Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстаннан китеп, Хакасиядә эшләгән түрәне телләшеп барган өчен машинадан чыгарып атканнар

Татарстаннан китеп, Хакасиядә эшләгән түрәне телләшеп барган өчен машинадан чыгарып атканнар

news_top_970_100
Татарстаннан китеп, Хакасиядә эшләгән түрәне телләшеп барган өчен машинадан чыгарып атканнар
Хакасиянең губернаторы вазифаларын үтәүче Константин Харисов эш белән Копьево район үзәгенә барган. Баргач, кафега кереп ашарга утырган. Машинасын йөртүче дә кафега кереп, аның белән бер өстәлгә ашарга утырган. Харисов моңа бик нык җенләнгән. Машинага утыргач та ул шоферын әрләвен дәвам иткән. 

Шофер моңа түзеп тора алмаган. Ул машинаны туктата, Харисовны машинадан чыгарып ыргыта һәм юл читендә  - Абаканнан 290 километр ераклыкта калдырып китеп бара, дип яза vg-news.ru.

Константин Харисов Казан университетын тәмамлаган, белеме буенча юрист. Татарстанда эшмәкәрлекне үстерү агентлыгында, аннары Рязнь өлкәсендә эшләде.

Харисов бу вазифада әле бер ай гына эшли.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100