Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстан халкы иң бай төбәкләр исемлегенә кергән: кемнәр бездән баерак һәм кемнәр ярлырак?

Татарстан халкы иң бай төбәкләр исемлегенә кергән: кемнәр бездән баерак һәм кемнәр ярлырак?

news_top_970_100
Татарстан халкы иң бай төбәкләр исемлегенә кергән: кемнәр бездән баерак һәм кемнәр ярлырак?
Россиядә халыкның иң югары кереме Ямал-Ненец, Ненец һәм Чукотка автоном округларында теркәлгән. Бу турында РИА Новости яза.

Рейтингның беренче урынында Ямал-Ненец автоном округы. Анда керемнәр билгеләнгән җыем бәясеннән өч тапкырга артык (3,05).

Икенче урында шулай ук нефть-газ төбәге – Ненец автоном округы. Монда керемнәр һәм билгеләнгән җыем аермасы 2,9га тигез.

Ә өченче урындагы Чукотка автоном округы әлеге ике төбәктән шактый калыша (2,38).

Рейтингта дүртенче урында Магадан өлкәсе (2,27), бишенчедә Ханты-Мансийск автоном округы – Югра (2,14).

Беренче унлыкка шулай ук Сахалин өлкәсе (2,14), Мәскәү (2,07), Мәскәү өлкәсе (2,02), Санкт-Петербург (1,93) һәм Татарстан Республикасы (1,93) керә. 

Ә иң аз керемле төбәк - Тыва. Ул 85 урынны алган. 

Соңгы унлыкта шулай ук Алтай Республикасы (0,98), Калмыкия (0,99), Карачай-Черкесия (1,04), Ингушетия (1,05), Еврей автономиясе (1,12) һәм Курган өлкәсе (1,14), Чувашия (1,15), Марий Эл (1,16) һәм Кырым (1,17) бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100