Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татар егете Дамир Юсупов двигателе туктаган пассажир самолетын кукуруз басуына төшереп утырта алган

Татар егете Дамир Юсупов двигателе туктаган пассажир самолетын кукуруз басуына төшереп утырта алган

news_top_970_100
Татар егете Дамир Юсупов двигателе туктаган пассажир самолетын кукуруз басуына төшереп утырта алган
"Уральские авиалинии» очучысы Дамир Йосыпов (Юсупов) двигателе туктаган самолетны Мәскәү өлкәсендә кукуруз басуына төшереп утырта алган, дип хәбәр итә 112 телеграм каналы. 

Самолет Жуковскийдан Симферопольгә очарга тиеш була. Самолетның сул двигателенә акчарлаклар эләгә һәм шартлаган тавыш ишетелә. Двигетель яна башлый дип тә язалар. Аннары самолетның икенче двигателе дә туктый. Дамир Йосыпов, идарәне үзенә алып, Жуковский шәһәре читендәге Рыбинское авылы янына - кукуруз басуында самолетны утырта алган. Самолет шассисыз, "корсагына" утыра.

"Пассажирлар каза күрмәгән", - дип яза телеграм канал. Сведловск өлкәсе губернаторы Евгений Куйвашев кайбер пассажирларның җәрәхәтләр алуы хакында яза. Әмма бөтенесе дә исән-сау. "Экипаж фантастик осталык һәм сабырлык күрсәтте. Һава судносының командиры Дамир Юсупов 223 гомерне коткарып калды", - дип язган губернатор. 

Дамир Юсупов "ПроПолевской" сайтына интервьюсында очучы булырга теләге балачактан булуы хакында яза. Аның әтисе дә очучы булган, Ми-8 вертолетында очкан. Ул 32 яшендә генә очучы була ала һәм 2013 елдан икенче пилот буларак оча башлый. 

"Очып барганда шартлаган тавыш ишетелде. Исән-сау без..." дип сүгенеп язган бер пассажир. 

Социаль челтәрләрдә самолет төшеп утырганнан соңгы видео таралды. Пассажирлар самолет янында йөри, кайберләрендә паника. Бер хатын кычкыра. Берсе: "Ваня, Ваня!" дип улынмы, кемнедер эзли. 

"Басуда басып торабыз, бер егетнең кулы сынган, берсенең бармагы. Двигатель берничә тапкыр шартлады, аннары сүнде. Аны яңадан кабызмакчы булдылар, без егылып төшә башладык. Мин хачыма тотындым, мин хәзер Аллага ышана башлыйм", - дип яза Твиттерда @artemiyplk.

"Стюардесса паника булмасын дип кычкырда", - дип яза Hue.

"Без басуга егылып төшкәч, бөтенесе йөгерешә башлады. Экстрен ишекне ачканнан соң бөтенесе сикерешеп төште, кемнәрдер яланаяк кына йөгерде", - дип язган тагын бер пассажир. 


Вынужденная посадка А-321 Уральских авиалиний в Жуковском. Пишут о стае птиц на пути взлетавшего самолета и пожаре в двигателе после столкновения с ними. На борту 226 пассажиров и 7 членов экипажа, все живы-здоровы.

87 человек(а) говорят об этом


Тагын бер пассажир "минем самолет егылып төште", - дигән фото куйган. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100