасы барлыкка килергә мөмкин

Россиядә торак-коммуналь хезмәтләр өчен бердәм түләү системасы барлыкка килергә мөмкин

news_top_970_100
Россиядә торак-коммуналь хезмәтләр өчен бердәм түләү системасы барлыкка килергә мөмкин
Хөкүмәт торак-коммуналь хезмәтләр буенча бердәм түләү документын кертү турында закон проектын хуплаячак. Бу документны сыйфатлы итеп эшләп бетергән очракта каралачак, дип яза "Известия" басмасы. 

Әгәр бу яңалык кабул ителсә, Россия халкына торак-коммуналь хезмәтләрне санау һәм түләү җиңеләячәк. Ә Министрлар кабинеты тарифлар артуын җиңел генә күзәтә алачак.

Проект быелның июнендә үк тәкъдим ителгән булган. Аның буенча, бердәм түләү системасы идарәче компанияләр тарафыннан акча урлауны киметәчәк һәм исәп-хисапларны үтә күренмәле итәчәк.

Кәгазьдә түбәндәге юллар барлыкка киләчәк: идарә өчен, йортны карау һәм агымдагы төзекләндерү, коммуналь хезмәтләр һәм ресурслар, капремонт һәм чүп түгү өчен взнос. Бу документ берничә түләү бланкын алмаштырачак. Хәзерге вакытта илнең кайбер төбәкләрендә яшәүчеләр берничә бланк ала.

Шулай ук закон проекты авторлары төбәкләрдә исәп-хисапларны үзәкләштерүне дә яклап чыкты. Шул рәвешле, алар бердәм түләү системасын булдырырга планлаштыра. Ә хәзер коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне халыкка идарәче компанияләр, ресурслар белән тәэмин итүчеләр, банклар яки исәп-хисап операторлары җибәрә. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100